Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫЗЫЛ АРМИЯ ҺӘМ ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ

Кызыл Армия 1918 елда немец империалистларына каршы көрәштә туды. Даһи юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә Кызыл Армия, масайган немец империалистларына кискен уларлар ясап, җиңүче булып чыкты. Граҗданнар сугышы чорында нинди генә бандитларга каршы көрәшергә туры килмәде аңа! Эчке һәм тышкы контрреволюция, яшь Советлар илен канга батырырга тырышып, нинди генә мәкерле кабахәтлекләр эшләмәде! Кызыл Армия барсын җиңде, Советлар властен, эшче-крестьян кулына бирелгән властьны саклап калды. Россиядә яшәгән барлык хезмәт иясе халыклары Кызыл Армия сафларына килеп бастылар һәм көрәшкә чыктылар. Кызыл Армия сафларында патша Россиясендә хокуксыз, кимсетелеп яшәгән татар хезмәт ияләре дә, үзләренең ташырга торган, ләкин хокук- сызлыктан йомылып килгән, гайрәт һәм батырлыкларын күрсәтеп, аяусыз көрәш алып бардылар. Кызыл Армия татар халкына ирек байрагы тоттырды. Кызыл Армия милли азатлык китерде һәм ул хезмәт ияләре халыкларын дәүләт интересы белән яшәргә өйрәтте. Кичә генә кол булып яшәгән, ирекле тормыш турында бары хыял гына йөртә алган кеше — бүген дәүләт кешесе югарылыгына күтәрелде, ул дәүләт белән идарә итә башлады, ул үзен хуҗа итеп сизде һәм бу үзгәреш аның психо-идеологиясен тамырыннан үзгәртте. Шуның өчен аның кичәге «хуҗасына» — эксплоататорга ачуы көчле, нәфрәте көйдерә торган булды, һәм ул аяусыз көрәште, үзенең хокукы өчен, үзенең хуҗа булып яшәве өчен, киләчәге өчен бернәрсәсен кызганмый канлы бәрелешләргә керде, дошманнарын рәхимсез көрәштә җиңеп чыкты.

Татар совет әдәбиятының беренче авазы Кызыл Армиянең беренче туп тавышлары» белән бергә яңгырады, беренче штыкларның ялтыравында анын шигыри бизәкләре чагылды, беренче каһарман адымнарында аның яңа геройлары, яңа типлары сәнгатьнең борынгы биналарына кереп, түрдән урын ала башладылар.

Бу — үзенең рухы белән дә, тоткан максаты белән дә, әдәби алым һәм юнәлеше, характеры белән дә бөтенләй яңа, искегә ошамаган әдәбият иде. Аны тудыручылар, Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче көрәшчеләр булдылар. Алар кулларына мылтык тотып, революция дошманнарына каршы атакага ташланганда, күңелләрен чорнап алган ялкынлы тойгыларын көр аваз белән әйтеп калырга тырыштылар. Бу авазлар көчле иде, алар көрәшкә чакырдылар, революция байрагы астына тупланырга өндәделәр. Бу башлангыч парчаларда көрәшүче кешенең үз образы бирелүдән бигрәк, аның пафосы, көрәшкә дәртләнгән авазы, җиңү ышанычы белән тулы тавышы яңгырады. Кешенең катлаулы психологиясен гәүдәләндерү, аның эчке дөньясын һәм яңа эрага аяк баскан җиңүченең тулы һәм куе буяулы портретын бирү беренче планда тормый иде әле, һәм бу эшне башкарып чыгарлык сәнгать осталыгы да җитешми иде. Шулай булуга да карамастан, революциянең беренче елларында туган яңа әдәбият, революцион пафослы әдәбият — шул чорның атмосферасын өйрәнүдә кыйммәтле материал булып саклана. Ул Әдәбият — Ленин-Сталин партиясе җитәкчелегендә, Армиянең җиңүче байрагы астыңда, үзенә хокук, милли азатлык, яшәү бәхете яулап алган татар хезмәт ияләренең рухи хәлләрен, теләк һәм омтылышларын гәүдәләндерә. Гражданнар сугышы чорында татар телендә күп кенә санда фронт матбугаты мәйданга килде. Газета-журналлар көн тәртибенә куелган политик һәм экономик мәсьәләләрне яктырту белән бер рәттән, пролетариат культурасы, әдәбияты мәсьәләләрен дә, хезмәт ияләренә совет, партия тәрбиясе гбирү мәсьәләләрен дә яктырта иделәр. Кызыл Армия матбугаты татар әдәбиятына күп кенә санда яңа исемнәр бирде. Бу исемнәрнең байтагы вакыт сынауларын узып, үзләренең белем һәм дөньяга карашларын үстерү, тирәнәйтү белән бергә, художество осталыкларын да күтәрә бардылар һәм совет әдәбиятының зур көчләре булып әверелделәр. М. Максуд, К. Нәҗми, М. Җәлил, А. Шамов кебек язучы, шагыйрьләр беренче адымнарын Кызыл Армия матбугатында башладылар Һ. Такташ та шул ук матбугат аша талант көчен җәелдерергә тотынды. Октябрь революциясенә чаклы» демократик әдәбиятның күренекле вәкилләре булган Ш. Камал, Г. Камал, М. Гафури, М. Фәйзи, С. Кудаш һ. б.лар революциянең беренче көннәреннән үк Советлар властен урынлашпыру өчен, Кызыл Армиянең җиңүе өчен көрәшкә кушылып, талантларын киң җәелдерделәр һәм совет әдәбиятының үсүе өчен зур хезмәт куйдылар. Еллар үттеләр. Гражданнар сугышы тәмамланды». Җимерек ил төзү эшенә кереште. Кызыл Армия, гражданнар сугышы чорының героикасы һәм романтикасы совет язучыларының иң яраткан темалары булып яшәде. Совет тәрбиясе алган беренче яшьләр, Кызыл Армиягә багышланган әсәрләр аша каләм көчләрен сыныйлар иде.

Нинди Уена шагыйрьне алма — ул чын күңелдән бирелеп, Кызыл Армиягә мактау җырламый калмады һәм бу бик табигый иде. Кызыл Армия — халыкның үз армиясе, аның хокукын, иреген, бәхетен, киләчәген яклаучьп җиңелмәс көч; ул — мөкаддәс теләкләрне, якты идеяләрне яклаучы ышанычлы куәт. Җиңүче халыкның мәхәббәте аңа төбәлгән һәм иң матур хисләре дә аңа юнәлә. Кызыл Армиянең 25 еллык данлы юлы эчендә мәйданга килгән матур әдәбиятның иң күпчелек өлеше Кызыл Армиягә багышланган. Кызыл Армиягә хөрмәт һәм ихтирам сүзләре әйтми калган, аның героик юлына, батыр көрәшчеләренә сокланмаган әсәр юк! Шагыйрьләр, язучылар Кызыл Армиянең хезмәт ияләренә кан белән тоташуын, аның зур мәктәп булуын, һәрбер совет кешесенең ышанычы һәм өмете аңа багланганын дистәләрчә әсәрләрдә чагылдырдылар. Ш. Маннур, Н. Баян. Ә. Фәйзи, С. Баттал., Ә. Ерикәй, Ә. Исхак, Ф. Кәрим һ. б.ларның шигырь һәм поэмаларында, Г. Разин, М. Әмир, Г. Гобәй, Г. Галеев һ. б. ларның повестьларыңда, Т. Гыйззәт драмаларында Кызыл Армиянең героик юлы гәүдәләнде. Бу әсәрләр совет яшьләрен Ватанны, халыкны» сөяргә, ил саклауда батыр һәм турылыклы, дошманнарга каршы рәхимсез булырга өйрәттеләр, патриотизм тойгысын тәрбияләделәр. Ватан сугышы кырларында тиңдәшсез көрәш алып баручы совет сугышчыларының батырлыкларыңда совет әдәбиятының да уңай тәэсире бар. Ленин-Сталин идеяләре белән рухланган, сдвет культурасы тәрбиясе алган яшьләрнең гадәттән тыш батырлыклары меңнәрчә фактлар белән беркетелә тора. Халык интересы өчен көрәшү, ирекле, бәхетле илеңнең бөтенлеге өчен утка, суга керергә хәзер тору, туган халкыңның, ата-бабаларыңның намусы өчен җаныңны аямау — болар бөтенесе дә совет сугышчыларының каннарында аккан мөкаддәс тойгылар. Кадерле Ватаныбызны дошман һөҗүмнәреннән саклаганда, совет батырлары үзләренең хак юлда, изге эштә булуларын тирәннән аңлап хәрәкәт итәләр. Аларны бөек идеяләр, мөкаддәс теләкләр рухландыра һәм җиңүгә булган омтылышны куәтләндерә бара. Ватан сугышы совет язучыларына яңа бурычлар йөкләде.

Сугышка чаклы да изге тема булып саналган илне саклау темасы —хәзер аеруча әһәмиятле, аеруча актуаль тема. Кешелек дөньясының иң явыз дошманнарына каршы көрәш алып баручы сотет халыкларының дөньяда мисале булмаган каһарманлык күрсәтүләре, ватан сугышының әле тарих белми торган тиңсез зурлыкта дәвам итүе сугыш дәһшәте тудырган миллионнардагы тирән сагыш, каты кайгы, чиксез нәфрәт, шуның белән бергә, ватан үстергән улларның батырлыкларына карап соклану, горурлану, җиңүгә булган тирән ышаныч, ихтыяри көчнең һаман куәтләнә баруы, патриотизмның яңадан-яңа гүзәл нәтиҗәләргә алып килүе һ. б. — барсы да совет язучыларының намус белән эшләүләрен, художество осталыгы, фантазия сәләтенең шушы титаник вакыйгаларны гәүдәләндерү өчен тулысынча багышлануларын таләп итә. Совет язучысы өчен бу теманы тулы яктыртудан да мактаулы эш юк! Совет язучыларының теләк һәм омтылышлары совет халкының гомуми теләге, омтылышы белән бер: һәрбер совет язучысы — фашист юлбасарларыннан ватаныбызны бөтенләйгә чистарту, явыз дошманны тар-мар итү теләге белән яна һәм бу эштә корал көче белән дә, каләм көче белән дә намуслы көрәш алып бара. Ватан сугышы чорында татар совет язучылары байтак әсәрләр бирделәр. Миллионнарның рухи авазы булып яңгыраган бу әсәрләр фашизмга каршы көрәштә зур корал булып торалар. Фронтта көрәшүче һәм тылда эшләүче язучылар тарафыннан тудырылган шигырь һәм хикәяләрдә героик халыкның сугышчан куәте, рухы, омтылышы, җиңүгә булган ышанычы гәүдәләнә. Ул әсәрләр батырлык үрнәкләрен яктырталар, фашистларга каршы көрәшкә дәртләндерәләр, укучыларның күңелләрендә дошманга каршы нәфрәт уты кабызалар. Ләкин бу эшне тагын да тулырак, җанлырак, сәнгатьчә дөреслеген тагын да отышлырак итеп дәвам иттерәсе бар. Бөек полководец даһи Сталин җитәкчелеген дәч фашист урдаларын тар-мар итүче батырларның тулы образларын гәүдәләндерәсе сәнгатьтә мәңгеләштерәсе бар. Кызыл Армия бөек мәктәп буларак совет халыкларының ихтыяри көчләрен тәрбияләде һәм аның могҗизалар күрсәтергә сәләтле икәнен бөтен дөнья, кешелек тарихы каршында ачып салды. СССР ның туган халыклары семьясы эчендә татар халкы да үзенең сәләтен, талант көчен тулысынча ачты. Татар халкының кыю уллары туган халыкның изге ватанның даньин, горурлыгын үстереп, йөрәкләрендә булган батырлык сыйфатларын бөтен дөньяга таныттылар. Татар халкы Советлар Союзы Герое исеме алган арслан йөрәкле дистәләрчә уллары белән горурлана, кыю полководецлар булып җитешкән сталинчыл генерал уллары белән горурлана һәм аларга сокланып карый. Ватан сугышы чорында гына хөкүмәтебезнең бөек бүләкләрен алуга ирешкән дүрт меңнән артык татар кызылармеецларының, командирларының, политработникларының сугышчан образларында Советлар Союзы Герое исеме алган кыю уллары образларында, кызыл генераллар булып җитешкән данлыклы полководецлар образларында — татар халкының гүзәл сыйфатлары, ихтыяри көче, җиңүгә булган омтылышы, сәләтенең чиксезлеге чагыла. Татар совет язучыларының шушы темалар өстендә эшләүләре һәм халкыбызның күркәм сыйфатларын яктыртулары тиешле киңлектә һәм чорыбызга тиң сәнгать югарылыгына күтәрелергә тиеш. Героик халыкның халыкара әһәмияткә лаеклы образлары сәнгать чынлыгында тирән һәм киң Гәүдәләнүне сорый. Совет язучылары каршында торган бу изге, сугышчан бурыч башкарылырга тиеш һәм моны башкарьнп чыгарлык көч тә... куәт тә, хис тә бездә җитәрлек!