Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ҺӘМ ҮЛЕМ МУЗЫКАСЫ АСТЫНДА

  1. БАТЫРЛАР ЭЗЕННӘН

Күк йөзен томан кебек аксыл болыт каплаган. Тәүлекләр буена тоташтан көзге яңгыр сибәләп тора. Ләкин моның көз булуына һич тә ышанасы килми. Чөнки көчле тавыш белән күк күкерәп, әле бу якта, әле теге якта яшен чаткылары күренгәләп тора. Юк, бу яшен дә, күк күкрәү дә түгел, монда сугыш алласы үкерә. Аның тавышыннан күк күкери, җир тетери. Выжылдап очкан снарядлар һаваны, давыллы көнне котырынган диңгез өсте кебек, дулкынландыра. Ул дулкыннардан гасырлар буе тыныч кына үскән юан-юан агачларның башлары сынып төшә.

Шундый дәһшәтле музыка астында без, алгы линиядән бераз гына арттарак, чокырда урнашкан команда пунктында, яңа гына тотып китерелгән бер гитлерчыдан сорау алганны тыңлап утырабыз. Безнең яннан гына, куаклыклар арасыннан күтәрелеп яшен чаткылары очып китте. Ләкин алар гадәттәге яшен чаткылары түгел. Билгеле бер тәртип белән, өзек-өзек булып, үзенә генә хас булган ниндидер дәһшәтле бер музыка тавышы бу. Яңа бер төр артиллериядән атканда күренеп киткән бу чаткыларны күргәч, гитлерчы ерткыч куркуыннан окоп стенасына сыенды.

— Сорагыз әле, иптәш майор, аның нәрсә икәнен беләме ул, — дип мин тылмачка мөраҗәгать иттем. Алар үзара сөйләшеп алдылар һәм шунда майор елмаеп болай диде: —

 Белә, Сталин органе,—ди.

Дөрес исем. Сталин органе җиңү маршы көен уйнап җибәрде. Шушы җиңү маршы көенә басып безнең сугышчылар дошман өстенә ташланалар. Аны кысырыклыйлар, чигенергә, көнбатышка качарга мәҗбүр итәләр. Зур-зур шәһәрләр, авыл артыннан авыл алалар. Безнең каршыбызда утырган гитлерчының сүзләрендә ачыктан-ачык фальш сизелә. Ул әле кичә генә совет халкын хурлаган, хатын-кызларны көчләгән, ата-аналарны тереләй күмгән, бала-чагаларны вәхшиләрчә салкын канлылык белән үтергән, утка аткан, газ белән тончыктырган, байлыгыбызны талаган, авылларыбызны яндырган, шәһәрләребезне җимергән, музейдагы кыйммәтле җәүһәрләрне, китапханәләрдәге сирәк очрый торган тарихи китапларны, һич тә кызганмыйча, аяк астына салып таптаган. Шуннан соң Хаель Гитлер дип куйган. Колхоз дуңгызын суеп, аның симез итен ашап, үтләп кикергәннән соң да Хаель Гитлер дигән ул. Таларга, үтерергә мөмкин булганда, бу сүз аның телендә тәсбих булган. Бүген ул безнең кулда. Бүген ул ялагайлана. Үзенең җирәнгеч җанын саклап калмакчы була.

Юк, барып чыкмас! Сталин органе ул безнең өчен уйный. Ул азатлык өчен көрәшүче совет халкы өчен тудырылган. Немецлар өчен ул бары бер генә көй — күмү маршы гына уйный. Әнә ул тагын уйнап җибәрде. Фриц бу юлы да окопның сутлы балчыклы стенасына сыенды. Ул үзен яшеннән качкан шайтан кебек тота. Аның йөзендә мин-минлекле немец солдатының гадәттәге чекрәйгән тупаслыгы юк хәзер. Тимер танк эчендә чакта гына, һәм Хаель Гитлер дип тавык артыннан йөгергәндә генә егетлек күрсәтә ул. Ачык көрәштә ул курка. Аның буыннары калтырый, җаны дерелди. Ул гитлерчы бандаларның язып бетергесез явызлыклары өчен үч алудан курка.

 Ул хәзер: Гитлер капут, Муссолини капут, Берлин капут, — дип мыгырдана. Үзен аклау өчен шуннан башка бернәрсә дә әйтә алмый. Безнең күзләребез тагын күккә юнәлделәр. Ләкин бу юлы инде кара болытлар эзләп түгел, бәлки кара болыт кебек булып безнең баш очыбыздан көнбатышка таба очып киткән самолетларны озатып калу өчен юнәлделәр. Аларны күргәч мин дә шул якка таба барырга ашыктым. Саубуллаштым да, тормыш һәм үлем музыкасы көенә басып, батырлар эзеннән әкрен генә алга киттем. Аз гына баргач та олы юлдан уң якка таба кереп киттем, бер сукмакка барып җиттем. Шул чакта нәкъ каршыга гөрселдәп снаряд килеп төште. Бераз арырак тагын бер снаряд төшеп ярылды. Аның осколоклары юлдан баручы бер повозкага барып тиде. Атлар ыргылып чапмакчы булдылар. Ләкин арбадагы авыр йөк аларга чабарга ирек бирмәде.

Берсе шунда ук егылып, аякларын сузды, — осколоктан ул каты яраланган икән. Бу — олы юл белән артык барырга ярамаганлыгы турында ясалган кисәтү иде. Озак уйлап тормадым, урынымнан тордым да, шул сукмак белән китәргә булдым. Бу сукмак мине якында- рак кына үсеп утырган куаклар арасына алып керде. Ул куаклыкның уртасындагы аланда матур гына ике таучык тора.

Аларны күрү белән минем искә, кылт итеп, татар халкы әкиятләрендә очрый торган Алып батыр килеп төште. Бик борынгы заманнарда бу сукмак буйлап, әллә югыйсә Алып батыр үтеп киткәнме, әллә ул монда утырып ял иткәнме, чабаталарын кагып киенгәнме? Аның әкияттәге каһарман икәнен белсәм дә нигәдер Алып батырны фашистларга каршы сугыш кырында күрәсем килде. Безнең заманда Алып батыр кебек гаять зур гәүдәле кешеләр юк инде. Ләкин үзләренең батырлыклары белән Алып батырдан бер дә ким булмаган кешеләр хисапсыз күп бездә. Аларның күбесен бөтен ил белә. Әмма билгесезләре дә күп әле. Кем белә, сугыш кырында йөри торгач, бәлки, миңа Алып батырдан да батыррак ил егетен очратырга туры килер. Шул өмет белән мин Алып таулары яныннан үтеп, вак кына куаклыклар арасыннан тагын алга киттем. Куаклыкларны үтү белән бер траншеяга барып чыктым. Анда әле кичә генә немецлар булган. Каты сугыштан соң аннан фашистларны кысырыклап чыгарганнар. Траншея яныннан ике якка сукмаклар башланып китә.

Минем искә тагын әкиятләрдә сөйләнә торган җиде юл чаты килеп төште. Кайсыннан китәргә? Уңгамы, әллә сулгамы? Туктап бераз уйлап тордым. Снаряд һәм мина тавышларын тыңлый башладым. Кайсы якта тагын күбрәк һәм көчлерәк ишетелсә, шул якка китәргә булдым. Ләкин моны белүе мөмкин түгел. Бөтен якта бер үк тавыш, әйтерсең, күк йөзе җимерелеп җиргә төшә. Ниһаять, мин сул якка китәргә булдым. Һавада 20 дән артык дошман самолет күренде. Алар туп-туры минем баш очына таба киләләр. Мин гамьсез генә алга баруымда дәвам итәм. Бер кешегә бомбаларын әрәм итмәсләр алар, дип уйлыйм. Ләкин минем бу исәп ялгыш булып чыкты. Бу куаклар арасында агач төбе саен дип әйтерлек безнең вак калибрлы артиллериябез, минометчыларыбыз, зенитчикларыбыз һәм автоматчыларыбыз урнашканнар икән. Самолетлар якынаю белән бөтен төр коралдан һавага ату башланды.

Дошман самолетлары килеп җитеп, нәкъ шушы куаклык өстенә бомба ташларга тотындылар. Мин тиз генә шундагы бер чокырга төштем. Анда бер немец солдатының үләксәсе ята икән. Аның чәрдәкләнеп беткән баш сөякләрен күргәч, җанга рәхәт булып китте. Ләкин аның белән бер чокырда янәшә ятуга күңел Һпч- тә риза түгел. Икенче урынга барып ятасы килә. Әмма китеп булмый. Әйтерсең немецларның барлык бомбалары минем шинель чабуына төшеп торалар. Яткан җирдән генә дошманның Һавадагы самолетларын күзәтә башладым. Алар җиргә үлем сибәләр. Әле тегендә, әле монда бомба төшеп ярыла. Шушы дәһшәтле минутта минем каршыдан автоматлы бер егет үтеп китте. Җиргә төшкән бомбаларның ярылуына карап, ул я уңга, я сулга тайпыла-тайпыла тиз-тиз генә атлап алга бара. Күрәсең, аңар нинди дә булса бер ашыгыч йөкләмә тапшырганнар. Мөгаен, ул шуны вакытында җиткерү өчен бернәрсәгә дә карамыйча, аяк астында адым саен очраган үлем арасыннан атлап, алга ашыга. Бу егет миңа батыр егет булып күренде. Аңа карап баш очында очкан дошман самолетларын да онытканмын. Тик аларның берсе ялкынга уралып җиргә чәнчелеп төшә башлагач кына, минем күзләрем тагын һавага юнәлделәр. Ләкин озакка түгел. Күзләремне дә, күңелемне дә автоматлы батыр егеттән аера алмадым. Ул минем күңелемне сихерләгән матур кыз кебек үзенә тартты. Аның артыннан китәргә, сорашып, ул егетнең кем икәнен белергә булдым. Ләкин мин хәзер үземне ике куркыныч арасында хис иттем. Берсе — үлем куркынычы. Курыкмаска телисең, үлемгә нәфрәт белән карыйсың, шулай да үләсе килми. Икенчесе— бу егетнең күздән югалу куркынычы. Болар икесе үзара тартышалар. Ахырда, үлем куркынычы тәмам җиңелде. Чокырдан сикереп чыгып, автоматлы егет артыннан киткәнемне үзем дә сизми калдым. Алга барган саен җиргә төшеп ярылган дошман снарядлары һәм миналары ешрак очрый башлады. Ләкин моңа берәүнең дә артык исе китми икән. Менә берничә кызылармеец аркаларына күтәреп снаряд ташыйлар. Үзенең кухнясы белән бер куаклык төбенә килеп туктаган повар озын саплы чүмече белән казандагы ашны болгата. Аннан аз гына читтәрәк берничә кызылармеец аш ашап утыра.

Мин эзләп килгәп батырлар шушылардыр инде, дип куйдым эчемнән генә. Ләкин болар барсы да сугышта берни белән дә аерылмаган гади сугышчылар булып чыктылар. Монда, сугыш кырында: үлем куркакны эзли, батырдан ул үзе кача дигән кагыйдә тормыш законы булып киткән икән. Мин дә шушы законга буйсынып, Алып батырдан да батыррак егетләрне эзләп сугыш барган якка таба киттем.

 

II.

МИН АНЫ ТАПТЫМ

Алда биеклек. Биеклекне үткәч үзән. Үзәннең аръягында авыл, шунда немецларның гарнизоны урнашкан. Авылның бирге ягындагы калкулыкта дошман позициясе. Гитлерчыларны ничек тә шуннан бәреп чыгарырга, һөҗүм итеп авылны алырга — безнең сугышчылар алдына, әнә шундый бурыч куела. Башта артиллерия эшли. Дошман позициясенә төшкән снарядлардан һавага тузан күтәрелә. Көн төнгә әйләнә. Җир өсте сөрелеп ташланган басуга ошап кала. Монда инде бер генә фашист та исән калмагандыр дисең. Ике взвод гаскәр дәһшәтле Ура тавышы белән дошман позициясенә ташлана. Ләкин көтмәгәндә фашистлар автомат һәм пулеметлардан ата башлыйлар. Кайдандыр, тагын да ерактанрак, минометтан аталар, шарапнель яудыралар. Җиңү дәрте белән алга омтылган сугышчылар берәм-берәм егыла башлыйлар. Сафлар сирәгәйгәннән-сирәгәя. Бәйләнеш өзелә. Фашистлар атаканы кире кагалар. Взвод командирларының берсе авыр яраланып сафтан чыга, икенчесе хәбәрсез югала. Сугышчылар җитәкчесез калалар. Сугышта командирсыз калу — диңгез уртасында капитансыз калган корабль ул. Сугышчылар моны бик яхшы аңлыйлар. Командирсыз калган сугышчыларның кайберләре түшләре белән шуып чигенә башлыйлар, кайберләре җиргә ябыштырып куйган кебек яталар. Аларга баш күтәреп карарга да мөмкин түгел. Монда отделение командиры Садыйк Закиров та була. Ул түше белән шуып алга баруында дәвам итә. Бераз баргач, әз генә башын күтәреп, як-ягына карап ала. Ләкин үзе белән бер сафта килгән иптәшләрен күрми. Артка карый. Ату арасында ыңгырашкан тавышлар ишетелә, кайберләре бөтенләй тавышсыз-тынсыз ятып калалар, ә кайберләре түшләре белән шуышып артка чигенәләр.

Туктагыз дип кычкыра ул аларга. Ләкин аның тавышын берәү дә ишетми. Шуннан соң ул үзе дә артка таба шуыша башлый. Бераздан ул бер уйсу җиргә килеп җитә. Монда берничә дистә кызылармеец була. Уңышсызлык белән тәмам булган бу операциядән соң сугышчылар башларын түбән иеп, — Инде нишләргә, чигенергәме, әллә кеше җибәреп, командирсыз калуыбыз турында рота командирына хәбәр итәргәме? — диешәләр. Дошман белән кара-каршы килеп сугышырга гадәтләнгән Закиров башкачарак уйлый. Ул килеп җитү белән сүз алып болай ди: — Без бүген алдыбызга куелган бурычны үти алмадык. Ватан каршында биргән тантаналы антыбызны оныттык. Бу һич тә ярый торган эш түгел, иптәшләр, үзебезнең гаепне без каныбыз белән юарга тиешбез. Я үлем, я җиңү! Бер минутта кичекмичә фашистлар өстенә яңадан ташланырга тиешбез, иптәшләр! Ничек һәм кайсы яктан һөҗүм итәргә тиешлек турында үзенең планын сөйләп бирә.

— Шушы минуттан алып сезнең командирыгыз мин булам,—ди.

— Дөрес, — дип җавап бирә сугышчыларның кайберләре.

— Юк, син безгә командир була алмыйсың, без икенче взводныкы, — дип каршы киләләр икенчеләре. Кайберләре исә бер сүз дә дәшмәүләре белән үзләренең риза булуларын белдерәләр. Утыз биш сугышчы Закиров белән китәргә булалар. Калганнары Заки- ровка буйсынудан баш тарталар, без икенче взводныкы, диләр. — Ярар, көч санда түгел, тәвәккәллектә һәм кыюлыкта, — ди Закиров үзенең сугышчыларына. Бу утыз биш сугышчының бөтенесе дип әйтерлек автоматчылар булалар.

— Әгәр дә сугыша белеп сугышсак, без бу көч белән дошманның, каршыдагы гарнизонын гына түгел, Берлинны да ала алачакбыз, дип рухландыра Закиров үзенең сугышчыларын. Батыр йөрәкле егетләр яңадан һөҗүмгә китәләр. Ләкин бу юлы инде дошман көтмәгән яктан һәм бик нык яшеренеп баралар. Дошман позициясенә якынайгач, Закиров, кул пулеметы алып, Спиридонов фамилияле бер сугышчы белән алгарак китә. Немецлар бернинди дә каршылык күрсәтмиләр. Атаканы кире каккач, күрәсең, тынычлап калган булсалар кирәк. Автоматчылар тиздән немецларның беренче траншеяларына килеп җитәләр. Анда берничә немец солдаты була. Аларга беренче совет күчтәнәче — граната ыргыталар.

Җиде фашист кәкерәеп җиргә ава. Икесе кача башлый. Ике совет сугышчысы траншея буйлап бу ике фашистны куып китә. Казылма юллар белән бара торгач, алар җитмеш-сиксән метрлар чамасы алдарак, икенче бер траншеяга килеп чыгалар. Анда немецларның бер элемтәчесе була. Аны плен алып коралсызландыралар. Бу вакытта бераз арттанрак килгән бүтән сугышчылар да Закировлар янына килеп җитәләр. Аларны ияртеп Закиров уң якка таба китә. Анда немецларның минометы урнаштырылган. Закиров пулеметтан миномет точка- сының амбразурына ата башлый. Немецлар, камалуда калудан куркып, җир астыннан чыгалар һәм кача башлыйлар. Ләкин тәвәккәл пулеметчыларның төз атылган пулялары тиздән аларны мәңгегә дөмектерәләр. Автоматчылар тагын да алга китәләр. Тиздән фашистларның төп көчләре урнашкан җиргә барып чыгалар. Гитлерчылар каршылык күрсәтергә маташалар. Ләкин инициатива инде совет сугышчылары кулында була. Батыр татар егете Закиров сугышчылары фашистларны рәхимсез кыралар. Бу бәрелештә йөздән артык фашист үтерелә. Шуның өч дистәдән артыгы Закиров өлешенә туры килә. Тәвәккәл таш ярган, дип бабайлар юкка гына әйтмәгәннәр шул. Татар егете Закировның автоматчылары, дошман гарнизонын туздырып, совет авылын немец кабахәтләрдән азат итәләр. Бу сугышта катнашучыларның бөтенесе хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнәләр. Сержант Садыйк Закиров Ватан сугышының беренче дәрәжә ордены белән бүләкләнә. Аның алтын нурлары Закировның бу  сугышта күрсәткән батырлыгының билгесе булып һәрвакыт аның күкрәгендә ялтырар.

 

* * *

Закировның бу беренче батырлыгы түгел. Моннан элек булган сугышларда да ул искиткеч батырлыклар күрсәткән. Бер вакыт шундый эпизод булган. Унике кызылармеец мөһим бер участокта оборонада торалар. Агачлар арасыннан, кача-поса аларга таба немец солдатлары киләләр. Совет сугышчылары өстенә көтмәгәндә ташланмакчы булалар, күрәсең. Ләкин безнең сугышчылар дошманны лаеклы рәвештә каршы алырга әзер торалар. Кырык метр калгач, немецлар өстенә бер-бер артлы гранаталар ява башлый. Гитлерның мактанчык солдатлары тирә-юньгә карарга да өлгерә алмыйча калалар, туфрак белән аралашып, һавага очалар. Сигез үләксә калдырып, фашистлар кире чигенәләр. Мондый хурлыклы җиңелү белән гитлерчылар һич тә килешә алмыйлар. Бераздан алар унике батырга каршы өч танк җибәрәләр. Танклар артыннан автоматчылары килә. Дүрт йөз метр калгач, туры төзәп танклардан ата башлыйлар. Сугышчыларның күбесе авыр яралана, кайберләре батырларча һәлак булалар. Закиров белән Нестеров кына исән кала. Дошман танклары килеп җитеп, окоп өстен үтюклап үтеп тә китәләр. Танклар артыннан килүче исерек немецлар да якынайганнан якынаялар. Ике батыр аларны каршы алырга хәзерләнә. Менә алар якын ук килеп җитәләр. Закиров белән Нестеров ике автоматтан аларга пуля сиптерә башлыйлар.

Берничә минут эчендә иллегә якын гитлерчыны сузып салалар. Ләкин хәл авырлаша. Бу ике батыр дошман тылында камалуда кала. Немецлар тылында калуның киек урманда, ерткыч җанварлар арасында калудан да куркынычрак икәнен алар яхшы төшенәләр. Тик салкын канлылык аларга гайрәт һәм көч бирә. Кара урманнар, тирән сазлыклар аша үтеп, алар үзебезнекеләр ягына чыгалар. Бу инде Закировның камалудан өченче мәртәбә чыгуы була. Сержант Садыйк Закиров әнә шундый авыр көрәшләрдә корыч кебек чыныга. Немецлар өстенә ул арслан кебек ташланырга гадәтләнгән. Ул дошман белән кара-каршы килеп сугышырга ярата.

— Снайперлар яшеренеп торып, немецларны ерактан, берәмлекләп чүплиләр, разведчиклар сугышның ләззәтен тел алып кайтудан табалар. Артиллеристларның күңеле дошманның танкларын, ныгытмаларын җимереп түгәрәкләнә. Очучыларның йөрәге дошман козгыннарын бәреп төшереп канатлана. Ә без — автоматчылар — сугышның тәмен немецларның йөрәгенә төзәп атудан табабыз,— ди ул. Менә ул — минем якташым — Татарстанның Әтнә районы, Әтнә авылы егете сержант Садыйк Закиров, таныш булыйк аның белән! Хәрәкәттәге Армия