Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЛОРУССИЯ УЛЫ

I

Авылның караңгы почмакларыннан һәм урман чикләреннән кабатланып, төрле тавышлар белән сузып-сузып паровозлар кычкырталар. Заслонов, паровозда якын торганда, аның тавышының колак тондыргыч һәм горур булуы, ә менә ерактан тыңлаганда, көтүченең боргысы кебек нечкә һәм йомшак булуы турында уйлады. Бу гудокларны ерактан тыңлавы бик күңелле иде. Алар тиз генә тынмыйча, очсыз-кырыйсыз киңлекне сиздереп, иркен, салкын һавада озак һәм гүләп яңгырадылар. Тимер юл поселкы, караңгылык эченнән үсеп чыккан кебек, кинәт кенә калыкты. Заслонов таныш тыкырыктан узып, аркылы үтеп йөри торган ишек алдына борылды да кечкенә генә мәйданга чыкты. Ике катлы йорт янында часовой йөри иде.

Аяк тавышын ишеткәч, ул тукталды. Заслонов аның янына килеп немецча сорау бирде:

— Комендантны күрә аламмы? Часовой Заслоновны фонарь белән яктыртты һәм фонарьның тар саргылт яктылык нурларында тимер юл эшчесенең шинелен, формалы фуражкасын һәм култык астына кыстырылган кара портфелен күрде. Немец, Заслоновны җентекләп карагач, кертеп җибәрде дә, алгы бүлмәгә кычкырды:

— Шеф әфәндегә!

Заслоновны бүлмәгә керттеләр. Порошинский тимер юл үзәге шефы өстәл янында эшләп утыра иде. Ул ябык һәм бик озын немец. Аның озынлыгы өстәл артында утырганда да күренеп тора. Арык йөзенең тиресе астында тыгыз мускул төерләре сикерешәләр. Шеф мятлы конфетлар суырырга ярата. Заслонов тиз генә фуражкасын салып башын иде:

— Исәнмесез, шеф әфәнде. Мине хезмәт биржасыннан җибәрделәр. Мин инженер Заслонов, элек Порошинск депосының начальнигы булып эшләдем. Немец, Заслоновны кискен генә өзеп,

— Ә хәзер? — диде.

— Хәзер мин, шеф әфәнде, Вязьмадан качтым. Анда мине руслар үзләре чигенгәндә алып киткәннәр иде...

— Ә сез рус түгелмени?

—Шефка Заслоновның руслар турында чит кешеләр хакында сүз йөрткән кебек сөйләве бик ошады, шуңа күрә дә ул үзендә аерым бер канәгатьләнү белән мондый вак детальләрне сорашудан тыела алмады.

 — Шеф әфәнде, эш бит милләттә түгел. Турысын гына әйткәндә, мин совет тимер юлында эшләргә теләмим. Беләсезме, алар...

— Заслонов, үзен яхшы аңлаучы кеше белән серләшкәндәй, ачыктан-ачык сөйли башлады:

—Беләсезме; алар бик аз түлиләр. Мин сезнең, шеф әфәнде, минем кем икәнлегемне тануыгызга һәм минем хезмәтемә тулы бәя бирүегезгә ышанам, әгәр... әгәр минем хезмәтем сезгә кирәк булса, әлбәттә...

Шеф Заслоновны җентекләп карый иде. /Аның авызында мятлы конфет эреп бетте һәм битендәге мускул төерләре кыймылдаудан тукталдылар. Ул Заслоновны үткен һәм тупас караш белән тикшерде. Аның күзеннән Заслоновның кырылган шинеле дә, саргаеп беткән портфеле дә, үкчәләре төшкән җимерек итекләре дә котыла алмадылар. Аннары шеф звонок биреп,

— Штумфе! — дип кычкырды. Штумфе ерак түгел иде ахры, ул шунда ук бүлмәгә керде.

— Штумфе, сез бу кешене беләсезме? Штумфе дә, Заслонов та бер-берсен беләләр иде. Генрих Штумфе Порошинск депосында эшли иде, ә немецлар килгәч — монда калды. Ул бер карап куйды да җавап бирде:

— Так точно, шеф әфәнде, беләм. Бу — инженер Заслонов. Мондагы депоның начальнигы иде.

— Ул коммунистмы?

Һич юк, шеф әфәнде. Ул партиясез.

— Сез моны яхшы беләсезме?

— Әлбәттә, шеф әфәнде.

— Штумфе ирен читләрен кыймылдатып куйды, бу үз бәясен аңлаучы кешенең елмаюын белдерү иде.

— Әмма ул большевикларга бик яхшы эшләде, хәтта кайсы бер коммунистларга караганда да яхшырак.

 — Ә бу начармыни?

—Шеф штум-фегә сынаулы караш ташлады.

— Юк... Әгәр безгә шулай эшләсәләр начар түгел, әмма большевикларга алай эшләү начар. Ул премияләр ала иде, безнең депо беренче урында бара иде.

— Рөхсәт итегез,—диде Заслонов астыртын гына, — мин шул премия алыр өчен эшлидер идем дә. Әгәр миңа аны түлиләр икән, нигә миңа начар эшләргә? Кем миңа түли — мин шуңар эшлим. Мин специалист, политика кешесе түгел. Паровозчы мин. Әгәр миңа яхшы түләсәләр, мин дә яхшы эшләячәкмен...

Шеф ишарә белән Заслоновка туктарга кушты һәм:

— Мин сезгә берничә сорау бирергә телим,— диде.

— Сезнең турыда безгә барсы да билгеле. Лерым алганда, сезнең большевикларга авылдан станокларны һәм мал-мөлкәтләрне алып чыгуга нык ярдәм итүегез дә яхшы билгеле. Сез ни өчен моны эшләдегез?

— Шеф әфәнде, ә башкача мин нишли ала идем соң?

— Мин, ахры, сездән сорау алам, сез миннән түгел, — дип кычкырынды шеф.

— Сез сораганда җавап бирегез. Ни өчен сез большевикларга ярдәм иттегез?

— Мин, шеф әфәнде, белгеч кеше. Партиясез белгеч. Минем өстән начальство бар иде. Миңа боердылар— мин башкардым. Әгәр дә мин берәр шикләнерлек эш эшләгән булсам, мине кулга алган булырлар иде. Һәм ул вакытта инде үземнең депома кайта алмаган булыр идем.

Заслонов тукталды, шеф та тын утыра иде. Ул үтәли тишә торган караш белән Заслоновка каравын дәвам иттерде, Заслоновка уңайсыз була башлады. Шулай да ул бу сынаулы карашның чәнчүләренә түзде һәм, үзендә бер төрле гаеп тә сизмәгән кеше шикелле, тыныч кына утыра бирде. Ниһаять шеф:

— Яхшы, — диде, — безгә кешеләр кирәк; күмер складында өлкән эшче булып эшли башларга мөмкин. Заслонов йомшак кына итеп,

— Гафу итегез, шеф әфәнде, мин бит инженер, эшче түгел, — диде.— Миңа мәгълүм булганча, әлегә сездә бер совет инженеры да юк һәм әгәр мин сезгә инженер буларак кирәк түгел икәнмен, мин үземә икенче жирдән урын табармын. Немец хөкүмәте кулына безнең депо гына күчмәде бит...

— һәм ул шефның югары дәрәҗәсенә хөрмәт күрсәткән, шул ук вакытта үз сүзен әйткән һәм сүзеннән кире кайтмаячак икәнен белдергән кыяфәт белән тукталды. Немец моны аңлады. Чыннан да, аның инженерлары юк иде. Гомумән, станция кешеләргә бик мохтаж, ә бу кеше аерым шик тудырмый: үзенә ошый торган һәм файдалы булган эш эзләүче белгеч.

— Яхшы — диде шеф, — сез рус паровоз бригадаларының начальник Белоруссия улы булырсыз. Бу урында сезгә яхшы эш күрсәтергә мөмкин. Әмма карагыз аны, әгәр сездә берәр нәрсә сизсәләр, яхшы булмас. Мин эшне кыска тотам. Сезнең бер адымыгыз да минем игътибардан читтә калмас. Үзегезнең машинистларны яхшы эшләргә мәҗбүр итәргә кирәк. Әгәр, намуслы булсагыз — без сезне күтәрербез. Китәргә мөмкин, ә иртән миңа килерсез. Шеф торды.  

— Гафу итегез,—диде Заслонов,— тагы бер генә сорау. Рус паровоз бригадаларының началь- ниге күпме жалование алыр?

 — Жалование? Ә, әйе, бу мәсьәлә сезнең өчен бик мөһим бит әле.

— Шеф елмайды.

— Жалованиеме? Ну... бер ике йөз марк. Җитәрме?

Заслонов та елмайды, ләкин бу елмаю белән ул начальникның шаярганын аңлаганын күрсәтергә теләде...

— Ике йөз? Минемчә бу бер атнагадыр, шеф әфәнде? Дөрес түгелме?

— Нәрсә, сигез йөз марк?

— Шеф Заслоновка гаҗәпсенеп карады.

— Юк, сөеклем, бу күбрәк була. Әгәр дә бик тырышып эшләсәгез бер айга өч йөзне бирермен. Бәхәсләшеп тормагыз. Китегез... Заслонов, түбәнчелек белән баш иеп, ишеккә таба юнәлде. Аны шефның тавышы туктатты: — Туктагыз әле, Заслонов әфәнде, сез шахмат уйныйсызмы? Ышанасызмы, монда беркем дә шахмат уйнамый. Хәзер инде буйсынулы тавыш белән җитди генә итеп Заслонов җавап бирде.

— Так точно, шеф әфәнде. Буш вакытта сезнең теләгегезгә хезмәт итәрмен. Китәргә рөхсәтме? Шул рәвешчә совет инженеры Константин Сергеевич Заслонов немецларга хезмәткә ялланды.

Яшьтән ул көтүче малай иде инде.

Дүрт елдан ул үзенең туган авылы Ратковадан Паречье дигән авылга китте. Паречье авылының итекчесе аны үзенә ярдәмче малай итеп алды. Ике ел ул авылның тупас итекләренә кадаклар сукты. Аннан соң — Великие Лукиның профтехника мәктәбе, үзенә аерым эшләү еллары. Слесарь, машинист ярдәмчесе, машинист, мастер, инженер, депо начальнигы.

 Кырык беренче елның кышында, Заслонов немецларга хезмәткә ялланган вакытта, аңар утыз ике яшь иде. Шул гомернең егерме өч елын ул эшләп һәм укып уздырды.

Тугыз ил белән, аның заводлары, тимер юллары, университетлары белән бергә үсте, аның тормышы туган иленең тормышы белән бергә чәчәк атты, аларның икесен дә бер үк иркен юллар, чикләнмәгән мөмкинлекләр кояшы җылытты һәм немецлар шакшы итекләре белән Белоруссия җиренә басып кергән вакытта, Заслонов тимер юлның алдынгы кешеләре белән бергә Порошинскидан китте. Ләкин ул туган Белоруссиясеннән китмәде. Ул үз тирәсенә дусларын, эшчеләрне туплады һәм алардан:

— Көрәшәбезме, иптәшләр? —дип сорады.

— Көрәшәбез, — дип җавап бирделәр аңа. Отряд төзелде. Ул немецлар басып алган җирдә фронт сызыгыннан бик якын җирдә иде. Заслонов үзенең иптәшләренә:

 — Иптәш Сталин диверсия группалары төзәргә кирәк ди. Минем башка бер уй килде. Үзебезгә кайтыйк, депога... Сез ничек дисез? — диде. Ул күзен иптәшләре өстеннән йөртеп чыкты. Алар командирның әйткән сүзе турында уйланып, тын калганнар иде. Заслонов көтте. Ул, кешеләрнең атлаячак адымнары, эшләячәк эшләре турында нык уйлаганнарын ярата иде.

Беренче булып Порошинск машинисты Чеба җавап бирде:

— Ни диик, урынлы тәкъдим. Дәрес, немецларны монда да кыйнап була. Ләкин анда без тагы да кирәклерәк...

Минемчә, барырга кирәк. Шуннан соң Заслонов партиянең зур бер эшчесенә хат язды. Тиздән Заслоновны чакырып җавап та килде. Аны кабул иттеләр, ул үзенең планнарын ачып салды, иптәшләре турында сөйләде. Аның тәкъдимен яхшы дип таптылар. Аңар киңәшләр, күрсәтүләр бирделәр. Кулын нык итеп кысып,

— Сез, иптәш Заслонов, бик кыю кеше. Сез үзегезнең туган илегезгә бәя биргесез зур хезмәт күрсәтә аласыз. Уңыш телим сезгә. Хәтерегезгә алыгыз, сез кайда гына булсагыз да без һәрвакыт сезнең белән, һәрвакыт сезнең эшегезне игътибар белән күзәтеп торырбыз, — диделәр. Заслонов белән бергә утыз биш кеше китте. Алар арасында аның яхшы белгән эшчеләреннән Латко һәм Барковский, Петр, Андрей Че- балар да бар иде. Шартлаткыч әйберләр һәм миналар таптылар. Алар да ике Пул пулеметы, ике автомат, винтовкалар бар иде. Азык-төлек хәзерләнде. Барсын кечкенә чаналарга төяделәр дә киттеләр. Юл бик авыр булды. Ул вакытта немецлар һөжүм сугышлары алып баралар иде, алар Москвага омтылалар һәм бөтен юллардан, урман араларыннан, сукмаклардан фронтка гаскәрләр җибәрәләр иде. Салкынайтты, отрядка әйләнеч юллардан йөрергә, каршы очраган гаскәрләрдән читләтеп китәргә, урманнарга качарга туры килә. Юл озакка сузылды, азык бетте, аяк киемнәре тузды. Беренче суыклар килеп җитте, атналар буе бер тапкыр да кайнар аш күрмичә, җылынмыйча барырга туры килде. Бер вакыт туктап ял иткәннән соң, Заслонов янына медсестра Кущина килеп,

— Константин Сергеевич, кайберәүләр артык алга бара алмыйлар. Аяклары өшегән, барып җитә алмаслар. Нишләргә? — диде. Заслонов, ул әйтмәсә дә, отрядта хәлсезләнгән, алҗыган кешеләр барын бик яхшы белә иде. Аның үз хәле дә шәптән түгел, туңдыра һәм аркасы сызлый иде. Ул кешеләрен җыйды да:

— Мин алга баруның көннән-көн читенләшкәнен беләм. Безнең арада өшегәннәр барын да беләм. Билгеле, шушы хәлдә бару бик читен. Ләкин без үзебезнең нәрсәгә баруыбызны белеп чыктык. Хәзер чигенүне мин хурлык дип хисаплыйм. Чигенү — үз сүзеңә хыянәт кылу була. Алга барырга кирәк,—диде.

— Сезгә алай сөйләргә җиңел,— диде партизаннарның берсе. — Ә менә минем аягым агач кебек туңган. Нәрсәгә үлемгә барырга? Барыбер һәлак булабыз. Туңып үләбез. Кире кайтырга кирәк.

Заслонов нәрсә дип тә җавап бирмәде. Кар өстенә утырып аякларын салырга тотынды. Чолгауларын чиште. Соры бумази чолгаулар арасыннан ап-ак, камыр кебек бармаклар күренде.

— Сез миңа алай сөйләү җиңел дисез. — Ул янындагыларга җитди карады. — Бәлкем миңа сөйләве җиңелдер дә, әмма йөрүе, — сезгә ничек читен булса, миңа да шулай. Ләкин мин алга барачакмын. Тик берәүне дә ирексезләмим. Кем дә кем үзендә алга барырлык көч юклыгын сизә икән, кире китсен. Ә кем үзенең көченә ышана, ул минем белән барыр!

Ул, саклык белән генә чолгавын чорнап, итеген киде дә бер читкә китте. Шуннан соң көнбатышка егерме тугыз кеше китте. Бик авыр хәлдә булган алты кеше кире киттеләр. Кышкы походның газаплы көннәре яңадан урманнар, юлсыз җирләр, тирән карлар аша сузылдылар. Юеш кием, ачлык, һәр секунд берәр немец отряды белән очрашу куркынычы астында, алар тезелешеп, берсе артыннан берсе бардылар. Иң алдан Заслонов, ахыргы булып бара иде. Ул артык хәлсезләнгәннәргә ярдәм итә, аларны рухландыра, артка калучыларның винтовка яки рюкзакларын күтәрешеп булыша. Бервакыт алар Шулейкинның партизаннар отрядына юлыктылар. Шатлыкның чиге, булмады — землянка, кайнар аш кыздырылган ат ите. Ләкин бу очрашу зур кайгы да китерде. Шулейкин озату өчен шул җирләрдә торучы Егор Фомичев дигән кешене биргән иде, ә ул хыянәтче булып чыкты һәм Барковский белән Латконы немец штабына илтте. Аларның икесен дә немецлар аттылар, отряд көчкә генә камалудан котылды. Хәзер инде отрядта егерме җиде кеше калды. Бу егерме җиде кеше ачлыктан, салкыннан, һәр адымда сагалап торган куркынычлыклардан көчлерәк булып чыкты. Алар көчләрен саклау өчен тын гына бардылар, бер- берсен күз карашларыннан, ымлауларыннан аңлашырга өйрәнделәр. Хәлсезләнгән, арыгайган һәм ярым туңган бу кешеләрне ныгытып, беркетеп торган нәрсә — Заслоновның ихтыяри көче булды, һәм алар Порошинск районына килеп җиттеләр. Машинист Родиков аларны үзенең кыз туганы тора торган авылга алып килде. Шунда ук алар толларын (шартлаткычны), коралларын, патроннарын яшерделәр. Ике көн крестьяннарның кайнар мичләрендә җылындылар, ял иттеләр, аяк-кулларын дәваладылар. Аннары Заслонов кешеләрне кечкенә группаларга бүлеп, күрше авылларга озатты. Ә үзе Чеба белән Порошинскига китте. Порошинск янында алар аерылыштылар. Чеба үзенең ир туганына юнәлде, ә Заслонов хезмәт биржасына китте. Ул, немецларның тимер юл эшчеләренә бик мохтаҗ булуларын, элекке депо начальнигы белән кызыксыначакларын һәм могаен аңардан файдаланырга теләячәкләрен белә иде. Шулай булып чыкты да. Ул биржага килеп язылды һәм тиздән үк аны станциягә җибәрделәр. Ул шеф янына килде һәм аның белән сөйләшүләре Заслоновның немецларга эшкә яллануы белән төгәлләнде.

Заслонов бик тырышып эшләде, машинистларга, машинист ярдәмчеләренә бәйләнде, аларга кычкырынды, һәр паровозда бернәрсә дә эшләмичә бары руслар артыннан күзәтеп кенә йөрүче һәм русларның шикле эшләре булса, атарга хәзер торучы немец машинистлары белән дә Заслонов тиз дуслашты. Аның артыннан күзәтәләр иде, ул моны һәр адымында сизде һәм ул гадәттән тыш сак булды. Аңардан шикләнергә дә читен, чөнки аннан да тырышып эшләгән кешене табуы мөмкин түгел иде. Ул деподан бөтенләй диярлек чыкмады, үз дәрәҗәсен саклап, үзен бик җитди, сабыр тотты. Шеф аны ике тапкыр шахмат уйнарга чакырды. Заслонов үзенең машинистларына кычкырынып кына калмады, ул аларны күзәтте дә. Ул үзен электән белгән кешеләрнең гаҗәпле карашларын күрде, алар шундый яхшы, гадел кешенең сатылуына аптырап карыйлар иде. Ә ул кайбер карт эшчеләрнең карашларында елмаю да тоя иде: ул эшчеләрнең үзен аңлауларын, аңа төшенүләрен күрде. Ул вакытларда Заслоновның күзләрендә дә сизелер-сизелмәслек кенә булып тиз генә ут чаткылары кабынып китәләр иде. Тик бу чаткыларны тиешле кешеләр генә сизәләр. Заслонов үзе эшли башлаган беренче көннәрдә эшчеләрдә булган сагаюның бетүен сизде. Кешеләр аңа тыныч карый башладылар. Начар эшләгән өчен аның кычкыруларына ачуланмадылар һәм, ничектер:

— Аңлыйбыз, аңлыйбыз, иптәш инженер, барын да аңлыйбыз. Тик ни өчен сузасың? Вакыт җитмәде микән? — дигән кебек тоелалар иде. Ләкин әле вакыт җитмәгән иде.

Заслонов һәр төн көндез булган хәлләр турында уйлана, шефның, охрана начальнигының, часовойның, немец машинистларының һәр сүзен исәпкә ала. Ул узган көннең һәрбер вакыйгасына, үз тирәсендәге- ләрнең артыннан күзәтүчеләренә, һәрбер хәрәкәтләренә, күз карашларына анализ ясый. Ул көтә иде. Бер ай узып китте һәм бервакыт шахматта отканнан соң шеф:

— Бүгеннән башлап өч йөз марк,— диде. — Һәм моның өстенә, үзебезнең сезгә булган ышанычны күрсәтеп, сезгә үзегезгә рус эшчеләрен эшкә алу мөмкин икәнен әйтәм. Безгә кешеләр кирәк, элек депода хезмәт итүчеләрнең барсын да эшкә кайтарырга тырышыгыз.

Заслонов шефка тиешенчә рәхмәт белдерде. Ул бу айда үзен дөрес тота белү юлын тапты, немецлар белән сөйләшү һәм елмаю манерларын үзләштерде, һәм чыдамсызлыкны көчкә тотып калып, бүлмәдән чыкты. Бер көннән соң Чеба белән Андрей машинист ярдәмчеләре булып эшли башладылар. Петрны ул су белән тәэмин итү начальнигы итеп билгеләде. Бер атна да узмады. Заслонов отряды партизаннарының егерме алтысы да кайсы слесарь булып, кайсы машинист булып, кайсы водокачкада, кайсы стрелкаларда эшли башладылар. Порошинск белән Смоленск арасындагы озын гына юлда Заслонов- ның кешеләре урнаштырылды. Отряд үсте. Ул хәзер йөз кешедән тора иде инде. Машинистлар, слесарьлар, күмерчеләр, стрелочниклар, вагон тоташтыручылар — һәм бу йөз кеше Порошинск белән Смоленск арасындагы транспортның эшен хәл итеп тордылар һәм Заслонов үзендәге көчне сизгәч, аңа ышанганлыкларын һәм башларга вакыт икәнлеген күргәч, чираттагы рейстан кайткан Чебага:

— Кисәбез! — диде.

(Дәвамы киләсе санда)