Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905 НЧЕ ЕЛГЫ РЕВОЛЮЦИЯ ЧОРЫНДА ШӘКЕРТЛӘР ХӘРӘКӘТЕ

1905 нче елгы революция күтәрелешләрендә югары һәм урта рус мәктәпләрендә укучы яшьләр, студентлар белән бергә, мәдрәсәләрдә укучы татар шәкертләре дә катнашалар. Бу чакларда шәкертләр мораль һәм материаль яктан шундый шартларга куелган булалар ки, аларның шактый зур өлеше патша самодержавиесенә каршы булган һәртөрле оппозицион хәрәкәттә катнашырга хәзер тора. Күп кенә еллар мәдрәсәдә ятып та төпле белем ала алмау, ачлы-туклы узган көннәр, башкалар арасында кимсетелү шәкертләрне уйланырга һәм патша хөкүмәте, реакцион татар руханилары куйган бу кысырыклыктан чыгу юлларын эзләргә мәҗбүр итә. Большевикларның татар телендә чыккан беренче газетасы Урал, шәкертләрнең авыр хәлләрен һәм аларның омтылышларын чагылдыру эшенә беренче булып әһәмият бирә башлый. Бу газетаның 1907 нче елның 27 нче февралендә чыккан 15 нче санында без шәкертләрнең тормышы авыр һәм кызганыч булу турында язылган мәкаләләрне укыйбыз. Газета шәкертләрнең торак шартлары гаять начар булганлыкны — мәдрәсәнең тар, караңгы һәм тузанлы бүлмәләрендә дүр- тәрләп-бишәрләп торырга мәҗбүр икәнлекләрен яза. һава җитешми, йокларга рәтле урын юк, шәкертләрнең байтак өлеше җыелып-җыелып тәмле ашлар һәм кеше кигән төсле кием турында хыялланып утырырга һәм соңыннан салкын суга манып, каткан ипи кимерергә мәҗбүрләр. Өсләренә кигән киемнәре — тузып, шомарып беткән җиңсез камзол, башларында каешланып каткан кәләпүш, аякларында юкә башмаклар. Арадан бик азлары гына татар байлаоының мәрхәмәтенә ирешеп, закят яисә башка вак-төяк сәдәка хисабына килгән табыштан киенә алалар. Ләкин бу сәдәкалар бик кыйбатка төшәләр: моның өчен алар бил бөгәргә, кешелек күркәмлеген югалтып байлар алдында йөз суы түгәргә, ялагайланырга тиеш булалар. Бу нәрсә шәкертләрне хурландыра, аларның эчке горурлыгын җимерә.

XX йөзнең башларында шәкертләр составы нык кына үзгәрә. Аларның зур гына өлеше түбән катлаудан чыгып, бөлгән мулла малайлары, иске фикерле әтисе белән килешә алмыйча оясын ташлап киткән кайнар башлы егетләр булалар. Мохтаҗ шәкертләрнең саны артканнан-арта бара. Шуның янына тагын шәкертләрнең тормыш итә белү сәләте зәгыйфь булуны да өстәргә кирәк. Мәдрәсәләрдә алган схоластик тәрбия аларны практик тормыштан бөтенләй аерган була. 1905 нче елгы революция давылы, башкалар белән беррәттән, шәкертләрне эләктереп ала һәм аларны мәдрәсәләрнең тузанлы бүлмәләреннән халык белән кайнаган урамнарга, мәйданнарга чыгара. Башта шәкертләрнең оешу формалары бик гади була. Алар, рус мәктәпләрендә укучы яшьләрнең үрнәге буенча, төрле түгәрәкләргә һәм ширкәтләргә оешып эшлиләр.

Беренче башлап бу түгәрәкләрдә шәкертләрнең үз тормышларына кагылышлы мәсьәләләр каралалар: аларның авыр материаль хәле, укуларның канәгатьләнерлек булмавы, алдагы тормышның билгесезлеге — менә бу мәсьәләләр көн тәртибенең беренче мәсьәләләре булып тикшереләләр. Соңыннан, әлеге көнкүреш һәм уку-укыту мәсьәләләре белән беррәттән, халыкның гомуми тормышын рәтләү төсле социаль мәсьәләләр дә куела.

Сүз — татар халкының авыр язмышы, татар хатынының хокуксызлыгы, ирек яулап алу мәсьәләләренә кагыла башлый. Тагын да соңга табарак, гомуми революцион хәрәкәтнең үсүе, рус мәктәпләрендә, вузларда укучы яшьләр белән булган бәйләнешнең ныгый баруы һәм, башлыча, политик партияләрнең җитәкчелеге көчәю нәтиҗәсендә, шәкертләр арасында эш активлаша, оешу формалары катлаулана: идән асты түгәрәкләре, яшерен җыелышлар, тыелган әдәбиятны бастыру һәм тарату, политик партияләрнең теге яки бу йомышларын башкару, акча һәм башка әйберләр туплау төсле эш формалары дөньяга килә.

Шулай итеп, 1905 нче елгы революция нәтиҗәсендә, шәкертләр хәрәкәте бик нык җанлана, бу хәл бигрәк тә җәдитчелек юнәлешен куәтләүче мәдрәсәләрдә нык җәелеп китә. Барыннан да элек хәрәкәт Казанның Мөхәммәдия мәдрәсәсендә башланып, соңыннан тирә-юньгә, күршеләргә — Оренбург, Уфа, Троицки һәм башка шәһәрләргә җәелә бара. Җәдит мәктәпләренең тәэсире астында кадимчелек юнәлешендәге мәдрәсәләрнең укучылары да уяна башлыйлар. Кадимчелекнең үзәкләре булган Тунтәр, Сатыш, Мәчкәрә, Стәрлебаш мәдрәсәләрендә замана хәрәкәте башланып китә. Хәтта кадимчелекнең кара баганасы булган Вәли Мулла мәдрәсәсенә дә бу хәрәкәтнең савыктыргыч җиле барып керә.

Шәкертләр хәрәкәтенең төенләнә башлау нокталарыннан берсе итеп, 1906 нчы елның февралендә, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә булган шәкертләр кузгалышын алырга кирәк. Бу мәдрәсәнең шәкертләре, үз араларыннан куылган дүрт иптәшне яклап, мәдрәсә идарәсе алдына: без аларның куылуына юл куеп тора алмыйбыз, әгәр алар мәдрәсәгә кире кайтарылмасалар, без дә мәдрәсәне ташлап чыгарга мәҗбүр булачакбыз дигән таләпне куялар, һәм ул шулай була да. 82 шәкерт берьюлы мәдрәсәне ташлап чыгалар*.

Шәкертләр хәрәкәте үскәннән-үсә бара. Шул вакытта чыккан татар газеталарының (Казан мөхбире һәм Йолдыз) хәбәр итүләренә караганда, 1906 нчы елның март урталарына таба күп кенә Казан мәдрәсәләрендә чуалышлар куерып китә. 17 нче мартта Казан мәдрәсәләренең шәкертләре үзләренең мөдәррисләренә оешкан рәвештә петицияләр китереп бирәләр. Бу петицияләрдә материаль-көнкүреш,. Уку-белем алу һәм оештыру мәсьәләләре буенча ачыктан-ачык язылган таләпләр күрсәтелә. Ләкин шәкертләрнең бу таләпләре үтәлми. Шуннан соң шәкертләрнең мәдрәсәләрдән китүләре массовый төс ала. Шундый ук хәл башка шәһәрләрдә дә, мәсәлән, аерып алганда, Оренбургта да көчле генә кабатлана. Монда тагын төрле шәһәрләрдәге мәдрәсәләрнең үзара бәйләнешләре яхшы булганлыкны да әйтеп китәргә кирәк. 1906 нчы елның 27 нче февраленә башланып киткән гомуми шәкертләр забастовкасының мөмкинлеге әнә шул бәйләнешнең яхшы булуы нәтиҗәсендә килеп чыга да инде. Казанда башланып киткән шәкертләр хәрәкәте Кырымга чаклы барып җитә, мәшһүр Бакчасарай мәдрәсәсе шәкертләре дә зур гына таләпләр куеп, забастовка игълан итәләр. Шәкертләр хәрәкәтенең тиз арада болай киңәеп һәм көчәеп китүенең сәбәбе шунда ки, бу хәрәкәт, алдынгы татар интеллигенциясе йөзендә, татар җәмгыятенең, вак буржуа элементларының булышлыгы белән файдалана. Иң әһәмиятле һәм иң нык терәк — бу хәрәкәтне РСДРП яклый, ул аңа ярдәм итә. 1905 нче елгы революция чорында Татар интеллигенциясе, җәмгыятьнең алдынгы кешеләре төрле җыелышларда, дәүләт мәҗлесләрендә, матбугатта шәкертләр хәрәкәтен яклап чыгалар, шәкертләр файдасына акча җыю төсле эшләрне оештыралар, аларның торак, ашау-эчү һәм кием-салым яклары турында кайгырталар, эшкә урнаштыру якларын оештыралар.

Күп кенә татарларның күз алдында шәкертләр геройлар булып торалар, һәр хәлдә яңа тормыш өчен көрәшне оештыруны алардан көтү халык эчендә нык була. Шәкертләр хәрәкәте татар телендә чыга торган беренче большевистик газета Уралда үзенә аеруча җылы караш таба. Урал газетасы үзенең 1907 нче елда, 24 нче февральдә чыккан санында татар халкын шәкертләргә ярдәм күрсәтергә чакырып мөрәҗәгать басып чыгара.

Ярдәм кирәк дигән баш астында чыккан бу мөрәҗәгатьтә, 22 нче февральдә Вәли мулла мәдрәсәсеннән куылып чыгарылган шәкертләрнең яшәү өчен бер тиен акчасыз көйгә урамда калганлыклары әйтелә. Татар телендә чыккан беренче большевиклар газетасы, димәк ки, шуның башында торган татар большевикларыннан Хәсәен Ямашев һәм Г. Сәйфеттинев иптәшләр шәкертләр хәрәкәтенә әнә шулай яхшы күз белән карыйлар һәм бу хәрәкәткә һәр яклап булышлык итәләр. Татар җәмгыятен шушы рәвешчә кузгата алган һәм көннән-көн үсеп барган шәкертләр хәрәкәте, әлбәттә, стихия тәртибендә үзеннән-үзе генә акмый, аның үзенең оешу формалары була.

 Бу оешмаларның зурыраклары түбәндәгеләр:

1. Әл-ислах комитеты.

2. Берек оешмасы.

3. Иттифак җәмгыяте.

Болар арасыннан иң озын гомерлесе һәм иң популяр оешма булып саналганы Әл-ислах комитеты була. Бу оешма үзенең эшен мөмкин булган чаклы татар социал-демократлары белән бәйләнештә алып баруны теләк итә һәм ул Әл-ислах атлы яшерен газета чыгара.

Әл-ислах исемендәге бу идән асты газетасы 1905 нче елның 29 нчы ноябренда гектографиядә басылып чыга башлый һәм аның юнәлешен билгели торган лозунг булып бөтен татар шәкертләре, берләшегез! лозунгысы тора. Газетаны укучыларның белдерүләренә караганда, Әл-ислах газетасының тавышы Россиянең иң ерак почмакларына чаклы ишетелә һәм хәтта чит илләргә — Мисырга һәм Стамбулга барып җитә.

Соңыннан, 1907 нче елдан башлап, Әл-ислах газетасы легаль бер төстә чыга башлый. Легаль Әл-Ислах ның беренче саны 1907 нче елның 7 нче ноябренда чыга, тик инде моның характеры һәм эчтәлеге күп кенә үзгәргән, өстенлек итүче катлауларның теләкләренә яраклаштырылган була. Шәкертләр хәрәкәте белән Әл-Ислаха оешмасының үзәк комитеты җитәкчелек итә. Бу комитетта соңыннан татарның классик язучысы булып танылган Фатих Әмирхан эшли. Әл-Ислах комитеты зуррак мәдрәсәләр булган шәһәрләрдә үзенең бүлекчәләрен булдыра. Бу комитетның эше нәтиҗәсендә шәкертләр хәрәкәте беркадәр оешкан, үзәкләшкән төс ала.

Төрле мәдрәсәләрнең шәкертләре уртак мәсьәләләр турында сөйләшеп, киңәшләшеп эш итү мөмкинлегенә ирешәләр. Әл-Ислах комитеты күп кенә оештыру эшләрен башкара. 1906 нчы елның май аенда төрле шәһәрләрдән һәм зур мәдрәсәсе булган авыллардан килгән шәкертләр вәкилләре белән киңәшмә үткәрелә. Казан мөхбире газетасының хәбәр итүенә караганда, киңәшмәдә 20 дән артык делегат катнаша. Киңәшмәне уздырырга рәсми рәвештә рөхсәт бирел мә тәнлектән, делегатларның фамилияләре бер җирдә дә язылып калынмаган.

Киңәшмәнең көн тәртибендә:

1. Мәдрәсәләрне реформалау,

2. Шәкертләр хәле турында,

3. Шәкертләр хәрәкәтенең формалары һәм оештыру тәртибе турындагы мәсьәләләр каралалар. Шәкертләр хәрәкәтенең оешу формалары буенча, бу хәрәкәтнең рәсми органы булдырылганчыга чаклы Әлислах газетасы җитәкче органы булып калганлыгы әйтелә, һәм урыннарда Әл-Ислах җәмгыятенең филиалларын арттыру турында гомуми фикергә киленә. Әл-ислах җәмгыятенең бурычлары итеп җыелышлар уздыру, прокламацияләр тарату, урыннарга агитаторлар һәм оештыручылар җибәрү, мәдрәсәләрне реформалау идеясен тарату, шәкертләр хәрәкәтенең башында тору төсле эшләр алына.

Киңәшмә Әл-ислах һәм аның членнарының хәрәкәт методикаларын һәм тактикаларын эшләп чыгара. Шәкертләр оешмасының икенчесе булып таңчылар (татар эсерлары органы булган Таңгазетасы тарафдарлары) тарафыннан нигезләнгән Берек союзы тора. Берек оешмасы „Әл[1]ислах"чылар белән көрәш алып бара, ләкин ул бу көрәш өчен хәзерлексез була һәм аның популярлыгы да җитми. Шунлыктан, бу союз шәкертләр хәрәкәтендә әллә ни зур роль уйный алмый. Берекнең программасы Шәкертләрдән халыкның соравына лаеклы һәм киңәшләр белән халыкка ярдәм итә алырлык кешеләр хәзерләп чыгаруныалга сөрә. Сүздә халык, демократия дигән булып кылансалар да, чынлыкта исә, Берек — шәкертләр арасында реакцион фикерле татар буржуазиясенең идеяләрен үткәрә, татар мәктәпләренең бөтенләй аерылуларын алга сөрә. Шәкертләр хәрәкәтенең өченче оешмасы булып Иттифак җәмгыяте тора. Иттифак җәмгыяте — бөтен татар шәкертләрен панисламизм лозунгысы астында бергә туплауны максат итеп ала. Шулай итеп, Иттифак җәмгыяте шәкертләр хәрәкәтенең уң Һәм ачыктан-ачык реакцион өлеше булып санала. Бу җәмгыятьнең үзәге хәзерге Әгерҗе районы, Иж-Бобый авылында була. Бу авылда зур гына бер җәдит мәктәбе булып, бу мәктәпнең башында агалы-энеле ике мулла-Бобинскийлар торалар. 1907 нче елда Иж-Бобый авылында Иттифак җәмгыяте членнарының киңәшмәсе үткәрелә, ләкин бу җәмгыять шәкертләр арасында үзенә популярлыктаба алмаганлыктан, бик тиз бер вакыт эчендә таралырга мәҗбүр була. Күренә ки, шәкертләрнең социал составлары төрле булу, алар арасында төрле характердагы оешмалар — социал-демократларга килеп тоташкан Әлислахчылардан алып, реакцион һәм панисламчы Иттифакка чаклы — килеп чыгуга сәбәп булып төшә.

Татар шәкертләренең алдынгы, радикаль өлеше куйган таләпләр нидән гыйбарәт иделәр соң? Бу таләпләр нигездә түбәндәгеләргә кайтып калалар иде: татар мәдрәсәләренә реформа ясау, алардагы уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләрен яңартып кору, заманның рухына ятышлы һәм татар халкына файда китерә алырлык гомуми белем бирүче фәнни уку йортлары ачу, татар җәмгыятендәге көнкүреш һәм гаилә гореф-гадәтләрен үзгәртеп кору, бөтен тормыш көнкүреш тәртибен халыкның культуралы-укымышлы өлешендә булган дәрәҗәгә күтәрү һәм башкалар. Шәкертләр татар хатынының хокуксызлыгын һәм кимсетелүен бетерү өчен һәртөрле юллар белән көрәшәләр. Җәмгыять тормышында һәм дәүләт төзелешендә кысырыкланып яшәүгә каршы ясалган чыгышлар, ирек даулау авазы шәкертләр хәрәкәтенә киң социал характер бирә. Демонстрацияләрдә, идән асты оешмаларында ачыктан-ачык катнашу, өндәмәләр, прокламацияләр таратып йөрү, самодержавиене юк итәргә чакыру — бу хәрәкәтне политик югарылыкка күтәрә. Татар җәмгыятенең консерватив өлеше шәкертләр хәрәкәтеннән аптырап кала. Менә шуннан соң инде, шәкертләрне каһәрләү, аларны диннең һәм милләтнең хыянәтчеләре дип атау, мәдрәсәләрдән, тулай тораклардан сөрү һәм һәртөрле ярдәм күрсәтүләрне туктату башлана. Ләкин шәкертләр сыкранмыйлар, чөнки алар татар халкының алдынгы өлешенең үзләре белән булганлыгын күреп һәм белеп торалар. Революция шәкертләрнең үз араларына да күп кенә үзгәрешләр кертә. Аларның бер өлеше тырышып-тырышып русча өйрәнә башлый, 1905 нче елгы революция чорында шәкертләр хәрәкәте берләре эшче булып завод-фабрикаларга эшкә керәләр, эшчеләр массасы белән катнашып китәләр, кайсылары сәүдә фирмаларына хезмәткә ялланалар, укытучылар булып эшли башлыйлар, рус мәктәпләренә кереп укуларын дәвам иттерәләр.

Кыскасы, шәкертләрнең зур гына массасы тормыш диңгезенә кереп чума, җәмгыятьтәге гомуми көрәшкә һәм хәрәкәткә кушыла, аннан үзенә тәм һәм азык таба башлый. Шәкертләр хәрәкәтен үзенә аерым барган һәм башкалар белән бәйләнмәгән бер хәрәкәт итеп карап булмый. Шәкертләр үзләре дә төрле-төрле катлаулардан торалар һәм төрле-төрле тәэсирләрне үзләрендә чагылдыралар. Эшчеләр, студентлар, төрле политик партияләрнең вәкилләре белән үрелеп яшәү шәкертләргә төрлечә тәэсир итә. Әнә шуның аркасында аларның дөньяга карашлары һәм үзләрен тотулары да үзгәрә килә. Аларның үзләрен тотуларында, характерларында әкренләп-әкренләп шәкертлек чыга бара, шулай ук юашлык, кыюсызлык төсле сыйфатлар да алмашыналар, алар үзләренең көчләренә, бигрәк тә коллективның, бергәләп эшләүнең көченә ышанып эш итә башлыйлар. Шуның белән бергә шәкертләрнең өске киемнәрендә дә үзгәреш керә башлый. Кием-салымда, итенешләрдә рус укучыларына ошарга тырышу тенденциясе ачыктан-ачык сизелә башлый: алар чәчләрен үстереп җибәрәләр, өсләренә кыек якалы күлмәкләр кияләр, түбәтәйне фуражка һәм шляпалар белән алмаштыралар. Болар барсы да мөселманлык гадәтләренә, иске аңнарга һәм хөрафәтләргә каршы килеп эшләнә. Иң мөһиме, әлбәттә, шәкертләрнең үз эчләрендә булган үзгәрештә була. Шәкертләрнең алдынгы өлеше соңыннан Иттифактөсле реакцион оешмаларның дошманына әйләнә. Тагын да киңрәк карашлылары хәтта дини һәм милли фанатизмнан да айный бантлыйлар. Милләтче һәм фанатик дигән сүзләр аларга ничектер кимсетү, мыскыллау сүзләре булып ишетелә. Ләкин мондый үзгәреш шәкертләрнең билгеле бер өлешендә генә, хәтта азчылык өлешендә генә туа ала, аларның күбесе әле иске җолалар һәм традицияләр әсирлегендә калалар.

Шәкертләр хәрәкәтенә тулаем бәя биргәндә, бу хәрәкәтнең актив революцион хәрәкәт булмыйча, ә бәлки яңалык, реформаторлык ягындагы бер хәрәкәт булганлыгын һәм, шулай буларак, либерал татар буржуазиясенең һәм вак буржуазиянең теләгенә тулы килеш туры килгәнлеген әйтергә кирәк. Революция бастырылып, кара көчләр канат ярганнан соң, шәкертләрнең революциягә бары тик юл уңаеннан ияреп кенә барган попутчик өлеше чын йөзен шунда ук күрсәтә. 1908 —1911 нче елгы реакция чорында мондый тип шәкертләр буржуаз яки вак буржуаз кабыклы куркак интеллигентларга әйләнеп калалар. Дөрес, бу инде борынгы шәреиъчылык гадәт-җолаларыннан ераклашкан интеллигент, ләкин, шул ук вакытта, ул әле актив көрәш чараларыннан да бик ерак тора.