Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮЛБАШЧЫ КУШКАНЧА

Дошман кулыннан яңа гына азат ителгән чиксез зур район аркылы, немец ерткычлары тарафыннан яндырылган, харап ителгән хәтсез күп авылларның төтен чыгарып яткан күмерләре өстеннән һәм дошман ташлап качкан снаряд, мина, патрон, кием-салым өемнәре, километр саен диярлек очрап торган каен тәре урманнары — гүзәл җирләребезгә килеп эзләгәннәрен тапкан немец каберлекләре яныннан үтеп килә-килә шактый арыган идек. Каршыбызда, бөтен өйләре диярлек исән калган Маслино авылы күренде. Бөтенлеген саклап кала алган мондый авыллар бу тирәдә сирәк очрый. Авылга керү юлындагы киң ачыклык өстенең хисапсыз күп санда снаряд һәм мина чокырлары, коточкыч тирәнлектә умырып алынган фугас базлары белән чуарланган булуы, бу авыл өчен аяусыз каты көрәш барганлыгын сөйләп бирделәр. Авыл читендәге биек-биек кар өемнәренә, озын-озын окопларга, хәтсез күп ут нокталарына караганда, немецлар бу авылда нык торырга бөтен көчләре белән тырышканнар. Ләкин, никадәр генә көчәнгән булмасыннар, бандитлар юк хәзер биредә. Алардан фәкать әрдәнә-әрдәнә булып өелгән сугыш припаслары да, әлеге дә баягы, каен тәре урманнары гына калган.

Тагын шул бар: барлык урам буен һәм авыл арасына казылган тирән-тирән землянкалар тирәсен тутырып эрзац итекләр — безнең яктагы каз оясына ошатып, саламнан үреп ясалган коточкыч килбәтсез аяк киемнәре аунап яталар. Бер өнгә кердек. Бер карчык белән бер карт өстәл янында ашап утыралар иде. Бераз ял итеп һәм капчыкларыбызда булган продуктлардан ашарга хәзерләп, тамак ялгап чыгарга рөхсәт сорадык. Әби безнең бу теләкләребезне канәгатьләндерергә рәхәтләнеп әзер торуын белдерергә ашыкты.

— Рәхим итегез, улларым, сез бит безгә ходайның үзе җибәргән кунаклары, — диде ул һәм, безнең, ашыгырга кирәкми, диюебезгә карамастан, җитезлек белән урыныннан кузгалып, плитәсенә ягарга, чуен чүлмәкләр хәстәрләргә тотынды. Шатлыгы, куанычы бөтен йөзенә, бөтен хәрәкәтләренә чыккан иде аның. Озак күрешми торганның соңында, ерактан килеп чыккан иң якын, иң кадерле туганнарың белән күрешү шатлыгы — дөнья күргән кешеләрнең бик күбесенә таныш тойгыдыр, һәркемне канатландыра, җиңеләйтеп җибәрә ул шатлык. Авыруларны түшәктән күтәрергә, әлсерәгән картларны яшьләрчә җилкендерергә көче җитә ала торган шатлык ул. Менә шундый шатлык канатландырган, менә шундый шатлык яшәртеп җибәргән иде безнең әбине. Аның сүзләрендәге самимилыкны, тойгыларындагы сафлыкны, күзләрендәге аналык шәфкате нурларын күрү күңелләрне йомшартып, күзләргә татлы яшь бөртекләре китерә иде. Аналарча кайгыртучанлык белән мич тирәсендә уралып, кереп-чыгып йөргән арада, сорау биргәнне көтмичә үк күңелендәгеләрне сөйли башлады ул. — Үзебезнекеләрнең йөзен күрү дә җанга рәхәт бит. Нинди сөйкемле безнең халык. Ә сөйләшүе тагын. Теге җен бит ул сөйләми, эт кебек һау-һау итә дә, теләсәң ничек аңла. Әллә нишләргә куша. Кулы белән дә ымлап күрсәтми ичмаса, бер-ике өрә дә, таяк белән кыйнарга тотына... Александра Петровна немецлар кулында тормыш ничек булганлыгын шулай бик тиз арада сөйләп чыкты. Немецлар килү белән аларны, шулай ук авылдагы бөтен халыкны өйләреннән куып чыгарып, үзләре кереп урнашканнар. Авылда калган барлык кешеләрне, 20-шәрләп, берничә өйгә тутырганнар да, аларны үз йортларына фәкать мичкә ягу, җыештыру һәм немец солдатларының башка йомышларын үтәү өчен генә китергәннәр. Көчләп, кыйнап урман кистергәннәр, су ташытканнар, пычракларын юдырганнар.

— Ач килеш изаладылар, — ди Александра Петровна. —

 Җиде көнгә бер ипи бирәләр иде. Ипиләре дә безнеке кебек түгел, кечкенә генә бер кирпеч. Үзе ашарлык түгел — каты, төче. Тозны бер сынык икмәккә сибәргә җитәрлек кенә бирделәр. Шуның белән теләсәң ничек 7 көн тор. Эшлә. Әйтә башласаң, әлеге һау-һау да, таяк. Әле дә исем китә: ничек үлеп бетмәдек икән. Ничек, ходайның рәхмәте, йортларыбыз исән калды. Яндырырга җыенганнар иде. Әле моннан ике генә көн элек, бөтен кешене ат абзарына кертеп яптылар. Хәзер авылдагы бөтен өйләрне яндырабыз, диделәр. Авылыбыз менә яна, менә яна дип торганда, ходай үзебезнекеләрне җибәрде. Килеп керде яныбызга бер командир. Шундый мөлаем, шундый сөйкемле. Үзебезчә сөйли. Ул сүзләре... Шундый җанга рәхәт, тыңлап кына туярлык түгел шул.

— «Улым,— мин әйтәм, — инде безгә үз өебезгә кайтырга ярыймы? дим.

Нигә ярамасын, әни кеше,—ди, җан кисәгем,— әйдә киттек, ди, кайда сезнең өегез?" ди. Шушында — үз өемә алып килдем үзләрен. Тизрәк йөгереп кереп, немец әшәкесеннән чистартасым, мичемә ягып җибәрәсем килә, ходай җибәргән улларымны кунак итәсем килә. Тукта, әни кеше, ди командир. Өйнең эчен башта карап чыгыйк, ди. Теге нәгъләт, шартлый торган әйбер куеп калдырмаганмы, әрчик, ди. Карап чыктылар. Кер, әни кеше, үз өеңә, рәхәтләнеп, хуҗа булып тор, хәзер сине берәү дә куып чыгармас ди. Башымнан алып аякларыма кадәр басып торган ямьсез авыр йөкне алып ташлаган кебек булды. Җиңеләеп киттем. Менә өченче көн инде, үземдә, үз кешеләрем арасында. Шундый матур йөзләр күрәм, тыңлап туйгысыз ягымлы сүзләр ишетәм. Ай үзебезнең кешеләр, ай үзебезнең телнең әйбәтлеге... Тик менә...

Александра Петровнаның күзләре яшьләнеп китте. Сүзләре тотлыгып, сулыгып чыга башлады.

— Тик менә... кызым... кызымны Германиягә куып алып киттеләр. Мескенем, ниләр генә күрер инде, газиз балам. Германияне күреп кайтучылар булды инде бездә. Бик начар, ди анда. Ашарга бирмиләр, ди, кенәгә генә язып бирәләр, ди.

— Тынычлан, Александра Петровна. Вакыты килер. Синең йортыңны азат иткән Кызыл Армия барсына да җитешер. Кызың да коткарылыр.

— Бик күп кешебезне куып алып киттеләр. Эшкә ярардай кешене калдырмадылар. Андрей күрше 60 яшендә иде. Бармаска теләде. Таяк белән кыйный-кыйный кудылар. Дүрт аякланып чыгып китте мескен. Немецларның кабахәтлекләре турында сөйли-сөйли дә, әби тагын шөкер итеп куя.

— Ходай җибәрде сезне. Каян гына килеп чыктыгыз. Теге һау-һаулар җен астына киткән кебек юк булдылар. Бигрәк кинәт юкка чыктылар, җен йоттымы үзләрен. Ничек өйләребезне яндырмадылар?.. Немецларның Маслино авылын ни өчен яндырмауларының, халыкка карата шундый котчыккыч янаулар күрсәтеп тә, кинәт кенә, җен йоткан шикелле юкка чыгуларының серен икенче көнне аңладык без. Алгы линия. Төше урман өстендә әледән-әле ракеталар күтәрелеп, тирә-якны яктыртып тора. Яктырткыч снарядлар көнбатыш офыкны төрле төстәге ут сызыклары белән бизиләр. Үзләре күренми торган самолетлардан эре-эре ут тамчылары булып ракеталар коела. Ул арада күк йөзенә чәчрәтеп ут сибә-сибә зенит снарядлары ярыла башлый...

Матур күренеш диергә булыр иде. Әгәр дә... әгәр дә ул нурлар колакларны ерткыч чәрелдәүләрдән, чатырдаулардан һәм йөрәк өшеткеч ачы сызгырулардан, улаулардан, вырылдаулардан гыйбарәт булган үлем музыкасы белән бәйләнгән булмасалар! Әгәр дә алар җан кыю, кан кою, күкрәп торган таза ирләрне, яшьнәп торган сылу егетләрне аяксыз, кулсыз, күзсез гарипкә әйләндерү, дистәләрчә еллар буенча хезмәт ияләренең алтын көчләрен түгеп төзелгән биналарны, авылларны, шәһәрләрне кара күмергә әйләндерү кебек коточкыч күренешләр китереп чыгармый торган булсалар. Әгәр дә алар нәтиҗәсендә меңнәрчә нәни балалар, газиз аналар, яхшылыктан башканы белмәгән сөйгән ярлар ятим калмый торган булса. Юк, без бу коточкыч күренешләрне теләми идек. Бирән корсагын кеше исәбенә тутырып, кеше исәбенә кәеф-сафада гомер кичерү теләге белән хыялланган кабахәт немец алып килде безгә аны. Тарихта тиңе булмаган бу кабахәтлеккә, ерткычлыкта хыял ирешмәслек явызлыклар күрсәткән немец бандитларына каршы бөтен илебез белән кубарылдык без. Утка ут, канга кан, үлемгә үлем белән җавап биреп, бөтен фронт буенча алга бара безнекеләр...

 Әнә анда безнең батыр сугышчылар, халык яши торган яңа пунктны дошманнан азат итү өчен аяусыз көрәш алып баралар. Төнге күк йөзендә өзлексез уйнап торган җиңү ялкыннары, халык телендә күкрәп, дөбердәп һәм дәһшәтле сызгырып торган батырлык маршы астында без майор Яков Федорович Тарновский белән сөйләшеп утырабыз. Бу минутта аның батальоны резервта тора. Лычковоны һәм халык яши торган тагып берничә пунктны, шулар җөмләсеннән, кичә генә без булган Macлиноны азат итүдә зур батырлыклар күрсәткән сугышчылар, Ивановлар, Галимбаевлар, Солтанбае вл ар, Әминевлар, Хөсәеневләр, Бойченколар... руслар, үзбәкләр, казаклар, чувашлар, грузиннар, татарлар, баш кыртлар, украиналылар — бөек илнең туганлык семьясында аерылмас дусларга әверелгән батыр ватан уллары — кар һәм чыршы ботакларыннан ашыгыч әтмә- ләнгән шалашларда ял итәләр...

Тарновский үзенең туган Украинасы турында сөйләгәндә Маслино авылын искә алды.

— Анда бер әби бик матур тәэсир калдырды миндә,—диде ул. — Үз анабыз кебек сөенеп каршы алды ул безне һәм хәер-фатиха биреп, алга озатты. Майор сөйләгән әби — әлеге безгә таныш булган сөйкемле карчык — Александра Петровна булып чыкты. Александра Петровнаны үз өенә кертүче командир шушы Тарновский икән.

Без, кызыксынып, Маслино авылының ничек алынуы турында сораштык. Маслинода дошман нык торырга уйлаган. Бу авыл аның терәк пункты булып, зур көчләр белән сакланган. Су сибеп махсус катырылган калын-калын кар катламнары, күп санда дзотлар, чәнечкеле чыбык киртәләре һәм махсус коралландырылган йортлар белән ныгытылган. Авылга керү юллары хисапсыз күп санда танкка һәм пехотага каршы миналар һәм аларга тоташтырылган фугас белән киртәләнгән. Аның өстенә бу авылның һәр ягы километрга җәелгән ачыклыктан гыйбарәт булуы, дошман өчен зур уңайлыклар тудырып, безнекеләрнең хәрәкәтен читенләштереп торган.

— Без һөҗүм башлаган вакытта куе томан иде, — ди Тарновский. — Атыш кызып барганда гына, бәхетсезлеккә каршы, томан таралып китте. Киң тигезлек өстеннән алга бару, җәелеп яткан Пола елгасын дошманга күренмичә үтү мөмкин булмады. Бу ныгытмаларны турыдан-туры атакалап алу чиксез күп корбан сорый, шуның белән бергә бернинди дә өметле нәтиҗә вәгъдә итми иде, — ди майор.

Нәкъ шул көнне генә иптәш Сталинның Кызыл Армиянең 25 еллыгы уңае белән чыгарган приказын укыган идем. Авылны, әйләнеп узу юлы белән алырга карар бирдем...

Караңгы төшү белән, командир беренче ротасын каршы якта калдырып, капитан Порыкин ротасы белән лейтенант Нургалиев ротасына һәм лейтенант Миронов җитәкчелегендәге разведчиклар группасына авылны флангдан әйләнеп үтәргә һәм дошманга чигенү юлын кисәргә приказ бирә. Приказ тормышка ашырыла башлый. Лейтенант Миронов группасына, юеш карга муен тиентен чума-чума юл салырга туры килә. Иң оста үрмәләүчеләрдән исәпләнгән кече сержант коммунист Вологжин юл салуда аеруча батырлык күрсәтә. Бу тактиканың ачысын кат-кат татырга өлгергән дошман, көтмәгән яктан һөжүм башланганны күреп паникада кача башлый. Барлык коралларын ташлап, сындырылган арт санын сөйрәгән эт шикелле, яралыларын өстери-өстери, кар өстендә кып-кызыл кан юлы калдырып кача ул. Авылны яндырырга өлгерү түгел, алдан миналап куйган кырларындагы үз сугышчылары өчен куелган кисәтү язуларын да алырга өлгерми кача немец. Ахтунг, минен дигән кисәтү язулары безнең сугышчыларның алга бару юлын да мәшәккатьне киметәләр. Шулай итеп, юлбашчы өйрәткән тактика белән эш итү, дистәләрчә сугышчыларыбызның тормышын саклап калуга, совет авылын дошман утына бирмәскә, немец кулында ел ярым җафа чиккән Александра Петровналарны шатландырырга булыша. Мәкерле дошманны, алдын-артын карамыйча, коралларын калдырып, кырыла-кырыла качарга мәҗбүр итә...

Көн яктырды. Шалаш эчендәге учак сүрелде. Тарновский бүлемчәсе, дошманның үзеннән тартып алынган миналар белән немецларны кыра-кыра алга омтыла. Алда яңа авыллар, яна шәһәрләр, яңа җиңүләр.

Хәрәкәттәге армия. 7 март. 1943