Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨЕК ОКТЯБРЬ СОЦИАЛИСТИК РЕВОЛЮЦИЯСЕНЕҢ 26 ЕЛЛЫГЫ

Москва хезмәт ияләре депутатлары советының Москва шәһәрендәге партия һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә 1943 нче елның 6 нчы ноябренда булган тантаналы утырышында Дәүләт Оборона Комитеты Председателе доклады (Москва хезмәт ияләре депутатлары советы председателе ип. Пронин Дәүләт Оборона Комитеты Председателе иптәш. И. В. Сталинга сүз бирә. Иптәш Сталинның, трибунада күренүен җыелышта булучылар озакка сузылган көчле алкышлар белән котлыйлар. Залның барлык почмакларыннан котлау тавышлары яңгырый:

ЯШӘСЕН ЮЛБАШЧЫБЫЗ БӨЕК СТАЛИН!, БӨЕК СТАЛИНГА УРА!, ИПТӘШ СТАЛИНГА УРА!

 Туктаусыз көчле алкышлар озак дәвам итә. Иптәш Сталин докладын башлый.

 Иптәшләр! Бүген Советлар Союзы халыклары Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең 26 еллыгын бәйрәм итәләр. Безнең илебез өченче тапкыр инде үзенең халык революциясенең еллыгын Ватан сугышы шартларында искә ала. 1941 нче елның октябренда безнең Ватаныбыз кыен көннәр кичерде.

Дошман башкалага килеп җитте. Корыдан Ленинградны чолгап алды. Безнең гаскәрләр чигенергә мәҗбүр булдылар. Дошманны тоткарлау һәм Москва янында аңа җитди удар ясау өчен армиянең гаять зур тырышлыгы һәм халыкның барлык көчләрен җигү кирәк булды. 1942 нче елның Октябрена безнең Ватаныбыз өчен куркыныч тагын да үсте. Ул чагында дошман Москвадан күп булса 120 километрда торды. Сталинградка бәреп керде, Кавказ таулары алдына килеп җитте. Ләкин бу авыр көннәрдә дә армия һәм халык рухын төшермәде, бәлки барлык сыналуларны нык торып кичерде. Алар үзләрендә дошманны тоткарларлык һәм җавап удары ясарлык көч таптылар. Алар, бөек Ленин васыятьләрен турылык белән үтәп, көчләрен һәм тормышларын аямыйча, Октябрь Революциясе казанышларын сакладылар. Мәгълүм ки, армиянең һәм халыкның бу тырышлыгы бушка китмәде. Үткән елгы октябрь көннәреннән соң озак та үтми, безнең гаскәрләр һөҗүмгә күчтеләр һәм башта Сталинград янында, Кавказда, Донның урта агымы районында, ә аннары 1943 ел башында Великие Луки янында, Ленинград янында, Ржев һәм Вязьма районында немецларга куәтле яңа удар ясадылар. Шуннан соң инде Кызыл Армия инициативаны үз кулыннан ычкындырмады. Быел бөтен җәй буена аның ударлары һаман ныграк була барды, аның сугыш осталыгы ай саен үсә барды. Шул вакыттан бирле безнең гаскәрләребез зур җиңүләргә ирешеп киләләр, ә немецлар бер-бер артлы җиңелүләргә дучар булалар. Дошман никадәр генә тырышмасын, ул әле һаман да Совет — Германия фронтында бер генә дә азмы-күпме җитди уңышка ирешә алганы юк.

Сугыш барышында тамырдан борылыш елы Октябрьның 25 еллыгыннан 26 еллыгына кадәр үткән ел Ватан сугышының борылыш елы булды. Бу елның борылыш елы булуы иң элек шунда ки, быел Кызыл Армия сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр немец гаскәрләренә каршы зур җәйге һөҗүмне тормышка ашыра алды, шуның белән бергә, безнең гаскәрләрнең ударлары астында немец-фашист гаскәрләр үзләре басып алган территорияне ашыгыч рәвештә калдырырга, еш кына чолганыштан качып котылырга һәм сугыш кырында бик күп техникаларын, корал һәм сугыш припаслары складларын, яралы солдатларын һәм офицерларын ташлап калдырырга мәҗбүр булдылар. Шулай итеп, быелның икенче яртысында безнең җәйге кампаниябезнең уңышлары быелның башындагы кышкы кампаниябез уңышларының дәвамы һәм төгәлләнүе булдылар.

Хәзер, Кызыл Армия, кышкы кампаниянең уңышларын җәелдереп, җәй көне немец гаскәрләренә куәтле удар ясагач, гүяки Кызыл Армия җәй көне уңышлы һөҗүм алып барырга сәләтсез дигән әкиятне бөтенләй кабергә күмелгән дип санарга мөмкин. Үткән ел Кызыл Армиянең җәй көне дә кыш көне кебек үк яхшы һөҗүм итә алуын күрсәтте. Бу һөҗүм операцияләре нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр үткән елны фронтның үзәк өлешендә 500 километрдан алып көньякта 1.300 километрга кадәр сугышып үтә алдылар (кул чабулар), бер миллион квадрат километрга якын территорияне, ягъни дошман тарафыннан вакытлыча басып алынган совет җиренең 2 /3 өлешен диярлек азат иттеләр, шуның белән бергә, дошман гаскәрләре Владикавказдан Херсонга кадәр, Элистадан Кривой Рогка кадәр, Сталинградтан Киевка кадәр, Воронеждан Гомельгә кадәр, Вязьмадан һәм Ржевтан Орша һәм Витебск ягаларына кадәр алып ташланды. Немецлар, Совет — Германия фронтындагы элекке уңышларының ныклыгына ышанмыйча, алдан ук, озак вакытлар буенча, бигрәк тә зур елгалар буена, көчле оборона полосалары төзеделәр. Ләкин быелгы сугышларда немецларны елгалар да, көчле ныгытмалар да коткара алмады. Безнең гаскәрләр немецларның оборонасын җимерделәр һәм 1943 нче елның җәйге өч ае эчендә генә дә бик җитди дүрт су киртәсен — Төньяк Донецны, Деснаны, Сожны һәм Днепрны оста кичтеләр. Мин инде немецларның Миус елгасы районында Ростовтан көнбатыштагы оборонасы һәм Молочная елгасы районында — Мелитополь янындагы оборонасы кебек киртәләр турында әйтеп тә тормыйм. Хәзер Кызыл Армия дошманны Днепрның аръягында уңышлы рәвештә тар-мар итә.

Бу елның борылыш елы булуы тагым шунда ки, Кызыл Армия чагыштырмача аз гына вакыт эчендә немец-фашист гаскәрләрнең иң тәҗрибәле иске кадрларын кыйнап һәм туздырып бетерә алды һәм шуның белән бергә быелгы уңышлы һөжум сугышларында үзенең кадрларын чыныктырды һәм арттырды. Үткән ел эчендә немец фашистлары армиясе совет-немец фронтында 4 миллионнан артык солдат һәм офицерларын югалтты, тулардан кимендә 1 миллион 800 меңе үтерелде. Шуның өстенә немецлар бу ел эчендә 14 меңнән артык самолет, 25 меңнән артык танк һәм кимендә 40 мең орудие югалттылар. Хәзер инде немец фашистлары армиясе сугыш башланган вакыттагы армия түгел. Сугыш башланганда аның җитәрлек санда тәҗрибәле кадрлары булган булса, хәзер инде ул яңа әвәләнгән, тәҗрибәсез яшь офицерлар белән сыегайтылган. Бу офицерларны немецлар фронтка ашыгыч рәвештә җибәрәләр, чөнки немецларның кирәкле офицерлар резервлары да, аларны өйрәтергә вакытлары да юк. Хәзер Кызыл Армия бөтенләй башка күренештә. Үткән елгы уңышлы һөҗүм сугышларында аның кадрлары үсте һәм чыныкты. Аның сугышчан кадрларының саны үсә һәм үсәчәк, чөнки кирәкле офицерлар резервларының булуы аңа яшь офицерлар кадрларын өйрәтергә һәм аларны җаваплы постларга күтәрергә вакыт та, мөмкинлек тә бирә.

Шунсы характерлы, үткән елны безнең фронт алдында 240 дивизия торган булса һәм шулардан 179 ы немец дивизияләре булган булса, быел болар урынына Кызыл Армия фронты алдында 257 дивизия тора, шулардан 207 се немец дивизияләре. Немецлар үз дивизияләренең сыйфаты түбәнәюне аларның санын арттыру белән капларга исәп тоталар күрәсең. Ләкин немецларның үткән елгы җиңелүләре дивизияләрнең сыйфаты начарлануны аларның санын арттыру белән капларга мөмкин түгеллеген күрсәтә. Безнең фронтта быел ел ахырына таба немец гаскәрләренең җиңелүен, саф хәрби күзлектән караганда, гаять әһәмиятле ике вакыйга алдан хәл итеп куйды: Сталинград янындагы сугыш һәм Курск янындагы сугыш. Сталинград янындагы сугыш немецларның 300 меңле армиясен чолгап алу, аны тар-мар итү һәм чолгап алынган гаскәрләрне пленга алу белән тәмам булды. Сталинград кырларындагы тарихта тиңдәше булмаган сугышның күләмнәрен күз алдына китерү өчен шуны белергә кирәк:

Сталинград сугышы беткәннән соң 147 мең 200 үтерелгән немец солдатлары һәм офицерлары һәм 46 мең 700 үтерелгән совет солдатлары һәм офицерлары җыеп алынды һәм күмелде. Сталинград немец фашистлары армиясенең көне бетү булды. Мәгълүм ки, Сталинград сугышыннан соң немецлар инде айный алмадылар. Курск янындагы сугышка килсәк, ул немец-фашист гаскәрләрнең һөҗүм итеп килүче төп ике группасын тар-мар итү белән һәм безнең гаскәрләрнең каршы һөҗүмгә күчүе һәм соңыннан бу һөҗүмнең Кызыл Армиянең куәтле җәйге һөҗүменә әверелүе белән тәмам булды. Курск янындагы сугыш немецларның Курскига төньяктан һәм көньяктан һөҗүмнәре белән башланды. Бу немецларның җәйге зур һөҗүмне тормышка ашырырга һәм әгәр дә ул уңышлы чыга калса, элекке оттырышны кайтарырга соңгы тапкыр маташулары булды. Мәгълүм ки, һөҗүм җимерелү белән тәмам булды. Кызыл Армия немецларның һөҗүмен кире кайтарып кына калмады, бәлки үзе һөҗүмгә күчте һәм җәйге чорда бер-бер артлы күп кенә ударлар ясап, немец-фашист гаскәрләрне Днепрның аръягына алып ташлады. Сталинград янындагы сугыш немец фашистлары армиясенең көне бетүен күрсәткән булса, Курск янындагы сугыш аны һәлакәт алдына китереп куйды. Бу елның борылыш елы булуы, ниһаять, шунда ки, Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме фашистлар Германиясенең хуҗалык һәм хәрби-политик хәлен тамырыннан начарлатты һәм аны гаять тирән кризис алдына китереп куйды.

Быел җәй көне немецлар Совет — Германия фронтында уңышлы һөҗүмне тормышка ашырып үзләренең элекке югалтуларын кайтарып алырга һәм үзләренең Европада какшаган авторитетларын күтәрергә исәпләгәннәр иде. Ләкин Кызыл Армия немецларның исәпләрен җимерде, аларның һөҗүмен кире кайтарды, үзе һөҗүмгә күчте һәм, немецларны көнбатышка куып, шуның белән немец коралының авторитетын аяк астына салып таптады. Немецлар сугышны озакка сузу юлына исәп тотканнар иде, алар, оборона чикләре һәм валлар төзеп, үзләренең яңа позицияләренең җиңелмәслек икәнлеге турында бөтен дөньяга игълан иткәннәр иде. Ләкин монда да Кызыл Армия немецларның исәпләрен җимерде, аларның чикләрен һәм валларын өзде, уңышлы һөҗүмен дәвам иттерә һәм аларга сугышны озакка сузарга срок бирми. Немецлар фронттагы хәлне тоталь мобилизация ярдәме белән төзәтергә исәпләгәннәр иде. Ләкин монда да вакыйгалар немецларның исәпләрен җимерделәр. Җәйге кампания тоталь мобил изацияләнгәннәрнең 2 |3 өлешен йотты инде, ләкин бу нәрсә немец фашистлары армиясенең хәленә күпме булса да яхшырту керткәне сизелми. Ихтимал, әле тагын да бер тоталь мобилизация игълан итәргә туры килер, шуның белән бергә, мондый чараны кабатлау берәр дәүләтнең тоталь җимерелүенә китермәс дип уйларга нигез юк. (Көчле кул чабулар)

Немецлар Украинаны үз кулларында нык тотып үзләренең армияләре һәм халкы өчен Украинаның авыл хуҗалыгы продуктларыннан, ә немец армиясенә эшләүче заводлар һәм тимер юл транспорты өчен Донбасс күмереннән файдаланырга исәпләгәннәр иде. Ләкин монда да алар исәпләрендә ялгыштылар. Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүме нәтиҗәсендә немецлар Донбасс күмерен генә түгел, бәлки Украинаның ашлыкка иң бай өлкәләрен дә югалттылар, алар якын киләчәктә Украинаның калган өлешен дә югалтмаслар дип уйларга нигез юк. (Көчле кул чабулар) Аңлашыла ки, бу исәптә ялгышулар фашистлар Германиясенең хуҗалык һәм хәрби-политик хәлен тамырыннан начарлатмый кала алмыйлар иде һәм чыннан да начарлаттылар. Фашистлар Германиясе тирән кризис кичерә. Ул үзенең һәлакәте алдында тора.

Бөтен халыкның фронтка ярдәме Халык булышлык итмәгәндә, фабрикаларда һәм заводларда, шахталарда һәм рудникларда, транспортта һәм авыл хуҗалыгында совет кешеләре үз-үзләрен аямыйча эшләмәгәндә, Кызыл Армиянең уңышка ирешүе мөмкин булмас иде. Авыр сугыш шартларында совет халкы үзенең армиясен минимум кирәк булган бөтен нәрсә белән тәэмин итә алды һәм аның сугыш техникасын туктаусыз яхшыртып килде. Бөтен сугыш дәвамында коралның сыйфаты ягыннан дошман безнең армиябездән узып китә алмады. Шул ук вакытта безнең промышленностебыз фронтка сугыш техникасын һаман күбрәк бирә барды. Үткән ел сугыш хәрәкәтләре барышында гына түгел, бәлки безнең тылыбызның эшендә дә борылыш елы булды. Безнең алда инде предприятиеләрне көнчыгышка эвакуацияләү Һәм промышленностьны кораллар эшләп чыгаруга күчерү шикелле бурычлар тормый иде.

Хәзер Совет дәүләтенең җайга салынган һәм тиз үсә торган хәрби хуҗалыгы бар. Димәк, халыкның бөтен тырышлыгын производствоны арттыруга һәм коралларны, бигрәк тә танкларны, самолетларны, орудиеләрне, самоход артиллерияне тагын да яхшыртуга тупларга мөмкин булды. Бу эштә без зур уңышларга ирештек. Кызыл Армия, бөтен халык булышлыгына таянып, сугыш кирәк-яракларын бер өзлексез алып торды, дошман өстенә миллионнарча бомбалар, миналар һәм снарядлар яудырды, сугышка меңнәрчә танклар һәм самолетлар кертте. Тылда совет кешеләренең үз-үзләрен аямыйча эшләүләре, Кызыл Армиянең героик көрәше белән беррәттән, ватанны саклауда халыкның тиңдәшсез батырлыгы булып тарихка керер дип тулы нигез белән әйтергә мөмкин. (Озакка сузылган кул чабулар) Тыныч төзелеш елларында югары дәрәҗәдә үскән куәтле социалистик промышленность тудырган Советлар Союзы эшчеләре Ватан сугышы вакытында фронтка ярдәм итү өчен көчле һәм кызу эш җәеп җибәреп, чын хезмәт геройлыгы күрсәтәләр. һәркемгә билгеле, СССР га каршы сугышта гитлерчылар кулында Германиянең бик нык үскән промышленносте гына түгел, бәлки вассал һәм оккупацияләнгән илләрдәге шактый көчле промышленность та бар иде. Шулай булса да гитлерчылар Советлар Союзына каршы сугыш башланган чакта сугыш техникасында сан ягыннан булган өстенлекләрен саклап кала алмадылар. Хәзер дошманның танклар, самолетлар, минометлар, автоматлар саны ягыннан элекке өстенлеге бетерелгән икән, хәзер безнең армиябез кораллар, сугыш припаслары, кирәк-яраклар ягыннан җитди җитешмәүчәнлек күрми икән, моны барыннан да элек безнең эшчеләр сыйныфы күрсәткән хезмәт дип карарга кирәк. (Озакка сузылган көчле кул чабулар) Артта калган игенчелекне тыныч төзелеш елларыпда, колхоз строе нигезендә, алдынгы авыл хуҗалыгына әйләндергән Советлар Союзы крестьяннары Ватан сугышы вакытында гомуми халык интересларын авыл Бөек Октябрь Социалстик Революциясенең 26 еллыгы 9 тарихында тиңдәше булмаганча югары дәрәҗәдә аңлауларын күрсәттеләр. Алар фронтка ярдәм итү өчен үз-үзләрен аямыйча эшләп, совет крестьяннарының немецларга каршы хәзерге сугышны үз эшләре итеп, үзләренең тормышы һәм азатлыгы өчен бара торган сугыш итеп санауларын күрсәттеләр. Мәгълүм ки, фашистларның һөҗүме нәтиҗәсендә безнең илебез Украинаның, Донның һәм Кубаньның әһәмиятле авыл хуҗалыгы районнарыннан вакытлыча мәхрүм ителде. Шулай булса да безнең колхозлар һәм совхозлар армияне һәм илне азык белән җитди тоткарсыз тәэмин итеп килделәр. Әлбәттә, колхоз строе булмаганда, колхозчылар һәм колхозчы хатын-кызлар үз-үзләрен аямыйча эшләмәгәндә без бу гаять кыен бурычны хәл итә алмаган булыр идек.

Сугышның өченче елында безнең армиябез азык ягыннан җитешсезлек күрми икән, халык азык белән, ә промышленность чимал белән тәэмин ителә икән, бу инде колхоз строеның көче һәмяшәүчәнлеге, колхозчы-крестьяннарның патриотлыгы нәтиҗәсе. (Озакка сузылган кул чабулар.) Фронтка ярдәм эшендә безнең транспортыбыз, барыннан да элек тимер юл транспорты, шулай ук елга, диңгез һәм автомобиль транспорты зур роль уйнады. Мәгълүм ки, транспорт — тыл белән фронт арасында иң әһәмиятле элемтә чарасы. Бик күп кораллар һәм ут припаслары эшләп чыгарырга була, ләкин әгәр дә алар транспорт ярдәме белән вакытында фронтка җиткерелмәсәләр, аларның фронт эше өчен файдасыз йөк булып калулары мөмкин. Әйтергә кирәк, коралларны, ут припасларын, азыкны, киемнәрне һ. б. фронтка вакытында китерү эшендә транспорт хәлиткеч роль уйный. Сугыш вакытындагы кыенлыкларга һәм ягулык җитешмәүгә карамастан, без фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә алганбыз икән, моны барыннан да элек безнең транспорт этчеләре һәм хезмәткәрләре күрсәткән хезмәт дип карарга кирәк. (Озакка сузылган кул чабулар.) Фронтка ярдәм итү эшендә безнең интеллигенциябез дә эшчеләр сыйныфыннан һәм крестьяннардан калышмый.

Совет интеллигенциясе илебезнең оборонасы эшенә чын күңелдән бирелеп эшли, Кызыл Армиянең коралларын, производство техникасын һәм аны оештыруны туктаусыз яхшырта. Ул промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын күтәрүдә эшчеләргә һәм колхозчыларга булышлык итә, совет фәнен һәм культурасын сугыш шартларында алга алып бара. Бу безнең интеллигенциябезгә дан бирә. (Озакка сузылган кул чабулар.) Советлар Союзының барлык халыклары хаклы рәвештә хәзерге Ватан сугышын милләт һәм дин аермасына карамастан, барлык хезмәт ияләренең уртак эше дип хисаплап, үз ватаннарын саклауга бердәм күтәрелеләр. Хәзер инде гитлерчы политиклар Советлар Союзы халыклары арасында аерылу һәм бәрелешү булачакка исәп тотуларының өметсез ахмаклык икәнен үзләре дә күрәләр.

Безнең илебездәге халыкларның дуслыгы сугышның барлык кыенлыкларын һәм сынауларын кичерде һәм барлык совет кешеләренең фашист илбасарларга каршы гомуми көрәшендә тагын да чыныкты. Советлар Союзының көч чыганагы шунда. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Тыныч төзелеш елларында да, шулай ук сугыш көннәрендә дә совет халкының җитәкче һәм юнәлдерүче көче Ленин партиясе, большевиклар партиясе булды. Халыклар массасы арасында безнең большевиклар партиясе кебек авторитетлы бер партия дә булмады һәм юк. Һәм бу бик аңлашыла да. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә безнең илебезнең эшчеләре, крестьяннары һәм интеллигенциясе азатлык яулап алдылар һәм социалистик җәмгыять төзеделәр. Ватан сугышы көннәрендә партия безнең алда бөтен халыкның фашистик илбасарларга каршы көрәшен рухландыручы һәм оештыручы булып гәүдәләнде. Партиянең оештыручылык эше совет кешеләренең барлык тырышлыкларын бердәм итеп берләштерде һәм гомуми максатка юнәлдерде, безнең барлык көчләребезне һәм средстволарыбызны дошманны тар-мар итү эшенә буйсындырды.

Сугыш вакыты эчендә партия халык белән тагын да якынрак туганлашты, хезмәт ияләренең киң массасы белән элемтәсен тагын да ныгытты. Безнең дәүләтебезнең көч чыганагы шунда. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Хәзерге сугыш Ленинның, сугыш һәрбер халыкның барлык материаль һәм рухани көчләренә һәрьяклап сынау, дигән мәгълүм күрсәтмәсен бөтен көче белән раслады.

Сугышлар тарихы шуны күрсәтә ки, сугышның бөтен барышында хуҗалыкны үстерү һәм оештыру ягыннан, үз гаскәрләренең тәҗрибәсе, осталыгы һәм сугышчан рухы ягыннан, халыкның чыдамлыгы һәм бердәмлеге ягыннан үзенең дошманына караганда көчлерәк булып чыккан дәүләтләр генә бу сыналудан үтә алганнар. Безнең дәүләтебез нәкъ әнә шундый дәүләт. Совет дәүләте беркайчан да әле хәзерге кебек, Ватан сугышының өченче елындагы кебек, шундый нык һәм какшамас булганы юк иде. Сугыш сабаклары совет строеның тыныч төзелеш елларында илнең экономик һәм культура күтәрелешен оештыруның иң яхшы формасы гына түгел, бәлки сугыш вакытында дошманга отпор бирү өчен халыкның барлык көчләрен мобилизацияләүнең иң яхшы формасы да булып чыкканлыгын күрсәтә. Моннан 26 ел элек төзелгән Совет власте тарихи кыска срок эчендә илебезне җиңелмәслек крепостька әйләндерде. Дөньядагы барлык армияләр арасында Кызыл Армиянең тылы иң ныклы һәм иң ышанычлы тыл. Советлар Союзының көч чыганагы шунда. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.) Һич шик юк, Совет дәүләте сугыштан көчле булып һәм тагын да ныгып чыгар. Немец илбасарлар, безнең дәүләтебезнең куәтен какшатырга тырышып, безнен җиребезне талыйлар һәм бөлдерәләр. Кызыл Армиянең һөҗүме Гитлер армиясенең ерткычлык, бандитлык характерын элеккегә караганда да күбрәк күләмдә фаш итте. Немецлар үзләре басып алган районнарда безнең йөз меңнәрчә тыныч кешеләребезне кырдылар. Урта гасыр варварлары яки Аттила яулары кебек, немец кабахәтләр кырларны таптыйлар, авылларны һәм шәһәрләрне яндыралар, промышленность предприятиеләрен һәм культура учреждениеләрен җимерәләр. Немецларның җинаятьләре фашист илбасарларның көчсезлеген күрсәтә, чөнки мондый эшләрне үзләренең җиңүләренә ышанмаучы вакытлы түрәләр генә (временщики) эшлиләр. Гитлерчыларның хәле никадәр өметсезрәк була барган саен, алар шул кадәр артыграк котырынып ерткычланалар һәм талыйлар. Безнең халкыбыз немец ерткычларның бу җинаятьләрен гафу итмәс. Без немец җинаятьчеләрне барлык явызлыклары өчен җавап бирергә мәҗбүр итәрбез. (Озакка сузылган көчле кул чабулар.)

Фашист погромчылар вакытлыча хуҗалык иткән районнарда безгә җимерелгән шәһәрләрне һәм авылларны, промышленностьны, транспортны, авыл хуҗалыгын, культура учреждениеләрен яңадан төзергә, фашистлар коллыгыннан коткарылган совет кешеләре өчен нормаль тормыш шартлары тудырырга кирәк булачак. Дошманнан азат ителгән районнарда хуҗалыкны һәм культураны торгызу эше хәзер инде бөтен көч белән җә- елдерелде. Ләкин бу эшнең башлангычы гына әле. Безгә немец оккупациясеннән азат ителгән районнарда немецларның хуҗалык итүе нәтиҗәләрен бөтенләй бетерергә кирәк. Бу зур бурыч бөтен халык бурычы. Без бу кыен бурычны кыска вакыт эчендә хәл итә алабыз һәм итәргә тиешбез.

Гитлерга каршы коалициянең ныгуы. Фашистик блокның җимерелүе Үткән ел Советлар Союзының Ватан сугышында гына түгел, бәлки дөнья сугышында да борылыш елы булды. Бу елда хәрби һәм тышкы политик обстановкада булган үзгәрешләр СССР га һәм аның белән дус булган 11 союздаш илләргә файдалы, ә Германиягә һәм аның Европадагы юлбасар иярченнәренә зарарлы булып чыктылар. Кызыл Армия җиңүләренең нәтиҗәләре Совет — Германия фронты чикләреннән еракка ук узып киттеләр, бөтен дөнья сугышының киләчәктәге бөтен барышын үзгәрттеләр һәм халыкара күләмдә зур әһәмият алдылар.

Союздаш илләрнең гомуми дошманны җиңүе якынлашты, ә союз- никлар арасындагы мөнәсәбәтләр, аларның армияләренең сугышчан дуслыгы, йомшамады гына түгел, бәлки дошманнар көткәннен киресенчә, ныгыды һәм көчәйде. Моны Советлар Союзы, Бөек Британия һәм Америка Кушма Штатлары вәкилләренең Москвада булган конференциясенең күптән түгел матбугатта игълан ителгән тарихи карарлары да раслый. Хәзер инде безнең берләшкән илләребез дошманга бергәләшеп ударлар ясарга карар бирделәр һәм бу ударлар дошманның тәмам җиңелүенә китерделәр. Быел Кызыл Армиянең немец-фашист гаскәрләргә ясаган ударларына Төньяк Африкада, Урта диңгез бассейнында һәм Көньяк Италиядә безнең союзникларыбыз үткәргән сугыш хәрәкәтләре булышлык итте. Шуның белән бергә, союзниклар Германиянең әһәмиятле промышленность үзәкләрен бик нык бомбага тоттылар һәм тоталар, шулай итеп дошманның хәрби куәтен шактый йомшарталар. Шушыларга тагын союзникларның безне тәртипле рәвештә төрле корал һәм чимал белән тәэмин итеп торуы фактын өстәсәк, ул чагында һичбер арттырмыйча әйтергә мөмкин: боларның барсы белән алар безнең җәйге кампаниябезнең уңышларын шактый җиңеләйттеләр. Әлбәттә, союзниклар армияләренең Европаның көньягындагы хәзерге хәрәкәтләре әле икенче фронт дип карала алмыйлар. Ләкин шулай да бу икенче фронтсыман бернәрсә.

Аңлашыла ки, Европада чын икенче фронтның ачылуы, — ә ул ерак түгел, — Гитлер Германиясен җиңүне шактый тизләтәчәк һәм союздаш дәүләтләрнең сугышчан дуслыгын тагын да ныгытачак. Шулай итеп, үткән елгы вакыйгалар Гитлерга каршы коалициянең халыкларның ныклы берләшмәсе икәнлеген һәм ныклы фундаментка нигезләнгәнлеген күрсәтәләр. Хәзер инде һәркем өчен ачык, гитлерчылар өере, бу сугышны башлап җибәреп, Германияне һәм аның иярченнәрен котылмаслык тупикка китереп кертте. Совет — Германия фронтында фашист гаскәрләрнең җиңелүләре һәм безнең союзникларыбызның итальяннемец гаскәрләренә ясаган ударлары бөтен фашистик блок бинасын какшаттылар һәм хәзер ул безнең күз алдыбызда җимерелә. Италия Гитлер коалициясеннән бөтенләй төшеп калды. Муссолини бернәрсәне дә үзгәртә алмый, чөнки ул асылда немецларда пленда тора. Хәзер чират коалициянең башка катнашчыларында. Германиянең сугышта җиңелүләреннән аптырашта калган Финляндия, Венгрия, Румыния һәм Гитлерның башка вассаллары хәзер инде сугышның үзләре өчен яхшы нәтиҗә белән бетәчәгенә ышанычларын бөтенләй югалттылар һәм үзләрен Гитлер китереп керткән сазлыктан ничек чыгу турында баш ваталар.

Гитлер Германиясенең талаулар буенча иярченнәре, әле күптән түгел генә үз хуҗаларына буйсынган булсалар, хәзер, талау өчен җавап бирергә вакыт килеп җиткәч, куаклар арасына каранып, юлбасарлар шайкасына сиздерми генә таю өчен уңайлы момент сайлыйлар. (Көлү.)

Сугышка кергән чакта Гитлер блогында катнашучылар тиз җиңүгә исәп тотканнар иде. Алар кемгә нәрсә эләгәчәген алдан ук бүлеп куйганнар иде: кемгә кабартма белән бәлеш, кемгә күмгәк белән шеш. (Көлү. Кул чабулар.) Билгеле, алар күмгәк белән шешне дошманнарына, ә кабартма белән бәлешне үзләренә билгеләп куйдылар. Ләкин хәзер инде ачык ки, Германиягә һәм аның ялчыларына кабартма белән бәлеш эләкмәячәк, хәзер аларга күмгәк белән шешләрне бүлешергә туры киләчәк. (Көлү. Кул чабулар.) Бу. күңелсез перспективаны - алдан күреп, хәзер Гитлер иярченнәре сугыштан күмгәк белән шешләрне кимрәк алып чыгу турында баш ваталар. Италия мисалы Гитлер вассалларына, алар немецлар белән котылгысыз аерылышуны никадәр озаккарак сузсалар, һәм аларга үз дәүләтләрендә хуҗалык итәргә мөмкинлек бирсәләр, аларның илләре шул кадәр күбрәк хәерчеләнәчәкне, аларның халыкларына шул кадәр күбрәк газаплар чигәргә туры киләчәкне күрсәтә. Шулай ук Италия мисалы Гитлер Германиясенең үзенең вассал илләрен якларга уйлап та карамавын, бәлки үзенең тар-мар ителү сәгатен ераклаштыру өчен аларны җимергеч сугыш мәйданына әйләндерергә уйлавын күрсәтә. Немец фашизмының эше оттырылды, ә ул төзегән канлы яңа тәртип җимерелүгә таба бара. Оккупацияләнгән Европа илләрендә коллыкка төшерүче фашистларга каршы бөтен халыкның ачу дулкыны көчәя. Германия белән союздаш булган илләрдә һәм битараф илләрдә аның элекке дәрәҗәсе бөтенләйгә югалды, аның битараф дәүләтләр белән экономик һәм политик элемтәләре какшады.

Гитлерчылар өере немецларның бөтен дөньяда өстенлек яулап алуы турында котырынып шаулаган заман инде ерак калды. Мәгълүм ки, хәзер немецларда бөтен дөньяга өстен булу кайгысы юк, — май кайгысы түгел, баш кайгысы. (Көлү. Кул чабулар.)

 Шулай итеп, сугышның барышы шуны күрсәтте. Фашистик дәүләтләр союзының ныклы нигезе булмаган һәм юк. Гитлер коалициясе анда катнашучыларның илбасарлык, талау омтылышлары нигезендә төзелгән иде. Гитлерчылар хәрби уңышларга ирешкән вакытта әле фашистлар коалициясе ныклы берләшмә булып күренгән иде. Ләкин фашист гаскәрләрнең беренче җиңелүләре үк юлбасарлар блогының чынлыкта таркалуына китерделәр. Гитлер Германиясе һәм аның вассаллары үзләренең һәлакәтләре алдында торалар. Союздаш илләрнең Гитлер Германиясен җиңүе көн тәртибенә Европа халыклары, дәүләт, экономика һәм культура тормышын оештыру һәм яңадан тудыруның мөһим мәсьәләләрен куячак. Бу мәсьәләләрдә безнең хөкүмәтебезнең политикасы үзгәрешсез кала. Без союзникларыбыз белән бергәләп түбәндәгеләрне эшләргә тиеш булырбыз:

 1. Европа халыкларын фашист илбасарлардан азат итәргә һәм аларга үзләренең колбиләүче фашистлар тарафыннан кисәкләргә бүлгәләнгән милли дәүләтләрен торгызуда булышлык күрсәтергә, — немецлар изүе астында булган Франция, Бельгия, Югославия, Чех-Словакия, Польша, Греция һәм башка дәүләтләрнең халыклары яңадан азат һәм мөстәкыйль булырга тиешләр;

2. Европаның азат ителгән халыкларына үзләренең дәүләт төзелеше турындагы мәсьәләне үзләре хәл итәргә тулы хокук һәм ирек бирергә;

3. Хәзерге сугыш һәм халыкларның газап чигүе өчен гаепле булган барлык фашист җинаятьчеләргә, алар кайсы гына илгә яшеренсәләр дә, үзләре эшләгән барлык җинаятьләр өчен каты җәза бирелү һәм алардан үч алу өчен чаралар күрергә;

4. Европада Германия тарафыннан яңа агрессия булу мөмкинлеген бөтенләй бетерерлек тәртип урнаштырырга; 5. Европа халыкларының үзара ышанычларына һәм немецлар тарафыннан җимерелгән хуҗалыкны һәм культураны торгызу максаты белән үзара булышлыкларына нигезләнгән, дәвамлы экономик, политик һәм культура хезмәттәшлеген булдырырга.

* **

Үткән ел эчендә немец илбасарларга каршы көрәштә Кызыл Армия һәм совет халкы зур уңышларга ирештеләр. Бу сугышның барышында үз илебез файдасына тамырдан борылыш ясадык һәм хәзер сугыш тәмам чишелүгә таба бара. Ләкин совет кешеләренә ирешелгән казанышлары белән тукталып калу, уңышлары берлән мавыгу килешми. Әгәр безнең сафларда үзеңне тынычландыру килеп чыкса, ул чагында җиңүнең кул Социалистик Революциясенең 26 еллыгы 13 дан ычкынуы мөмкин. Көрәштән, тырышлыктан башка җиңү булмый. Ул сугышып алына.

Җиңү хәзер якын, ләкин аны яулап алу өчен көчләрне тагын да җигәргә кирәк, бөтен тылның үз-үзен аямыйча эшләве, фронтта Кызыл Армиянең оста һәм кискен хәрәкәтләре кирәк. Әгәр дә дошманны тар-мар итүне тизләтү өчен без барлык мөмкинлекләрдән файдаланмасак, бу ватан каршында, вакытлыча фашистлар изүе астында калган совет кешеләре каршында, немецлар изүе астында интегүче Европа халыклары каршында җинаять булыр иде. Дошманга тын алырга да ирек бирергә ярамый.

Без менә шуңа күрә дә дошманны кыйнап бетерү өчен барлык көчебезне җигәргә тиешбез. Совет халкы һәм Кызыл Армия алдагы көрәшнең кыенлыкларын ачык күрәләр. Ләкин хәзер инде безнең җиңү көнебезнең якынлашуы ачык. Сугыш шундый чорга керде ки, эш оккупантларны совет җиреннән бөтенләй куу һәм фашистларның Европада яңа тәртибен бетерү турында бара. Безнең Украинаны һәм Белоруссияне, Ленинград Һәм Калинин өлкәләрен дошманнан чистартып бетерер көнебез, Кырым, Литва, Латвия, Эстония, Молдавия һәм Карел-Фин республикалары халыкларын немец илбасарлардан азат итәр көнебез ерак түгел.

Иптәшләр!

АНГЛИЯ — СОВЕТ — АМЕРИКА СУГЫШЧАН СОЮЗЫНЫҢ ҖИҢҮЕ ӨЧЕН! (Кул чабулар)

ЕВРОПА ХАЛЫКЛАРЫН ФАШИСТЛАР ИЗҮЕННӘН АЗАТ ИТҮ ӨЧЕН! (Кул чабулар.)

НЕМЕЦ ЕРТКЫЧЛАРНЫ ҖИРЕБЕЗДӘН БӨТЕНЛӘЙ КУУ ӨЧЕН! (Кул чабулар)

ЯШӘСЕН КЫЗЫЛ АРМИЯБЕЗ! (Кул чабулар.)

ЯШӘСЕН ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫБЫЗ! (Кул чабулар.)

ЯШӘСЕН КЫЮ ПАРТИЗАННАРЫБЫЗ ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫБЫЗ! (Кул чабулар) ЯШӘСЕН БӨЕК ВАТАНЫБЫЗ: (Кул чабулар.)

ҮЛЕМ НЕМЕЦ ИЛБАСАРЛАРГА! (Озакка сузылган көчле кул чабулар. Барсы да аяк үрә басалар. Бөтен зал алкышлый.)