Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

С. БАТТАЛ ШИГЫРЬЛӘРЕ

 Шунда командир сак кына

Иркәләп уята мине, —

 Тор, — ди, — бөркет, очкычыңа

Бомбалар аскан инде.

 Бабайлар күк көрәшәм мин,

Улларым бәхтен яклап,

Тик җәяү түгел, дошманга

Очып, бомбалар ташлап.

Уен сөйгән бала сыман

Мин сугышып туймыймын,

Тик уенчыкларым шундый —

 Чынлабырак уйныймын.

Җитәр, бабайлар күп йөрде

Прошениеләр язып,

Күмми туктамам дошманны

Ут ачып, кабер казып.

XII — 42

Хат

Дошман югалтты бер танк

Биш фриц белән бергә.

Инде шатлык: врач бүген

Тапшырды балдагымны,

Тик хат ямьсез, аңла... кичер

Сулагай язганымны...

Күңелең бизмәсме миннән,

Шуны уйлыйм инде гел,

Балдак һабылды бит, җаным,

Кул гына — бер ни түгел!

 

Йолдыз

Ә кеше белән

Кем сугыша? — бел,

Йолдыз да түгел,

Кеше дә түгел.

Мин ятамын землянкада

Шинелемне ябынып,

Йокламыйча төш күрәмен

Туган илне сагынып.

Күз алдыма килә авыл,

Коелар, сиртмәләре,

Бала чаклар, инеш буе,

Сукмагьп, чишмәләре...

Һәм күгәрчен яки шөпшә

Оялаган почмаклар,

Әти шикәр ваткан саен

Мин ялаган пычаклар...

Патша вакыты, ил кайгысын

Кайгыртып йөргән бабай,

Йөри-йөри аяклары

Сызлаудан үлгән бабай...

Кыюлык итеп язамын,

Сәрвәрем, сәлам сиңа,

Ник хәбәрсез ятуымның

Сәбәбен язам сиңа.

Исеңдәме, синнән бүләк

Бер балдагым бар иде,

Бәхетсезлек — шул югалды,

Ул бармагымда иде...

Һәм минем шул ук кулымнан

Шул көнне үк, шул ук җирдә

Йолдыз атылды

Җиргә төште:

Җирдә окоплар,

Сугыша кеше.

Йолдыз аптырап

Озак тормады;

Аның дошманы — Якты дошманы.

Күрде дә йолдыз

Кеше маңгаен Әйтте:

«Иң биек Урын сайладым».

Ул өстән карый

Хәзер күкләргә,

Ватан сугышы

Шулай күтәрә.

Германия язмышы

Плен төшкән яралы бер

Немец — майорга врач

Әйтте: — «Яшисең киле;

Кан өстик сезгә бераз».

Теге баш тартты, янәсе

Аның саф арий каны...

Һәм катнаштырмый

Рус каны белән аны.

Германия! Синең язмышың

Шул майорныкы сыман,

Әлбәттә, муйның сыначак,

Гитлер сүзендә торбаң.

 

ӘХМӘТ ЕРИКӘЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Сугышчыга

Дошман килгән синең, туган йортыңа,

Дошман баскан синең яшәү юлыңа.

Егет булсаң, үз юлыңны син бирмә,

Дошман белгсен, дошман үлсен, син үлмә!

Син бит кеше, синдә яшәү дәрте бар,

Үз юлыңны аждаһадан тартып ал.

Әгәр синең дәртең булса үлмәскә,

Бир син бөтиен гайрәтеңне көрәшкә!

Бар көчеңне юнәлдер син җүңүгә,

Нәфрәт белән дошманга һәм үлемгә!

Җиңү безгә йөрәк кебек кирәк ул,

Җиңү безгә яшәр өчен терәк ул!

Дошман җиңсә, сиңа үлем киләчәк,

Синең белән бергә илең үләчәк.

Син сукмасаң, сиңа дошман сугачак,

Син екмасаң, сине дошман егачак.

Һәм халкыңны ат урнына җигәчәк.

Син җиңмәсәң, сине дошман җиңәчәк.

Дошман җиңсә хатыныңны хур итәр,

Синең якты тормышыңны көл итәр.

Дошман җиңсә, тирә-якка дар куяр,

Илең елар, синең халкың кан кояр.

Бирмә син дошманга якты юлыңны,

Каушатма син мылтык тоткан кулыңны.

Үлмим дисәң, үтер явыз дошманны —

Һәлакәттән коткар барлык дөньяңны..

Үтер төнлә үтер көндез, үтер кич!

Көн дә үтер, үтермиче калма һич...

Тормышыңны дошманнарга бирмә!

 Дошманнарны үтер, үзең үлмә син!..

 

Мин кайтырмын

Кайгырма син, иркәм, мин кайтырмын,

Тик, көнебез генә яктырсын,

Тик, күк кенә тизрәк күкрәп үтсен,

Тик, даңыллар гына басылсын.

Илне саклап калып мин кайтырмын,

Мин кайтырмын, бәгърем, кайгырма.

Син көт мине, көт син, ләкин елап

Күз керфекләреңне талдырма.

Мин кайтырмын, бәгърем, сине назлап,

Иркә сүзләр белән дәшермен.

Әгәр синең яныңа кайталмасам,

Барыбер, үлмәм, барыбер яшәрмен.

Мин яшәрмен төрле әкиятләрдә,

Аналарың бишек җырында.

Син үзең дә, бәлки, сагынганда,

Җыр җырларсың минем турымда...

 

Тукайга

Син яшәдең авыр газап чигеп,

Үги бала сыман, ят булып.

Сусыз изрәп йөргән юлмы кебек,

Син эзләдең җирдә яктылык.

Син коллыкка каршы көрәш ачтың,

Яшәү нурын сөя идең син,

Мәңге үлмәс данлы җырлар белән —

Үз халкыңа өмет бирдең син.

Бакчаларың инде чәчәк атты,

Яшәү нуры яуды халкыңа.

Халык сиңа алтын һәйкәл куйды

Синең гүзәл җырың хакына.

Кояш кебек яши җырың синең

Нур бирергә, якты янарга.

Без сакларбыз, без бирмәбез аны

Фашистларга утка ягарга...

 

ХӘЙ ВАХИТ

БАТЫРЛЫКНЫҢ СӘБӘБЕ

— Батырлык белән күркәм син,

Батырлык ул сиңа дан, —

 Батырмын шуңа — куркам мин

Куркам куркак булудан