Логотип Казан Утлары
Очерк

ДӘҮЛИНЕҢ НЕМЕЦ КОЛЛЫГЫНДА КҮРГӘННӘРЕ

(Очерк)

1942 елның җәе. Эссе. Немец пленлыгындагы кызылармеецларны эштән алып кайтып киләләр. Пленныйлар- ның хәлсез аяклары күтәрелмиләр — җирдән, юлдагы калын тузан өемнәре арасыннан сөйрәлеп баралар; соргылт төтен шикелле булып, һавага тузан баганалары күтәрелә. Алар үзләре дә кешеләргә, чын-чын кешеләргә түгел, тузан баганалары арасында өзлексез кыймылдап-селкенгәләп торган күләгәләргә, җанлы күләгәләргә ошыйлар иде. Әйтерсең лә, алар үз аяклары белән атлап түгел, күкрәкләре белән алга таба авып, һавада йөзеп баралар иде. Дәүли Әхметов та әнә шулар арасында.

Ул да, башкалар шикелле үк, акырын гына кыймылдап бара. Аның белән беррәттән үк килгән Миронов, хәлсезләнүенең иң соңгы чигенә җиткәнлектән, берничә тапкыр егылды: юлга, иптәшләренең аяк астына авып төште. Аны шул килеш калдырып үтүе — Мироновның һәлакәте, бу инде аның үлеме дигән сүз иде. Автомат белән яннан саклап баручы немецлар аны шунда ук атып китәчәкләр. Менә шунлыктан, Дәүли аны егылган урынында ташлап китәргә һич тә теләмәде, һәм ул, булган кадәр көч-куәтен җыеп, Мироновны күтәреп торгызды да, култыклап алып бара башлады. Якындагы башка иптәшләре дә аңар булыштылар...

Әнә шулай азаплана-азаплана булса да бәлки, алар лагерьга кадәр кайтып җитәрләр, шулай итеп, бүгенгә үлми калырлар иде. Мәгәр алар өстенә яңа бер бәла килеп төште. Автомат белән яннан саклап баручы немецларның берсе, кызылармеец Дәүли Әхметовка юл буенда яткан сасы ат үләксәсен күрсәтеп,

— Ал, пешереп ашарсың, — диде. Әхметовның, каны кайнарланып, тәне эсселе-суыклы булып китте. Үз колагы белән ишеткәннәргә ышанырга да, ышанмаска да кыен иде аңар. Татарстанның Сарман районындагы Игәнә Баш авылында Электро исемле колхоз бар. Бу колхоз һәрвакыт бай, тирә-якка таралган мактаулы колхозларның берсе булып, аның колхозчылары мул һәм кунакчыл тормыш белән яшәделәр.

Дәүлинең, гомуми хуҗалыктан алган капчык-капчык арыш һәм бодайларыннан тыш, үз хуҗалыгында бер сыеры, алты- җиде сарыгы, тавыклары һәм казлары бар иде. Үз участогыннан алган бәрәңгене ул олавы-олавы белән санап базга тутыра иде. Ә монда, немец коллыгында, юл буенда аунап яткан сасы үләксәне ал, син аны пешереп ашарсың, имеш. Казан тутырып, өйгә тәмле-тәмле исләрен аңкытып сарык ите, каз яки тавык итләре пешерергә өйрәнгән хатыны Мәрдия, иренең бу хурлыгын — аның шушындый хәлгә төшүен белсә, үксеп-үксеп еламыйча ничек итеп түзәр иде икән. Казның ботын яки канатын гына сайлап ашарга гадәтләнгән, унбер яшьлек кызы Гөлсөяр белән биш яшьлек улы Риф моңар нәрсә әйтерләр иде...

Ә немец исә, бик салкын кан белән генә, аңар үләксә ашарга тәкъдим итә:

— Ал, пешереп ашарсың! Пленныйлар өчен болан да үләксә пешерәләр. Ләкин, үз кулың белән алмагач, анысы турында күңелне төрлечә алдарга, төрлечә итеп юатырга була иде әле. Бу соңгысы белән ул һич килешә алмады. Һәм ул, ачлыктан хәлсезләнгән күзләрен текәп, немецка аптырап карады. Немец, болай, ачык күңелле кебек күренә. Аның шулай ачык күңелле булуы җирәнеч тә иде Дәүли эчен. Немецның яхшы күңелле булып кыйлануы артында ниндидер явызлык, ниндидер берәр шомлылык яшеренеп ятуын Дәүли бик яхшы белә иде. Әле күптән түгел генә, шушы юлда, шушындый ук ат үләксәсенә бәйләнгән ике вакыйга булды. Беренчесе, ачлыктан тәмам акылларын җуйган ике пленный, юл буенда яткан ат үләксәсенә ташландылар да, аны шунда ук, чи көенчә үк кимерә башладылар. Шул вакыт, немец сакчысы алар янына елмаеп кына барды да, икесен берьюлы атып та үтерде. Ә икенче бер вакыт, бер пленный, ат үләксәсеннән ит алу өчен сакчыдан рөхсәт сорады. Сакчы аңар рөхсәт бирде. Ләкин, пленный итне ала башлау белән, шунда — үләксә өстенә үк аны атып екты. Шулай булгач, алырга уйлаган вакытта да әле, немец кулыннан үләксә алу — эт авызыннан сөяк алуга караганда да ышанычсызрак иде. Дәүли моны яхшы аңлый, һәм ул:

— Итне барып алмасам, карышкан өчен атып үтерер. Барып алсам, үләксә янында атып үтерүе мөмкин,— дип уйлады. Шуннан соң ул:

— Бәлки, бүгенгә исән-сау калып булса, иртәгәгә кадәр качу ягын да җайлап булыр? Аннан соң, кулга яңадан корал эләксә, немецның кирәген биреп карар идем дә соң! — дип тә уйлап алды. Ләкин ул Мироновка ярдәм итеп бара бит әле. Дәүли аны ничек итеп ташлап китә алсын соң? Бәлки, бу кабахәт немец эте, аны атып үтерү теләге белән, Мироновның юлда егылып калуын тели торгандыр? Аның Дәүлигә бәйләнүе дә, бәлки, бары тик шуның өчен генәдер әле? Менә шуларны уйлап Дәүли Мироновны ташламады. Немецның әйткәннәрен ишетмәгәнгә салышты ул. Мироновның уң кулыннан култыклап тоткан хәлдә, аңар ярдәм күрсәтүен дәвам итте. Сакчы немец аларга якын ук килде. Автоматын Мироновның күкрәгенә илтеп терәде дә, атып җибәрде. Миронов, бөтен гәүдәсе белән бөгелеп төште дә, җиргә, юлдагы тузан катлавы өстенә авып төште. Немец кулындагы автомат акрын-акрын гына Дәүлигә таба борылды.

Немец, ияге белән ымлап, Дәүлигә юл кырыена чыгарга кушты, әлеге үләксәгә таба күрсәтте. Дәүли башын түбән иеп кенә борылды. Үләксәдән азрак ит кисеп алды да, яңадан иптәшләре янына килеп басты һәм юлында дәвам итте. Тузан өстендә, арттан килүче пленныйларның аяк асларында тапталып, Дәүлинең ике бөртек яшь тамчысы калды. Ул иптәшләренә күтәрелеп карарга да ояла иде.

 * * *

Дәүли Әхметов немецларның хәрби пленныйлар лагеренда бик озак газап чикте. Шуның өстенә, немец солдаты Дәүлидән һәрвакыт үлгән ат ите пешертә, пешеп җиткәч кенә аны үзе белән әллә кая алып китә иде. Моның ахыры, әлбәттә, хәерлегә булмаячак иде. Дәүли өчен бу хурлыктан котылуның бердәнбер юлы булып — лагерьдан качу гына калды. Үзбәк егете Гафур һәм рус егете Петров белән өчәүләп, алар бер көнне лагерьдан качып киттеләр. Туган илебезнең немец изүе астында калган урыннарында, немец кулына эләгүдән качып һәм халыкның аһ-зарын тыңлап, аларга күп газаплар чигәргә, ерак юллар үтәргә туры кийде. Киң күңелле халкыбыз — колхозчы хатын-кызларыбыз һәркайда аларга ярдәм кулларын суздылар. Беренче туры килгән авылда ук, бер карчык аларга граждан киемнәре киендерде, якындагы авылларның исемнәрен өйрәтте, һәм аларда нинди-нинди хәлләр булуын, кемнәр белән сөйләшеп эш итәргә кирәк икәнен әйтеп җибәрде.

Алар, күбрәк вакыт, төнлә йөриләр, ә көндезен яшеренеп яталар иде. Ике айдан артык шулай интегеп килгәннән соң, Донның бу ягына чыккач кына, аларны яңадан немецлар тотып алдылар...

Салкын җилләре, рәхимсез бураннары белән кыш килеп җитте. Ләкин лагерь һаман да шулай ачык һавада, тимер чыбык белән әйләндереп алынган коймалар эчендә калды. Ачлыктан кибеп беткән, шешенгән кешеләр салкында тагын да ныграк кырыла башладылар. Үлгән кешеләр, буран көннәрдә кар күмеп киткәнгә кадәр, шунда — лагерьдагыларның күз алларында яталар. Аларны җыярга яки үлгәч үк күмәргә рөхсәт ителми. Болар ялангач көйгә шунда ята бирәләр. Чөнки, аларның иске-поскыларык, үзләре үлгәч үк, немец солдатлары салдырып алган була. Әгәр дә пленныйлардан берәү, суыктан артык йөдәп, үлгән иптәшенең киемен ала башлый икән, аны шунда ук атып үтерәләр. Бер чакны шулай немецлар көнбатышка таба кача башлыйлар, моңардан Кызыл Армиянең һөҗүм итеп килүе мәгълүм була. Пленныйларның ябык йөзләрендә шатлык нурлары балкый. Хәлсез иреннәр, ничәмә айларга беренче тапкыр буларак, сизелер-сизелмәс кенә елмаялар.

— Менә бит, туганнар, безнекеләр киләләр. Үлемнән, шушындый мәгънәсез рәвештә һәлак булудан котылып калуыбыздыр инде бу...

Ләкин пленныйларның бу шатлыклары озакка сузыла алмый. Бу вакытта, немецлар, ачлыктан үлгән атлары урынына пленныйларны җигәргә тотыналар. Бу — пленныйлар өчен тагын да авыр һәм хурлыклы эш була. Дәүли белән аның иптәшләрен дә чанага җигәләр. Ә чанага халыктан талап алынганнарның барсы да төялгән: кием-салым, урын-җир әйберләре, шунда ук сугыш кирәк-яраклары да...

Юл авыр. Каршыдан салкын җил кузгалып, күз ачкысыз көчле буран кузгалып китә. Тәмам арган, җилекләре кипкән пленныйларның аяк атлар хәлләре дә калмый. Дэүлинең якын дусты — үзбәк егете Гафур, куллары белән чана тәртәсенә асылынып тора да, бөтен гәүдәсе белән юлга аркылы төшеп, йөзе белән карга каплана. Егылып калу — Гафурның немецлар тарафыннан атылып үтерелүе дигән сүз, мәгәр иптәшләре аны үлем кочагына ташларга һич тә теләмиләр. Алар Гафурны көч-хәл белән күтәреп торгызалар да, үзләре белән бергә алып баралар. Ул тагын егыла, тагын күтәрәләр... Ниһаять, иптәшләренең үзләренең дә хәлләре китә, алар ярдәм итә алмый башлыйлар... Гафур юл буенда ятып кала. Сакчы немец, аның янына килеп туктый да, автомат дисксындагы илледән артык патроны беткәнче атып тора. Гафурның башы теткәләнеп бетә һәм, саф күңелле яшь үзбәк егете, кеше ашаучылар кулында әнә шулай һәлак була. Ачы җилнең ыжгыруы, күз ачкысыз буранның тузгуы көчәйгәннән-көчәя бара. Немец солдаты чанадагы сугыш кирәк-яракларын ташлап та калдыра, чанада хәзер офицерның халыкны талап җыйган кием-салым һәм урын-җир әйберләре генә кала.

Шулай да Дәүли Әхметов белән Петров чананы кузгата да алмый башлыйлар. Немец солдатының барлык җикеренү һәм янаулары юкка гына. Кинәт кенә, немец солдатының башына ниндидер яңа уйлар килде. Ул, сизелер-сизелмәс кенә көлемсерәп куйды да, бик тиз генә артка борылды. Туңган кулларын өзлексез рәвештә ышкый-ышкый озак кына карап торды ул. Җилгә арканы куеп тору шулай рәхәт, шулай бик рәхәт, күрәсең. Чана аз гына үрдәрәк, ә немец түбәндәрәк иде. Әхметов иптәшенә ияге белән ымлап куйды. Петров, шуны гына көтеп торган кебек, чананы ычкындырып та җибәрде. Ул юл өстендә торган немец солдатын бәреп егып, түбәнгә таба шуып төшеп китте.

— Эх-х, менә шулай-й!

Кечкенә вакытларында алар әнә шулай итеп биек-биек таулардан чана белән шуып уйныйлар иде бит. Ләкин бу минутта алар үзләренең кечкенә вакытларын искә төшереп тора алмадылар. Вакыт бик кадерле иде. Алар чанадан икесенә бер одеял алып калганнар иде, шуны бөркәнделәр дә, юлдан читкә китеп, буран эченә кереп югалдылар. Үз иркендә булган кеше мондый буранда яхшы ат белән чыгарга да шикләнер иде. Ә алар үзләре теләп юлны ташладылар; куана-куана киң далага, котырынып торган буран эченә кереп киттеләр. Берсен-берсе югалтмас өчен, одеялның бер башыннан Дәүли, икенче башыннан Петров тотты. Дәүли дулкын өстендә чайкалган йомычка шикелле бер ары, бер бире ташланып, буран эчендә бөтерелгәләп йөри торгач, алар бер иске окоп таптылар. Менә шул окоп эченә икесе янәшә килеп ятттылар да, өсләренә одеял капладылар. Ә буран һаман көчәйде, котырынганнан-котырына барды. Әхметов белән Петровны кар күмеп китте. Берсен-берсе кочаклап, үз тыннары белән үзләре парланып, алар бер тәүлектән артык вакыт бөтенләй кузгалмыйча яттылар. Икенче тәүлеккә чыкканда буран басылды. Әмма, кар астыннан чыгарга ярамый иде әле. Юл ягыннан немецларның сүгенүләре, бер-берсенә нәрсәдер кычкырну-җикеренүләре ишетелә иде. Әхметов кузгалгалап куйды. Иптәшенең кабыргасына төртеп, аның тереме-түгелме икәнлеген белде. Аннан соң:

— Болай булмый инде безгә. Тын бетә башлады. Карны тишик тә, үзебезгә карап яту өчен тәрәзә ясап алыйк, — диде ул. Шуннан соң, алар саклык белән генә карны чукырга керештеләр; шулай итеп бик кечкенә генә тәрәзә уйдылар. Бу тәрәзәчектән аларга кояш нурлары бөркеде. Ә тегендә, иркен һәм ачык һавада, табигать бигрәк тә матур булып күренә иде. Анда, ап-ак кар өстенә, кояшның көмештәй гүзәл нурлары сибеләләр дә, кар бөртекләре нәкъ балык тәңкәләре кебек, әкиятләрдә генә телгә алына торган сихри балыкларның ак тәңкәләре төсле булып җемелдиләр иде. Күпме өмет һәм никадар ышаныч...

Аяклары белән үлем бусагасында торган кешеләргә яшәү-тормыш бүләк итү вәгъдәләре аңкый иде бу гүзәллектә...

Әмма, фрицлар өчен газап һәм үлем иде бу кышкы табигать. Алар бу матурлыклардан тәм дә, ләззәт тә таба алмыйлар иде. Әхметов белән Петров, үзләренең кечкенә генә тәрәзәләреннән карап, качып баручы фрицларны күзәтеп яталар. Әнә алар... башларына хатын-кыз күлмәкләре, шәл һәм яулыклар чорнап, муеннарын эчкә тартып, кулларын одеялга төргәннәр...

Алар юлдан баралар. Үзләренең пычрак каннары белән сугарылган, үзләре шикелле үк башка бик күп фрицларның үле гәүдәләре түшәлгән юлдан — барын-барын ташлап, бөтен-бөтен өметләрен югалтып, кирегә таба баралар иде. Аларның мондый килештә булуларын күрү үзе генә дә зур шатлык. Бу Әхметовка да, шулай ук аның иптәше Петровка да көч һәм дәрт бирә иде.

Алар нәкъ бер тәүлек буенча күзәтеп яттылар. Алар күзәтү эшен чират белән, берсе йоклап ял иткән вакытта, икенчесе алып бара иде. Кар астындагы икенче тәүлек әнә шулай үтте. Өченче тәүлеккә чыкканда яңадан буран кузгалды. Җил, ыжгыра-ыжгы- ра дулап, кечкенә тәрәзәне каплап китте... Әхметов белән Петров хәлсезләнгәннән-хәлсезләнә бардылар. Мәгәр өмет — үзебезнекеләрнең килеп җитүләрен белү һәм ләгънәт суккан немец коллыгыннан котылу шатлыгы — аларга көч, куәт бирә иде. Өченче тәүлектә буран гына булып калмады. Бу көнне алар үзебезнекеләр аткан туп һәм миномет тавышларын ишетеп шатландылар. Дөрес, моның бер куркыныч ягы да бар иде.

 Үзебезнекеләр аткан мина һәм снаряд китекләре алар өстенә төшеп, аларны өзгәләп ташларга, шунда, салкын кар астында мәңгелеккә калдырырга да мөмкин иде. Ләкин, бәхеткә каршы, алай булмады.

Тупларның ату тавышлары якынлашканнан-якынлаша барып, снарядларның шартлау авазлары ераклашкан саен ераклаша бардылар. Менә бер заман, җил-бураи ыжгыруларына кушылып, чиксез күп пулялар сызгырына башладылар. Ура... безнең сугышчыларның ура авазлары яңгырап, аерым-ачык булып ишетелде.

Әхметов, күңеле белән, кызыл йолдызлы үз сугышчыларыбызны күрә иде инде. Алар, тырышып, үзләрен басып яткан карны актарырга керештеләр...

Кулына автомат тоткан, биленә гранаталар аскан бер яшь егет — кызылармеец кар астыннан чыгып килгән бу гажәеп кешеләргә исе китеп карап торды.

— Бу нинди кешеләр икән? Берәр явыз ният белән яшеренеп калган фриц-мазар түгелме икән соң болар? — дип уйлый иде ул. Кар астыннан чыгучыларны чыннан да танырлык түгел иде: аларның ачлыктан шешенгән йөзләрен йон-сакал баскан, ә үзләре авыз ачып кирәкле сүзләрендә әйтә алмыйлар — туңудан калтыраналар иде. Ниһаять, аларның икесенең дә күзләреннән мөлдерәп-мөлдерәп яшьләре ага башлады. Артык сүз һәм аңлатулар кирәкми иде инде...

Бер-берсен кочаклап исәнләштеләр. Яшь егетнең капчыгында ипие һәм шикәр кисәкләре бар икән; ул аларны Әхметов белән Петровка бүлеп бирде. Бу вакытта инде башка кызылармеецлар һәм командирлар да җыелганнар иде. Озын буйлы, ягымлы гына елмаеп сөйләшә торган бер лейтенант, Әхметов белән Петровка үз капчыгыннан консерва һәм ипи алып бирде. Ат җигелгән чанага утыртып аларны якындагы медицина пунктына озаттылар. Бу — 1943 елның кышында булган. Ә мин, Дәүли иптәш Әхметов белән, шушы ук елның җәендә очраштым. Хәзер ул сәламәтләнгән, немец пленында күргән газап һәм хурлыклары өчен үч алу теләге белән яңадан фронтка килгән һәм кулына автомат алган иде.

Хәрәкәттәге армия