Логотип Казан Утлары
Публицистика

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ

СССР ның кораллы көчләре Верховный Баш Командующие И. В. Сталинга Советлар Союзы Маршалы дигән хәрби исемне бирү турында СССР ның кораллы көчләре Верховный Баш Командующие Иосиф Виссарионович Сталинга Советлар Союзы Маршалы дигән хәрби исемне бирергә. СССР Верховный Советы Президиумы Председателе М. КАЛИНИН.

СССР Верховный Советы Президиумы Секретаре А. ГОРКИН. Москва, Кремль. 6 март, 1943 ел. МОСКВА, КРЕМЛЬ. ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ СОВЕТЛАР СОЮЗЫ МАРШАЛЫ ИПТӘШ СТАЛИНГА.

Кадерле Иосиф Виссарионович! Совет халкы шатлыклы көннәр кичерә. Сезнең зирәк җитәкчелегегездә батыр Кызыл Армия дүртенче ай инде җиңүле һөҗүмне дәвам иттерә, явыз дошманны тар-мар итә, шәһәрләребезне һәм авылларыбызны немец-фашист оккупантлардан чистарта. Орденлы Татарстан АССР эшчеләре, колхозчылары, интеллигенциясе, героик Кызыл Армиянең гүзәл хәрби уңышлары белән рухланып, үзләренең фронтка ярдәмнәрен көчәйтергә омтылып, Татарстан колхозчысы исемле танклар колоннасы төзелешенә моннан элек җыелган 100 миллион сум өстенә Советлар Татарстаны исемле сугыш самолетлары эскадрильялары төзелешенә үзләренең саклык акчаларыннан дәүләт банкысына тагын 100 миллион сум акча керттеләр. Шулардан 22 миллион сумын Казан шәһәре эшчеләре, инженер-техник работниклары һәм хезмәткәрләре кертте. Танклар колоннасына һәм авиация эскадрильясына средстволар җыю ватанга мәхәббәт хисе белән тулган, аның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен бөтенесен бирергә хәзер торучы совет кешеләренең куәтле патриотизм хәрәкәте сыйфатында үтте. Ватан сугышы башланганнан бирле Татарстанның хәзмәт ияләре, Сезнең, иптәш Сталин, бөтенесен фронт өчен бирергә чакыруыгыз белән рухланып, оборона фондына 39 миллион сум акча һәм 12 миллион сумлык дәүләт заемнары облигацияләре җыйдылар, фронтовикларга 29 миллион сумлык бүләк җибәрделәр. Шулар арасында туену продуктлары гына ла 33.270 пот җибәрелде. Алар фронтка 23.000 данә кыска тун, 54.000 пар киез итек, 59.000 пар телогрейка һәм чалбар, 106.000 пар җылы эчке кием һәм башка төрле күп җылы кием нәр җибәрделәр. Шуның өстенә республиканың колхозчылары 61.141 килограмм йон һәм 97.320 данә сарык тиресе җыйдылар. Республика комсомолецлары һәм яшьләре үз средстволарына 3 сугыш самолетлары эскадрильясы төзеделәр һәм Кызыл Армиягә тапшырдылар. Татарстанның партия һәм җәмәгать оешмалары немецлар оккупациясеннән азат ителгән районнарга, шулай ук Кызыл Армия сугышчыларының һәм командирларының семьяларына ярдәм күрсәтү эшен җәеп җибәрделәр. Февраль аенда Казан шәһәрендә 17.747 фронтовикның семьясына кирәкле ярдәм күрсәтелде: аларга 11.063 кубометр утын, 10.122 пар костюм һәм эчке киемнәр, 9.199 пар киез итек һәм күн аяк киеме, 5.458 метр мануфактура, 37.430 килограмм төрле яшелчә, 546.202 сум акча бирелде, фронтовикларның 1.990 баласы балалар ашханәсенә беркетелде. Кызыл Армиянең 25 еллыгы уңае белән Сезнең тарихи приказыгыз бөтен совет халкы өчен сугышчан эш программасы булып тора. Дошманны тәмам тар-мар итү көнен якынайту өчен, хезмәт сөюче Татарстан халкының илебездәге барлык хезмәт ияләре белән берлектә, фронтка үзләренең ярдәмнәрен тагын да көчәйтәчәкләренә Сезне ышандырабыз, кадерле Иосиф Виссарионович.

Сезгә, сөекле атабыз Иосиф Виссарионович, озак, бик озак еллар яшәү һәм сәламәтлек телибез.

ВКП (б) ның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре КОЛЫВАНОВ.

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе ДИНМӨХӘМЕТОВ.

Татарстан АССР Совнаркомы председателе ГАФИЯТУЛЛИН.

КАЗАН. ВКП (б) НЫҢ ТАТАРСТАН ӨЛКӘ КОМИТЕТЫ СЕКРЕТАРЕ ИПТӘШ КОЛЫБАНОВКА, ТАТАРСТАН АССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ ПРЕДСЕДАТЕЛЕ ИПТӘШ ДИНМӨХӘМЕТОВКА, ТАТАРСТАН АССР СОВНАРКОМЫ ПРЕДСЕДАТЕЛЕ ИПТӘШ ГАФИЯТУЛЛИНГА.

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Татарстан колхозчысы исемле танклар колоннасы төзелешенә моннан элек кертелгән 100 миллион сумнан тыш өстәмә рәвештә Советлар Татарстаны исемле сугыш самолетлары эскадрильялары төзелешенә миллион сум акча, Кызыл Армия өчен бүләкләр һәм җылы киемнәр җыйган, фронтовиклар семьяларына ярдәм күрсәткән хезмәт ияләренә минем туганлык сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз.

И. СТАЛИН