Логотип Казан Утлары
Хикәя

КОТЕЛОК

 Мәрхүм Әхмәтша абзый аны, калага солы сатарга килгән җирендә, лазареттан чыгып авылына поправкага кайтып баручы бер солдат кулыннан сатып алган иде. Аннан бирле күп кенә сулар акты. Әхмәтша абзый картаеп, балаларын кайсын-кая урнаштырып бетерде дә, инде мәңгелеккә күземне йомсам да исем китми, дигәндәй горур һәм тыныч рәвештә теге дөньяга китте.

Аның догачысы булып карчыгы Сахибҗамал әби, ә нигез саклаучысы булып — төпчек улы Хәкимҗан калды. Котелок исә, башка вак-төяк дөньяви чүп-чарлар арасында кысылып, болай гына онтылды. Менә ничә еллардан бирле инде ул Әхмәтша абзыйларның өйләрендә хезмәт итә. Крестьян семьясында аннан ничек файдалана белсәләр, шулай файдаланалар — Сахибҗамал әби аңа сөт тә салып куя, киленнәре Фәсәхәт пешкән бәрәңге тутырып кырга да алып китә, калган ашны да шунда салып куйгалыйлар, кайчагында күршеләре дә алып торалар, кешенеке кештәктә дигәндәй, урманда чәй кайнатып корымга манып кертүчеләр дә булмады түгел, шулай итеп шул солдат истәлеге көнкүрешнең вак-төяк мәшәкатьләре һәм егерме алты, егерме җиде еллык гомеренең салмак тузаны астында югалып калды. Дөресрәге, кала язган иде. 1941 нче елның 26 нчы июнендә, сугыш башлануга өч көн узгач, илдә гомуми борчылу җәелүгә дә карамастан, Әхмәтшаныкылар семьясында әле ул-бу көтелмәгән бер көндә, Хәкимҗан әллә кайдан гына кайтты да, өйгә керү белән беренче сүзе итеп:

— Бернең теге котелок кайда икән? Аны чистартып куярга кирәк, — диде. Бер кешедән бүтәннәре Хәкимҗанның бу сүзләренә артык әһәмият тә бирмәделәр, — әйбер кадерен белеп әйтүе булгандыр, йорт башы кеше ич ул хәзер.

Тик, семьяда бер кеше бу сүзләрне тирәнрәк итеп аңлады. Кинәт сискәнеп китте бу кеше, Хәкимҗанның күзләренә турырак карарга, аннан ниндидер әйтелмәгән бер мәгънә чыгарырга тырышты. Бу бер кеше дигәнебез — Хәкимҗанның әнисе Сахибҗамал карчык иде.

— Каян исеңә төште әле ул? — дип куйды карчык, улыннан күзләрен алмыйча. Хәкимҗан әнисенең тавышында һәм күзләрендә тынычсызлана башлау чаткылары сизеп, мөмкин чаклы җайлап җавап кайтарды:

— Белеп булмый бит дөнья эшен. Кирәк-ярак булса, дим. Моннан соң ул, сүзнең очын югалтыр өчен, бөтенләй башка нәрсәләргә күчте, Чатан Зарыйф малае Заһидның үзе теләп армиягә китәргә әзерләнүе турында хәбәр итте, бригадирны күреп аннан хезмәт кенәгәсенә утыртылмый калган хезмәт көннәрен утырттыруын, колхоз правлениесенә районнан бер кеше килеп, председательне аз гына суганлап-борычлап алуын сөйләде, аннары, боларның барсыннан да соң, сүз арасында гына әйткән төсле итеп:

— Бүген кичкә, Маһирә эштән кайткач, бер сөйләшеп алырбыз әле, әни, сүз бар, — дип куйды. Хәер, кичне көтеп тә торасы юк, ана күңеле әллә кайдан сизенә,— ахырысы чынлап та чистартырга туры килер котелокны. Инеш юлында, күрше Галимә карчык белән очрашып, исәнлек-саулык сорашып алганнан соң, сүз бала-чага һәм йорт-җирнең иминлегенә күчкәч, кинәт күңеле тулып китте карчыкның — имин дип әйтсә дөрес үк түгел, имин түгел дисә аның үзенә көч иде. Су буена төшеп җиткәч, агартырга дигән әйберләрен ком өстенә куйды да, үзе суның агымына карап, тынып уйланып калды. Су ага да ага, кая ага?

— Сәхипҗамал карчык моны белми. Кешеләр шаулыйлар да гөрлиләр, сугыш дигән нәрсәне уйлап чыгаралар — нигә кирәге бардыр шунда. Уйлап-уйлап та, боларның очына чыга алмагач, шунда ук чүгәләде дә, котелокны ком белән ышкый-ышкый тазартырга кереште. Котелок, корымнан арынгач, ничектер җиңеләеп калган төсле булды — аны шул килеш куеп торырга да ярый иде инде. Тик карчык аны агарту белән мавыккан- нан-мавыга барды. Ник дисәң, тазарта торгач котелокның әллә кайчандагы тутыгы астыннан пәке очы белән кырылып ясалган әллә-нинди бер борынгы кылыч клеймосы чыга башлады. Бер кул кылычны кысып тоткан да, һавада айкап тора, ә кылычның йөзенә ниндидер язулар, кәкере-бөкере хәрефләр язылган. Кем ясаган моны? Бу кем кулы? Ул нинди кылыч? Аңа ни дип язылган?

Сәхипҗамал карчык өчен болар барсы да сер, ләкин бу серле борынгылык аны кинәт юатып, тынычландырып җибәргән кебек булды. Кылыч белән уйнау элек-электән булган икән шул! Кичен, барсы да бергә җыелгач, Хәкимҗан күңелендәге сүзен ничек итеп башлап җибәрергә белмичә, җай чыкканны көтеп утырганда, Сәхипҗамал карчык, гаҗәп бернәрсә алып килгән төсле итеп, теге котелокны күтәреп килде:

— Укып кара әле, Хәкимҗан улым, ни дип язылган монда? Хәкимҗан котелокны лампага якынрак китерде, барсы да тынып ут тирәсенә килделәр, җиделе лампаның шәүләсе ап-ак итеп тазартылган котелокка төшеп, шуның аркылы балаларның мавыккан йөзләрендә уйнаклады.

— Я, ник телеңне йоттың? — дип куйды карчык, серле борынгылык белән кызыксынудан тәмам янып. Хәкимҗан котелокны утка тагын да якынрак китерде, аннары кинәт алды, йөзен һәм аны кинәт күтәреп, өйдәгеләрнең барсына да берьюлы диярлек, карады.

Үзебез үлдек без, ә туган илебезне үтертмәдек! дип, сүзләрен өзеп-өзеп әйтеп, куйды һәм бераз тынлыктан соң:

— Шулай дип язылган монда, котелокта,— дип өстәп тә куйды. Котелок, үзе тазарып калганы кебек, семьяның киңәшен вак-төяк сүзләрдән, икеләнүләр һәм шикләнеп караулардан тазартырга ярдәм итте.

— Илең өстенә кара яу килгән икән, атаң-бабаңнар гөрефеннән калыша алмассың шул, без монда үзебез әке- ренләп кыймылдарбыз әле, — диде Сәхипҗамал карчык, бөтен киңәшкә бер йомгак ясап. Иртәгесен алар, зур бер кузгалу белән, Хәкимҗанны озатып калдылар. Сәхипҗамал карчык басу капкасы төбенә чаклы килде дә, изгеләр рухына дога кылам, дип зияратка кереп калды. Әнә инде аның малае, олы юл буенча җай гына юырта торган атка утырып, Хәсәншәех үренә таба күтәрелеп бара. Арбада аның котомкасы ята, ә котомка өстендә бау белән бәйләгән котелок ялтырап күренә.

1943 ел. Январь