Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 25 ЕЛЛЫГЫ

Совет әдәбиятының 25 еллыгы бөтен дөнья күләмендәге ике сугыш арасында ята. Моңарчы һич күренмәгән һәм үзенә аерым бер төстә бара торган хәзерге сугышта кешелек дөньясы яшәү нигезләрендә тирәннән кузгатылды һәм халык массалары күтәренке ихтыяр һәм мораль халәткә күчәргә тиеш булдылар. Хәзерге сугыш — ул моторлар сугышы. Ул — моторлар сугышыннан һәм азап чигүләрне җиңеп чыгу көченнән, әхлакый көчтән гыйбарәт. Бу сугышта жиңүне бәхет тә, очраклы хәл дә һәм полководецның таланты гына да хәл итмәячәк; бу сугышта моторлары күбрәк булган һәм халкының әхлакый рухы ныграк булган як җиңеп чыгачак. Әхлакый категорияләр бу сугышта хәлиткеч роль уйныйлар. Сүз, кешенең йөрәгендә ялкынланган күмер генә түгел инде, сүз — миллионнарча штыклар белән атакага бара, сүз, артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырый. Менә шуңар күрә дә безнең көннәрдә әдәбият турычда, күзгә күренми торган крепостьның, халык җаны крепостеның ташчылары турында сөйләү’ аеруча урынлы булып тора да.

Горький исемендәге Бөтен дөнья әдәбияты институты шушы сугыш вакытында рус әдәбиятының II нче томын — совет әдәбияты томын хәзерләп өлгертте. Академик А. Н. Толстойнын СССР Фәннәр Академиясенең 1942 елның ноябрендә булып үткән сессиясендә ясаган бу доклады шушы том нигезендә хәзерләнде.

Герман халкының мондый түбәнлеккә төшүенең сәбәбе нәрсәдә соң? Нигә Гитлер Германиясе социаль яктан куркынычлыга әйләнде? Германиянең авыр промышленносте— илнең бу төп хуҗасы —1914-1918 еллар кампаниясенең уңышсыз- лыгын исәпкә алып, Вильгельм II нче вакытындагыга караганда күп өлеш грандиозырак итеп уйланылган үзенең яңа хәрби экспансиясе өчен бу юлы террористик методлар белән бөтен геоман халкын озак вакытлар буенча һәм тирәннән хәзерләде; фашизм, башка бурычлардан тыш, немецны көчләп психологик яктан яңадан тәрбияләү бурычын куйды; фашизм бу халыкка аеруча хас булган барлык немец сыйфатларыннан файдаланды, аңарда бүтән эпохаларда бәлки әле йокымсырап кына яткан һәммә явызлык орлыкларын нык үстереп үрләтеп җибәрде; бу — һәммәсеннән дә элек —- немец вак буржуасының мещанлыгы, үзен гумани- тарь культурага каршы куя торган һәм аны тупас һәм явыз рәвештә дошман күрә торган мещанлык; аңардан ике аяклы ерткычның тау куышы эчендәге халәтенә бары тик бер генә адым калган ун пфенниглык мещанлык; эчпошыргыч кирпеч кирканың түбәсендәге гасырлар буенча алтын әтәч фатиха биреп тора торган мещанлык; Каутскийның социал-демократик араннарында үзенә җирдәге җәннәтне тапкан һәм, ниһаять, бөтен дөнья күләмендә талауга чыгарга чакыруга бүреләрчә ярсып улап җавап биргән мещанлык. Россия тарихының, совет халкы тарихының сәхифәләрен актарган чакта, безнең алдыбызда бөтенләй башка күренеш ачыла. Монда беренче планда — бөек гадәләткә омтылу, гаделлек өчен көрәш, иҗтимагый тормышның гадел формаларын төзү ята. Рус халкында әхлакый яктылыкның һичбер вакытта да, хәтта иң авыр һәм кыен заманнарда да сүнгәне юк. Ул — халыкның фольклорында, әкиятләрендә һәм җырларында гүзәл яктылык чәчте, ул — летопись язучының хөҗрәсендә бер тиенлек шәм утында җылытылды, ул — ярсу Аввакум хезмәтләре белән намуслы кешеләрне зур батырлыкларга ялкынландырды. Ул — һаман саен көчлерәк кабына барып, Ломоносовтан алып безнең көннәргә кадәр сузылган рус әдәбиятының бер вакытта да сүнмәс ялкыны белән дөньяны яктыртып җибәрде. Безнең әдәбиятыбыз үзенең идея утының куәте һәм образының әхлакый тирәнлеге, теленең байлыгы һәм сыгылмалыгы белән дөнья әдәбиятында бердән-бер булган һәм фикер йөртергә сәләтле һәркемне табындыра торган гаҗәп күренеш ул. Без дөньяга аңардан башка яшәргә мөмкин булмаган һәм мөкәммәлеккә бару юлында, бары тик аның белән генә җиңеп чыгып була торган кешелек образы алып киләбез. Октябрь рус әдәбиятының гаять зур бер чорын — критик реализмны төгәлләде. Хәзерге ватан сугышы совет әдәбиятының егерме еллык чорын — үзенең нигезендә көрәшнең һәм яңа гадел дөньяны төзүнең һәм якынаеп килгән дөнья сугышы алдыннан кызу рәвештә оборона төзүнең барлык иҗтимагый процессларын 1 Аввакум — протопоп (1620-1682) — рус чиркәвендәге иске обряд расколына нигез салучыларның берсе, шул ук вакытта XV нче йөзнең оригинал әдибе дә чагылдырган позитив социалистик реализмны эзләү чорын төгәлләде. Бу сугышта совет әдәбияты үзенең яңа Монстр — гарип, коточкыч ямьсез зат чорын башлый. Ул окопларга һәм заводларга китте, ул сугыша торган халыкның җанлы һәм турыдан-туры яңгырый торган тавышына, бөтенләй диярлек халык иҗатына әйләнеп бара инде. Классик һәм совет әдәбиятының узган юлларына без бүгенге көн позицияләреннән карап үтәбез.

Достоевский рус язучылары турында без һәммәбез дә Гогольнең Шинеленнән" чыкканбыз диде. Ләкин бу шулаймы соң? Кимсетелгәннәр һәм мыскылл анганнар галлериясе белән беррәттән, Россиянең хәрәкәтсез татлы сагышы, Глупов шәһәре монстрлары белән беррәттән — батыр йөрәкле, намуслы, гади рус патриотлары — Гриневлар, Пущиннар, Денисовлар, Севастополь хикәяләре һәм Сугыш һәм солых геройлары узалар. Рус әдәбиятының бу линиясе турыдан-туры Сталинградка, Кызыл Армиянең бөтен дөньяны таңга калдырган геройларына барып тоташа. Әдәбият тарихында һәм әдәбият укытканда кирәксез кешеләргә, Чехов кешеләренә урын артык күп бирелде — шул кадәрле артык күп бирелде ки, немецлар, рус кешесен кирәксез кеше итеп күрсәтергә тырышып, безгә каршы пропагандада бу мотивтан бик киң файдаландылар. Дөрес, XIX нчы йөз классик рус әдәбиятының көче, аның нәкъ кимсетелгән һәм мыскылланган кешене сурәтләп, бу хәлдән чыгу өчен революцион юлның зарури икәнлеген укучыга төшендерүдән гыйбарәт булды да. Ул аңарга: Кош очар өчен яратылган кебек, кеше дә бәхет өчен яратылган диде, һәм, ниһаять, Кеше дигән исем ул горур яңгырый диде. Классик әдәбиятның иң югары урынында Лев Толстойның мәһабәт фигурасы басып тора. Ул бөтенләе белән капма-каршылыклардан гыйбарәт, чөнки, ул үзенең барлык ялангач намусы белән үз заманының капма-каршылыклары белән сулый. Ул үз-үзен йотарга хәзер тора.

Антейдагы кебек, аның куәте — җирдә, халыкта, халыкның сүнмәс әхлакый көчендә. Лев Толстойдан соң әдәбият югары ноктаны кичеп үтә һәм түбәнгә төшә башлый. Толстой Н. Страховка болай дип яза: Пушкиннан, Лермонтовтан, Гогольдән соң безнең әдәбиятыбызның бер линиясе бөтенләй түбән төшеп китте, икенчесе халыкка китте, җир астына китте һәм, алла бирсә, калкып чыгар... Калкып чыгуга катнашачак кешеләр бәхетлеләр.

Лев Толстой, ачулы күз кабакларын Вий кебек ябып, җир астына төшеп китте. Чехов ирония белән уфылдап китеп барды. Скифларны һәм Уникемне җырлап, вакытыннан элек китү өчен Александр Блок куркыныч үч алу сәгатен көтү сагышында газапланды. Критик реализмның классик чоры төгәлләнде. Бер Горький фигурасы гына калды, һәм ул үзе белән совет әдәбиятының яңа чорын башлау өчен киләчәккә атлап кереп китте. Горький — ике эпоха рубежында тора. Ул — безнең классик мирасыбыз белән безнең арабыздагы җанлы күпер. Горький әдәбиятка революциянең илчесе булып, тормышның кургашыңдай кабахәтлекләре белән килешмәс өчен һәм аларны җиңеп чыгу өчен килде. Ул, марксизмга, үзенең Ленин белән булган беседаларына, халык тормышын белүенә, үзенең тормыш тәҗрибәсенә таянып, сугышчан гуманизм поэзиясен тудырды, һәм бу гуманизм совет әдәбиятының байрагына әйләнде. Классик рус реализмына Горький яна революцион-романтик элементларны кертте, алар соңыннан совет әдәбиятында бөтен бер социалистик реализм юнәлешенә үстеләр. 1934 елда, язучылар съездында Горький: Без катастрофа алдында торабыз, фашизм бөтен дөнья күләмендәге яңа суеш хәзерли...— диде, һәм аннан соң, гүяки безнең бүгенге көннәрне алдан күргәндәй, болай диде: Без иң бөек трагизм белән тулган эпохага керәбез, һәм без бу трагизмны борынгы трагиклар сурәтли белгән кебек, мөкәммәләшкән формаларда гәүдәләндерергә хәзерләнергә, шуңар өйрәнергә тиешбез. Тарих сезне иске дөньяга каршы аяусыз көрәшергә чакырды. һәм бу сүзләргә җавап итеп эшләнгәндәй, Горький үтерелде, фашистлар аны турыдан-туры үзләренең агентларын җибәреп үтерттеләр. Горький совет әдәбиятын кадерләп, тәрбияләп үстерде, ә аннан соң аны элекке Россия империясендә житди рәвештә һәм озак дәвам итәр өчен башланган тирән иҗтимагый һәм экономик процессларның гомуми кешелек мәгънәсен ачу юлыннан җитәкләп алып китте. Нәкъ менә шушы нәрсә җәмгыятьнең бердәнбер үсеш юлы булган барлык совет төзелешенең гомуми кешелек әхлакый һәм тарихи мәгънәсе — совет әдәбиятының дөнья әдәбияты хәзинәсенә алып килгән яңалыгы һәм өстенлеге булды да. Совет кешеләре яулый һәм төзи алган нәрсә, совет кешеләре шул эштә күрсәткән кешелек сыйфатлары, яңа җәмгыятьне төзегәндә аларны илһамландырган идеяләр — болар һәммәсе дә совет язучыларына әсәрләре өчен материал, сюжет, идея булып хезмәт иттеләр. Аларның кайберләре артык туры сызыклы, артык схематик була бирсен, аларның кайберләре каләм урынына күсәк белән коралланган да булсын, аларның кайберләре заманның тәнкыйтенә дә түзмәсеннәр, барыбер,— аларның һәммәсендә лә кабатланмас эпохаларнын: гражданнар сугышы, бишьеллыклар төзелеше, сыйныфсыз җәмгыять өчен көрәш эпохаларының, бөтен кешелек дөньясы өчен сабак булган эпохаларның йөрәк тибеше чагылды. Совет әдәбияты, классик әдәбият куйганча, кешенең язмышлары һәм юллары турында нәрсә эшләргә? һәм кем гаепле? дигән сорауларны куеп кына калмый, бәлки бу сорауларга җавап та бирә, халык төзелеше гөрелтесендә ишеткән батырлык белән җавап бирә. Совет әдәбияты кешенең турылыклы җәмгыять төзегәндәге мөнәсәбәтләрендә әхлакый яктан яңадан үзгәреп тууы моментларын яратып сурәтли. Совет әдәбиятының типик герое — ул үз халкының тарихи эше аркылы ачыла торган идея һәм хәрәкәт кешесе. Эш шундый бөек ки, еш кына әсәрнең герое төзелеш күләгәләре артында югала һәм завод, шәһәр, плотина, рудник чын герой булып китә...

Совет әдәбияты героенда, классик геройларга үзгә буларак, рефлексия, үз-үзен анализлау бик аз, ул яңа җир пионеры, аның җиңнәре сызганылган, аның тавышы тупас, ул аз сүзле, ул үзенә кая барырга һәм нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә. Аның портреты еш кына өстән-өстән генә, ашык-пошык кына ясалган була. 28 гвардеецның, комсомолка Зояның һәм алар төсле уннарча һәм йөзләрчә меңләп геройларның, халык улларының әхлакый рухларының бөеклеге белән таңга калган һәм дулкынланган совет әдәбияты кешенең тирән һәм тулы портретын сурәтләүгә бу сугыш көннәрендә генә ирешер. Рус әдәбияты бүтән һичбер әдәбиятта булмаганча кешелекле ул. Ләкин классик әдәбиятның гуманизмы совет әдәбияты гуманизмыннан принципиаль рәвештә аерылып тора. Анда — кызгану, кеше өчен сызлану, аның азапларын уртаклашу. Монда — кешелекнең бәхет шартларын төзү, булдыру өчен реаль хәрәкәтчән көрәш. Анда — психологик кешелеклек. Монда халык идеаллары һәм омтылышларының эчтәлеген билгели торган тарихи кешелеклек. Анда — кеше — психологик вивисекция әйбере, монда — тарихи кеше һәм совет әдәбиятында тарихи роман тикмәгә генә болай киң җәелеп үсми, классик әдәбиятта ул хәл юк. Анда рус халкының мессианствосы турында сөйлиләр һәм еш кына бу томанлы идеяләрне тузып беткән крепостниклык һәм кара груһлык белән буйыйлар иде.

Монда — җанлы чынбарлыкта, совет язучысы тарихи яктан нигезләнгән һәм безнең көннәрдә төзелешнең һәм фашизмга каршы канлы көрәшнең моңарчы һич кайчан да булмаганча үз-үзен аямастан батырлыклар күрсәтүдә җәелеп үсә торган чын-чыннан рус халык характерын күрде, һәм совет әдәбиятында изге Ватан дигән сүзләр беренче тапкыр Китеж шәһәре колоколлары кебек булып яңгырый башлады. Үткән гасыр әдәбиятының барлык тәҗрибәсе тормышны үзгәртеп кору мәңъсады белән тормышка кергән һәм тормышны раслый торган оптимистик көчне сурәтләү өчен безгә художество тәҗрибәсе, традицияләр һәм стиль бирмәде. Совет әдәбияты, электән килгән тәҗрибәсе булмаганы хәлендә, тормышны раслый торган реализмның формаларын һәм стилен эзли. Аңарда әле табылмаган һәм җитлекмәгән нәрсәләр бик күп. Стиль һәм формалар тормыштагы тонып калган тынлыкта, ниндидер бер стабилизация чорларында аеруча уңайлы үсәләр. Бездә тынлык булганы юк. Безнең 25 еллыгыбыз — ул каты көрәш эчендә, каршылыкларны туктаусыз җиңеп чыгу эчендә омтылып алга бару ул. Безнең күп кенә язучыларыбызның почерклары әле җитәрлек дәрәҗәдә өлгермәгәнлеге, аларның еш кына күп төрлелек һәм пөхтәлеккә зыян итә торган артык туры сызыклы булулары менә шуннан килә. Социалистик идеялелек — безнең әдәбиятыбыз яулап алган беренче принципиаль һәм төп казаныш ул Халыкчанлык — бу аның икенче казанышы. Бер бөтен итеп алганда совет әдәбияты һәрбер язучы өчен иң бөек мөмкинлек булган бу нәрсәне — халык белән сөйләшә алу һәм халыкка аңлаешлы була алу мөмкинлеген берьюлы гына үзләштерә алмады. Бу яктан, әдәбият тарихының үткән егерме биш' елының кайбер моментлары сабак була алалар. Аның үсеше нигездә ике этап үтте, бу этаплар илебезнең үсешендәге ике зур этапка туры киләләр. Беренче этап: Октябрьдан башлана һәм иптәш Сталин тарафыннан бөек борылыш елы дип аталган елга кадәрге вакытны эченә ала. Икенче этапка — утызынчы еллар башыннан алып Ватан сугышына кадәрге вакыт керә. Безнең көннәрдә, әйтеп үткәнемчә, совет әдәбиятының яңа этапы башлана. Октябрьдан алып бөек борылыш, елына кадәр булган вакыт эчендә илдә кем кемне мәсьәләсе хәл кылынмаган иде әле, җәмгыять эчендә социалистик һәм капиталистик элементларның көрәше бара, революцион процессның юнәлеше өчен, эчтәлеге өчен көрәш бара иде әле. Болар һәммәсе дә әдәбиятның идеяләрендә, темаларында, сюжетларында һәм стилендә чагылды. 30 нчы еллардан алып сыйныфсыз яңа җәмгыять билгеләнә һәм формалаша башлый.

Ил — бишьеллыклар төзелеше киеренкелеген кичерә. Әдәбият бу яңа иҗтимагый процессларны чагылдырырга омтыла. Алда булып узган чор өчен характерлы булган түгәрәкләр һәм юнәлешләр көрәше бетә, аның урынын идея ягыннан берләшү ала, кайчакта бу берләшү кирәкмәгән гомуми нивелировка характерына да керә. Темаларны сайлау, язу манерасы, предметка һәм кешегә мөнәсәбәт — без стиль дип атый торган һәммә нәрсә илдә бара торган төзелешнең максат юнәлешенә буйсына. Әдәбият заманның патетикасы белән сугарыла һәм чынбарлыкны танырга һәм чагылдырырга омтыла. Очерк жанры чәчәк ата, һәм еш кына реализм натурализмның куркыныч чигенә якыная. Беренче этапның яки чорның эчендә кайбер әдәби циклларны аерып алып күрсәтергә була. Аларга, барсыннан да элек, гражданнар сугышы, еллары, ә аннан соң — НЭП еллары керә. Октябрь рус әдәбиятын бөек гасырның эпигоннарының төшенкелеккә һәм таркалуга бирелүләрендә очратты. Рус әдәбияты, бик аз гына язучыларны искә алмаганда, Горькийны искә алмаганда, халыктан ерак һәм халыкка ят иде. Рус әдәбиятын XIX нчы йөзнең азатлык традицияләре белән бәйләгән соңгы җепләре өзелгән иде. 1914 елгы сугыш бу түбән төшүне аяусыз рәвештә күрсәтеп үтте. Ул вакытта шагыйрь Игорь Северянин кебек эстетлар бушлыкка: Әгәр дә куркыныч һәм серле сәгатьтә соңгы исполин егылса, шул чакта сезнең нәзакәтлегез, сезнең бердәнберегез мин сезне Берлинга илтермен дигән фразалар аталар, журналлар белән газеталарның битләре Муйжелнең һәм башка йөзләрчә инша итүчеләрнең: Күкрәгемдә тәре, йөрәгемдә тимер дигән кебек иңтүбә халтуралары белән тулып чыгалар иде. Сугыша торган халыкка аңлаешлы булу өчен беренче дөнья сугышы чоры әдәбияты үзенең манарасыннан төште һәм, патриот булып гримлашып, мәзәк сатарга, сакауланып сөйләнергә, һәртөрле фальш тавышлар белән такмазаларга тотынды. Халык бу мәзәкчене, — боярлар, барынясын кабул итмәде һәм үзеннән ачулы рәвештә куып җибәрде. Ул чордагы әдәбиятны икенче дөнья сугышы чорының әдәбияты белән, безнең көннәр әдәбияты белән чагыштырып карагыз.

Совет әдәбиятының барлык омтылышы сугышучы рус халкының героик эшләре һәм мораль югарылыгы дәрәҗәсенә күтәрелүгә йөз тоткан. Безнең көннәр әдәбияты — чын-чыннан халыкныкы булган һәм бөтен халыкка кирәкле булган бөек гуманитарь сәнгать ул. Ул кискен рәвештә күтәрелешкә бара. Бу Твардовскийның, Симоновның, Исаковский ның, Сельвинскийның, Сурковның шигырьләреннән, Анна Ахматованың соңгы шигырьләреннән, Маршакның сатираларыннан, Николай Тихоновның Ленинград хикәяләреннән, Соболевның, Паустовскийның хикәяләреннән, Борис Горбатовның очеркларыннан, Василий Гроссманның, мәрхүм Поляковның повестьлары һәм очеркларыннан, профессиональ язучылар булмаган майорлар һәм полковниклар кул куйган хәрби хикәяләрдән, Ванда Василевскаяның Салават күпереннән һәм башка бик күп әсәрләрдән тора. Интеллигенциянең шактый катлавы Октябрьның ут бөркегән йөзе каршында аптырап калды, ул катлау — эшчеләр сыйнфының тормышка нинди яңалык алып килүен аңлый алмады һәм революциядән читкә тайпылды. Ләкин безнең интеллигенциябездә — аерым рәвештә алганда, әдәбиятыбызда булган һәммә яхшы көчләр революция белән бергә атлап киттеләр. Ул чакта (1918 елның январенда) Александр Блок: Уйланылган нәрсәне күрү, җил ерткан һавада яңгырый торгаи музыканы тыңлау — художникның эше, художникның бурычы шуңардан тора дип бик яхшы итеп әйтеп бирде. Ә болай уйланылган иде: Бөтенесен үзгәртеп яңадан корырга. Бөтенесен яңа булырлык итеп, безнең ялганчы, пычрак, күңелсез, шыксыз тормышыбыз гадел, саф, күңелле һәм матур тормышка әйләнерлек итеп төзергә диелгән иде.

Блок үзенең Унике дигән поэмасына ялганчы һәм күңелсез тормышка бәреп кергән һәм бар нәрсәне дә сафландыра торган шушы революцион давыл настроениесен сала алды. Шулай да, бу поэмада, тарихи төшенүгә караганда, поэтик омтылыш күбрәк гәүдәләнде. Әдәбиятка давыл белән бергә халык образы да бәреп керде. Ул үзендә шәхесләр ачык күренми торган ниндидер бер коелган бөтен, масса бөтенлеге төсендә килеп керде. Ул вакытта шәхес буржуаз индивидуализмнан аергысыз тоела һәм шул индивидуализм белән юкка чыгарыла иде. Маяковскийның 150.000.000нда, Малышкинның Даирның бирелүе дигән повестенда һәм бер кадәр, Серафимовичның Тимер ташкынында бу кеше массасы шулай гәүдәләнде. Үткән барлык әдәби мирасны инкар итү, аны дворян һәм буржуаз индивидуализм һәм сыйнфи дошман әдәбият белән тамгалау моментлары ул елларда үтә шыксыз формалар ала иде. Октябрь әдәбиятына буржуаз среда кешеләре, төрле катлаулардан чыккан интеллигенция һәм турыдантуры гражданнар сугышы кырларыннан, фабрикалардан, заводлардан яшьләр, селькорлар, авыл учительләре һәм башкалар килде. Шуның белән бергә публицистик революцион дәртлелекне революциягә дошман булган иастроениеләр белән капма-каршылыклы рәвештә бергә кушып алып баручы зур гына катлау да бар иде. Әдәби мирасны болай инкарь итү Пролеткультта, әаннан соң РАППта һәммәсеннән до көчлерәк күренде. Пролетар культураны кешелек дөньясының барлык культурасына каршы куярга омтылу чагылды. Шуңардан инде — аңарга усак казыклар кагарга теләү һәм музейларны яндыру тенденциясе килеп чыкты. Бу безнең әдәбиятыбызда күп кенә бәләләр тудырган, күп кенә язучыларның биографияләрен бозган цехчылык һәм махаевщина иде. Пролеткульт һәм РАПП теоретикларының барлык зирәклекләре әсәрләрне һәм язучыларның үзләрен кара һәм ак шәхесләр белән кара һәм ак әсәрләргә, һәртөрле чаралар белән юк ителергә тиешле буржуаз язучыларга һәм макталырга тиешле пролетар язучыларга аерудан узмады. Монда күп кенә нәрсә наданлыктан, иске рус нигилизмыннан килә иде, ләкин, монда әдәбиятка кереп оялаган фашист агентларының турыдан-туры эше дә булды. Алар дөньяны революцион рәвештә үзгәртеп кору пафосын шау-шулы һәм куркыныч демагогия белән алмаштыралар иде. Ләкин революциянең әдәби хәрәкәт көче халык массаларының йөрәк тибеше белән бергә яшәвендә булды, аңарга төп юнәлешне партия һәм турыдан-туры Ленин һәм Сталин үзләре күрсәтеп бардылар. Совет әдәбияты кеше-массадан егерме биш елдан соң индивидуаль кешегә, сугыша торган халык вәкиленә, космополитизм пафосыннан, ә вакыты-вакыты белән псевдоинтернационализм пафосыннан үзенең иң тирән һәм иң поэтик темаларыннан берсе булган Ватанга килде. Егерменче еллар әдәби тормышы үзәгендә Маяковский тора. Ул әдәбиятка 1912 елдан соң, Россиядәге эшчеләр хәрәкәтенең күтәрелеше биеклегендә килеп керде һәм үзенең ижатында революциянең нәкъ шушы үсүен чагылдырды. Башта аның революцион протесты футуристлар түгәрәгенең эстетик көрәше рамкалары белән чикләнә иде. Октябрь аның иҗатына чын-чыннан киң колач бирде. Социализм өчен көрәштә ул урамнар— безнең кистлар, ә мәйданнар — безнең палитралар булган халык шагыйренә — трибунга кадәр үсә алды. Революциягә омтылган Блокка 115 әйтү насыйп булмаган нәрсәне Маяковский әйтте: шыксызландырылган, ялганчы дөньяны куәтле ударлар белән яңадан үзгәртеп корырга, яңадан төзергә кирәк, диде. Беркем дә революциянең җанын Маяковский кебек итеп сурәтләп бирә алмады. Байрон XIX нчы йөз башын баш күтәргән протест образлары белән: дөньяның явыз дошманнарын ялгызы бәреп төшерә торган көрәшче алла образы белән тутырды, — XX нче йөзнең башында пролетар революция шагыйренең тавышы көче ягыннан аңардан ким яңгырамады. Ул: сугышларда төзелгән социализм безгә уртак памятник булсын дип әйтте. Маяковский революцион поэзиянең яңа, грандиоз стилен — киң һәм ачулы кисть дбеләи язылган гаять зур полотноларын тудырды. Бу восстание поэзиясе иде. Анда һөҗүм итеп килә торган пролетариатның аяк тавышы яңгырады: Сул белән, сул белән, сул белән!... Бу әгәр дә кеше пролетар революция белән бара икән, бүген, хәзер, һич тоткарлыксыз ул нишләргә тиеш дигән сорауга җавап биргән шикелле, алга юл күрсәтеп сузылган кул поэзиясе иде.

Маяковскийның бөтен дөньяның революцион һәм алдынгы поэзиясенә ясаган гаять зур тәэсире, һәм Советлар Союзындагы барлык әдәбиятларның шагыйрьләренә ясаган тирән йогынтысы менә шуннан килә. Менә шуның өчен дә Сталин Маяковскийны совет эпохасының иң яхшы, иң талантлы шагыйре дип атады. Маяковский турында Герценның Белинский хакында әйткән сүзләрен үк әйтергә була: Ул экстрема кешесе, соңгы чикләр кешесе, нәкъ русча: иң сул, иң соңгы кискен чикләр кешесе иде. Совет әдәбияты новаторлыкның һәм элеккедән калганның билгеле бер тигезлеге өстен дә, яңасы таза һәм тирән тамырларда уссен өчен тарихны тәнкыйть белән карап чыгуга нигезләнеп төзелә. Маяковскийның максимализмында, үткән турында укенмәстән, һәммә нәрсәдән дә өстенрәк булып,гомуми халык күләмендә киң колач белән җәелеп киләчәккә үсү турындагы саф рус темасы фанфара булып яңгырый: Булган, ләкин өч тапкыр булачак туган илне мактап җырлыйм ди ул. Үзенең иҗади рухлануында һәммәсен

Экстремизм — иң кискен карашлар яклы булу да яңа баштан корырга омтылган чагында Маяковский безнең хыялыбызны котылгысыз рәвештә тутыра, һәм сугыш көннәрендә безнең йөрәгебез Россия өчен кайгырып авыртканда, Маяковский яралы йөрәгебезгә азрак сөйли һәм шушы авыртуда ул ачуны, үз-үзен аямастаи корбанга баруны һәм баһадирлар көчен таба. Совет художество прозасы һәм шактый күп күләмдә драматургиясе гражданнар сугышы темасыннан үсеп чыктылар. Совет язучыларының беренче буыны, мәсәлән, Серапионов туганнары әдәбиятка, турыдан-туры Максим Горький мәктәбенә, туп-туры Фронттан килделәр. Алар, иңбашларындагы пулялар тишкәләп бетергән шинельләре кебек, үзләре белән бергә, гражданнар сугышы романтикасын, ак армияларны искиткеч батырлык белән тар-мар итеп аткан халык героикасын алып килделәр. Совет әдәбиятының шул беренче этанының иң яхшы әсәрләре, пролетар сугыш героикасы поэзиясе белән сугарылганнар: Фурмаповиыц „Чапаевлы, Ссрафимовичның Тимер ташкыны, Сәйфуллинаның Вирипея"сы, Багрицкийның Опанас турындагы җыр дигән сөйкемле поэмасы, Всеволод Ивановның Партизан повестьларыһәм Бронепоезды, Фединның Шәһәрләр һәм еллары, Треневның Любовь Яроваясы, Фадеевның Тар-мары, Вишневскийның Беренче атлысы, Сельвинскийның Улалаевшинасы һәм башка бик күп әсәрләр шуларга керәләр. Макаренконың Педагогик иоэмасын да — сешене героик рәвештә яңадан тәрбияләү турындагы поэманы да — шулай ук шул еллар романтикасына кертергә мөмкин. Икенче бөтен дөнья сугышы буласын алдан сизеп, оборона төзү уңае белән безнең илебездә үсә барган патриотик күтәрелешне инде яңа идея борылышында сурәтләү өчен гражданнар сугышының героик темасы соңыннанрак, утызынчы елларда, күп кенә совет язучыларына хезмәт иткәнен күрсәтеп үтү бик әһәмиятле. Мәсәлән, Первенцовның Кубань өстендә дигән романы, Вс. Ивановның Пархоменкосы, Виртаның Ялгызлыгы, Катаевның Мин, хезмәт халкының улы, Погодинның Мылтыклы кешесе һәм Кремль курантлары дигән пьесалары шундыйларга керәләр. Безнең әдәбиятыбызның икенче бер гүзәл күренеше Михаил Шолохов. Ул бөтенләе белән Октябрь тудырган һәм совет әдәбияты җитештергән язучы.

Ул әдәбиятка социаль көрәшнең газаплары һәм трагедияләрендә яңа җәмгыятьнең тууы темасы белән килеп керде. Тын Донда Шолохов Дон казаклары тормышыннан алынган һәм җир исе бик нык аңкып тора торган, бик гүзәл итеп эшләнгән эпик полотно жәеп җибәрде. Ләкин ул романның зур темасын чикләми: Тын Дон романы теле, йөрәккә үтемле булуы, кешелеклелеге, сыгылмалыгы белән гомуми рус әсәре, милли, халык әсәре. Рус халкы титаник көрәш алып барган безнең көннәрдә, безнең игътибарыбыз үзәгендә тарихи процесс корбаны түгел (Тын Донның герое Мелехов шундый герой ул), бәлки халык герое — рус баһадиры торганда, без бу романның, кимчелекләрен дә күрәбез: Мелехов белән бер бәйләм граната тотын дошман талкысы астына ташлана торган Кызыл Армия сугышчысы арасында генетик линия сузып булмый.

Мелехов — тарихи процессның каршылыклары эчендә һәлак булган корбан гына ул. Ләкин Дон казачествосы каршылыклар аркылы атлап чыкты, һәм аның совет ватанына ялкынлы мәхәббәтен — борынгы егетлеген һәм үткен кылычларын Гитлерның солдатлары үзләренең муеннарында татыйлар. Шолоховның гаять матур булган бу романы битләрендә казак Мелеховның юлы дөрес булуы яки булмавы турында әдәби бәхәсләр күп булды, һәм бу бәхәсләрне тормыш үзе хәл итте. Егерменче еллар әдәбиятына НЭП белән бергә бик күп капма-каршылыклы мотивлар килеп кушылды.

Билгеле бер күләмдә, НЭПчы әдәби цикл турында сөйләргә дә була. Ул, башлыча, проза белән драматургиядәге сатирик агымга кагыла. Каршылыклар атмосферасында үзенең ирония белән түбәнсетелгән обыватель герое белән Зогңенконың хәйләкәр һәм акыллы гүзәл прозасы туды. Зощенко героеннан көлә дә, аны кызгана да. НЭПчы кызыл купец —Европа буржуазына көлке һәм кызганыч карикатура ул. НЭПчы кызыл купец — ике сугыш арасында ял итә торган кырыс солдатлар лагеренда үзенең кызганыч палаткасын корып җибәргән, караклаша торган яраклашучы өлгер маркитант ул. Зощенконың героен без әле кичә генә кухняда да, трамвайда да күрә идек. Ә бүген ул юк инде. Тарих омтылышлы адымнар белән алга бара, һәм хәзер сатираның угы тормышыбызның бүтән якларына юнәлтелгән булырга тиеш. Без яңа сатира көтәбез, ул нҗат эшендә безгә бик кирәк, — мәсәлән, Корнейчукның Фронт пьесасы ясаган уңай йогынты шуны күрсәтә, ә бит бу пьесада сатираның элементлары гына бар әле. Илья Эренбургның хәзерге вакытта газеталарда чыгып бара торган мәкаләләре сатира коралының никадәрле көчле булуын бик ачык раслап торалар. Егерменче елларда ул симез гәүдәле бәндәләргә, аларңың кабахәтлекләренә һәм шакшылыкларына каршы юнәлтелгән сатирик романнар язды (Хулио Хуренито алар арасында иң яхшысы булды). Бу романнар аның өчен яхшы мәктәп булып хезмәт иттеләр. Аның фрицларга карата дошманлык белән кайнап тора торган ачулы сатирасы — шөпшә чагуы түгел, бәлки пулеметның үлем илтә торган очереде булып яңгырый. Аның кечкенә мәкаләләренең газеталардан кисеп алынган кисентеләрен фронтның алдынгы кырыендагы блиндаж стеналарында шырпы белән кадалып куелган килеш очратырга була.

Ул заман сатирасының характерында ук НЭП ның үтә күренүчән җиңеллеге сизелеп тора иде. Мәсәлән, Ильф белән Петровның унике урындык" һәм Алтын бозау дигән романнарында көлкегә алынырга тиешле кешеләр белән фактлар түбәнге-ироник планга күчерелгәннәр — алар ачу белән камчыланмыйлар;

Остап Бендер укучыда ачу уятмый, укучы аңардан көлә генә бу дошманны тормыштан бармак белән чиртеп кенә ташларга да була. Салтыков әйткәнчә тормышның ахмак ачыткысы НЭП шартларында да бары тик пычрак күбеккә генә әйләнде һәм ул, хаклы ачуга караганда, иронияле нәфрәт кенә уята иде... Социалистик реализмның тәнкыйть секторына үсү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Ләкин, шулай булса да, аның һаман да үскәне юк әле. Без яңа Белинскийның килүенә ышанабыз, ләкин ул. юк әле. һәм бу безнең әдәбиятыбызның иң йомшак һәм иң көчсез урыннарының берсе. Тәнкыйть аз грамоталы һәм эрудициясез була алмый, идеялелек культура белән коралланган булырга тиеш, ә бу культураны белергә һәм яратырга кирәк; укучы белән сөйләшү өчен өзлексез кулланылганга күрә тузып беткән һәм шуңар күрә укучының аңында инде сакланып тормый торган йөзләрчә сандагы бер төсле җөмләләр һәм сүзләрне кабатлап торырга ярамый инде, — бөек рус теленең кырык мең сүзен искә төшерергә кирәк. Безнең тәнкыйтебез алдында эшләнмәгән, ачылмаган жир жәелеп ята. Гәрчә бер генә булса да мисал китереп үтим. Көнбатыш Европа әдәбиятының рус әдәбиятына берьяклы йогынты ясавы турындагы фикернең әле һаман җимерелгәне юк. Лермонтов — Байроннан, Лев Толстой — Стендальдан өйрәнгән, һәм шулай дәвам иткән, диләр...

Ә рус әдәбиятының көнбатыш Европа әдәбиятына йогынтысы турындагы тикшеренүләр кайда соң? Тургеневның, Достоевскийның, Лев Толстойның һәм, бигрәк тә, Чеховның — инглиз һәм америка әдәбиятына йогынтысы турындагы тикшеренүләр канда? Без Хәмингуэйны укып сокланабыз, ләкин әгәр дә Чехов аның дөньяга күзен ачмаган һәм вак нәрсәләрдә зур һәм трагедияле нәрсәләрне күрергә өйрәтмәгән булса ул булмас иде. Совет әдәбиятын өйрәнү фәненең уңышлары зур. Күп кенә тикшеренүчеләрнең хезмәтләре аркасында без Пушкинның, Лермонтовның, Гогольнең, Некрасовның, Лев Толстойның, Салтыков-Щедринның, Чернышевскийның, Добролюбовның һәм Көнбатыш классикларының күбесенең тормышы һәм ижаты турында, революциягә кадәр алар турында белгәнгә караганда, хәзер чагыштырмаслык дәрәжәдә күп беләбез. Ул заманнарда, мәсәлән, Толстойның 92 томлык әсәрләр җыелмасы кебек капиталь, житди-гыйльми басма турында хыял итәргә дә ярамый иде. Без үзебездән элек булган язучыларның мирасларын хөрмәт итеп саклау белән генә чикләнмибез, без аларны яна методологик позицияләрдән торып өйрәнәбез, Фәннәр Академиясенең капиталь басмаларының дистәләрчә томнары гына да шуны раслап торалар. Егерменче еллар әдәбиятында анарга авыр кичерергә туры килгән һәм яңа баштан корылу дип атала торган, ягъни бөек борылыш чорында идея ягыннан күчү булган нәрсәләр бик күп булды. Язучыларның кайберләренә бу яңа баштан корылу җиңел булмады. Группачылыклар, идея ягыннан сукырлык, эшли белмәү, ә кайбер вакытта әһәмиятле булган, тарихи яктан нигезләнгән нәрсәне тәкәбберләнеп күрергә һәм сурәтләргә теләмәү булды. Формализм булды, ул — әдәбиятның идея эчтәлеген, аның тирән һәм һәрвакытта да авыр булган иҗат процессларын тышкы анекдотлар һәм сюжет фокуслары Телән алмаштыра торган җимешсез, димәк зарарлы булган сюжет һәм сүз орнаменты иде. Традицион братишкалар. ны сурәтләп, революциягә карата шаян егетләрчә мөнасәбәт булды. Интеллигентларча шыңшу, Евгений артыннан Бакыр Атлы куган кебек, артыннан Октябрь куа торган бәләкәй кешенең үпкәләрен күпертеп күрсәтүләр булды. Болар һәммәсе дә түгәрәкләр һәм редакцияләр стеналарыннан читкә чыкмады. Бу фейерверкның салкын уты киң халык катнашыннан башка ялтырады яки пыскып янды. Совет халкы әдәбиятта әле алда катнашачак иде. Китапларның тиражлары биш яки ун мең экземпляр белән чикләнә иде. Ун елдан соң инде, Тын Дон кебек китап 2.500.000 экземпляр басылыр. Утызынчы еллар башында социализмның хәлиткеч җиңүләре йогынтысында, язучылар интеллигенциясе сафларында идея ягыннан тирән алмашыну булды. Әдәбият илнең тормышы өчен кирәкле булган, партиянең һәм советлар властеның максатларына һәм куелышларына җавап бирә торган төп теләкләргә таба туплана башлады. Бу туплану Үзәк Комитетның РАППны бетерү һәм әдәби-художество оешмаларын яңача үзгәртеп кору турындагы 1932 елның апрелендәге билгеле карарында чагылды. Икенче этап әдәбияты, һәммәсеннән дә элек, идея омтылышларының бердәмлеге белән характерлана һәм бу әдәбиятыбызның халыкчанлашуга таба атлавы иде. Бу елларда күп миллионлы укучы — культура революциясе белән хәрәкәткә китерелгән төзүче халык, әдәбиятка күтәрелә. Болар — һәммәсе дә безнең әдәби тормышыбызга яңа характер бирәләр һәм әдәбиятның халык каршындагы, аның бөек эше каршындагы жаваплылыгы хисен сизүен тирәнәйтәләр. Әдәбият белән укучының бу төстә көннән көн якыная барулары рус халкының Советлар Союзындагы кардәш халыклар белән хуҗалык-политик һәм культура багланышлары тирәнәю белән гомумиләшәләр. Әдәбиятның киң укучылар массасы белән кушылуы процессы, бишьеллыклар фронтларында халык хезмәте белән активлаша. Бөтен илдә көне-төне экскалаторларның тешләре кыштырдый, пневматик чүкечләр шатырдыйлар, заводлар һәм шәһәр стеналары үсә. Авылларда индивидуаль ызаннардан коллектив хуҗалыкның гаять зур массивларына күчү плаплаштырыла. Болар һәммәсе дә үзе артыннан әдәбиятны тарта һәм ияртеп алып китә, әдәбият бик теләп экономик переворотның летописецына әйләнә, яки, Герцен сүзләре белән әйткәндә, тарихи хәрәкәтнең бөек армиясе эзләре буйлап бара. Шулай итеп, социалистик төзелеш һәм аның кешеләре турында индустриаль һәм колхоз романнары, повестьлары һәм пьесалары туа. Бу елларның бик күп әсәрләре арасында күп кенәләре моңарчы әле әдәбият һичбер вакытта да яктыртмаган яңа нәрсәне әдәбиятка кертү ягыннан принципиаль, үрнәк әһәмияткә ия булалар, Гладковның Цемент романы, Эренбургның Икенче көне, Леоновның Сотье, Катаевның Вакыт, алгасы, Ильинның, Зур конвейере, Шолоховның Күтәрелгән чирәме, Панферовның Брускисы, Шагинянның Гидроцентральле, Твардовскийның гүзәл поэмасы Муравия иле, Крымовның Танкер Дербенте һәм башка бик күп әсәрләр шундыйлардан.

Шул ук вакытта әдәбиятта Соболев, Корнейчук, Павленко, Симонов һәм башкалар кебек яңа буын ныгый. Әдәбият күптән түгел генә булып үткәннең тарихын романтик төстә кабул итүдән тарихи конкретлыкка күчә. Әдәбиятның күз алдында халык үзенең тарихи бүгенен һәм киләчәген төзи. Яңа әдәби герой мәйданга килә,— ул кеше масса түгел һәм гражданнар сугышының өстән-өстән генә гомумиләштәрелгән романтик персонажы да түгел, ул — бүгенге көн кешесе, төзүче, ләкин ул, типиклаштыруга караганда, әле күбрәк гомумиләштерелгән, ул эчке характеристикасы белән бирелүгә караганда, күбрәк тышкы кыяфәтләре белән сурәтләнгән, ул җанлы шәхес булудан бигрәк, күбрәк профессиясенең вәкиле; ул повесть битләрендә чагылып китү, шартлы персонаж булып калу, күн курткалыкка, штампка тартымлы булу кебек куркыныч тенденцияле.

Сугыш алдындагы соңгы еллар әдәбиятта шартлы кешедән арыну өчен көрәшү беләң билгеләнде. Бу елларда әдәбият генетик линияләрен торгызу өчен көрәтә һәм хәзерге заман кешесеннән тарихи үткәнгә сузыла торган җепләрне бәйли — беренче этапта бу җепләр өзелгән иде һәм кайвакытта мәсәлән, РАПП практикасы белән, юри өзеләләр иде. Бөек тарихи мирасны эзләп, әдәбият тарихи романга мөрәҗәгать итә башлый. Сугыш алдыннан тарихи роман бүтән жанрлардан өстенлек алды. Бу романнар түбәндәгеләрдән торалар: Сергеев-Ценскийныц Севастопольская страдасы, Бородинның Дмитрий Донскойы, Янның Чыңгыз хан”ы һәм Батыйы, Антоновскаяның Бөек Моуравие, Леонид Соловьевның Тынычлыкны бозучысы һәм алардан элек язылганнардан: Чаплыгинның Степан Разины, Георгий Штормның Болотников белән Ломоносовның хезмәтләре һәм көннәре дигән романнары, Юрий Тыняновның Кюхля белән Вәзир Мохтарның үлеме, Новиков-Прибойның Цуснмасы, Ольга Форшның Таш белән өртелгәннәре һәм Екатерина 2 заманыннан алып язган трилогиясе һәм башка күп кенәләр.

 Совет строеның гуманизмы балалар турында бөтен халыкның кайгыртуында гәүделәнде. Егерменче елларда башланган совет балалар әдәбияты бөтен дөнья күләмендә танылды. Чуковский, Маршак, Ильин, Михалков, Борис Житков, Барто һәм башка шагыйрьләр белән прозаикларның китаплары инглиз, испан, поляк, болгар, япон һәм башка халыклар телләренә, шулай ук Советлар Союзының барлык халыклары телләренә тәржемә ителде. Сугыш совет әдәбиятының яшьлекнең барлык өстенлекләре һәм кимчелекләре белән тулган бай һәм үзенчәлекле егерме еллыгын төгәлли. Совет әдәбияты ул барсыннан да элек, дистәләрчә миллионнар әдәбияты. Совет әдәбиятының үсешендә әдәбият тарихы белмәгән бер үзенчәлек бар: ул совет әдәбиятына партия белән хөкүмәтнең һәм Сталинның үзенең рухландырып ярдәм итеп торуыннан гыйбарәт. Сугыш, ^әдәбиятның яңа этапып, яңа чорын ачты. Без искиткеч күренешнең шаһитлары булып торабыз. Бер караганда, сугышның шау-шуы шагыйрьнең тавышын басарга, әдәбиятны тупасландырырга, аны үтә гадиләштерергә, аны окопның тар ярыгына кертергә тиеш иде. Ләкин сугыша торган халык бары тик җиңеп чыгарга яки үләргә генә мөмкин булган канлы һәм аяусыз көрәштә, торган саен үзендә күбрәк әхлакый көч табып, үзенең әдәбиятыннан ныклы рәвештә зур сүзләр таләп итә. һәм совет әдәбияты сугыпь көннәрендә чын-чынлап халык сәнгатенә, халыкның героик йөрәк тавышына әйләнә. Ул хәкыйкать сүзләрен, бөек художество формаларын һәм халык сәнгатенә хас булган илаһи үлчәүне таба. Бу әлегә башлангыч кына була бирсен. Ләкин бу бөек башлангыч инде. Совет әдәбияты күтәрелә, үсә торган өч этап, өч чор, өч баскыч менә шундый. Аның үсешендә бер закономерность күрергә мөмкин: язучының уңышы, әдәбиятның алга баруы һәрвакытта да социаль тормышның яңа эчтәлеге белән бәйле иде. Эчтәлек еш кына формадан алга китте, һәм еш кына — китапта пунктир белән күрсәтелгән яки схема рәвешендә булган нәрсә, сурәтләү өчен язучының әле көче дә һәм тәҗрибәсе дә җитмәгән нәрсә укучының эчтәлеккә яхшы һәм үз итеп каравы белән һәм хыялы белән тулыландырыла иде. Укучылар арасында, мәсәлән, Островскийның Корыч ничек чыныктысы кебек киң популяр булган һәм яратып укыла торган, ләкин безнең заман укучысының үскән эстетик таләпләренә художество ягыннан һәм теленең сыгылмалылыгы ягыннан тулысынча җавап биреп бетерми торган әсәрләрне күрсәтергә мөмкин. Без гурманнар да, эстетлар да түгел. Ләкин әдәбиятыбыз өчен уртак булган бурычларны кую белән бергә, тормыштагыча дөреслекне, политик актуальлекне, пластика, тасвирлау, композиция ягыннан оста булуны, телнең саф һәм бай булуын һәммәсеннән дә алга кую белән бергә, без форманы эчтәлеккә җавап бирерлек итәргә, әдәбиятыбыздан безнең халкыбыз күрсәтә торган төсле үк кыю батырлыклар күрсәтеп, безнең халкыбыз күтәрелгән шикелле үк әхлакый биеклеккә күтәрелүен, сәнгатьтән мөгъжиза эшләвен таләп итәргә тиешбез. Чөнки, безнең халкыбыз ватан өчен көрәшендә бөтен дөнья алдында мөгҗизалар эшли. Совет әдәби хәрәкәтенең куп төрле милли характерда булуы — ул әдәбиятыбызның Октябрь тарафыннан салынган өченче нигез талы. Советлар Союзындагы кебек бердәм булган һәм бер берсен җимешләндерә торган мондый дус әдәби хорны дөнья әдәбияты тарихы бер вакытта да күргәне дә, ишеткәне дә юк иде әле. Тарас Шевченко үзенең Кавказ дигән поэмасында ачы бер ирония белән патша Россиясендә барлык халыклар да молдаваннан алып финга кадәрле, барлык телдәрдә, барсы да дәшмиләр иде ди. Россия империясендә үткәрелеп килгән көчләп руслаштыру — патша цензу расының халыкларның милли үсешләрен бастырып торуы бик ачык нәрсә. Әйтерсең, халыкларн я үзләренең ана телләрен, үзләренең тарихи үткәннәрен онытырга мәҗбүр игәргә, алардагы бәйсезлеккә булган изге омтылышны бастырырга мөмкин... Әгәр дә үзенең туры линияле һәм намуслы Сгалинчыл милли политикасы белән бара торган Октябрь революциясе ясалмаган булса, —Россия һичшиксез башка һәртөрле корама дәүләт язмышына дучар булган булыр иде. Австрия — изге Рим империясе шулай таркалды, Европадагы дәүләтләрдән канлы җепләр белән фашизм көчләп ашык-пошык теккән Өченче империя да шулай ук котылгысыз рәвештә таркалачак. Рус интеллигенциясе патшалыкның хурлыклы һәм, барсыннан да элек, акылсыз һәм сукыр булган көчләп руслаштыру процессында катнашты дип раслау хаксызлык булыр иде. Алдынгы рус интеллигенциясе һәрвакытта да икенче карашта — Октябрь тормышка ашырган карашта торды. Рус әдәбияты патшалык Россиясе халыкларының милли интеллигенциясенә иҗтимагый яктан үзүзен аңлауның формалашуына прогрессив йогынты ясап килде. Әгәр дә төрле милләтләрнең узган йөзнең уртасында һәм ахырында булып узган күренекле эшлеклеләренең биографияләрен алып карасак, аларның алдынгы идеяләрне үзләштерүдә, тормышны һәм тарихны төшенүдә безнең классик әдәбиятыбыздан, Пушкиннан, Тургеневтан, Белинскийдан, Чернышевскийдан, Добролюбовтан, Герценнан, Л. Толстойдан, Щедриннан, Островскийдан, Горькийдан бер өзлексез өйрәнгәннәрен күрәбез. Грузиядә— Илья Чавчавадзеда, Акакий Церетелида, Азербайҗанда — Мирза Фәтгали Ахундовта, Армениядә — Налбадянда, Сундукянда, Ованес Туманянда, Украинада Леся Украинкада, Конюбинскийда һәм, әлбәттә, Шевченкода, Белоруссиядә — Купала белән Коласта, Казан татарларында — Шәриф Камалда, осетиннарда — Коста Хетагуровта, еврейларда — Перецта, Шолом-Алейхемда һәм башка, башкаларда, бу язучыларның куен дәфтәрләрендә, хатларында, дусларына икърар итүләрендә, ниһаять, бу язучыларның әсәрләренең үзләрендә без шул исемнәрне күрәбез. Алдынгы рус әдәбияты Россиядә яши торган халыкларга бер вакытта да тәкәббер мөнәсәбәттә булмады. Аңарда Европаның кайбер халыклары әдәбиятлары өчен хас булган колониаль агым, колониаль мотивлар бер вакытта да булмады. Совет әдәбиятында халыкларның Сталинчыл дуслыгының чәчәк атуы ул ялангач жиргә үсмәде. Бу дуслыкның тамырлары үткән заманга — рус әдәбиятының прогрессив миссиясенә, рус халкының һәм аның культурасының прогрессив роленә барып тоташалар. Россия империясенең картасында дәшмәүчелек һәм грамотасызлыкиың ак таплары булган җирләрдә — СССР картасында милли әдәбиятлар чәчәк аталар һәм үсәләр. Октябрь һәм Сталинчыл милли политика хәтта тарих тарафыннан онытылган кебек тоелган, аз билгеле булган һәм билгесез булган барлык халыкларны да культуралы тормышка алып чыкты. Сталин үзенең Марксизм һәм милли-колониаль мәсьәлә дигән китабында, революциянең үзенчәлеге телләрне, димәк әдәбиятларны киметүдән түгел, ә арттырудан гыйбарәт, ди. Егерме биш ел эчендә Советлар Союзында дистәләрчә халыклар үзләренең тарихларында беренче тапкыр үзләренең язмаларын тудырдылар. Ватан сугышы башланыр алдыннан бездә 90 төрле телдә китаплар басыла иде, һәм алар арасында аңарчы бөтенләй диярлек билгеле булмаган саам, маньси, абазин, веп һәм башка милләтләр телләре бар иде. Ләкин, билгеле, барлык халыкларның һәм кабиләләрнең дә үзләренең художество әдәбияты формалашырга өлгерә алмады әле. Совет әдәбияты күп милләтле һәм күп төрле телле генә түгел, ул күп стадияле дә, — аңарда үсешнең барлык стадияләре яки баскычлары бер-берсенә күрше булып яшиләр, — аңарда ашугның эчкерсез җырыннан яки әле генә язмасы төзелгән телдәге рифмалаштырылган беренче тәжрибәдәл башлап дөньяның барлык телләрендә дә тәрҗемә ителә торган повестька, романга, поэмага һәм драмага кадәр һәммәсе дә бар. Рус әдәбиятыннан тыш, бездә, формалашкан әдәбият бар дип санарга була, ә әгәр дә аларга Балтик буе халыклары әдәбиятларын да кушсак, бу сан кырыкка кадәр җитә. Бездә промышленность капитализм юлын үткән һәм үзенең көчле әдәби традицияләре булган халыклар әдәбиятлары бар, украин, белорусе, еврей һәм Балтик буе халыклары әдәбиятлары шундыйлардан.

Үзләренең меңәр еллык культуралары булгаң Кавказ арты халыклары; грузин, әрмән, азербайжан әдәбиятлары аларга якын торалар. Урта Азия халыклары әдәбиятларының традицияләре борынгы заманнардан киләләр һәм аларның тамырлары бик тирән китә. Бу бигрәк тә Үзбәкстанга карата шулай. Шулай да анда феодаль мөнәсәбәтләренең һәм колониаль изелүнең шартлары аеруча авыр булганнар — бер кешедән икенчесенә авыздан авызга гына җырланылып йөртелгән халык җырыннан башка, әдәбият үзенең барлык эпигонлык билгеләре белән бергә фәкать югары феодаль катлауга гына хезмәт итеп килгән дияргә ярый. Анда халык тоташтан грамотасыз болган. Шуңар күрә, Урта Азия халыклары өчен совет әдәби хәрәкәте гасырлар буенча диярлек дәшми торудан соң милли культураларның ренессансы, яңадан тууы булды. Сугыш алдындагы соңгы елларда үзбәк һәм казах әдәбиятлары, үзләре өчен хас булган поэтик жанрдан тыш, — роман һәм драма җаирлары белән дә байыйлар. Таҗиклар, төрекмәннәр, кыргызлар, кара-калпаклар һәм Дагыстан халыклары әдәбиятлары турында да шуны ук әйтергә була. Үзләренең яшьләрен ике, өч дистә еллар белән генә саный торган халыкларның әдәбиятлары тулысынча Октябрь тудырган әдәбиятлар. Боларга — Башкортстан, Чувашия, Коми, Мари, Якутия, Мордовия, Кабардино-Болкария, Черкессия, Ингушетия, Абхазия, Адыгей, Өйротия әдәбиятлары, бурятлар, калмыклар, лезгиннар, аварлар, удмуртлар, чеченнар һәм башка халыклар һәм кабиләләр әдәбиятлары керәләр. Безнең милли әдәбиятларыбызның үсешендә ике моментны билгеләп үтәргә кирәк. Беренчедән, милли әдәбиятлар да халыкның авыз иҗаты яңадан туды һәм гадәттән тыш чәчәк атып үсте, икенчедән, югарыда инде әйтеп үтелгәнчә, моңарчы милли әдәбиятларда аларга аз билгеле булган яки бөтенләй билгеле булмаган формалар — роман, повесть, драма, кино-сценарий үсте. Советлар Союзы халыклары интеллигенциясе өчен икенче ана теленә әйләнгән рус теле бу формаларның үсешендә гаять зур роль уйнады. Халыкның авыз иҗаты үсүе — ул безнең әдәби хәрәкәтебезнең принципиаль бер сыйфаты. Фольклор байлыгының иге-чиге юк. Мәсәлән, Казахстанда өч йөз мең юллык Кырык батыр дигән эпик поэманы җырлап чыга торган бер акынны язалар. Кыргызларның Манасы тагы да зуррак,— ул моннан берничә ел элек тулысынча язылып алынды. Урта Азия халкының авыз поэзиясе, башлыча, оппозицион характерда була, — халык сатирасының угы байларга һәм муллаларга каршы юнәлтелә. Аны эзәрлекләп киләләр. Революцион рухтагы акыннарны, мәсәлән, кыргыз акыны Токтогулвы җәзага тарталар. Вакытында язылып алынмаганга күрә, халык поэзиясенец байтак хәзинәләре әдәбият һәм фән өчен һәлак булганнар. Бөек казах акыны Җамбул тынарга мәҗбүр булган. Моннан егерме биш ел элек Җамбулның атка атланырлык та хәле булмый, ул зәгыйфь карт була инде. Бүген совет поэзиясенең атаклы аксакалы, туксанбиш яшьлек Җамбул, яшьлек елларындагы кебек, яңадан ат өстендә, ул егетләрчә нык, таза һәм бөтен тавышы белән Ватан сугышы геройлары турында җырлый. Җамбулның бу яңадан тууы — ул халыкның авыз иҗаты яңадан туу образы. Кавказда кюринц дигән кечкенә бер кабилә яши — ул ни барсы утыз мең кешедән генә тора — менә шул халык үзенең, халык шагыйре Сөләйман Стальский аркылы танылды. Стальскийның, шулай ук Җамбулның, Ислам Наирның, Дурды Клычның, Фекла Беззубованың, Фәррахның, Гамзат Падассның, Азербайҗан ашугларының, армян гусаннарының, якут олонго[1]хутларының, кыргыз һәм казах акын[1]нарының әсәрләренең рус теленә тәр[1]җемәләре ике төр иҗатны — халыкның авыз әдәбиятын һәм язма әдәбиятны — бергә тоташтыралар. Милли әдәбиятларның үсеше өчен милли культураның мирас буларак күчеп килүен тану, Низами, Нәвои кебек классик язучыларны, Юлбарыс тиресе ябынган батыр, Давид Сасунлы, Җангар һәм Манас эпосларын милли телләрдә һәм рус теленә тәрҗемә итеп популярлаштыруның гаять зур әһәмияте булды. Милли культураларда роман, повесть, драма, киносценарийларның үсүе һәм килеп чыгулары, поэзиядән тыш, чынбарлыкны художестволы кабул итү һәм чагылдыруның яңа методлары буларак, шулай ук революцион яңа позицияләрдән торып үзләренең тарихын яңадан карап чыгу буларак үсәләр һәм туалар иде. Милли әдәбиятларда билгеле күләмдә бөтен совет әдәбиятының үсешен алга этәрә торган язучылар прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматурглар бар. Украинада алар: Тычина, Рыльский, Корнейчук, Яновский, Панч, Первомайский, Белоруссиядә күптән түгел үлгән Янка Купала, Якуб Колас, Бровко, Крапива, Линьков; Грузиядә: Табидзе, Гамсахурдия, Чиковани, Леонидзе, Киачели, Лордкипанидзе, Шалва Дадиани; Азербайҗанда: Самед Вургун, Расул Рза, Ордубады; Үзбәкстанда: Гафур Гулям, Айбек, Алимҗан, Яшей, Абдулла Каһар; Казагстанда: Сабит Моканов, Мохтар Ауэзов, Мусрепов, Таҗибаев; Армениядә: Аветик Исаакян, Дереник Демирчян, Наири Зарьян, Степан Зорян, Тажикстанда: Лаһути һәм таҗик һәм үзбәк телләрендә яза торган Садретдин Гайни; Кыргызстанда — Али Токомбаев һәм Маликов; Төрекмәнстанда — Берды Кербабаевтан гыйбарәт. Еврей совет әдәбияты Перец Маркиш, Давид Бергельсон, Квитко, Галкин кебек язучыларны үстерде. Совет әдәбиятының иҗатчылары эпохабызны хис итү сафлыгы һәм сизгерлеге белән яшьләр һәм көчлеләр. Совет әдәбиятын формаль яктан тәнкыйтьләргә мөмкин һәм без аның өчен тәнкыйтькә һаман рәхмәт укыйбыз, чөнки үз-үзеңне тынычландыру һәм үз-үзеңә мәхәббәт тоту — ул сәнгать өчен ачыктан-ачык һәлакәт. Совет әдәбиятының яшьлеге аның тулысыңча халыкчан әдәбият булуыннан, төгәлрәк итеп әйткәндә аның бөтен төп хәрәкәте — иҗатның мәңгелек чишмәсе булган халыкка юнәлүеннән гыйбарәт. Халык реаль бурычлар на- менә төзи һәм көрәшә. Иптәш Сталин үзенең 6 нчы ноябрьда сөйләгән һәм кристалл кебек саф, ышанычлы һәм нык речендә аларны сурәтләп бирде. Бу өч бурычны үтәү — совет халкының һаман саен ачыграк булып сурәтләнә барган киләчәккә, Кеше дигән исем зур хәрефтән язылган дөньяга таба ачык реаль юлдан баруы өчен кузгалу ноктасы булып тора. Совет әдәбияты яшь, — аңарда, халыктагы кебек үк, әхлакый көч яши һәм ныгый. Совет әдәбиятының 25 еллыгы 123 Испаниядә һәлак булган инглиз тәнкыйтьчесе Ральф Фукс үзенең Роман һәм халык дигән китабында күп кенә инглиз һәм француз язучыларының гуманизм юлыннан читкә борылуларын, көнбатышның бөек традицияләреннән китүләрен әйтә. Бу шулай, чөнки фашизм, танклар һәм бомбардировщиклар белән Европага ыргылып кергәнче, „бишенче колонналар ярдәмендә, Европаны мораль паралич хәләтенә китерде, һәм менә сезгә — Төн кырыена сәяхәт романы, аны дөресендә: Робеспьердан Лавальга чаклы Франциянең төн кырыена сәяхәте дип атарга кирәк иде. Юк, совет әдәбиятының юлы — гуманизм. Сталин: Үзенең эчтәлеге белән пролетар, формасы белән милли,— социализмга бара торган гомуми кешелек сәнгате шундый" диде. Без төзи торган сыйныфсыз җәмгыять ул гуманизмның тантанасы өчен зарури булган нәрсә. Безнең барлык көч салуларыбызның максаты — кеше. Фашизм— кешенең түбән төшүе ул. Гитлерчы армиялар — алар жанлы кешелеккә штурм ясый торган үлекләр армияләре. Кызыл калканнар аларга шундый бөек әхлакый көч белән юлны бикләделәр ки, алар аны үтә алмаячаклар. Хәрәкәттәге армия сафларында, сугыша торган совет халкы арасында тугыз йөз совет язучысы — романистлар, драматурглар, шагыйрьләр, очеркистлар, журналистлар бар. Бу язучылар турыдан-туры көрәшкә баглы бурычлардан тыш — безнең әдәбиятыбызның төп нигезләре булган өч нәрсә — социалистик идеялелек, халыкчанлык һәм күп милләтлелек булганда, бөтен дөнья күләмендәге киләчәкне тәэмин итә торган художество тәлфибәсенең авыр мәктәбен үтәләр.