Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙНЫҢ ПРИКАЗЫ

№ 95 23 февраль, 1943 ел

МОСКВА ШӘҺӘРЕ

Иптәшләр!

Кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар!

 Бүген без Кызыл Армия яши башлауның 25 еллыгын бәйрәм итәбез. Кызыл Армия төзелгәннән бирле чирек гасыр үтте. Ул, безнең илебезне кол итәргә омтылган чит ил басып алучыларына каршы көрәшү өчен төзелде. 1918 нче елның 23 нче феврале, Кызыл Армия отрядларының Псков һәм Нарва янында немец басып алучылар гаскәрләрен баштанаяк җимергән көне — Кызыл Армиянең туган көне дип игълан ителде. 1918 1921 нче елларда Кызыл Армия чит ил басып алучыларына каршы каты көрәштә безнең Совет Ватанының намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калды, безнең илебез халыкларының үз тормышларын бөек Ленин өйрәткәнчә төзү хокукын саклап калды. Кызыл Армия, егерме ел буена, совет халкының тыныч иҗат хезмәтен саклап килде. Безнең илебезнең халыклары чит ил басып алучыларының безнең җиребезгә кул сузуларын беркайчан да онытмадылар һәм Кызыл Армиянең куәтен ныгыту турында туктаусыз кайгырттылар, аны беренче класслы сугыш техникасы белән коралландырдылар һәм совет сугышчылары кадрларын мәхәббәт биреп үстерделәр. Кызыл Армия — барлык илләрдәге халыклар арасында тынычлыкны һәм дуслыкны саклау армиясе. Ул чит илләрне басып алу өчен түгел, бәлки Советлар иле чикләрен саклау өчен төзелде. Кызыл Армия барлык халыкларның хокукларына һәм бәйсезлегенә һәрвакытта да ихтирам белән карады. Ләкин 1941 нче елның июнендә Гитлер Германиясе, һөҗүм итешмәү турындагы договорны тупас һәм кабахәт рәвештә бозып, хыянәтчел төстә безнең илебезгә һөҗүм итте һәм Кызыл Армия үзенең ватанын немец басып алучылардан саклап калу һәм аларны илебез чикләреннән куу өчен походка чыгарга мәҗбүр булды. Шул вакыттан алып Кызыл Армия Гитлер гаскәрләренә каршы үлем көрәше армиясе булып, ватаныбызның оккупацияләнгән районнарында безнең туганнарыбызга карата немец-фашист кабахәтләр тара-верховный Баш Командующийның приказыыннан эшләнә торган көчләүләр һәм кимсетүләр өчен үч алучылар армиясе булып әверелде. Кызыл /Армия үзенең яшәвенең 25 еллыгын Гитлер Германиясенә һәм аның ялчылары булган итальяннарга, венгерларга, румыннарга, финнарга каршы ватан сугышының хәлиткеч моментында каршылый. Немец-фашист яуларының басып керүенә каршы Кызыл Армиянең тарихта тиңдәше булмаган героик көрәш алып бара башлавына 20 ай тулып үтте. Европада икенче фронт булмаганга күрә Кызыл Армия бер ялгызы сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә күтәреп бара. Шулай булса да Кызыл Армия немец-фашист яуларының басымына каршы торып кына калмады, бәлки сугыш барышында фашистлар армияләре өчен дәһшәт булып та әверелде. 1942 нче елның жәендә һәм көзендә булган авыр сугышларда Кызыл Армия фашист ерткычның юлын кисте. Севастопольнең һәм Одессаның героик оборонасы истәлеген, Москва янында һәм Кавказ таулары алдында, Ржев районында һәм Ленинград янында булган каты сугышлар истәлеген, Сталинград стеналары янында сугышлар тарихындагы иң зур сугыш истәлеген безнең халкыбыз мәңге саклар. Бу бөек сугышларда безнең батыр сугышчыларыбыз, командирларыбыз һәм политработникларыбыз Кызыл Армиянең сугышчан байракларын мәңгелек дан белән бизәделәр һәм немец фашистлары армияләрен жиңү өчен ныклы нигез салдылар. Моннан өч ай элек Кызыл Армия гаскәрләре Сталинградка килү юлларында һөжүм башладылар. Шул вакыттан бирле сугыш хәрәкәтләре инициативасы безнең кулда, һәм Кызыл Армиянең һөжүм операцияләренең темплары һәм удар көче йомшамый. Хәзер Кызыл Армия кышкы авыр шартларда 1.500 километр озынлыктагы фронт буйлап һөҗүм алып бара һәм һәркайда да диярлек уңышларга ирешә. Төньякта, Ленинград янында, Үзәк фронтта, Харьковка килү юлларында, Донбасста, Ростов янында, Азов һәм Кара диңгез ярларында Кызыл Армия Гитлер гаскәрләренә бер-бер артлы ударлар ясый. Өч ай эчендә Кызыл армия Воронеж һәм Сталинград өлкәләрен, Чечен-Ингуш, Төньяк Осетия, Кабардино-Балкар һәм Калмык автономияле республикаларын, Ставрополь һәм Краснодар крайларын, Черкес, Карачай һәм Адыгей автономияле өлкәләрен, Ростов, Харьков һәм Курск өлкәләренең бөтен территориясен диярлек дошманнан азат итте. Дошманны Советлар иленнән массовый төстә куу башланды. Бу өч ай эчендә нәрсәләр үзгәрде? Немецларның мондый җитди уңышсызлыклары нәрсәдән килеп чыкты? Бу уңышсызлыкларның сәбәпләре кайда? Совет— Германия фронтында көчләрнең чагыштырмасы үзгәрде. Эш шунда ки, фашистлар Германиясе торган саен хәлсезләнә һәм көчсезләнә бара, ә Советлар Союзы үзенең резервларын торган саен җәелдерә һәм көчлерәк була бара. Вакыт фашистлар Германиясенә каршы эшли. Европаның хәрби промышленностен үзе өчен эшләргә мәҗбүр иткән Гитлер Германиясе соңгы вакытларга кадәр техника ягыннан һәм барыннан да элек танклар һәм самолетлар ягыннан Советлар Союзына караганда өстен булып килде. Аның өстенлеге менә шунда иде. Ләкин сугышның егерме ае эчендә хәл үзгәрде. СССР хәрби промышленносте эшчеләренең, эшче хатын-кызларының, инженерларының һәм техникларының үз-үзләрен аямыйча эшләүләре аркасында, сугыш вакытында танклар, самолетлар, орудиеләр эшләп 8 Верховный Баш Командующийның приказьэ чыгару артты. Шул ук вакыт эчендә Совет—Германия фронтында дошман гаять күп сугыш техникасын, бигрәк тә танкларын, самолетларын һәм орудиеләрен югалтты.

1942— 1943 нче елның кышында Кызыл Армия һөҗүменең өч ае эчендә генә дә немецлар 7.000 нән артык танк, 4.000 самолет, 17.000 орудие һәм башка төрле күп коралларын югалттылар. Билгеле, немецлар бу югалтуларны капларга тырышачаклар, ләкин моны эшләү бик җиңел булмас, чөнки дошманның бу югалган гаять күп техникасын яңадан тулыландыра алуы өчен күп вакыт кирәк булачак. Ә вакыт көтми. Гитлер Германиясе СССР га каршы сугышны мобилизацияләнгән һәм сугышка әзер булган гаскәрләренең Кызыл Армиягә чагыштырганда сан ягыннан өстен булуы хәлендә башлады. Аның өстенлеге менә шунда иде. Ләкин 20 ай эчендә бу яктан да хәл үзгәрде. Оборона һәм һөҗүм сугышларында Кызыл Армия сугыш башланганнан бирле 9 миллионга якын немец фашист солдатларны һәм офицерларны сафтан чыгарды, шулардан кимендә 4 миллионы сугыш кырында үтерелде. Гитлер тарафыннан Совет — Германия фронтына җибәрелгән румын, итальян һәм венгер армияләре бөтенләй тар-мар ителделәр. Соңгы өч ай эчендә генә дә Кызыл Армия дошманның 112 дивизиясен җимерде, шул вакытта 700.000 нән артык кеше үтерелде һәм 300.000 нән артык кеше плен алынды. Билгеле, бу гаять зур югалтуны каплау өчен немецлар командо- ваниесе бөтен чараларны күрер. Ләкин, беренчедән, немец армияләренең йомшак урыны — кешеләр резервлары җитешмәүдә, шунлыктан бу югалтуларның нинди чыганаклардан алып капланачагы билгесез. Икенчедән, әгәр дә хәтта немецлар кирәк кадәр сандагы кешеләрне барлык дөрес булган һәм дөрес булмаган юллар белән кырып-себереп җыярлар дип уйлаганда да әле аларны җыю һәм өйрәтү өчен күп вакыт кирәк булачак. Ә вакыт көтми. Гитлер армиясе Советлар Союзына каршы сугышка Европада сугышның иң яңа средстволарын кулланып, зур сугыш операцияләре алып бару буенча ике еллык диярлек тәҗрибәсе булган хәлдә керде. Табигый ки, сугышның беренче чорында Кызыл Армиянең әле андый сугыш тәҗрибәсе юк иде һәм булырга да мөмкин түгел иде. Немец фашистлары армиясенең өстенлеге шушы булды. Ләкин егерме ай эчендә хәл бу яктан да үзгәрде. Сугыш барышында Кызыл Армия кадровый армия булып әверелде. Ул, дошманны, хәзерге заман сугыш фәне таләп иткәнчә, аның йомшак һәм көчле якларын исәпкә алып, ышанычлы рәвештә кыйнарга өйрәнде. Кызыл Армиянең йөз меңнәрчә һәм миллионнарча сугышчылары үз коралларының мастерлары булып — винтовка, кылыч, пулемет, артиллерия, миномет эше, танк эше, саперлык эше, авиация мастерлары булып әверелделәр. Кызыл Армиянең ун меңнәрчә командирлары гаскәрләргә җитәкчелек итү мастерлары булып әверелделәр. Алар шәхси батырлыкны һәм гайрәтлелекне сугыш кырында гаскәрләргә җитәкчелек, итә белү белән бергә бәйләргә өйрәнделәр, ахмак һәм зарарлы булган линия тактикасыннан ваз кичеп, маневр ясау тактикасы җирлегенә нык итеп аяк бастылар. Кызыл Армия командованиесенең совет җирен дошманнан азат итү белән генә калмыйча, дошман армияләрен чолгап алу һәм бетерү буенча сугыш сәнгате үрнәге булып хезмәт итәрлек җитди операцияләрне тормышка ашырып, дошманны безнең җиребездән исән килеш чыгармый калуы фактын очраклы хәл дип санап булмый. Бу, һичшиксез, безнең командирларыбызның җитлеккәнлеге билгесе. һичшиксез, Сталинград янында немецларның 330 мең кешедән торган, сайлап алынган гаять зур армиясен чолгап алу һәм бетерү шикелле шундый күренекле фактка бары тик Кызыл Армия командованиесенең дөрес стратегиясе һәм безнең башкаручы командирларыбызның җитез тактикасы гына китерә алды. Бу яктан алганда немецларның хәле бик үк шәптән түгел. Аларның стратегиясе кимчелекле, чөнки ул, кагыйдә буларак, каршы якның көчләренә һәм мөмкинлекләренә бәя биреп җиткерми һәм үз көчләренә тиешеннән артык бәя бирә. Аларның тактикасы — шаблон тактика, чөнки ул фронттагы вакыйгаларны уставның теге яки бу параграфына туры китерергә тырыша. Обстановка устав таләпләрен тормышка ашырырга мөмкинлек биргән вакытта немецлар үзләренең хәрәкәтләрендә пөхтә һәм төгәл эш итүче кешеләр. Аларның көче шунда. Обстановка катлаулангач һәм, уставның теге яки бу параграфына туры килмичә, үзлегеңнән уставта күрсәтелмәгән карарга килүне таләп итә башлагач немецлар көчсез булып әвереләләр. Аларның төп йомшаклыгы шунда. Соңгы өч ай эчендә немец гаскәрләренең җиңелүен һәм Кызыл Армиянең уңышларын китереп чыгарган сәбәпләр шулар. Ләкин бу әле Гитлер армиясе инде бетерелгән дигән сүз түгел һәм Кызыл Армиягә аны илебезнең көнбатыш чикләренә куып барырга гына кала дигән сүз түгел. Болай уйлау — үзеңне акылсыз һәм зарарлы юатуга бирелү дигән сүз. Болай уйлау — үз көчләреңә тиешеннән артык бәя бирү, дошман көчләренә бәя биреп җиткермәү һәм авантюризмга ташлану дигән сүз. Дошманга зыян китерелде, ләкин ул әле җиңелмәде. Немец фашистлары армиясе Кызыл Армиядән алынган ударлар нәтиҗәсендә кризис кичерә, ләкин бу әле — ул яңадан айный алмас дигән сүз түгел. Немец басып алучыларга каршы көрәш әле бетмәгән, — ул әле җәелеп һәм кабынып кына бара. Немецлар безнең җиребезнең бер генә километрын булса да сугышмыйча ташлап китәрләр дип уйлау ахмаклык булыр иде. Кызыл Армия алдында мәкерле, рәхимсез һәм хәзергә әле көчле оулган дошманга каршы каты көрәш тора.

Бу көрәш вакыт сорый, корбаннар сорый, көчләребезне җигүне һәм барлык мөмкинлекләребезне туплауны сорый. Без Советлар Украинасын немецлар изүеннән азат итә башладык, ләкин миллионнарча украинлылар әле немец кол биләүчеләр изүе астында торалар. Белоруссиядә, Литвада, Латвиядә, Эстониядә, Молдавиядә, Кырымда, Карелиядә әле хәзергә немец оккупантлар һәм аларның ялчылары хуҗалык итә. Дошман армияләренә куәтле ударлар ясалды, ләкин әле дошман җиңелмәгән. Немец басып алучылар ярсынып каршылык күрсәтәләр, контратакаларга күчәләр, оборона чикләрендә тотынып калырга маташалар һәм аларның яңа авантюраларга барулары мөмкин. Менә шуңа күрә дә безнең сафларыбызда тыныч күңеллелеккә, гамьсез- леккә, масаюга урын булмаска тиеш. Кызыл Армиянең җиңүләренә бөтен совет халкы шатлана, ләкин Кызыл Армиянең сугышчылары, командирлары һәм политработниклары остазыбыз Ленинның: Беренче эш — җиңү белән мавыкмаска һәм масаймаска, икенче эш — җиңүне үзеңнеке итеп ныгытырга, өченче эш дошманны кыйнап бетерергә дигән васыятьләрен исләрендә нык тотарга тиешләр. Верховный Баш Командующийның приказы Ватаныбызны явыз дошманнан азат итү өчен, немец-фашист басып алучыларны тәмам җиңү өчен,—

Приказ бирәм:

1. Бөтен Кызыл Армиядә һәм Хәрби Диңгез Флотында сугыш эшенә өйрәнүне туктаусыз яхшыртырга, дисциплинаны, тәртипне һәм оешканлыкны ныгытырга.

2. Дошман гаскәрләренә ударларны көчәйтергә, дошманны туктаусыз һәм ныклык белән куып барырга, аңа оборона чикләрендә ныгырга ирек бирмәскә, аңа көндез дә, төнлә дә ял итәргә ирек бирмәскә, дошманның коммуникацияләрен кисәргә, дошман гаскәрләрен чолгап алырга һәм, әгәр дә корал ташлаудан баш тартсалар, аларны юк итәргә.

3. Дошман тылында партизаннар көрәше ялкынын киңрәк кабызырга, дошманның коммуникацияләрен җимерергә, тимер юл күперләрен шартлатырга, дошман гаскәрләрен ташуны, кораллар һәм сугыш припаслары китерүне өзәргә, дошманның хәрби складларын шартлатырга һәм яндырырга, дошман гарнизоннарына һөҗүмнәр ясарга, чигенүче дошманга безнең авылларыбызны һәм шәһәрләребезне яндырырга ирек бирмәскә, һөҗүм итеп баручы Кызыл Армиягә бөтен көч белән, барлык средстволар белән булышлык итәргә. Безнең җиңүебезнең залогы шунда. Иптәшләр! Кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар! Совет Хөкүмәте һәм безнең большевиклар партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм Кызыл Армиянең 25 еллыгы белән котлыйм. Яшәсен бөек ватаныбыз! Яшәсен данлыклы Кызыл Армиябез, батыр Хәрби Диңгез Флотыбыз, кыю партизаннарыбыз һәм партизанкаларыбыз! Яшәсен Кызыл Армиянең җиңүләрен рухландыручы һәм оештыручы большевиклар партиясе! Немец басып алучыларына үлем!

Верховный Баш Командующий И. СТАЛИН