Логотип Казан Утлары
Поэма

МӘХӘББӘТ

Таң

Таң, уянды җәйге җил таңда,

 Үлем исен җәйде кырларга.

 Күтәрелде саздан ак томан,

Агарынды шунда тын урман,

Ул томанны сарды үзенә

Үлем төсе алып йөзенә.

Җир сыкранды карап бу таңны:

 Әрнү, нәфрәт чыккан төсенә,

Газап һәм кан аның өстендә,

Йөзе көйгән бакыр шикелле.

Чалкан яткан җәеп кулларын,

Үч алырга чакыра улларын,

Яраланган батыр шикелле.

Кызарынып сугыш күгенә

Канлы кояш чыкты бүген дә.

Эз калдырып чыклы юлында

Батырҗанов килә, кулында

Автоматы. Узган бу төндә

Тел ауларга чыккан.

Бүген дә Аудан уңыш белән кайткан ул.

Немец телен шулай тапкан ул:

Парлы дозор аны сизмәгән,

Ә ул кинәт һөҗүм эшләгән

Солдатларның берсен үтергән

Һәм штабка берсен китергән.

Үтәлгәнгә приказ, күзендә

Шатлык нуры, арган йөзендә

Тынычлык бар, һәм ул елмаеп

Салмак атлап бара уйланып.

Кинәт кемдер дәште: —

Исәнме, Җиһангир, дус, —

Егет сискәнде,

Тавыш бүлде аның уйларын,

Канлы көрәш, сугыш юлларын

Бергә атлап бергә баручы,

Бергә дошманнан үч алучы

Ул разведчик Данилов иде,

Җиһангирның бик дус егете.

Култыгына кысып төргәген —

Бүген алган фронт бүләген

Килеп җитте, диде: — “Биергә

Туры килер сиңа кимендә.

Кичә килгән тылдан кунаклар,

Китергәннәр бүләк тә, хатлар,

Блиндажда сиңа бүләк бар,

Хаты да бар, аның өстенә,

Аерым хат синең исемеңә.

 — Килеп алсын, — диде комиссар”.

Батырҗанов хатны, бүләкне

Алып кайтты, ачты төргәкне.

Ни генә юк анда?. Бар да бар:

Кулъяулыклар, матур портсигар,

Хат язарга кәгазь, конвертлар,

Чәй эчәргә тәмле конфетлар,

Мәңге яза торган каләм сап,

Барыннан да кыйммәт сәлам хат.

 Хат. Менә ул зәп-зәнгәр конверт.

 Машинкада мени басылган

Бигрәк матур итеп язылган:

Батырҗанов Җиһангирга дип.

Хат — Җиһангир, күп сәлам.

Мин сине

 Белмим, син дә шулай, билгеле.

Бер көн иртән завод юлында,

Газетада синең турыңда

Укып белдем: дошман ягында,

Төнге разведкада чагында,

Бугазына пычак салгансың

Немец солдатының, түгелгән

Пычрак каны аның, үлемнән

Командирны алып калгансың..

Дошманнан ал изге үчеңне!

Ил баласы дигән исемне

Акла, егет, күрсәт көчеңне!

 Яшен булып янсын хәнҗәрең

Буяганда немец канына.

Курку салып дошман ягына

Үлем сипсен аткан укларың.

Батырлыкта сиңа дусларың

Иярсеннәр, үрнәк алсыннар,

Шакал өерләре өстенә

Арысланнар булып барсыннар!

Бар җибәргән бераз бүләгем,

Бу сәламем сиңа, теләгем

Якын дуска, туган кебеккә,

Таныш түгел батыр егеткә;

Бүләк азлыгына карама, Ал!

 Уңышлар теләп: Тамара.

Алынган хат кат-кат укылды,

Ару, йокы качты, онтылды,

Ул тоймый да калды, сизмәде:

Буйсындырып серле көченә

Чолгап алды аны эченә

Мәхәббәтнең җылы хисләре.

Якты уйлар белән чолганып,

 Хатка җавап язды рухланып.

Тукталмабыз без бу урында

Хатның эчтәлеге турында.

Тик әйтергә кирәк, шулай да,

Ни язылган иде соң анда?.

 Әйе, Батырҗанов кебекнең

Фикере ачык безгә: егетнең

Тамарага бик зур рәхмәте,

Күп сәламе, анты, вәгъдәсе,

Сугышчының хисе, йөрәге,

Дошманнан үч алу теләге,

Илгә мәхәббәте хакында

Тулы иде җавап хатында.

 

СУГЫШ

Кара кошлар күккә менәләр,

Алар шаулап өскә киләләр:

Бомбалардан җирдә уй кала,

Чокыр кала, дала канлана...

Ләкин алар күктә, биектә

Озак очалмыйлар иректә:

Канатларын каерып сындырып,

Күктән бәреп, җиргә сеңдереп,

Калганнарын борып кирегә,

Хурлык белән, килгән җиренә

Куып китә безнең лачыннар.

Тирә-якта ут һәм яшеннәр

Яшьни. Дала өсте кан да тән,

Җирдә дәһшәт, җирдә җәһәннәм.

Кинәт комнан үсә багана;

Күтәрелә җирдән һавага

Бер сугышчы, аның гәүдәсе

Өзгәләнеп чәчри, шәүләсе

Соңгы кабат җирдә чагыла

Һәм күмелә, туфрак ябына...

Бер секундта аның алдына

Чагылып китә үткән көннәре:

Туганнары, йөргән җирләре,

Таныш урман, кырлар тагын да,

 Туган авылы чишмә ярында,

Шул авылда өзелеп сөйгәне,

Айлы төндә вәгъдә биргәне...

Һөҗүм бара. Батыр егетләр,

Җитезлектә яшен кебекләр,

Ташланалар гайрәт көч белән

 Канга туймас дошман өстенә.

Снарядлар шартлый, миналар;

 Алар төшә улап, ыҗгырып,

Уклар оча чинап, сызгырып.

Дошман каушап кала, утлары

Хәлсезләнә: менә туктады

Пулеметы, элек берсесе,

Тынып калды аннан күршесе.

Менә җитте вакыт — башлана:

Безнекеләр инде ташлана

 Атакага! дигән чагында

Күренделәр авыл ягында

Немец танклары; ут ачып,

Өскә килә алар тырмашып.

Батырҗанов алга сикерде,

Кинәт посты каплан шикелле,

Шуып китте танк каршына.

Йөрәк тибә, йөрәк ярсына:

Я ул менә алдан өлгерер,

 Я танк аны җиргә сеңдерер...

Ташбакадай авыр тырнашып,

Пулеметтан, туптан ут ачып,

Җирне сөреп — батырып тырнагын,

Күзгә терәп тимер корсагын,

Күтәрелде егет каршына

Коточыргыч көчле машина.

Ара якын... Тукта, чү, менә

 Үлем машинасы өстенә

Ут кабынды, сузып телләрен

Урап алды аның билләрен

Кызыл ялкын. Танк гәүдәсе .

Артка чикте, кара шәүләсе

Артык кузгалмады, булды шып.

Люк ачылды, аннан куркышып,

Сикерештеләр жиргә немецлар

Кул күтәреп, бирелә имешләр.

Ләкин алар җансыз аудылар,

Кан эчендә аунап калдылар.

Менә бер танк янды тагын да,

 Берсе шартлап китте якында.

Батырҗанов: — Әһә! — дип куйды,

— Әһә! Яшә, яшә! — дип куйды.

Горур янды аның күзләре.

Истә Тамараның сүзләре.

Ак ракета күккә чөелде,

— Атакага! — Алга!

Бу инде Җиңү иде; безнең егетләр

Атакада каплан кебекләр,

Штыкка эш калса, ул кая,

Чыдаучы юк безгә дөньяда!

Рус штыгы йөртә бүген дә,

Җиңү шанын саклап үзендә.

Тарихлардан килгән даны бар.

Очларында дошман каны бар.

Шуңа күрә, кыран шикелле

Курку сала штык шәүләсе.

Сыгылып төшә немец гәүдәсе,

Яраланган елан шикелле.

Көчле ташкын кебек ыргылып,

Күтәрелеп, шаулап, омтылып,

Тиңдәш булып җилгә, давылга,

Сугышчылар керде авылга.

Ялтырады кояш нурында

Штыкларның үткен кырлары,

Батыр егетләрнең кулында

Яңгырады корыч чыңлавы,

Кызганычлы аһлар-сагышлар,

Яралының ярдәм соравы,

Җиңү тавышлары, каргышлар,

Һәм кемнеңдер әрнеп елавы.

Кайда калды безнең дус егет

Батырҗанов? Улмы, — җилкенеп,

Сизми калган алга үткәнен,

Дусларыннан узып киткәнен.

Немец окоплары якында,

Батырҗанов шуды тагын да.

Менә егет башын күтәрде

Һәм турайды, селтән җибәрде

Гранатасын якын окопка,

Ул шартлады, төшеп окопта.

— Мәгез! — диде, — сезгә, алыгыз!

Кан кирәксә, — аксын каныгыз!

Сикереп торды егет урыныннан,

Куып китте. Качкан юлыннан

Немец ата артка — кирегә.

Батырҗанов капшый — билендә

Граната беткән, юлында

Тукталмый ул, аның кулында

Автоматы, дошман артына

Үлем сибеп уклар яудыра.

Менә авыл. Озын киң урам:

Каралтылар, йортлар, коймалар...

Менә капка чалкан ачылган,

Уртасына кемдер асылган,

Күкрәгенә язып куйганнар

Зур хәрефләр белән: Партизан.

Менә сарай, аның артына

Кемдер посты, моны сизде дә

Батырҗанов борылып тиз генә,

Барып басты кире ягына

Шул сарайның, көтте шәүләнең

Кузгалуын. Менә гәүдәнең

Хәрәкәтен күреп калды ул,

Автоматын кулга алды ул һәм төзәде.

Ләкин, тукта, чү,

Шартламады ату, бу ни бу?

Ул бетергән икән бар угын,

Дошман сизде угы юклыгын...

Ләкин егет каушап калмады,

Дошманына таба атлады

Һәм сикерде, менә селтәнде;

Солдат кинәт атып җибәрде,

Җиһангиргә тик бу тимәде,

Каска очып төште башыннан

Немец солдатының, ул тынды

Һәм йөз түбән җиргә егылды.

Менә кинәт шунда, якында,

Ату шартлап китте тагын да,

Чү, ни булды инде, соң нигә

Кузгалмады баскан җирендә

Безнең егет, әллә арыдымы?

Шуңа кинәт туктап калдымы?

Томан басты аның күзләрен,

Кулы белән тотып күкрәген

Батырҗанов жиргә тезләнде.

Ул аумаска теләп эзләнде,

Тик сөялер урын тапмады...

Кулы белән йөзен каплады

Алыр өчен үлем пәрдәсен

Күзләреннән. Хәлсез гәүдәсен

Алга иде, аннан ул тынды...

Һәм чайкалып китте, егылды...

Ике немец чыгып йөгерде:

Чү, Данилов шунда күренде,

(Кем ул? Кабат сөйләмим сезгә,

Таныш егет инде ул безгә).

Килеп чыкты сарай артыннан

Һәм ут ачты автоматыннан;

Екты берсен, угы төз тиеп.

Диде егет: — Илем өчен бу!

Тагын берсе төште иелеп,

— Җиһангир, дус, -—синең өчен бу!

Һәм янына килде ул аның:

— Эх, Җиһангир, нишләдең, җаным...

 Даниловның күзе яшьләнде,

Батырҗанов берни дәшмәде...

Туган илем, анда киң кырлар,

Иксез-чиксез сахра, болыннар...

Азатлыктай иркен, бөек ул,

Әгәр дошман аңа салса кул —

 Сузган кулы киселеп тукталыр,

Җанын үлем, тәнен гүр алыр!

Шаулап торган кара урманнар,

Шом һәм дәһшәт белән тулганнар...

 Анда сузса дошман кулларын —

Ул адашыр җуеп юлларын;

Юлларында кыя тау булыр,

Һәр сукмагы үлем, кан булыр!

Зур елгалар туган илемдә,

Киң диңгезләр... Ләкин бу җирдә

Дошман өчен чишмә агылмас,

Эчәм дисә, сусын табылмас,

 Йөзәм дисә диңгез түрендә —

Үлем табар аның төбендә!

Туган ил бу, анда саф һава,

Иркен һава тиң юк дөньяда.

Дошман бозса аны тын алып,

Болытларга яшьнәп, уралып

Күккә сузар утлы шәүләсен,

Яшен сугар дошман гәүдәсен!

Коллык белмәс бөек халкым бар!

Ул халкымның илгә анты бар!

Мәхәббәте аның каны да,

Ватан өчен корбан җаны да.

Йөрәгендә хөрмәт дусларга,

Үч һәм нәфрәт анда дошманга!

Туган илем кебек, чиге юк,

Киң һәм бөек аның нәфрәте.

Тирән диңгезләрдәй, тиңе юк,

Төпсез, тирән аның нәфрәте!

Дошман өчен дәһшәт яшергән

Урманнардан шомлы нәфрәте!

Үткенерәк утлы яшеннән,

Дәһшәтлерәк аның нәфрәте!

Җирдә калмас каны батырның;

Күкрәгемдә йөрткән хатыңның

Каным белән юдым сүзләрен...

Менә синең яшьле күзләрең...

Күкрәгемә алган ярага,

Тамараҗан, алай карама.

Мин кызганыч түгел, кызганма!

Күз-яшь түгеп янма, сызланма.

Аккан каным илем өчен бу!

Сөйгән ярым, синең өчен бу!

Мин саклармын мәңге сүзләрең,

Үлгәндә дә үзем белән бергә

Алып китәм, дустым, мин кабергә

Тирән мәхәббәтнең эзләрен...

Батырҗанов ачты күзләрен

Бу саташу иде, ул шунда

Аңга килде дусты кулында;

Тирә-якта иркен, тын иде,

Ул әкертен генә:

— Су... —диде. Очрашу

Ап-ак бүлмә, өстәл каршыда,

Ак паркеттан җәйгән идәннәр...

Һәм кешеләр анда барсы да

Ак халатлар пардан кигәннәр.

Ап-ак, биек өстәл өстендә

Авыру ята, аның исеме дә,

Кемлеге дә безгә билгеле,

Безгә таныш, ләкин ул бире

Хәрәкәтсез — аңын югалткан,

Ап-ак йөзе — канын югалткан»

Врач сүзе дөрес сүзлеген

Күнеккәндәй эштә күрсәтеп,

Яхшы күрер өчен күзлеген

Маңгаена куйгач күтәреп,

Врач килде авыру янына,

Диде: — Егет килер аңына.

Биш йөз грамм аңа кан җитәр,

Һәм ул үзен яхшы хис итәр!

Батырҗанов килде аңына,

Күз төшерде тирә-ягына.

Элек аңламады тиз генә

Кайдалыгын, аннан сизде дә

Беркемгә дә сорау бирмәде,

Мин кайда соң болай? димәде.

Башын борды, һәм шул вакытта,

Өстәлдәге бер буш савытка

Күзе төште. Аңа тагылган

Кәгазь. Анда болай язылган:

Тамара Занд Васильевнаның

Каны. Биш йөз грамм, — чү, тагын

 Нәрсә соң бу,—диде, — мин һаман

Төш күрәмме? Әллә саташам?

Әллә, чыннан, өнемме соң бу?

Минем дустым түгелме соң бу?

 Егет ялгышмады, бу аның

Җан дустының каны: ул канын

Госпитальгә биргән: Тамара

Тора икән шушы калада.

Тик белмәгән ул чак, билгеле,

Үз канының кемгә буласын,

 Әкиятләрдә язган шикелле

Көтелмәгән хәлнең туасын.

Тәмле уйлар алды егетне

Мәхәббәте, каны хакында

Тамараның: ул шат, өметле

Болай диеп язды хатында:

Хәлем яхшы хәзер, Тамара!

Рәхмәтемнең сиңа чиге юк.

Ярам булуына карама,

Шатлыгымның җирдә тиңе юк.

 Кем уйлаган аны, җан дусым,

Каның миңа туры килер дип,

Көтмәгәндә синең, кан дусым,

Каның миңа яшәү бирер дип.

Дучар булып авыр ярага

Савыгырга кайттым мин сезгә.

Бер буш вакыт табып, Тамара,

Килерсеңме? Көтәм, кил безгә!.

Караңгылык җиргә ябылгач,

Бүлмәләргә утлар алынгач,

Утка төбәп күзен, тын калып,

Нидер көтеп, нидер уйланып

Батырҗанов ята урнында,

Нинди серләр аның уенда?

Тамараның хаты куйнында;

Ул хәтерли үткән көннәрен,

Киң кырларда сугышып йөргәнен...

Көтә Тамараның килгәнен.

Кемдер керде менә бүлмәгә;

Саклык белән ишек япканы

Ишетелде аның. Ул әнә

Кроватька таба атлады.

Аяз көннең зәңгәр күгеннән

Зәңгәрлеген алган күзендә

Яшь күренде аның. Ул килде

Яралыга якын, иелде:

— Җиһангирем! — Тамара, синме!

Син бүген үк миңа килдеңме?!

Мин яралы менә. Син безгә

Кил, алтыным, кич тә, көндез дә...

 Кинәт туктап калды, ул тынды;

Хискә бирелеп ашыгып башланган,

Уйламыйча әйтеп ташланган

 Сүзләренә бераз үкенде:

 Хөкем көтеп eгет тын калды,

Гаепледәй йомшак елмайды.

Кыз егеткә төбәп күзләрен,

Тик иркәләп дәште сүзләрен:

— Безнең завод бик зур, мин анда

Фронт өчен эшлим һаман да,

Шулай булгач, мин дә фронтта,

Якын дустым, аңла, онытма!

Буш вакытым узар яныңда,

Мине алай артык сагынма! —

Диде,— тыныч бул син, акыллым.

Һәм егетнең йөзенә иелеп,

Җылы иреннәрен тидереп,

Маңгаеннан үпте батырның.

Сандугачлы якты таңнарда,

Гөлчәчәкле матур язларда,

Мәхәббәттән бәхет табарга

Без күнеккән, назлы сүзләрдән

Ялкын алып, серле күзләрдән

Гыйшык уты белән янарга.

Без күнеккән: Эштә, иректә,

Бәхет табып иҗат илендә,

Серле учагында сөюнең,

Җылы кочагында илемнең

Без өйрәнгән яхшы торырга,

Тик бәхетле кеше булырга.

Ләкин, дошман илгә кул салгач,

Ватан тынычлыгы югалгач,

Юк итәргә аның яуларын,

Ил уллары кылыч алганда,

Җирдә дәһшәт сугыш барганда

Туды мәхәббәте аларның.

Алар очраштылар янгында.

Гөлчәчәкле язсыз башланды

Бу мәхәббәт, утта, ялкында,

Сандугачсыз, айсыз башланды.

Бу мәхәббәт — данлы батырның

Ярасыннан килгән каны бу!

Бу — батырны сөйгән матурның

Яралыга биргән каны бу!

Бу кан, Ватан өчен түгелгән,—

Халкым мәхәббәте—каны бу!

Бу мәхәббәт, нурга күмелгән

Кешелек дөньясының даны бу!

Җирен каны кебек саклаучы,

Мәхәббәте кебек яклаучы —

Илгә антын тоткан батырның

Киләчәге данлы, мактаулы.