Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙНЫҢ ПРИКАЗЫ

Ике айлык һөжүм сугышлары нәтижәсендә Кызыл Армия киң фронтта немец-фашист гаскәрләрнең оборонасын өзде, дошманның йөз дә ике дивизиясен җимерде, 200 меңнән артык пленный алды, 13.000 орудие һәм башка күп техника кулга төшерде һәм 400 километрга кадәр алга китте. Безнең гаскәрләр житди җиңүгә ирештеләр. Безнең гаскәрләрнең һөҗүме дәвам итә. Сталинград янында, Донда, Төньяк Кавказда, Воронеж янында, Великие Луки районында, Ладога күленнән көньяктарак немец-фашист басып алучыларны һәм аларның союзникларын — румыннарны, итальяннарны һәм венгерларны җиңү уңае белән Көньяк-Көнбатыш, Төньяк, Дон, Төньяк Кавказ, Воронеж, Калинин. Волхов, Ленинград фронтларының сугышчыларын, командирларын һәм политработникларын котлыйм. Сталинградка килү юлларында Гитлер армияләрен тар-мар иткән, Ленинград блокадасын өзгән һәм Кантемировка, Беловодск, Морозовский, Миллерево, Старобельск, Котель- никово, Зимовники, Элиста, Сальск, Моздок, Нальчик, Минеральные воды, Пятигорск, Ставрополь, Армавир, Ва- луйки, Россошь, Острогожск, Великие Луки, Шлиссельбург, Воронеж һәм башка күп шәһәрләрне һәм халык яши торган меңнәрчә пунктларны немец оккупантлардан азат иткән командованиегә һәм батыр гаскәрләргә рәхмәт игълан итәм. Немец оккупантларны тар-мар итү өчен һәм аларны Ватаныбыз чикләреннән куу өчен алга! Верховный Баш Командующий И. СТАЛИН. Москва, Кремль, 25 январь, 1943 ел. Москва, Кремль, иптәш Сталинга Татар халкыннан бөек Сталинга сәлам! Тамбов патриотларына Сез җибәргән котлауны укып чыкканнан соң Орденлы Татарстан колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызлары болан диделәр: Бөек баһадир Сталин безне көрәшкә һәм жиңүгә чакыра. Туганыбыз Кызыл Армиягә күп танклар, пушкалар һәм самолетлар бирик. Безнең батыр егетләребез явыз дошманны тәмам җимерсеннәр. Безнең республикабызның колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызлары, тирән патриотизм хисе белән сугарылган хәлдә, Татарстан колхозчысы исемле танклар колоннасы төзелешенә акча жыюга керештеләр. Алар үзләренең саклык акчаларыннан 100 миллион сум керттеләр. Акча керү дәвам итә. Азатлык сөюче татар халкының бу яңа бүләге немец оккупантларны безнең тәмам җиңүебез көнен якынайтуда батыр Кызыл Армиягә булышлык итсен. Татарстан колхозчылары һәм колхозчы хатын-кызларының тапшыруы буенча, Сезне, Иосиф Виссарионович, яңа ел белән котлыйбыз. Сезгә күп көч, озын гомер һәм сәламәтлек телибез.

ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты Секретаре Колыбанов

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе ДИНМӨХӘМЕТОВ.

Татарстан АССР Совнаркомы Председателе ГАФИЯТУЛЛИН.

 КАЗАН ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты Секретаре КОЛЫБАНОВКА

Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы Председателе ДИНМӨХӘМЕТОВКА

Татарстан АССР Совнаркомы Председателе ГАФИЯТУЛЛИНГА

Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының Татарстан колхозчысы исемле танклар колоннасы төзелешенә 100 миллион сум акча җыйган колхозчыларына һәм колхозчы хатын-кызларына минем туганлык сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен тапшырыгыз.

И. СТАЛИН.