Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАВАП

Дуэт.

Сәхнәгә юлчы киемнәренә киенгән, поход сумкасы аскан егет килеп керә. Егет.

Москва каласы таш кала,

Башкаларга башкала,

Бирмәбез аны ятларга —

Җанны биргән чакта да.

Ленинград — Москва,

Урамнары таш кына.

Дошманнар белән көрәшкә

Яшь йөрәгем ашкына.

Я, Вахит, көчне кая куярга белмәгән беләк, ярсып торган йөрәк белән дошманга каршы сугышка барырга сиңа да җитте вакыт! Ярый, Гитлер белән исәпне без сугышта өзәрбез. Минем әле йөрәкне икенче нәрсә борчый. Гөлнурым — күз-нурыма серне белдерми китәргә туры килә. Яның алдында тракторның серен ачып сала алдым, ә йөрәктәге серне ачып салырга кыюлык җитмәде.

Киттек Райвоенкоматка,

Басабыз сугышчан сафка,

Дошманга каршы.

Тик күрми китәм, Гөлнурны,

Ичмасам, килмәде туры...

Их, йөрәк ярсый...

Китә башлый, икенче кыз.

Шулай, ашык-пошык кына,

Миннән качып-посып кына —

 Кая чабасыз? Ашыгыч булса да,

Вахит, Күрешерлек кенә вакыт —

Бәлки, табарсыз?

Егет.

Ах, менә ул... саумы Гөлнур?

Я, ярый инде... хуш, сау бул!..

Китеп барышым.

Ичмасам, шул хат кисәген,

Комбинезон кесәсенә

Тыга белмәдем.

Белмим, ник бу көнгә тикле,

Үзенә белдерми-нитми

Нишләп йөргәнмен?

Хат языгыз, онытмагыз.

Эшләр ничек, нишли колхоз —

 Әйтеп барысын.

К ы з.

Хат язуны ни дип белдең,

Аннан эш калмас, егетем,

Һаман салырбыз.

Безне дә куандырыгыз,

Дошманны кырып салыгыз,

Үчне алыгыз.

Яктан кыз килеп керә.

Жавап.  Егет.

Тәндә җан булган чагында,

Кабахәт дошман алдында

Башны имәбез.

Без бары шуны беләбез —

Я без көрәшеп үләбез,

Яки җиңәбез.

К ы з.

Исән йөреп сау кайт, дустым,

Миндә кала хезмәт постың,

Сынатмам — ышан!

Кабул күрсәң бу янчыкны,

Һәм дә бу чиккән яулыкны —

Бүләк итеп ал!

Егет.

Рәхмәт искә алуыңа,

Ышан җиңеп кайтуыма,

Сезнең арага.

Алып куй бу хат кисәген,

Бел, изгелектә исәбем...

Ләкин, карама!

К ы з.

Миңа булгач ник карамыйм!

Егет.

Чын, Гөлнур, хәзер ярамый,

Укы мин киткәч...

Кыз (укып),

Белдерергә кыймый йөрдем,

Ачуланырсың дип белдем...

Шул, Гөлнур иптәш...

Егет.

Гөлнур, зинһар сүгә күрмә,

Хәер, ачулан, сүк, тиргә —

Теләсәң нишләт!

 К ы з.

Янчыкның эчен карап бак,

Анда булыр, миннән дә хат...

Менә бит хикмәт...

Егет.

Шулай дисеңме, Гөлнурым,

Ай, бәгърем минем, күз-нурым!

Юкса төшемме?

Бир акыллым, кулларыңны,

Яктылаттың юлларымны,

Алдагы көнне.

К ы з.

Сөюем, мәхәббәтемне,

Киләчәк көн бәхетемне,

Сиңа багышлыйм.

Бар, егет, изге көрәшкә!

Без дәртне салырбыз эшкә —

Сездән калышмый. Бергә.

Бу сугыш — хәл иткеч сугыш,

Шунсыз Ватан булмас тыныч,

Канга — кан белән!

Дошманны изеп бетереп,

Ватанга җиңү китереп —

Кайтыйк дан белән!