9 (сентябрь), 2021

1 сентябрь 2021

ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР

Луиза ЯНСУАР. «Мин сөйләшәм илем белән...». Шигырьләр......................3

Рифә РАХМАН. Татар кызы. Роман. ..............................................................9

Флёра ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Коллык зинданы. Поэма. ...................................68

АХИР. Камилә. Бәян. .........................................................................................75

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА. Кагылмагыз телгә! Шигырьләр. ..........................118

Илдар НИЗАМОВ. Гөнаһлы бер көн. Хикәя. ....................................................122

Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА. Яшә дә – сөйми кара!.. Шигырьләр. ......................132

«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП

Рашат НИЗАМИ. Сүнмәс утлар яктысы. .............................................................135

«КАЗАН УТЛАРЫ» – МИНЕМ ЯЗМЫШЫМДА

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. «Син тәкәббер кыз икән...». ..........................................139

Юбилейга барышлый: фотоархив. ..............................................................................140

«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ

Надия ВӘЛИЕВА. Кояш исле балачак. Хикәя. ............................................................142

ШӘХЕСЛӘРЕБЕЗ

Фәүзия БӘЙРӘМОВА. Татар галименең аянычлы язмышы... ...................................149

КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ

Мөхәммәт ӘХМӘТОВ. Халкым миңа газиз, газиз туган төяк! Шигырьләр. ...............170

КАДРИЯ. Зур халыклар җырлый минем җырымны... Шигырьләр.

Рафис КОРБАН тәрҗемәләре. .....................................................................................172

Газиз тавышлар: Талмас канатлар куйды (Хәниф Хәйруллинның тууына 90 ел);

Туксанынчы еллар тавышы (Мидхәт Миншинның тууына 85 ел).

Сәхифәне Н.АКМАЛ әзерләде. .................................................................................174

Җанисәп – 2021: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. 1897 елгы беренче гомуми халык санын алу: татар җәмгыятен үзгәрткән чара. .............................................................................................................176

Замандашыбыз: Ландыш НӘСЫЙХОВА. Туганлык кадере. .....................................186

«Казан утлары» архивыннан. .......................................................................................141

Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. .........................................................................190

  • 8 сентябрь 2021 - 12:00
    Әманәт
    ...Ишек шакыйм, ишек шакыйм, Ник ачмыйсыз, җәмәгать? Мин бит әманәт тапшырам, Өләшәмен әманәт.
  • 8 сентябрь 2021 - 14:00
    Хәлләрегез ничек, диеп сорамагыз...
    Безнең хәлләр хәл эчендә, хәл эчендә... Хәлләрегез ничек, диеп сорамыйбыз...
  • 9 сентябрь 2021 - 10:00
    Хәзинә
    Хәзинәне саклый торган сандыгым бар. Бар дөньяга өләшердәй байлыгым бар.
  • 9 сентябрь 2021 - 12:00
    Туган тел
    Минем кадерле, сөекле, газиз, И авар теле, и туган телем!..
  • 10 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (бәян)
    Кулыма китап алып, аны укырга тырышып карасам да, укый алмадым, чөнки башыма берни дә кермәде. Үч иткәндәй, күз алдыма һаман да Камилә килеп баса. Мин аны гел сәхнәдә күрәм. Әнә ул: «Казлар оча еракларга, сызылып кала зәңгәр юллары», – дип, шулай өздереп җырлый һәм нәкъ шуннан, сәхнә түреннән туп-туры минем буйдак тормышыма инде атлап кына түгел, ә очып керә сыман тоела иде...
  • 10 сентябрь 2021 - 15:00
    «СИН ТӘКӘББЕР КЫЗ ИКӘН...»
    Кояш апа Тимбикова «Казан утлары»нда эшли иде, ачуланды: «Тарихта булмаган хәл, кеше ярты битлек әйберенә дә риза, син бигрәк тәкәббер кыз икән», – диде. Бәлки, шул чакта күңел суынгандыр, «Казан утлары» белән элемтәм шартлап өзелде. Ә беркөнне Язучылар берлеге баскычыннан Равил Фәйзуллин менеп килә.
  • 11 сентябрь 2021 - 15:00
    Камилә (дәвамы)
    Гомер авышкан саен мин шушы яшенле яңгырны ниндидер бер илаһи вакыйга кебек искә алам. Әйе, гомер буена бәхетле була алмыйсың, бәхет ул – бер мизгел генә. Әнә шул бәхетле мизгелләрне бергә җыйнап, җан түрендә саклый алсаң, бу дөньяда юкка яшәмәгәнлегеңә ихластан инана аласың. Шул бәхетле мизгелләрне бер генә мәртәбә булса да кичерер өчен яши дә инде кеше бу дөньяда! «Кешеләр! – дип эндәшәсем килә шулчак. – Саклагыз, бөртекләп саклагыз, хәтерегездән сызмагыз сез ул мизгелләрне!»
  • 11 сентябрь 2021 - 16:00
    Халкым минем
    Бүләк итә кояш җиргә нурларын, Нурга төрә һәр инсанын дөньяның.
  • 12 сентябрь 2021 - 12:00
    Мин сүзләрнең көчен беләм...
    Мин сүзләрнең көчен беләм. Мин сүзләрнең үчен беләм. Шуңа дәшмим. Иеләм дә Күзләреңнән генә үбәм.
  • 12 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (дәвамы)
    Минутлык хисләргә алданып, табыныр Кояшымнан ераклаштым. Гомерем буе мине әнә шундый бәхетсезлек эзәрлекләде һәм ул гел шулай кабатлана килде. Яратканнан читләштем, яратмаган белән яттым. Ә кем гаепле соң моңа? Кем булсын, мин үзем! Бары тик үзем генә! Нишләп шундый соң мин? Нишләп? Гомерем буе шуны аңларга теләдем, тик аңлый гына алмадым, гел шул вак хисләр белән чуалдым, ә зурны югалттым... 
  • 13 сентябрь 2021 - 09:00
    Камилә (дәвамы)
    Шул өч сәгать эчендә безгә йокы дигән нәрсә кереп тә карамады, без юл буе бер-беребез белән сөйләшеп, серләшеп кайттык. Миңа карата үзгәргәнен, йомшарганын сиздем. Мин акрын гына аның ягына авыштым һәм бик нык тәэсирләнеп аны кочагыма алдым. Карышмады, янтаеп китеп, башын тын гына җилкәмә салды.
  • 13 сентябрь 2021 - 13:00
    Татар кызы (роман)
    Кендек әби чыгарып җибәргән иде аны шул эшкә. Аннан үзләренә киткән инде алайса. Тирмәне яңгыраткан бала тавышын ишеткәндер дә... Ике атлыйсын бер атлагандыр! Сөенечле хәбәрне иң башта туганнарына ул җиткергән булып чыга. Айҗига бала табарга булышудан йончыган, хәлсезләнеп калган Муса, инде үзе дә яңадан тугандай, бу һаваны беренче кат тойгандай сулый иде.
  • 14 сентябрь 2021 - 10:00
    Ышанма
    Ышанма акка да. Ышанма карага.
  • 14 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    – Улың үссә – Урымга, кызың үссә – Кырымга64, диләр дә... Алай булмасын инде, үз янымда калырлык балалар үстерергә язсын. Йортны сакларлык, безне якларлык ир булсын Беше-Буранбай! – Атка йөгергән җирдән сикереп менгән, шул ат өстендә барганда һавадагы кошка тидергән мәргән, диген! Чит җирләрдә бер дә кирәкмәгәнгә, башкалар кушканга сугышып йөргән ир түгел.
  • 14 сентябрь 2021 - 11:00
    СҮНМӘС УТЛАР ЯКТЫСЫ
    Татар телендә чыга торган бу бердәнбер калын әдәби-нәфис журнал Сталин репрессияләре заманында да дөньяга чыгудан туктамаган, Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларында да үзенең укучылары белән араны өзмәгән, тиражы исә һәрчак ишле булды. Бу хәлләр – үзе генә дә күп нәрсәне аңлата торган феноменаль күренеш түгелме соң?
  • 14 сентябрь 2021 - 12:00
    Җавапсыз сөю
    Мин илемне яратамын! (Яшә дә – сөйми кара!..)
  • 14 сентябрь 2021 - 13:00
    Камилә (дәвамы)
    Икебез дә нәрсәдер сизенгән сыман озак кына аерылыша алмыйча, бер-беребезгә сыенышып тордык. Ах, алда нинди бәлаләр киләсен белсәм икән шулчак!
  • 15 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Ир кеше хатыны үлгәндә, кошок әйтергә дә, артыгын еларга да тиеш түгел. Мусаның күзләрен тагын яшь басты. Аңа киңәеп агарга ирек бирмәс өчен сикереп, атына менде дә килгән юлыннан кире китеп барды. Ул әле кыргыз йортына алдагы елан елларында киләсе канлы-яшьле кайгы-хәсрәтләрдән дә, улының бик яшьли дөм ятим каласыннан да хәбәрсез иде... 
  • 15 сентябрь 2021 - 11:00
    Туганлык кадере
    – Безнең балачак авыр чорга – сугыш вакытына туры килде, – дип башлады сүзен бүгенге көндә Нурлат районы Кычытканлы авылында гомер кичерүче Хәнифә апа Хәсәнова. – Кичкә таба баскычтан менәргә дә хәлебез калмый иде. Хәер, бер безгә генә булмады инде ул авырлык, ил белән бергә күтәрдек.
  • 15 сентябрь 2021 - 12:00
    Йөрәк сүзем
    Үз Ватаным – алтын, Йөрәк сүзем – ялкын ...
  • 15 сентябрь 2021 - 16:00
    Ватаным
    Ватаным, тик сине уйлап яшәдем.
  • 16 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Беренче очрашуда ук бер-беребезне күптәннән белгән кебек әллә ниләр сөйләшәбез, дип уйлады Әхмәтгалим. Татар кызларының үзләрен шундый иркен тотуын аның күргәне булмады. Хәер, алар белән артыгын аралашканы да юк иде. Торган саен Зәмнихага гыйшык хисләре көчәйде. Инде дә кызны бирмәсәләр, үзенең каршы түгеллеге сизелеп тора, урлап булса да, алып кайтырга, дип, күңеленә ныклап беркетте.
  • 16 сентябрь 2021 - 12:00
    Күрәсең...
    Бу дәһшәтле илдә адәмнәр Ни хакына, белмим, җиңәләр, Ни хакына, белмим, үләләр – Уннар түгел, йөзләр, төмәннәр.
  • 16 сентябрь 2021 - 15:00
    Камилә (дәвамы)
    Ә ул мине көткән, эзләгән, ападан да белешкән. Ә мин юк, мин авылда, әти дә бер сүз әйтми, әни дә, минем өйләнергә теләмәгәнемне күргәч, сөенеченнән кош тоткан кебек йөри. Өч-дүрт көн узгач, бардым мин ул ЗАГСка! Янәдән язылышу көнен билгеләр өчен түгел, билгеле. Нигәдер (үзем дә аңламыйм!) акланыр өчен...
  • 16 сентябрь 2021 - 16:00
    Яңгыр һәм кар, боз һәм томан...
    Яңгыр һәм кар, боз һәм томан... – Аерым-аерым яши сыман.
  • 17 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Юкка курыккан икән. Егет вәгъдәсендә торды. Иртәгесен үк сорарга килеп җитмәсәләр дә, атна-ун көн узуга, кызга яучы җибәрде. Бер ыштан балагын өр-яңа кәлүшендәге йон оегына кыстырган яучысы да җәяүләп түгел, Әхмәтхәсән аганың шәп атларына утырып килде.
  • 17 сентябрь 2021 - 14:00
    Төнге дихотомия
    Мин сөйләшәм синең белән. Дөнья тетри. Дөнья тына.
  • 17 сентябрь 2021 - 15:00
    Гөнаһлы бер көн (хикәя)
    Тик ул көн! Ул көн гомер чылбырының соңгы егерме еллык өлешенең теге очында ук калган булса да, аны хәтер төпкеленнән, томан эченнән эзлисе түгел, ул әле кичәгедәй, юк, нәкъ менә бүгенгедәй күз алдында.
  • 18 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Зәмниха белән Әхмәтгалим туй өчен махсус ясатылган тимерхут арбага84 утырып, авылны бер кат әйләнделәр дә, менә без кемнәр дигән кебек шәп кенә йөгертеп, басу капкасыннан Өскебаш ягына юл алдылар. 
  • 19 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Гарәфетдиннән дә, күрше авыл хатыны Бибимәрфугадан да, үз кызларыннан да булачак кияве Әхмәтгалимнәрнең тормышы мул дип ишетсә дә, әле ярәшү көннәрендә болай уктыр дип уйламаган иде Нихан.
  • 19 сентябрь 2021 - 16:00
    Псалом
    Син – дога. Син – төсләр догасы.
  • 20 сентябрь 2021 - 09:00
    Татар кызы (дәвамы)
    Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды.
  • 20 сентябрь 2021 - 10:00
    Һаман яшь
    Син һаман яшь – кырык өчтә, Мин картайдым нәкъ шул кичтә...
  • 20 сентябрь 2021 - 14:00
    Шәһәр романсы
    Туган телен оныткан калада Әверелә халык төркемгә.
Реклама