Логотип Казан Утлары
Шигърият

ВАТАН КОТЛЫЙ

Яңгырый дан. Котлый ватан

Корал тоткан улларын,

Мәгърур халык кичерә күздән

Үткән көрәш юлларын.

...Немец явы ябырылганда

Яшь ирекне буарга,

Немецларны тукмап туды

Кызыл гаскәр дөньяга.

Чынга әйләнгән хыялны,

Халык бәхтен сакларга —

Азат илдә батыр яшьләр

Менде акбүз атларга.

Якты таңга алып килгән

Даһига — команданга

Бардылар алар ияреп,

Ут чәчеп дошманнарга.

Күк аязды. Тынды туплар.

Дәртле җырлар күкрәде.

Китте тезелеп нурлы язлар... К

өч җыйды ил күкрәге. ...

Яз илен таптап үтәм, дип,

Кол итәргә омтылып,

Килде тагын шакшы немец.

Канлы планын корып.

Җир алам, дип килде явыз,

Өйрәтербез — җир алыр,

Барысы дөмегер, ычкына алмас

Җиргә капланып калыр.

Немецларны тукмап туган

Кызыл Армия бүген —

Нинди дөмбәсли аларны,

Бизәкләп бәйрәм көнен!

 Гөрли туплар. Котлый ватан!

Кызыл Армиягә — дан!

Изге совет җирен тизрәк

Тазарт тәмам дошманнан!

Яңгырый жыр. Котлый ватан!

Полководецка — дан!

Бөек юлбашчы Сталин!

Кызлардан һәм уллардан,

Азатлыкка чыгарылган

Шәһәр һәм авыллардан,

Бәйрәм көнне сәлам сиңа!

Рәхмәт, ди сиңа ватан...

23 февраль 1913 ел