Логотип Казан Утлары
Хикәя

КУАКЛЫК АРАСЫНДА

Тырыша торгач; яңа мунча да эшләнеп бетте. Ләкин аның белән файдаланырга мөмкинлек булмый торды. Мунча керәсе иртәнең таңыннан ук, бөтен дөньяны куе, төтен шикелле аксыл һәм бөдрә томан каплап алды. Төннән — көнне, көннән — төнне аеру мөмкинлеге калмады.

Ул арада командование пунктыннан, батарея урнашкан районга шактый гына санда немец шпионнарының төшерелүләре турында хәбәр иттеләр. Бу хәбәргә ышанасы килмәгән иде. Алгы ут сызыгыннан ике километргa эчтәрәк булу кайберәүләрне тәмам тынычландырып беткән иде инде. Батареяга дивизион комиссары, өлкән батальонный комиссар Лысогурский үзе килде. Ул — гадәттәгечә, батареядагы җитешле-җитешсез якларны күреп, кешеләр белән берничә минут сөйләшеп яки партия, комсомол җыелышы үткәреп китү өчен генә килмәде. Ул көннәрен һәм төннәрен дә шушында ук калды. Батарея командиры тәүлек буенча күзәтү пунктыннан кайтмады. Хәлимнәр расчетындагы җиде кешегә, һәртөрле постта торулардан азат итеп, парашют белән ташланган немец шпионнарын эзләп табу бурычы йөкләтелде. Алар, көнен-төнен ял итмичә, немецларны эзләделәр...

Мәсьәләгә уен-көлке итеп караулар бөтенләй бетте. Дүрт тәүлек буенча шундый киеренкелек эчендә яшәгәннән соң гына, көннәрне төнгә әйләндергән куе томан күтәрелеп, матур гына балкып кояш чыкты. Бары тик шуннан соң гына, әлеге мунча мәсьәләсе яңадан кузгалды.

 * * *

Яңа эшләнгән мунча үзенең тышкы күренеше белән үк Хәлимнең күңеленә ошый иде. Сахап исә, такта ишекне төбенә кадәр ачып карады да, шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде: —

 Менә бу мунча, ичмаса. Кара син әле, ләүкәсенә кадәр ясап куелган бит... Болай булгач: Ай, авыл мунчасы! Кайтып чабынып булсачы,—дип җырларга да урын калмады инде,— диде ул. Карабинын һәм кулындагы башка әйберләрен Хәлим янына илтеп, куаклык төбенә куйды да, салмак кына адымнар белән, якындагы каен агачына таба китте, һәм:

— Мин, тәмле ис килеп тора торган яңа себерке алып килим әле, — диде... Хәлим белән Сахап беренче кабат чабынып, эссе ләүкәдә тәннәрен парлап чуалган арада, батарея командиры Попов юынып өлгергән иде инде. Ул, тегеләрнең шундый эсседә түзеп парлануларына, пардан соң ук тәннәренә чиләкләп-чиләкләп салкын су коюларына гаҗәпсенеп, берникадәр вакыт киенмичә карап торды. Ул барыннан да бигрәк, Хәлимнең тыгыз итле тәбәнәк таза гәүдәсенә, ут шикелле кып-кызыл булып, янып торган тәненә, киң җилкәсенә сокланып карый һәм: Менә бит, минем нинди көчле, шат һәм күтәренке күңелле егетләрем бар”, дип уйлый иде. Ләкин ул уен башкаларга ишетелерлек итеп әйтмәде.

Бу вакытта елганың каршы ярына, берсе өстенә берсе дүрт снаряд төшеп шартлады. Чуен китекләре, сызгырынып, комсу балчыклы ярга кундылар; чылтырап аккан елга суына шыпыр-шыпыр килеп, чумгаладылар. Попов үзе киенеп утырган урынга, куаклык төбенә ятты. Сахап ләүкәдә чабына иде әле. Ул, көчле шартлаулар вакытында, берничә секундка гына тукталып торды да, кызып-кызып чабынуын дәвам иттерде. Хәлим чиләк белән елгага су алырга чыккан иде. Ул чуен китекләренең сызгырынуы тынып беткәнче зур ташка ышыкланып торды. Аннан соң чиләген тутырып салкын су алды да, башыннан коеп җибәрде. Снаряд шартлаулары һаман дәвам итә иде әле. Ләкин алар һаман ераграк төшеп шартлыйлар. Дошман мунча урнашкан урынны белеп түгел, кайда очрады-шунда атып маташа иде булса кирәк.

* * *

Хәлим киенә башлаган вакытта, Сахап өченче мәртәбә чабынырга кереп китте. Хәлим аңар ягымлы гына елмаеп карады да:

— Ну, туганкай, мин киттем! Син чынлап та, әнисе белән бергәләп кергәндәге шикелле озаклап, әбиеңнең коймак-бәлешләре пешеп өлгергәнгә Кадәр кермәкче буласың инде, ахырысы, — диде. Сахап исә, мунчадагы парлар чыгып әрәм булмасын өчен, ишекне аз гына кысып куйган килеш, җавап кайтарды:

— Бар, ба-ар. Башкаларны тизрәк җибәр. Мин алар килгәнче чуалырмын әле монда. Хәлим ялгызы гына кайтып китте. Менә, ул куе урман эченнән, тар гына сукмак буенча атлап бара. Өзлексез рәвештә диярлек яңгырлар явып, куе томаннар булып үткәнлектән аяк асты сазлыкка әйләнгән. Шулай да урман Хәлимне үзенә бик нык тарта, аның күңелен күтәрә. Ул мунча кереп чыккач, дөньяга яңадан туган шикелле җиңеләеп, дәртләнеп атлый. Уйлары исә, ерак-еракларга китеп, сугышка кадәрге булган гүзәл тормышның төрле-төрле хәлләрен, аерым-аерым вакыйгаларын хәтерли...

Ә күзләр монда — сукмак буендагы сарылы-зәңгәрле чәчкәләргә, эреле-ваклы куакларга сокланып карыйлар. Кинәт, аңа якын гынз кыргый куаклыкның уртасына мина килеп төште һәм коточкыч шартлау астында яшь һәм хуш исле яфраклары, ап-ак гүзәл чәчкәләре белән тирә-әйләнәгә ямь, чиксез матурлык биреп утырган шомырт куаклары һәм кура җиләге сабаклары, үзләренең тамырлары белән, балчык һәм ком кисәкләре белән, бергә буталып, югарыга чөелделәр. Чуен китекләреннән саклану өчен, Хәлим сукмак буендагы сулы казылмага, зур казан шикелле булып торган чокырга төшеп ятты. Тик аңар башын чокыр эченә яшереп, чуен китекләреннән сакланып кына ятырга туры килмәде. Әлеге куе, кыргый куаклык ягыннан, ниндидер бер ят, Хәлим әле моңарчы һич тә ишетмәгән тавышлар, ят бер телдә сүгенүләр ишетелде. Кемнәрдер, тамакларының төбе белән акырынып, җирәнгеч бер аваз белән елап җибәрделәр дә, шул ук секунд эчендә, бөтенләйгә, мәңгегә тынып калдылар. Берничә кеше, ашыгып, каушаулы хәрәкәтләр белән, миналар шартлаган урыннан читкә йөгерделәр; бер-берсеннән аерылмаска тырышып, икенче куаклыкка кереп яшеренделәр. Хәлим аларга. нык игътибар итте. Ул кешеләрнең, тышкы киемнәре һич тә шикләнерлек түгел иде. Башларында, кызылармеецларныкы шикелле үк, кызыл йолдызлы пилоткалар, өсләрендә исә, берсендә яшел гимнастерка, ә икесендә соргылт шинель...

Хәлимнең исенә, кылт итеп, дүрт тәүлек буенча сузылган куе томан, шул вакыт аэропланнан ташланган фашистлар төркеме турындагы сүзләр килеп төштеләр. Җентекләп карый торгач, ул, тамыр-томырлары белән актарылып ташланган куаклыкта ниндидер бер ак җәймә ятуын күрде. Бу — парашютның өзгәләнгән ефәк канаты иде. Хәлимдә хәзер үзенең уйларына, күңеленең тирән бер* почмагындагы сизенү тойгыларына ышанмаска һич тә урын калмады. Ләкин ул ике чараның берсен сайлап ала алмый иде: хәзер үк батареяга барып, командирга хәбәр итәргәме, әллә, киредән мунчага барып, мәсьәләне Сахапка аңлатырга һәм аны икенче сукмаклар белән батареяга кайтарып җибәрергә, ә үзенә исә, бу шикле бәндәләрне күздән ычкындырмыйча күзәтеп торыргамы? Һәм ул:

— Алар мине һичшиксез күргән булырга тиешләр. Шулай булгач, моңа киредән мунча ягына китәргә ярамый... — дигән нәтиҗәгә килде.

Шул тирәдә мина шартлаулары тукталгач та, яткан урыныннан сикереп торды. Үзен, бернәрсә дә белмәгән кеше шикелле, тыныч тотарга тырышып, үлән йолкып алды да, шинеленә сыланган балчыкларны сөртеп ташлады. Ул, куак арасындагы явыз бәндәләрнең үзен җентекләп күзәтүләрен, күзләрен утлы штыкларга әйләндереп, аның җилкәсенә кадарга торуларын яхшы тоя, бик ачык сизенә иде. Тик ул, ерткычларга бөтенләй игътибар итмәгән шикелле, бер салкынлык белән, сукмак буенча үзенең юлыннан китте. Озак та бармады, автомат тавышы яңгырады. Пулялар Хәлимнең яныннан гына сызгырынып үттеләр. Берсе шинель итәген тишеп, хәзер аяк белән басыласы җиргә кереп кадалды. Хәлим, үзен үлде дип уйласыннар өчен, шунда ук җиргә, сукмак өстенә гөрселдәп ауды. Аннан соң, кулындагы керле күлмәкләрен сукмакта калдырып, бик саклык белән генә шуыша-шуыша якындагы карлыган куагы төбенә барып ятты... Әлеге билгесез бәндәләр аңар көчле ут ачтылар... Хәлим, куе үлән һәм куаклык арасыннан, юан чыршы агачына таба шуышты. Чыршыга ышыкланып, аз гына күтәрелеп карады. Кулларына автомат һәм гранаталар тоткан дүрт немец, ярым иелгән рәвештә ашыгып, йөгерә-атлый, Хәлимгә таба киләләр иде. Хәлим аларның йөзләрен аерым- ачык күрде: күзләре эренләп, битләре балчыкка буялып һәм ярылгалап беткән. Барсыннан да алдарак килгән ябык чырайлы җирән немецның яшькелт күзләре Хәлимнең мыскыллап караучан зәңгәр күзләре белән очраштылар. Немец, аз гына артка чайкалып, тукталып калды. Белер-белмәс көенчә русча сөйләп:

— Рус, бирел! Без сине хәзер үк бетереп ташларбыз, яхшылык белән бирел! — диде. Хәлимнең сул кулында карабин, уң кулы шинель кесәсендә, андагы гранатаны кысып тоткан иде. Ул, карабинын агачка сөяп һәм аны сул тезе белән кысып, кулларын югары күтәрә башлады. Шул уңайда ук гранатаны сугышчан әзерлек хәленә куеп, бер-берсенә якын гына торган дүрт немец өстенә ыргытып та җибәрде. Әлеге озын буйлы, пычракка каткан ябык йөзле җирән немец, ямьсез, ачы тавыш белән үкерде дә үз канына батып җиргә егылды. Берсе яраланып ауды. Хәлим тиз генә карабинын эшкә кушып, качып барган ике немецка ата башлады.

* * *

Сахап мунча эчендә, дөньядагы барлык рәхәт, ләззәтләрне үзенә җыйган шикелле, кәефләнеп юынып утырганда, атыш тагы көчәйде һәм ул ниндидер бер тойгы белән ашыгырга кирәклеген аңлады. Ул, керле күлмәкләре белән төреп куйган карабинын һәм патроннарын алды да, тышка йөгереп чыкты. Сабын күбекләре дә юылып бетмәгән ялангач тәненә чалбарын һәм шинелен киеп, ялан аягына гына ботинкасын элеп алды. Барган уңайга карабинын корып, шинель каптырмаларын эләктерә-эләктерә, атыш тавышлары ишетелгән якка таба китте. Ул, сукмаксыз-нисез турыдан гына бару аркасында, немецларның сул як яннарына барып чыкты. Гаять куе булып үскән кура җиләге сабакларында тукталып, посып торды. Атыш тавышлары буенча саклык белән генә күзләрен йөртеп, чыршы төбендәге Хәлимне күреп алды. Хәлимне танырлык та түгел иде — ул кып-кызыл: канга буялган. Каршыдагы куаклыктан, Хәлимгә таба кемнәрдер аталар. Сахап аларның автомат тавышларын ишетә. Ләкин, ул якны кечкенә бер биеклек каплап торганлыктан, Сахап анда кемнәр һәм ничә кеше булуын белми иде. Сахап, Хәлимнең карабин көпшәсе төбәлгән сызык буенча күзләрен йөртеп, дошманны күрергә тырышты. Тагын Хәлимгә таба карады. Андагы көтелмәгән бер хәлдән ул кычкырып җибәрә язды. Ике немец, куе үлән арасыннан саклык белән генә шуышып, Хәлимнең арт ягыннан бөтенләй якынаеп киләләр иде. Өч-дүрт секунд, бөтен мәсьәләне хәл кылачак. Дусты Хәлимнең бу дөньяда моннан соң яши алуы-алмавы мәсьәләсе менә шушы кыйммәтле секундларга, Сахапның вакытында ярдәм күрсәтә алуына, аның күзләре ялгышмауга һәм куллары калтырамауга бәйләнгән иде. Әнә, немецлар икесе дә, куе үлән арасыннан күтәрелделәр, пычрак кулларын Хәлимгә таба суза башладылар. Сахап карабинын күкрәгенә нык итеп кысты. Алданрак килгән немецның башына, нәкъ уң як чигәсенә төбәп, атып та җибәрде. Озын гәүдәле немец, бөгәрләнеп, җиргә ауды. Арттанрак килгән тәбәнәк гәүдәле немец исә, моны күргәч, каушап һәм аптырап калды. Ул арада Сахап карабин патронын патронникка куеп өлгерде һәм тагын атты. Көтмәгән яктан атылган мылтык тавышлары һәм, аннан да бигрәк, үз янында гына немецларның ачы тавыш белән бакырулары — Хәлим өчен көтелмәгән бер хәл иде. Ул, әйләнеп карау белән, кан эчендә яткан немец гәүдәләрен, җирәнгеч ике үләксәне күрде. Ни өчен алар шулай егылдылар? Аларга кем атты? Боларын Хәлим белми иде әле. Әмма, аның күңеле күтәрелеп китте. Аңар, туган илнең һәрбер агачы, агачлардагы һәрбер ботак, шулай ук ботакларда! ы барлык яфраклар да аның белән, барсы да Хәлимне яклыйлар, аның исән калуын һәм җиңеп чыгуын телиләр шикелле тоелды, Хәлимнең патроннары беткән иде инде. Ул актык гранатасын алды. Ләкин кулга алынган гранатаны ыргытырга өлгерә алмады, дошман пулясы аның уң беләген көйдереп, яндырып үтте. Тагын бер пуля иңбашына килеп керде һәм сул як калак сөяген җәрахәтләндереп китте. Ул тешләрен шыкырдатып кысты, актык көчен туплап күтәрелде. Кулындагы гранатаны дошманнар өстенә ыргытты. Аннан соң, юан, карт чыршыга табынган һәм үзен шушы вакытка кадәр үлемнән саклап торган өчен рәхмәт әйткән шикелле итеп, кулларын күкрәгенә куеп, тезләнде һәм инде җиргә ауды. Бу вакытта инде Сахап, ышыклана-ышыклана барып, немецлар утырган куаклыкның янына ук җиткән иде. Хәлим ыргыткан граната немецларның берсен үтерде, икенчесен авыр яралады. Ансы да үлем хәлендә иде. Хәзер алар өчәү калдылар. Сахап:

— Юк инде, боларын, ничек тә булса, тереләтә кулга төшерергә кирәк! Безнең файдага сайрап ташлаулары мөмкин, — дип уйлады. Немецларны миңгерәүләндерү теләге белән кулындагы гранатаны алардан уздырып җибәреп ташлады. Карабинын кысып тоткан килеш йөгереп немецлар янына барды да:

— Ташла коралыңны! Кулыңны күтәр!— дип кычкырды. Сахапның бу кыюлыгыннан шашып калган немецлар кулларын күтәрделәр. Пләш башлы, киң һәм йөзеннән алгарак чыгып торган ябык авызлы маймылсыман карт немец, хурлыгыннан уңайсызланып кына елмайды да:

— Кара син, ялгыз гына икәнсең ләбаса. Шуның өстенә, яп-ялангач икәнсең тагын, — диде. Тонык күзләрен аяк астындагы автоматына төшереп алды. Сахап, немецлар рус телендә шулай оста сөйләшә ала торганнардыр дип һич тә уйламый иде. Ләкин ул үзенең моңар исе китүен сиздермәде. Ачулы рәвештә чыраен сытып, киң сары кашларын җыерып куйды да:

— Ярар-ярар, дәшми-тынмый гына атлавыңны бел! — диде.

Хәрәкәттәге армия