Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРТИЛЛЕРИЯ

Поезд көнбатышка ашыга — ул безнең күкрәп чәчәк атып үсә торган илебезгә кара болыт кебек ябырылып кергән немец чирүләренә каршы инде тәүлек буенча канлы сугыш бара торган якка омтылып чаба. Платформаларда, авыр гаубицалар янында, сугышчылар утырганнар. Поезд туктап торган аз гына араларда полк командиры майор Шаһи Садыйков вагоннан вагонга йөри, ул сугышчылар һәм командирлар белән, алда торган сугышлар турында, ватан өстенә килгән зур куркыныч турында беседалар алып бара. Бик гади генә барган бу беседалар һәркемнең йөрәгенә үтеп керәләр. Майор һәркем өчен кирәкле сүзне таба, ул һәркемгә җитәрлек итеп сөйли. Полк командиры үзенең кешеләрен белә, ул аларның ватан өчен батыр сугышачакларына бйк нык ышана. Полк Орша янына килеп җитүе була, сугышка да керергә туры килә. Авыр снарядлар гитлерчыларның башларына оча башлыйлар. Садыйковның батареялар немецларны котырырлык чиккә китереп җиткерә, алар бу батареялариы ничек кенә итеп булса да бетерергә булалар. Садыйков батареяларының ут позицияләрен дошман — снарядлар, миналар белән коендырырга тотына, самолетларын җибәрә, ә батареялар һаман үз эшләрендә булалар. Хәл читенләшә башлаган һәр җиргә Садыйков үзе килеп чыга. Ул бик тиз тәртип урнаштыра, һәрбер сугышчысын ватан өчен тагын да батырырак көрәшергә рухландыра. Ул бар жиргә дә килеп җитә: үзене полковнигы командование пунктында да була, дивизионнарга да, батареяларга да барып чыга һәм һәр җиргә дошманны әлбәттә җиңеп чыгуга нык ышаныч алып килә. Еш кына ул сафтан чыккан иптәшләрен алмаштыра: аерым батареялар белән үзе идарә итә.

...Бер орудие позициясенә барып чыккач, майор Садыйков бу орудиенең барлык расчеты сафтан чыкканлыгын, немецларның бик якын килгәнлеген һәм котырынып һаман алга үрмәләүләрен күреп ала. Исерек фашистларның танауларын бинокльсез дә аерым ачык күреп була инде. Үзенең адъютанты белән Шаһи Садыйков авыр орудие янына баса һәм алар, икәү, бөтен расчет эшен башкара башлыйлар. Алар үзләре снарядлар китерәләр һәм фрицларга туры төбәп атып, ул кабахәт җаннарны җир белән укмаштыралар. Ләкин орудиегә дошман минасы тия дә, аның бер тәгәрмәчен чыра кебек тетеп ташлый. Орудие янтая. Шаһи Садыйков аптырап калмый, табигый тапкырлыгы белән ул җаен таба...

Орудие яшәвендә була, ул гитлерчылар өстенә үлем уты сибүен өзми. Бу тиңсез көрәш биш сәгатькә сузыла. Оста артиллеристлар кулындагы яртылаш ватык орудие йөзләрчә гитлерчыларны кырып сала. Майор Шаһи Садыйковның хәтеренә бу көн бөтен гомеренә сеңеп кала, майор ул көннең хәтта һәрбер сәгатен дә онытмый... Немец басып алучыларына иксез-чиксез дошманлык белән яна торган кайнар йөрәкле, дәртле, эшчән татар егете Шаһи Садыйков һәрвакытта да дошман белән көрәшнең иң кызу урнында. Халык яши торган зур бер пункт өчен барган бер сугышта, Садыйковның артиллерия полыпд немецларны ныгытылган бу урыннан бәреп чыгарырга тиешле укчы полкка булыша. Беренче контратакадан соң ук укчы полк командирсыз кала. Бик авыр хәл туа, ләкин большевик үти алмаслык каршылык дөнья та булганы юк. Артиллерист Шаһи Садыйков укчы полкка үзе җитәкчелек итәргә тотына. Ул артиллерия полыгының разведка командиры өлкән лейтенант Голубчикны укчы батальоннарның берсенең командиры итеп билгели дә, аңарга немецларның пунктына һөҗүм итеп, аларны аннан бәреп чыгарырга куша. Шаһи Садыйков үзе берьюлы ике полк белән идарә итә һәм гитлерчыларга бик каты удар биреп, аларны тәртипсез рәвештә качарга мәҗбүр итә. Сугыш мәйданы немецларның йөзләрчә үлекләре белән, ташлап качкан кораллары һәм әйберләре белән тулып кала. 1941 нче елның чиксез авыр булган октябрь көннәрен безнең халкыбыз һич кайчан да онытачак түгел.

Бу көннәрдә немецлар Москвага һөҗүм итә башладылар, алар бөек башкаланың язмышы хәл кылынган инде дип уйлыйлар иде. Ләкин бу юлы да, гитлерчылар исәпләрендә ялгыштылар. Безнең гүзәл илебезнең батыр уллары ватанның намусын һәм бәйсезлеген саклап калдылар, алар дошманның тешен җимереп кудылар. Майор Садыйков полыгы да Москва янында була, ул да батыр сугыша һәм Москва юлында күп кенә фашистларны җәһәннәмгә озата. Немецлар Москва юлы өстендәге бер авылны ничек кенә булса да алырга омтылалар. Шуның белән алар Москвага юл арчылыр дип өметләнәләр. Фашистлар дүрт тапкыр психик атакага килеп карыйлар. Исерек гитлерчылар, бөтен буйларына басып, тәртипсез рәвештә һәм өзлексез ата-ата киләләр. Ләкин Садыйковның сугышчылары өчен бу спектакль яңа нәрсә булмый инде, алар бандитларны йөзәрләп-йөзәрләп кырып салалар. Садыйков үзенең полыгына һәрвакыттагыча белеп һәм оста җитәкчелек итә, нык ихтыяр, чыдамлылык, тапкырлык күрсәтеп, кирәк булган җиргә нәкъ вакытында барып чыга. Фашистларның автоматлар беләи коралланган бер төркем мотоциклетчылары бер батареяның ут позициясенә бик якын киләләр. Үзләре чиксез дошман күргән рус артиллеристларын тиздән теләгәнчә җәзалау өмете белән масайган немецлар: Рус, сдавайся! дип акыралар. Нәкъ шул моментта батареяга Садыйков килеп чыга. Яраткан командирларын күрү артиллеристларга шундый көч һәм дәрт бирә, дошманның котырынган ут яңгыры астында, алар һөҗүм итеп килә торган фашистларга турыдан- туры төбәп атуларын дәвам итәләр. Садыйковның сугышчыларын алып ташларга омтылу гитлерчыларга бик кыйммәткә төшә. Алар бетен тирә-якны офицерлары һәм солдатларының үлек гәүдәләре белән каплап чигенәләр. Москва янында немецлар тар-мар ителгәннән соң, Шаһи Садыйковка яңа артиллерия подразделениесе төзергә кушыла. Оккупантларга каршы сугышта бай тәҗрибә алган Садыйков подразделениесенә кешеләр җыя һәм аларны сугыш сәнгатенә өйрәтә башлый. Сугыш техникасын үзләштерү өчен бик кызу эш бара. Садыйков үзенең һәрбер сугышчысының аңына әһәмиятле артиллерия коралын тулысынча үзләштерү теләген урнаштыра. Сугыш вакытында гаскәр бик тиз өйрәнергә тиеш. Сугыш вакытында һәр сәгать, һәр минут кадерле, һәм шуңар күрә резервлар үтә тиз сроклар белән хәзерләнәләр. Шаһи Садыйков өйрәнү көннәреннән мөмкин кадәр тулырак һәм ныгырак файдаланырга омтыла. Ул сугышчылар белән командирларны өйрәтү эшенә үзе җитәкчелек итә, карт артиллерист аларга үзенең бөтен һәм бай тәҗрибәсен бирергә омтыла. Тагын фронт. Татар халкының турылыклы улының подразделениеләре тагын иң җаваплы участокка киләләр.

Садыйковның өйрәтүләре бушка китми. Аның батареялары дошман станына, Артиллерия полковнигы дәһшәтле үлем илтәләр. Ватан сугышының беренче елының июль көннәрендәге кебек, немецлар Садыйков батареяларына үзләренең барлык батареялары утларын чәчәләр, дистәләрчә самолетлар җибәрәләр. 12 көн буена барган сугыш эчендә немец самолетлары Садыйков батареялары өстенә 850 тапкыр очалар һәм 10 меңнән артык бомба ташлыйлар. Ләкин бу безнең артиллеристларның һөҗүм дәртен сындыра алмый. Алар гитлерчы ерткычларны һаман ныграк кыралар.

...Безнең частьлар оборонага күчәләр, ләкин аңар карап немецларның хәле җиңеләйми. Артиллеристлар зларга көндезен дә, төнлә дә тынычлык бирмиләр. Фрицлар белән бергә дошман ДЗОТлары, блиндажлары, орудиеләре, минометлары һавага чөеләләр. Садыйковның батыр сугышчылары орудиеләрен куллары белән этеп, оборонабызның алгы кырыена алып чыгып, немецларны төбәп кыралар. Артиллеристлар командиры Садыйков теләсә нинди шартларда, һәрвакытта да үзенең белемен күтәрергә тырыша. Ул үзенең сугышчыларын җыеп, аларның белемнәрен тикшерә, аларны өйрәтә, яңа һөҗүмнәргә хәзерли. Частьларда Садыйковның командирлык, оештыручылык талантына бик югары бәя бирәләр. Немецларга каршы барган сугышлар вакыты эчендә Шаһи Садыйковның петлицаларында тагын ике шпал өстәлә.

...Без полковник Шаһи Садыйковны бик зур кыенлык белән генә штабта очрата алдык. Ул командирларның ун көнгә сузылган һәм әле генә тәмам булган сборыннан кайткан гына иде. Ул яңа тәэссөратлар белән тулган, ватан өчен сугышта дан казанган дистәләрчә батырларның исемнәрен атый. — Беләсезме, минем Радченко батареясы 40 тан артык немец дзотын һавага күтәрде. Менә бөркет, ичмасам! Немецлар бу батареяның урнашкан урынын бик тырышып эзләп карыйлар, ул аларның ачуын шундый китерә, ләкин минем егетләрем тоттыралармы соң! Полковник Шаһи Садыйковның күкрәгендә Татарстан АССР Верховный Советы депутаты значогы ялтырый. Без бу значокка карагач, ул халыкның зур ышанычының бу билгесен үтә ягымлы итеп, хөрмәт белән сыйпап куйды һәм без үтенеп сорагач үзенең биографиясен сөйләп бирде. 1926 елда яшь егет Шаһи Садыйков, авыл комсомол оешмасы путевкасы белән, Казан хәрби мәктәбенә укырга килә. Өч ел ярымнан ул бу мәктәпне отличнога тәмам итә һәм взвод белән командовать итә башлый. Бер елдан аны яңадан укырга, бу юлы инде Ленинградка, җибәрәләр. Хәрби мәктәпне ул тагын отлично билгеләре белән тәмам итә һәм аны курс командиры итеп билгелиләр. Ләкин Шаһи Садыйковны туган ягы тарта, ул үзенең яраткан Казанына кайта. Садыйков командованиесендәге дивизион барлык күрсәткечләре буенча да тиздән беренче урынны ала, ә Шәйморза сайлау округы хезмәт ияләре аны республиканың Верховный Советына депутат итеп сайлыйлар. Бер елдан ул полк белән командовать итә инде. Шәйморза округы сайлаучылары депутатларында ялгышмыйлар, ул аларның ышанычын намус белән аклый. Депутат үзенең якташлары турында, үзенең мактаулы һәм җаваплы эше турында гаять зур бер мәхәббәт белән сөйли. Аның депутатлык эшчәнлеге монда — фронтта да өзелми. Монда — фронтка полковник Садыйков исеменә сайлаучыларыннан күпләп-күпләп хатлар килә һәм депутат бер генә хатны да җавапсыз калдырмый.

— Мин халыкның хезмәтчесе, — ди полковник Шаһи Садыйков, — мин соңгы тамчы каныма кадәр, тәнемдәге соңгы мускул хәрәкәттән тукталганга кадәр, халкыма хезмәт итәчәкмен. Үземнең бөек совет халкымның азатлыгы һәм бәхете өчен мин үземнең тормышымны да аямам. Татар халкының турылыклы улы артиллерия полковнигы Шаһи Садыйков менә шундый кеше ул.