Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕР АВЫЛГА КЕРГӘЧ...

ИКЕ КОЛОННА

Урамнан ике колонна үтә. Аның берсе — көнбатышка, икенчесе — көнчыгышка таба атлый. Көнбатышка без барабыз. Безнең колоннадагылар барсы да җиз каскалы, өр-яңа киемле. Барыбызның да иңнәрендә кояшта ялтырап торган яңа автоматлар.

Без тигез, бердәм ритм белән атлап, бер авылга керәбез. Адымнар үлчәүле, тигез булганга — атлавы жиңел, күңелләр күтәренке булганга — адымнар ашкынулы. Көчле җыр агыла, дәрт өстенә дәрт ялгый. Пусть ярость благородная Вскипает, как волна! Идет война народная, Священная война. Без авылга керәбез. Кайчандыр шаулап, гөрләп торган бу зур авылда, немец кереп чыкканнан соң, биш-алты гына йорт калган. Аларның да өчесенең кыеклары кыегаеп төшкән. Калган өйләрнең үзләре түгел, мичләре дә калмаган. Икенче колонна көнчыгышка таба атлый. Безнең каршыга очраган бу колоннадагыл арның башлары түбән салынган. Алар усал, зәһәрле күзләрен аска текәгәннәр. Бу колоннадагылар ертылып, пычранып беткән киемле, тузган чәчле, безгә ят, чит кешеләр. Алай гына да түгел, ат каракларына ошаган бу кешеләр безнең жан һәм кан дошманнарыбыз. Алар әсир фрицлар. Фрицлар өерен уйнаклап, биеп торган атларга атланган безнең сакчыларыбыз озаталар. Без аларга таба борылдык. Бу вакыт безнең кашлар бер-берсенә кушылып җыерылдылар. Йөзләргә бетмәс-төкәнмәс ачу эзләре чыкты. Барыбыз да тешләрне кысып,

— Кил-ме-шәкләр! — дип куйдык. Алар да безгә күтәрелеп карадылар. Аларның карашларында эчләрендә янган усаллык, явызлык, зәһәрлек очкыннарын күрдек без. Ләкин хәзер алар—зәһәре алынган еланнар, яисә авызлыкланган усал этләр кебек, көчсезләр, гаҗизләр...

 

КӨТЕЛМӘГӘН ВАКЫЙГА

Без үтеп тә өлгермәдек. Кинәт, көтелмәгән бер вакыйга булып алды. Бер кыз, ашыга-ашыга, әсир фрицлар янына килә башлады. Бу кызга күп булса 11-12 яшьләр булыр. Аның кулында ниндидер бер төенчек. Ә артыннан аксак мәче йөгерә. Мәче кыздан калмаска тырышып, өч аяклап йөгерә. Аның бер аягы җиргә тими, күтәрелгән килеш бара. Кыз, әсир фрицлар янына килеп җитте дә, кулындагы әйберен фрицлар уртасына ташлады. Төргәк яланбашлы бер фрицның ялтыр башына килеп төште. Фриц тиз генә башын тотты. Кулы буялды. Аның сакал үскән, тузанлы йөзенә чи йомырка сыегы агып төште.

Бу вакыт кыз ачу аралаш канәгатьләнүне белдергән тавыш белән ашыга-ашыга:

 — Яйка ярата идегез сез, сөт эчәргә ярата идегез, мәгез, тыгыныгыз! — дип кычкырды.

Без бу авылга ялга туктадык. Авыл кичә генә немецлардан тазартылган иде. Күп кенә өйләр пыскып януларында дәвам итәләр, анда-санда сыек төтеннәр күренгәли иде. Явызларны куып барганны аңлатып, ерактан туп гөрселдәүләре ишетелгәли. Мин, фрицларны „яйка" белән сый[1]лаган кызны эзләп киттем. Фрицларга карата аерым ачуы булган бу кызны күреп сөйләшәсем килде минем. Исән калган биш-алты йортның берсе аларныкы булып чыкты. Тик бу өйнең дә түбәсе, бүреген кыңгыр салган кешесыман, бер якка кыйшайган. Каралтылар калмаган.

 

КҮПНЕ КҮРГӘН ӨЙ

Ишектән килеп керүгә минем күземә беренче булып әлеге мәче чалынды. Шунда ук аның бая кыз артыннан өч аяклап йөгергән мәче икәнен таныдым. Бу өйдәгеләр миңа коточкыч хәлләр турында сөйләделәр. Элек, сугышка чаклы, күңелле, шат, тук яшәгәннәр алар. Бу бәхетле гаиләдә алты җан иясе булган. Аняның, фрицларны яйка белән сыйлаган баягы кызның, әтисе һәм әнисе, ике яшьлек энесе. Калган ике җанның берсе әлеге мәче. Икенчесе исә Аняны һәм аның энесен тәмле, куе сөт белән сыйлап торучы — ала сыер. Бәхетле көннәр тиз дә, сизелми дә үтеп киткәннәр. Аның урынына авыр һәм караңгы көннәр килгән. Авылга Гитлер яулары кергән. Ул көнне дә Аня, гадәттәгечә, мич башында йоклап ята торган булган. Аның җылы, нәни куенына кереп шома йонлы, шаян мәчесе дә йоклый. Ләкин ул көнне Аняның иртәнге тәмле йокысы бүленә. Ниндидер ят, тупас тавышка уянып китә кызчык.

Юрганын ачып карарга да курка, әнисенә эндәшергә дә җөрьәт итми. Әнисе пышык-пышык елый. Аняларның өенә килеп кергән фрицларның берсе үрмәкүч ояларына буялып баздан чыга башлый. Ул яртылаш баздан чыккан килеш: — Яйка, яйка,—ди. Кулындагы тустаганны икенче фрицка суза. Пеләш башлы фриц баздан чыгуы белән Аняның әнисен бик яман кыйный башлый. Куркудан ике яшьлек малай елый, ул әнисен кызганып, әнисенең аякларына сылаша. Фрицларның икенчесе бу сары чәчле малайны үзенең кадаклар кагылган авыр итеге беләц тибеп җибәрә. Бу хәлне күреп, мәче дә мич башыннан сикереп төшеп, каядыр кача, Аня, үзе дә сизмәстән, ачы тавыш белән кычкырып җибәрә:

— Ай! Пеләш башлы фриц Аняны мич башыннан сөйрәп төшерә. Фрицлар белән тормыш әнә шулай башланып китә. Бу көннән соң бу гаиләгә дә көн бетә. Шатлык югала. Өйгә хәсрәт ияләшә. Аняларда тора торган фрицларның чәчсезе дә, тузган аксыл сары чәчлесе дә яйка, сөт дип кенә торалар. Пеләш башлы фриц сыер сауганны саклап тора да, сөтне чиләге белән алып кереп китә. Аня белән энесенә сөтнең тамчысы да калмый. Ә тавыкларны өч-дүрт көннән соң ук ашап бетерәләр. Көннәрнең берендә Аняның анасы сыер саварга чыга. Билгеле, аңа пеләш баш та ияреп чыккан була. Ләкин, ала сыер сөт бирми бүген. Фриц ышанмый. Пычрак, тупас бармаклары белән, каты-каты тартып, үзе савып карый. Юк! Сыер сөт бирми.

Ул: минем сөтем барыбер сабыйларга эләкми, мин ни эшләп Гитлер бозауларын туйдырыйм дигән төсле, мүү дип мөңгерәп тә куя. Фрицлар ачуларына чыдый алмыйлар. Берсе:

— Сез сыерыгызны көтүдә савын кайтасыз, — дип бәйләнә. Икенчесе:

— Сез сыерыгызны юри бозгансыз,— дип орыша. Теге пеләш башлысы Аняның әнисен кыйнап та ала. Моның сере өч көннән соң беленә. Сыерсыз өйләрдә торучы башка фрицлар көтүгә барып сыерларны савып йөриләр икән.

 

ИҢ АВЫР КӨН

Бер көнне фрицлар аяктан егылганчы эчәләр. Крут дип йөртелә торган берсе, винтовкасын ала да, ишек Бер авылга кергәч алдына чыга. Аның артыннан икенчесе дә йөгереп чыга. Алар үзара нидер кычкырышалар, бәхәсләшәләр. Берсе амбар янына алып чыгып Аняларның чиләген куя. Курт чиләккә ата. Аны тишеп бетерәләр. Ә үзләре көләләр. Аняның да, әнисенең дә күзләренә яшь тыгыла. Ул арада амбар түбәсендә Аняның яраткан мәчесе күренә. Пеләш башлы фриц шунда ук аңа таба атып җибәрә. Мәче кинәт бер аягын күтәреп авызына каба да, амбар эченә төшеп китә. Фрицлар яңадан хахылдан көләргә тотыналар. Аня үкереп елый, анасы авыз эченнән генә фрицларны каргый. Пеләш башлы фриц, әлеге Курт, тонган күзләре белән тирә- якка карана. Нәрсәгә атарга белмичә, винтовкасын әле бер якка — әле икенче якка боргалый башлый. Нәкъ шул вакыт Аняңың ике яшьлек энесе күренә. Ул ялан баш, ялан аяк. Әллә егылган, әллә малайлар аунатканнар инде үзен. Аның күлмәге дә, йөзе дә пычранган. Үзе урам яңгыратып елап килә. Пеләш башлы Курт малайны күрү белән икенче фрицка карап,

— Мишень — ди һәм күп эчүдән кызарган, шешенгән күзләрен малайга теки. Тегесе, аның сүзенә кушылып булса кирәк, ярый дигәнне аңлатып кулын селти, үзе көлә. Малай якынлаша. Курт винтовкасының көпшәсен балага таба бора да, кырылдап чыккан котсыз тавыш белән:

— Хальт! — дип акыра. Малай, курку аралаш аптырап, туктый. Ул үзенең нәни күзләре белән аларга карарга да өлгерми, мылтык тавышы яңгырый. Бала, нәни кулларын чайкап, шунда ук егыла. Фрицлар нәрсәдер әйтеп алалар да, хахылдап көләләр. Хәзер елак баладан котылдык, әйдә йокларга, ди Курт. Аня белән ана, күз яшьләренә манчылып, малайга ташланалар. Әнә шул вакыйгалардан соң немец дигән сүзне ишетү белән Аняның сабый йөзе агарып китә. Ә инде аларны күрсә, кыз дерелди башлый, бу вакыт аның саф, сабый йөзе гадәттән тыш җитдиләнә.

Менә ул бүген әсир фрицларны күреп салкын кан саклап кала алмый. Башта, фрицларны күрү белән, ул ни эшләргә дә белми аптырап кала. Кулына кирпеч ала. Шуның белән берсенең генә булса да башын тишмәкче була. Ләкин бу уеннан тиз кайта кыз. Шуннан соң Аняның күзенә тәрәзә төбендә торган берничә йомырка чалына. Боларның тавык астыннан калган йомыркалар икәнлеген ул яхшы белә. Ул каһәр сукканнар яйка яраталар, шуның белән сыйлыйм әле үзләрен, дип, Аня йомыркаларны алып чыгып китә. Ул, үзенең күз алдында мәңгелек җирәнү калдырган пеләш башлы Куртка ошатып, пеләш башлы икенче бер фрицка йомыркалар төрелгән чүпрәкне төзәп бар көченә бәрә. Шуның белән бу кечкенә кызның немецларга булган зур ачуы аз гына булса да басылган, ки мегәи кебек була...

 

КИТИК, ИПТӘШ КОМАНДИР

Бу вакыйганың тарихын мин иптәшләргә дә сөйләдем. Алар бик зур дикъкать белән тыңладылар. Мин сөйләп бетерүгә беразга тынлык хөкем сөрде. Шуннан бер украин егете сикереп торды да, кулына автоматын алды.

— Иптәш командир, китик тизрәк, шул пеләш башлы хәшәрәтләрне тизрәк юк итик! —диде. Команда яңгырады. Без аякка бастык. Яңадан көнбатышка таба атладык. Тигез, бердәм адымнар кузгалуга, җыр яңгырады.

Пусть ярость благородная

Вскипает, как волна.

Идет воина народная,

Священная война.

Мин, каерылып, җимерек түбәле өйгә карадым. Безгә таба кул селкеп калучылар арасында Аняның да кечкенә кулы бар иде.

Хәрәкәттәге армия.