Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГӨЛЬЗАДА

Шул исемдәге пьесалар җыентыгына драматург Риза Ишморат иптәшнең: Поль-зала, Ун ел тулганда, Пожар һәм Ил өчен исемле пьесалары тупланган. Бу җыентыкка аның кечкенә күләмдәге, клуб һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен генә язылган әсәрләре кертелгән; ләкин Р. Ишморат клуб сәхнәләре аша күтәрелеп үскән драматург булганлыктан, бу күләмдәге әсәрләрне бергә туплап укучыга тәкъдим итү бик урынлы. Нвторның профессионал сәхнәләр өчен язган зур әсәрләрен күздән үткәрүне башка иптәшләргә калдырып, мин шушы җыентыктагы пьесаларга гына тукталам. Ватан өчен изге сугыш барган бер чорда безнең бурыч массаны дошманга каршы тагын да ныграк туплаудан, художество чаралары аша көннең үзәгендә торган мәсьәләләрне яктыртудан, шулар тирәсенә массаны чакырудан гыйбарәт. Шуңа күрә, сәхнәбездә дә шул сорауларга җавап бирә торган пьесаларны беренче чиратта куярга тиешбез. Җыентык эчендә Ил өчен пьесасыннан башкалары, эчтәлек ягыннан бу сорауга җавап бирә алмыйлар. Ләкин, Ил өчен пьесасы күп мәртәбәләр басылган һәм клуб сәхнәләрендә бик күп тапкырлар куелган әсәр булганлыктан, тамашачы өчен яңа бер әсәр түгел. Шуның өстенә, әсәрдәге хәлләрнең барышы бүгенге сугышның кискен шартларын чагылдыра алмый. Әсәрнең персонажы Сәлимнең, армиягә барыйммы, юкмы дип икеләнеп йөрүләре, колхоздагы тормышның чамадан артык күпертелеп, шатлыкка, җитешлеккә, муллыкка гына төрелеп бирелүе артык ясалма булып яңгырый. Яшьләрнең гамьсез рәвештә сикергәләп, очынып йөрүләре дә бүгенге шартларда артык бер нәрсә булып күренә. Бүгенге көннен җитдилеге, бөтен көчнең фронт өчен тупланган булуы, массаның шул эшкә җаны-тәне белән бирелгән булганлыгы — патриотлыгы бу әсәрдә чагылмый. Зәкинең, абыйсын алмаштырырга фронтка китүе тиешле югарылыкка куеп, җанландырып шморат пьесалары җыентыгы бирелмәгән. Дошманга нәфрәт, бер туган абый өчен генә булмыйча, меңләгән туганнарның үчен кайтаруга юнәлдереп бирелмәгән. Шуңа күрә, бу омтылыш бик тар һәм кечкенә бер нәрсә булып чыккан. Шуның өстенә, Зәкинең фронтьа китүе тирәсенә җыелган башка хәлләрнең дә артык бәйрәмчә булулары пьесадагы төп идеяны шактый ук томалый. Ватан сугышы бурычларын яктырта торган пьеса совет халкының патриотлыгын, аның геройлыгын оста итеп күрсәтә торган булырга тиеш. Шул вакытта гына ул үз бурычын тулысы белән үти алачак. Ун ел тулганда, Пожар пьесалары, колхоз төзелешенең башлангыч елларында, агитацион әсәрләр буларак, уңай роль уйнаганнардыр. Ләкин хәзерге көндә аларга, шул чорны чагылдыра торган тулы художестволы әсәрләр дип карап булмый. Бу пьесалар Р. Ишморат иҗатындагы башлангыч тәҗрибәләр булып кына калалар. Шуңа күрә, ул пьесаларга артык тукталмыйча, җыентыкта үзәк урынны тоткан һәм автор тарафыннан соңгы елларда гына язылган Гөльзада әсәре турында берничә сүз әйтик. Гөльзада — мелодрама характерында, сантименталь хәлләргә корылып язылган бер әсәр. НЭП чоры, баш калкыткан хосуси милекчелекнең чире кайбер яшьләргә дә йоккан. Дларда мещанлык күренешләре чагыла.

Меланхолик образлар (Хафиз, Фазыл, Санияләр) арасында бара торган вакыйгалар ул чордагы яшьләрдән төшенкелеккә бирелүләрен, бозылуларын һәм тора-бара төзәлүләрен гәүдәләндерә. Егетләр-кызлар Маркиз атавында ял итәләр, төче мәхәббәт белән тормышны яңача кору мәсьәләләре турында суз куертыла. Хафиз Гөльзаданы соя, ләкин ул аның укуына, җәмәгать эшчесе булуына каршы килә. Ул үзенең эгоистлыгы аркасында, Гөльзадага бары тик хатын итеп кенә карый.

Мин бит сине болан дабал-май эчендә генә тотачакмын, — ди Хафиз. Гөльзада Хафизны сөя дә шикелле, ләкин иргә курчак булу, укуны ташлауны ул башына да сыйдыра алмый. Шуңа күрә Хафизга:

Ә бит тормыш ашау-эчүдән генә гыйбарәт түгел!—дип җавап кайтара һәм үзенең киләчәген мондый обыватель белән бәйләмәскә карар кыла. Хафиз көтелмәгән бу хәлдән шашып кала, Рәшиттән көнләшә, эчәргә тотына. Моңланып йори торгач, (исерек баштан) Гөльзадага багышлап бер көй дә чыгара. Соңыннан Рәшит белән Гөльзаданы атып үтерергә була. Ләкин ул Рәшит белән Гөльзада каршында каушап калып, бу эшен булдыра алмый. Оятыннан ул шәһәрне ташлап кача. Икенче пар — Фазыл белән Сания, алар да бер-берсен сөешкәннәр. Сания ана булырга хәзерләнә, ләкин Фазыл бала булуын теләми. Бу турыда иптәшләренә белдерергә теләмәсә дә, эчтән генә балага дошманлык саклый һәм Санияне үтерергә карар кыла. Аулакта Саниягә һөҗүм итә, ләкин бу эш тә барып чыкмый. Шуннан соң Фазыл да бу шәһәрне ташлап кача. Бу хәлләрдән соң 15 ел вакыт узып китә һәм бу кешеләр 1940 нчы елның җәендә бер пароходта очрашалар. Фазылдан башкалары матур семья төзегәннәр, балалар үстергәннәр, орденлы укытучы, доктор, доцент, инженерлар булып беткәннәр. Ә Фазыл төзәлү йортыннан төзәлмичә кайтып килә. Әсәрнең кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт. Авторның театраль сәнгать һәм режиссерлык белән якыннан таныш булуы бик күп төрле эффектлар уйлап чыгарырга мөмкинлек тудырган. Алар формаль яктан кызыклылар (вакыйганың пароход салонында баруы, Маркиз утравындагы шау-шулар, Гөльзада белән Рәшитнең балконда алып бара торган күренешләре һ. б.), ләкин аларның реальлегеннән бигрәк ясалмалык, ялангач трюклыгы күзгә бәрелә. Шуның белән бергә, клуб сәхнәләрендә оформлениегә мондый мөмкинлекләр булмый. Мондый берьяклылык тышкы эффектларда гына булмыйча, хәлләрнең үсеше һәм чишелешләрендә дә еш очрый. Алар ышанырлык булып яңгырамыйлар. (Мәсәлән, Хафизның кесәсеннән револьверы югалу, Саниянең үлмичә калуы, Хафиз төзәлеп тә, Фазылның бу мәсьәләдә артта калуы һ. б.) Фазыл Хафизга караганда көчлерәк характерлы кеше. Андагы ирек көче, тәвәккәллек Хафизга караганда югарырак. Шулай да ул тизрәк бозыла һәм төзәлүдә дә нигәдер Хафиздан соңгарак кала. Сәхнә техникасында шартлы хәлләрнең булуы бик мөмкин, тик аларның да бер чиге булырга тиеш. Чиктән ашкан эффектлар реальлекнең кире күренешен тудыралар. Р. Ишморат иптәштә эшне техник яктан гына хәл кылу белән мавыгу көчле. Шуның аркасында кайбер образларның җанлы, тулы канлы булучанлыклары аеруча җитешеп бетми (Хәким, Бану). Бу кимчелекне—характерлардагы вак детальләргә әһәмият бирмәү, аларны бөтен нечкәлекләренә кадәр җәеп үстермәү, тышкы форма белән генә чикләнеп эш итү китереп тудырган. Шаулап торган Волга буенда Хафизның ыңгырашулары, шатлыклы омтылыштагы пароход эчендә, орденлы педагог, инженерлар, докторлар, доцентлар арасында, хәзерге балалар чирканырлык, авызыннан суган исе килеп тора торган галах Фазылны очрату кызыксыз. Бу тикле зур контрастны ничек тә аклап булмый. Фазыл ягыннан чыгып карасаң артык артта калганлык, башкалардан чыгып карасаң-артык сикерү ярылып ята. Фазыл унбиш ел буена нишләп бер дә үзгәрмәгән? Хафиз ничек ул хәтле сикерә алган шикелле сорауларны бирәсе килә. Ә әсәрдә бу үзгәрешләрнең художестволы аңлатмасы юк. Психологик кичерешләрне тирәнәйтә төшәргә әсәрнең материалында күп мөмкинлекләр бар, ә автор алар белән тирәнтенрәк кызыксынырга уйламаган. Пьеса бүгенге көн куйган сорауларга җавап биреп бетерә алмый. Татгосиздатның үзешчән түгәрәкләр өчен бүгенге сорауга җавап бирерлек ватан сугышы шартларында куярлык пьесалар басып чыгаруын көтеп калырга туры килә.