Логотип Казан Утлары
Шигърият

СИҢА

I

Кадерлем син, минем,

Сулышым син,

Йөрәгемдәй иң-иң якыным;

 Син белерсең фронт хатларыннан

Минем сагынуымның ялкынын.

Утта кайнап үткән көнемдә дә

Уем белән кайтып керәм мин,

Һәм төшемдә — фронт төнендә дә

Янәшәмдә сине күрәм мин.

II

Якты көннәремнең кояшы син,

Таңнарымның Чулпан йолдызы,

Беләм, ярсып мине көтәсең син,

Хезмәтеңдә данлы ил кызы.

Көнбатышка таба һәр адымым

Безнең очрашуга юл ача.

Сиңа, сылуым, шулай юл салырмын

Зур көрәштә ялкын — ут аша.

Сугышларда, күкләр күкрәгәндә,

Шартлаганда бомба һәм мина,

Вулкан булып җирләр тетрәгәндә,

Шундый якынайдың син миңа.

Әгәр башыма авыр кайгы килсә,

Хәсрәт телсә минем йөрәкне:

Бу дөньяда син бар — миңа исә

Моннан артык бәхет кирәкми.

Көрәшләрдә минем кулым талмас,

Йөрәк тынмас, сынмас кылычым:

Ышан, бәгырем, беркем җуя алмас

Син җибәргән хатлар җылысын!

Гүя өскә үлем ыжгырганда,

Син дә бергә алга атлыйсың,

Һәм пулялар ачы сызгырганда

Мәхәббәтең белән саклыйсың.

Алышларда минем кулым талмас,

Йөрәк тынмас, сынмас кылычым.

Ышан, иркәм, беркем ала алмас

Син җибәргән хатлар җылысын!

Бәхетем син, минем, Шатлыгым син,

Син — күңелемнең иң-иң якыны.

Син күрерсең кайнар сугышларда

Минем сөюемнең ялкынын.

VIII.1943