Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ БӨЕК КАЗАНЫШЛАРЫ

Советлар Союзы халыклары Бөек Октябрь Социалистик Революциясенең XXVI еллыгын, безнең илдә хезмәт ияләренең алпавыт-капиталистлар коллыгыннан азатлыкка чыгуның бу тарихи датасын, героик Кызыл Армиянең җиңүләре өчен зур шатлык һәм горурлык белән, үзләренең даһи полководецы Верховный Баш Командующий бөек Сталинга тирән хөрмәт белән каршылыйлар. Гаскәрләребезнең яңадан-яңа җиңүләре турында безнең илебезнең халыклары иптәш Сталинның онытылмаслык приказларын көн саен зур шатлык белән тыңлыйлар. Совет шәһәрләрен немец-фашист илбасарлардан азат итүне сәламлап, барлык совет халкы исеменнән бирелә торган салют залпларының тавышлары еракарга-еракларга яңгырый. Безнең гаскәрләрнең җиңүләре турында иптәш Сталинның приказлары, Совет информбюросының оператив сводкалары һәм Москвадагы салютлар безнең халкыбызны яңа геройлыкларга чакыру булып торалар. Эшчеләр, колхозчылар һәм интеллигенция вәкилләре бу тарихи чакыруларга производство планнарын, дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктларын билгеләнгән вакытыннан элек тапшыру белән җавап бирәләр. Азат ителгән Орел, Белгород, Харьков, Новороссийск, Чернигов, Полтава, Смоленск, Запорожье һәм башка шәһәрләр өстендә, Бөтенсоюз кочегаркасы Донбасс шәһәрләре һәм шахталары өстендә җинүчән кызыл байраклар җилферди. Алар Днепрның аргы ягында да азатлык таңын яктырталар һәм хәзергә әле гитлерчы илбасарлар тырнагы астында интегеп яши торган туган халыкларыбызның йөрәкләренә тиздән азат ителү шатлыгын урнаштыралар.

Канлы сугыш 28 айдан артык вакыттан бирле бара. Гитлерның бөтен Европадан тупланган иң ерткыч, иң явыз һәм иң хәйләкәр бандитларына каршы совет халкы һәм аның баласы — Кызыл Армия — Ватан сугышы, гадел сугыш алып баралар. Совет халыкларының бөек армиясе сафларында татар халкының да уллары зур кыюлык һәм батырлык белән сугышалар, социалистик революциянең бөек казанышларын саклыйлар. Октябрь Социалистик Революциясе һәм совет власте татар халкын да мәңгелек коллыктан һәм газапланулардан азат итте. Совет халкының туган семьясында, Ленин-Сталин партиясе җитәкчелегендә, орденлы Татарстан АССР чәчәк атты.

Хәзерге көндә безнең халкыбыз азатлык һәм бәйсезлек өчен үзенең данлыклы көрәш һәм җиңү юлын гаять зур горурлык һәм шатлык белән искә ала. Немец-фашист илбасарларга каршы совет халкы алып бара торган бөек Ватан сугышында татар халкы батырлык, кыюлык һәм геройлык үрнәкләре күрсәтә. Бу бик аңлаешлы. Чөнки татар халкы йөз еллар буена царизм, ханнар, князьләр һәм мирзалар тарафыннан изелүгә дучар ителде. Алар үзләренең хезмәт көчләре бәрабәренә килгән кечкенә генә хуҗалыкларыннан төрле-төрле ясаклар, йорт салымнары, иманалар һәм башка төрле налоглар бирергә мәҗбүр булалар иде. Царизм вакытында инородец дип аталган халыкларны физик бетерү, юк итү политикасы үткәрелде. Татар крестьяннарын Идел һәм Кама буендагы яхшы җирләрдән көчләп кудылар. 1861 нче елгы реформадан соң татар крестьяны өлешенә төшә торган җир 1,85 дисәтинәгә киметелде. Аларның культурасы кысырыкланды. Элекке Казан губернасындагы татар авылларында тик 5 кенә больница һәм 25 мәктәп бар иде. Анда эшчеләрне бик каты эксплоатацияләү, крестьяннарны талау, ачлык, хәерчелек һәм хокуксызлык хөкем сөрде. Кабаклар һәм фәхешханәләр халыкны аздырдылар. Халыклар арасында наданлык, кыргыйлык Һәм бер-берсенә карата милли дошманлык урнаштырылды. Татар халкы мондый коллыкка Һәм хокуксызлыкка каршы күп тапкырлар восстаниеләр ясады. Ул, рус халкы белән берлектә, коллыкка каршы көрәште, алар Идел буендагы барлык байларны зур тетерәүгә салган Степан Разинның һәм Емельян Пугачевның крестьян ополчениеләрендә көрәштеләр. Бу восстаниеләр самодержавиянең аяусыз бастырулары белән тәмам булдылар. Аларны бастыруда җирле милләтләрнең югары дәрәҗәле кешеләре аеруча тырышлык күрсәттеләр. Шуның өчен царизм аларны кайчак- та орденнар белән дә бүләкли иде. Мәсәлән, байлардан Ибраһим һәм Исхак Юнусовлар изге Анна ордены белән, Анна лентасына һәм изге Станислав лентасына тагылган алтын медальләр алдылар. Ләкин халыкны азатлыкка, бәйсезлеккә омтылудан берни дә туктата алмады. Россиядә эшчеләр сыйнфы килеп туды, аның революцион отрядлары барлыкка килде, алар үстеләр һәм соңыннан куәтле коммунистлар (большевиклар) партиясе булып оештылар. Владимир Ильич Ленин, Молотов, Свердлов, Киров, Лозовский, Бауман, Комлев, Хөсәен Ямашев һәм башка иптәшләр Казанда гаять зур революцион эш алып бардылар. Царизм, халык массалары арасында оешып, тәмам тулышып җиткән сыйнфи ачуны сизеп, төрле милләтләр арасында: руслар белән еврейлар арасында, әрмәннәр белән татарлар һәм башкалар арасында аңлы рәвештә милли дошманлык утын кабызырга тырышты. Элекке вакытта Казанда яшәгән картлар патша ялчысы Кулаковның һәм аның компаниясенең татарларны һәм русларны бер-берсенә каршы котыртканлыкларын әле хәзер дә хәтерлиләр. Эшчеләрнең стачкалары жандармерия һәм полиция тарафыннан бик каты бастырылуга да карамастан, тарих көпчәге алга таба тәгәрәде. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә эшчеләр сыйнфы, ярлы крестьяннар белән союз ясап, алпавытларның һәм капиталистларның властен бәреп төшерде һәм яңа җәмгыять строен — совет властен урнаштырды. Безнең илебезнең хезмәт ияләренә үзләренең бәйсезлеген саклап калу җиңел булмады. Буржуазия бик нык каршылык күрсәтте. Гражданнар сугышы елларында татар халкы, үзенең олы туганы рус халкы белән берлектә, кулына корал күтәреп, Октябрь казанышларын саклап калды, Колчак һәм Деникин армияләренә каршы актив көрәш алып барды, буржуазиянең, троцкийчы-бухаринчы кабахәтләрнең һәм буржуазия милләтче группировкаларның заговорларын һәм восстаниеләрен бетерде. Совет власте өчен көрәштә татар халкының күп кенә данлыклы уллары батырлар үлеме белән һәлак булдылар. Ленин-Сталин партиясенең җитәкчелеге астында, бөек рус халкының туганнарча ярдәме белән, татар халкы үзенең Автономияле Совет Социалистик Республикасын, азатлыкны һәм бәйсезлекне алганнан соң, үзенең экономикасын үзгәртеп корды һәм формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культура төзеде. Татар халкының көрәшә торган һәм саклый торган хәзинәләре бар. Совет власте елларында, Сталинчыл бишьеллыклар чорында Татарстан өр яңа техникага, яхшы станоклар һәм җиһазлар белән коралланган уннарча яңа зур предприятиеләргә ия булды. Күн аяк киемнәре, сабын кайнату Һәм промышленностьның башка тармаклары өр яңадан реконструкцияләнде. 1913 нче елда Казан губернасындагы барлык промышленностьның тулай продукциясе 90,7 миллион сумлык булган булса, 1942 нче ел башында ул 1.694 миллион сумлыкка җитте, промышленностьның тулай продукциясе 18 тапкырдан артыграк үсте. Җирле промышленностьның казанышлары да аз түгел. Быел ул киң куллану товарларын, үткән елның шул ук чорына караганда, ике тапкыр артыграк эшләп чыгарды. Ватан сугышы вакытында безнең республикабыз үзенең барлык промышленностен хәрби җайга корып җибәрде. Шуның белән бергә ул көнбатыш районнарыннан эвакуацияләнгән уннарча предприятиеләрне урнаштырды һәм аларны эшкә кушты. Тик соңгы ике ел ярым эчендә генә дә Казан промышленносте продукция җитештерүне 2,5 тапкыр арттырды.

Ул үзенең бурычларын намус белән үти, фронтка һәр яклап ярдәм күрсәтә. Безнең 12 предприятиебез Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче булып киләләр. Аларның күбесе Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байрагын берничә айлар буена үз кулларында тоталар. Казан шәһәре хәзер илебезнең иң әһәмиятле индустрия үзәкләреннән берсе булып тора. Предприятиедәребезнең эшчеләре һәм инженер-техник работниклары хезмәт геройлыгының гүзәл үрнәкләрен күрсәтәләр. Бер эшченең ике һәм өч эшче урынына эшләве массовый күренеш булып әверелде. Баш инженеры иптәш Зафьянцев булган заводта слесарь иптәш Важгин гүзәл үрнәкләр күрсәтә. Күптән түгел ул Кызыл Армиянең җиңүләре хөрмәтенә стахановчы вахтага басып 40 сәгать буенча станогыннан китмичә эшләде һәм шул 40 сәгать эчендә ике атналык задаииене үтәде. Шул ук заводта слесарьлардан Носхов, Ефимов һәм башка иптәшләр планнан тыш күп санда продукция биреп киләләр. Фетропром фабрикасының стахановчыларыннан Зәйнәп Насыбуллина, Фатыйма Зәйнуллина, Сара Галиуллина, Эминова, Шакирова һәм башкалар сменага бер ярым һәм аннан да артыграк нормалар бирәләр. Иң яхшы 200 процентчылардан булган туталы-сеңелле Рашидә һәм Фагыйлә Ганеевалар фронттагыча эшләп киләләр. Безнең предприятиеләребездә рационаллаштыручылар хәрәкәте киң күләмдә җәелә. Баш инженеры иптәш Касаткин булган заводта кыйммәтле 16 яңа изделиене эшләп чыгару тормышка кертелде. Баш инженеры иптәш Корнеев булган икенче бер заводта рационаллаштыру тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру уннарча миллион сум экономия бирде. Казан шәһәре предприятиеләрендәге рационаллаштыручылар тик бер ел ярым эчендә генә дә илебезгә 85 миллион сум экономия бирделәр. Безнең авыл хужалыгыбыз танымаслык булып үзгәрде. Эре социалистик игенчелек — колхозлар һәм совхозлар, иң югары техника белән баетылдылар. Барлык крестьян хуҗалыкларының 96,6 проценты колхозларга берләште, совхозлар Һәм колхозлар барлык чәчү мәйданының 99,2 процентын эшлиләр. Хәзер Татарстанда 107 машина-трактор станциясе бар. 1940 нчы елда аларда 8,8 мең трактор һәм комбайн исәпләнә иде. Сугыш вакытының кыенлыкларына да карамастан, безнең совхозларыбыз һәм колхозларыбыз үзләренең бурычларын уңышлы үтәп киләләр. Алар авыл хуҗалыгының артталыгын бетерүгә һәм яхшы иген уңышы өчен көрәшкә үзләренең бөтен көчләрен, бөтен энергияләрен биреп, фронтка һәм илгә зур ярдәм күрсәтәләр. Татарстанның колхозчы крестьяннары, Ватан сугышы фронтларында безнең гаскәрләрнең уңышлы һөҗүменә җавап итеп, хезмәт җитештерүчәнлеген тагын да күтәрергә, авыл хуҗалыгы эшләренең темпларын көчәйтергә, барлык йөкләмәләрне, иң беренче чиратта дәүләткә ашлык Татар халкының бөек казанышлары тапшыруны вакытыннан элек үтәргә ант иттеләр. Арча районы, Орнаш-баш авыл хуҗалыгы артеленең колхозчылары үзләренең Октябрь алды йөкләмәләрендә болай дип язалар: Безнең колхоз дәүләт алдындагы йөкләмәләрен ел саен намус белән үтәп килә. 1941 нче елда без 6.075 пот ашлык, 1942 нче елда 8260 пот ашлык биргән идек, ә быел 10.095 пот бирәбез. Без игеннәрне урып- җыюны үз вакытында башкардык, көзге чәчү планын үтәдек. Ит тапшыру планын арттырып үтәдек. Сөт тапшыру да шулай ук тәмам булды. Колхоз Ватан саклаучыларның сәламәтлеге фондына 1000 литр сөт бирде.

Колхоз авылында көчле социалистик ярыш киң җәелде. Колхозчылар Октябрь алды йөкләмәләрен үтәп, дәүләткә ашлык һәм яшелчәләр белән меңнәрчә кызыл олаулар оештыралар. Совет власте елларында Татарстанда хезмәт ияләренең культуралы таза тормышы өчен барлык материаль шартлар тудырылды. Формасы белән милли, эчтәлеге белән социалистик культура бик нык үсте. Гомуми башлангыч уку тулысынча тормышка ашырылды. Безнең башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләребездә 367 мең укучы бар. Аларның яртысын татар балалары һәм кызлары тәшкил итә. Татарстан республикасында уннан артык югары уку йортлары һәм берничә фәнни-тикшеренү институтлары исәпләнә. Без фәннең, техниканың, әдәбиятың һәм сәнгатьнең бик нык үсешен күрәбез. Театрлар һәм кинолар безнең шәһәрләребездә Һәм авылларыбызда киң урын алдылар.

Дәүләт Академия театры, Дәүләт опера һәм балет театры, җырлар һәм биюләр, Дәүләт ансамбле — татар халкының зур казанышы булып торалар.

Республикада үзенең типографиясе булмаган һәм газетасы чыгарылмый торган бер генә район да юк. Ленин-Сталин партиясе эшенә чиксез мәхәббәт һәм чын күңелдән бирелү рухында тәрбияләнгән милли кадрларның барлыкка килүе Татарстанның хезмәт ияләре ирешкән иң зур җиңүләрнең берсе булып тора. Яхшы хәзерләнгән меңнәрчә белгечләр, производствоның катлаулы техникасын үзләштергән кешеләр, фән, техника, сәнгать һәм әдәбият эшлек- леләре, хәзерге заманның хәрби техникасын һәм хәрби сәнгатьне бик яхшы өйрәнгән гүзәл командирлар һәм сугышчылар үсеп чыкты. Ватанны саклау —Татарстан хезмәт ияләре өчен тормыш һәм үлем мәсьәләсе ул. Чөнки хезмәт ияләре массасының хезмәте һәм акылы белән тудырылган строй социалистик җәмәгать милкенә, СССР да яшәүче халыклар арасында хезмәттәшлеккә, аларның бер-берсенә ышануларына һәм Сталинчыл дуслыкларына нигезләнә. Безнең илебездә барлык халыклар тигез хокуклы, алар халыкларның бөек Союзындагы туганнар семьясының членнары булып торалар, безнең Советлар Союзының халыклары теләсә нинди сыналуларга да түзә алырлык гаять зур көчне тәшкил итәләр.

СССР халыклары арасындагы дуслык, — зур һәм җитди казаныш ул. Чөнки, бу дуслык яшәгән вакытта, безнең илебезнең халыклары азат һәм җиңелмәслек булырлар. Бу дуслык яшәгәндә һәм сәламәт торганда безгә беркем дә, эчке дошманнар да, тышкы дошманнар да куркыныч түгел. Бу турыда шикләнә алмассыз, иптәшләр (Сталин).

Менә шуның өчен дә бу халыкларның армиясе Гитлерның гаскәрләрен хәлсезләндерергә, зәгыйфьләндерергә сәләтле булган бердәнбер армия булып чыкты- һәм, һөҗүмгә күчеп, күп кенә җимергеч ударлар бирә алды. Менә шуның өчен дә хосуси милеккә һәм кешенең кешене эксплоатацияләвенә нигезләнгән стройны, эшсезлекне, җирсезлекне, укый-яза белмәүчелекне, хәерчелекне һәм хокуксызлыкңы тарих архивына тапшырган һәм хәзер совет семьясының тигез хокуклы члены булып әверелгән татар халкы Сталин Конституциясендә алтын сүзләр белән язылган.

I бөек казанышларны һичкайчан бер кемгә дә бирмәс. Менә шуның өчен дә татар халкы немец-фашист илбасарларга каршы көрәшкә үзенең улларын һәм кызларын Кызыл Армия сафларына җибәргәндә, аларга үзенең шагыйре Габдулла Тукай сүзләре белән фатиха бирә:

 Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, логать, гадәт вә әхлак алмашып,

Һич бетәрме тарихи буүбергәлек,

Без туган бер хепкә бергә теркэләп.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Татар халкына чит җирләрдән килгән илбасарлар белән эш итәргә күп тапкырлар туры килде. Чит ил гаскәрләре безнең ватаныбызның бәйсезлегенә куркыныч китергәндә, аның намусына һәм азатлыгына кул тидергәндә, азатлык сөючән һәм сугышчан татар халкы һәрвакыт кулына корал күтәреп чыкты. Гасырлардан бирле килгән бу көрәш аның героик эпосларында, бәетләрендә һәм әкиятләрендә бик ачык чагылдырылды. Татарлар, руслар белән берлектә, атаклы Грюнвальд сугышында (1410) рус-литва полкларында сугыштылар. Шул чакта берләшкән халыклар немецларның юлбасар Тевтон орденын тулысынча тар-мар иттеләр. Поляк тарихчысы Длогуш болай дип яза: Алар (литвалылар, руслар, татарлар) сугышта очрашкач, сөңгеләрнең ударларыннан, корал һәм кылычларының яңгыравыннан шул чаклы куркынычлы тавыш күтәрелде ки, бу тавыш тирә-якта берничә мильгә ишетелеп торды.

 Татар халкы, рус халкы белән берлектә, Ливония сугышында да немец илбасарларга каршы геройларча сугышты. Ул чакта татар полклары рус гаскәрләренең шактый зур өлешен тәшкил иттеләр. Немец тарихчылары: Алар (татарлар) батырлык һәм геройлык могъҗизалары күрсәттеләр дип язалар. Тарихчы Вениаминов-Зернов түбәндәгеләрне яза: Ливониядә руслар белән бергә булган татарлар арасында күпчелеге олы яшьтәгеләрдән торган хатыннар да бар иде, аларның кайберләре атка атланганнар иде, кайберләре исә ирләре белән бер атка атланган хәлдә сугыштылар.

1812 нче елгы Ватан сугышы рус халыкларының, шул исәптән татарларның да, героик тарихында гүзәл сәхифә булып тора. 1812 нче елгы Ватан сугышында катнашкан патриот шагыйрь Глинка болай дип яза: Мордвалар, типтәрләр, мишәрләр (татарлар), чирмешләр (марилар) хезмәткә чын күңелдән теләп килделәр.

Татар-башкырт частьлары французларга каршы сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәр.

Француз генералы де-Марбо түбәндәгеләрне яза: Алар безнең гаскәрләрнең тирә- ягында шөпшә күчәләре шикелле йөрделәр, һәр җирдән яшеренеп килделәр, аларны куып җитү бик кыен булды.

Казан ополчениесендә дә татарлар бик күп иде. Ополчение командиры Чичагов болай дип яза: Казанлылар алгы позицияләргә җибәрелделәр һәм өзлексез сугышларда гаять нык торучанлык һәм батырлык күрсәттеләр. Татар крестьяны Агиев та батырлык һәм кыюлык күрсәткән һәм шуның өчен медаль белән бүләкләнгән. Рус илен чит ил баскыннарыннан саклауда рус халкы белән берлектә татар халкы әнә шулай көрәште. 1941 нче елның 7 нче ноябренда Кызыл Армия парадында иптәш Сталин болай дип әйтте: Сезнең өскә бөек азат итүчелек бурычы төште. Шушы бурычка лаеклы булыгыз. Сез алып бара торган сугыш — азатлык сугышы, гадел сугыш ул. Бу сугышта сезне бөек бабаларыбызның — Александр Невскийның, Дмитрий Донскойның, Кузьма Мининның, Димитрий Пожарскийның Александр Суворовның, Михаил Кутузовның батыр образлары рухландырсын. Сезнең өстегездә бөек Ленинның җиңүчән байрагы җилфердәсен. Юлбашчыбызның чакыруы һәм бабаларыбызның образлары Советлар Союзы халыкларын колитәргә маташучы гитлерчы илбасарларга каршы көрәштә безнең Кызыл Армиянең батыр сугышчыларын рухландыра.

 Татарстан үзенең данлыклы баһадирлары белән, Советлар Союзы геройларыннан легендар очучы майор Фәрид Фәтхуллин белән, дан казанган пехотачы Салават Кәримов белән, гвардия лейтенанты минометчик Геннадий Гобәйдуллин белән, артиллерист Илдар Маннанов белән, лейтенант Фәррах Камалетдинов белән, гвардия өлкән сержанты Хәмзә Мөхәмәдиев һәм башкалар белән горурлана. Меңнәрчә татар сугышчылары Ватан өчен көрәштә Советлар Союзы орденнары һәм медальләрен алуга ирештеләр, ә аларның бик күпләренең күкрәкләрендә икешәр һәм өчәр орденнар, медальләр бар. Алар Москва өчен, Ленинград өчен, Сталинград өчен, Севастополь өчен, Одесса өчен, Орел һәм башкалар өчен барган сугышларда батырлык һәм кыюлык үрнәкләре күрсәттеләр. Кызыл Армия сафларында 76 сугышчының һәм командирның тормышын саклап алып калган Зәйтүнә Бариева кебек кызларыбыз да аз түгел.

Татар халкының иң яхшы уллары Ватан сугышы чорында Кызыл Армия командирлары составының югары дәрәҗәсен алуга ирештеләр. Сәйфуллин, Чанышев, Әбсәләмов һәм башка иптәшләр генерал-майор исемен алдылар. Татарстанның хезмәт ияләре Кызыл Армия сугышчылары турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтәләр, алар фронтовиклар белән көндәлек элемтә тоталарһәмаларгаһәр яклапярдәм күрсәтәләр. Алар танклар һәм авиоэскадрилияләр төзелешенә күп акча җыеп тапшырдылар. Кыска вакыт эчендә Кызыл Армияне коралландыру өчен 200 миллион сум акча керттеләр. Шуның өчен иптәш Сталин, ике тапкыр телеграмма җибәреп, үзенең рәхмәтен белдерде. Безнең халкыбыз фронтовиклар турында кайгыртучанлык күрсәтүне төрле формаларда үткәрә: сугышчыларга бүләкләр җибәрә, алар өчен җылы киемнәр җыя, фронтовикларның семьяларына ярдәм күрсәтә һ. б.

Үткән чорда Татарстанның хезмәт ияләре фронтовикларга 34 миллион сумлыктан артык бүләкләр җибәрделәр. Шул исәптән Украина партизаннарына 5.167.075 сум һәм Белоруссия партизаннарына 4.481.383 сум җибәрелде. Сугыш башланганнан бирле Татарстанның хезмәт ияләре оборона фондына 51 миллион сум акча керттеләр. Фронтка 24.706 кыска тун, 54.385 пар киез итек, 58 мең телогрейка һәм чалбар, 130 мең пар җылы белье, 138 мең пар оекбаш һәм җылы чолгау, 108 мең данә колаклы бүрек, 14 мең данә мех жилет, 158 мең данә сарык тиресе, 153 тонна йон һәм башка әйберләр җибәрелде. Бик күп миллионнарча акчаларда, фронтовикларга коллектив һәм индивидуаль бүләкләрдә, ун меңнәрчә пар җылы киемнәрдә һәм аяк киемнәрендә халыкның мәхәббәте ята. Бу мәхәббәт немец-фашист урдаларга каршы героик көрәшкә безнең сугышчыларыбызның, командирл арыбызның һәм партизаннарыбызның йөрәкләрен һәм каннарын җылыта һәм аларны рухландыра.

Фронтовик командир иптәш Галләмов болай дип яза: Бүген без орденлы Татарстаннан бүләкләр алдык. Бүгенге көн безнең өчен зур бәйрәм. Бүләкләргә җавап итеп без немецларга җәза бирергә — бу кеше ашаучы ерткычларны бетерергә ант иттек. Сезне ышандырам, үземнең тамырларымда кан кайнап торган вакытта, мин дошманга каршы сугышачакмын!

Безнең тылыбыз сугышчылардан шундый ук хатларны бик күп ала. Сугышчылар бу хатларда чын күңелдән рәхмәт белдерәләр, дошманны тәмам җиңгәнгә кадәр сугышырга ант итәләр. Дошманга тагын да көчлерәк һәм җимергеч удар бирү өчен һәрбер сугышчының һәм командирның хәрби белемне өйрәнүне көннән көн яхшыртуы, Кызыл Армиянең барлык командирларының һәм сугышчыларының сугыш тәҗрибәсен өйрәнүләре, безнең артиллеристыбыз Галимуллин кебек сугыша белүләре кирәк. Иптәш Галимуллин немецларның бик күп солдат һәм офицерларын кырып ташлады һәм ул фронттан әгәр дә мин бер немецны үтергән булсам, ул көнне бушка үткәрмәгән булам дигән кагыйдә буенча көн үткәрә. Татар халкы барлык татар сугышчыларын немецлардан үч алуга чакыра:

—Үтер немецны! — дип ялвара сиңа карт әнкәң.

— Үтер немецны! — дип эндәшә сөйгән кызың.

— Үтер немецны! — дип сорый миннән нәни балалар.

Син, ул канга туймас юлбасарларны никадәрле күбрәк кырсаң —җиңү бәйрәме шул кадәр тизрәк килер. Йөз немецны дөмектергәч туктап калма. Йөз дә беренчесен мушкаңа ал. Йөз түбән капландырып төшер мәлгунны. Ятим балаларның күз яшен, тол хатыннарның аһ-зарын, бәхетсез кызларның ләгънәтен, хәсрәтле карчыкларның каргышын бомбага салып, минага кушып, дошман өстенә яудыр. Канга туймас ерткычларны үләксә өеменә әйләндереп алга — Көнбатышка баручы сафларыгызда безнең шатлыгыбыз, бәхетебез бергә атлый.

Гитлер гаскәрләренең җиңелмәслек булулары турындагы мактанчык миф безнең батыр гаскәрләребезнең басымы астында чәлпәрәмә килеп җимерелә. Халыкның барлык көчен тупларга, аларны бер теләккә: дошманны тар-мар итү, аны җир йөзеннән себереп түгү теләгенә буйсындырырга кирәк. Дошман тар-мар ителер! Җиңү безнең якта булыр!