Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

СССР ВЕРХОВНЫЙ СОВЕТЫ ПРЕЗИДИУМЫ УКАЗЫ

Язучы — шагыйрь Сәйфи Кудашны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләү турында Художество әдәбияты өлкәсендә күренекле казанышлары өчен, әдәби эшчәнлегенең 30 еллыгы уңае белән, башкырт язучысы— шагыйре Сәйфи Кудашны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләргә. СССР Верховный Совет Президиумы Председателе М. Калинин.

СССР Верховный Советы Президиумы Секретаре А. Горкин.

Москва, Кремль. 28 март, 1943 ел.

СӘЙФИ КУДАШ

БӨТЕН ЙӨРӘКТӘН

Намус белән үтәп газиз хакын —

 Күкрәк сөтен биргән әнинең —

 Рәхмәтен һәм ризалыгын алу

Тиңсез бәхте безнең яшәүнең.

Туган илем—туган анам минем,

Маңгаемнан сыйпап үстерде.

Ана булып сөюе белән үзенең

Канат бирде миңа, көч бирде.

Мин ташландык — чүплек арасыннан

Калкып чыккан әрсез гөл төсле,

Чыгып искелекнең упкыныннан

Таптым бу бәхетле тормышны.

Мин бит күрдем: бояр басуында

 Бөкерәйгәнен бик күп билләрнең,

Мин бит белдем: ачлык ачуыннан

Акылыннан шашкан ирләрне.

Мин бит тыңлап үстем: Буранбайның

Хәсрәтләнеп курай тартканын.

Күреп үстем: ана күзләреннән

 Кайнар яшь елгасы акканын.

Атам кебек күргән якын Мәҗит

Өйрәтте халыкны сөяргә.

Халык белән бергә шатланырга,

Халык белән бергә көяргә.

Ишеттем мин: газаплы халыкның

Җыр яндырган утлы аһларын.

Күрергә ярсыдым мин аларның

Азатлыкка чыккан чакларын.

Сөекле остазым Тукай аша Бөек

Пушкин белән таныштым.

Аның җыры аша аңладым мин

Чын йөрәген бөек халыкның.

Кара төннәр кара чүпрәк кебек

Өзгәләнеп таңнар атканда —

Баһау белән Шаһит маяк булды

Ленин юлын эзләп тапканда.

Ленин кулы тоткан Кызыл Байрак

Аттырды атмаган таңымны,

Бөек Сталин сүнмәс кояш булып

Нурландырды минем аңымны.

Кешелекнең тулы хокуклы бер

Кешесе итте мине ватаным,

Йөрәгем данлы хезмәт өчен типте

 Сөюе белән җылынып атаның.

Бүген туган илем — туган анам —

 Күкрәгенә кысты тагы да

Иткән хезмәтемне зурлап минем

Күмде бөек хөрмәт данына.

Туган илнең бөек бу хөрмәтен –

Йөрәгемдә мәңге саклармын.

Илнең һәм халыкның бәхете өчен

Намуслы эш белән аклармын.