Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ШИГЪРИЯТ ЙОЛДЫЗЫ

УЛ Сөекле Габдулла Тукай яшьлегеннән үк киләчәккә карый белгән, киң маңгайлы, шомырт кара чәчле, уйчан күзле, тәмле сүзле булган. Үзенең тәмле сүзләре, акыллы карашлары белән кешеләргә бик яраган бу бала, ата-анасыннан ятим калган.

 Кырым татарлары, Үксез үлмәс, газапланып көн күрер, дигәннәр, шуның шикелле Тукай да үлмәгән. Тик газапланып көн күргән. Аның күргән көннәре иң авыр, иң мәшәкатьле көннәр булган. Шуңар күрә, ятимнең күргәнен күрергә насыйп итмәсен дигәннәр бабайлар. Ул ятимлектә җәфаланган, сыкранган. Башка балаларны әти-әниләре: балам-балам бал татыр, ташкан суны туктатыр, дип яратканда, нәни Тукай, кем белән ничек моңайган, ничек аһлангандыр...

Әти-әни кочагын сагынгандыр, ләкин бу бәхет аңа ирешмәгән. Ятим—ятим булып, газапланып үскән. Ялгызлыкта, ятимлектә эче пошкан бу баланың йөрәге җыр белән, тәмле шигырьләр белән тулган. Ул бала чагында ук, һәрбер кайгы хәсрәткә җавап бирә белгән. Гомеренең үзе аннан җыр сораган, җырлар исә, йөрәккә сыймыйча ташый барганнар. Алар үзләренә киң далалар, җылы йөрәкләр эзләгәннәр. Шулай итеп, аның кадерле җырлары моңарчы ялгыз булган киң Иделгә көндәш булып киткәннәр. Идел шикелле тынып агарга яратканнар, Идел белән ярыша-ярыша артканнар, ташыганнар. Алар тирә якка дулкынланып җәелеп киткәннәр. Идел үз юлы белән боргалана-боргалана һаман аккан, су аккан — ком калган. Ләкин, вакыт узган саен, Тукай ныгая барган, ул үскән. Аның җырлары да ныгайган, дулкыннары да көчәйгән. Бу җырлар баштарак Кырлай авылының кырларында, куе карурманнарының яшел үләнле тугайларында тамчы булып тама башлаганнар. Дөньяда бик сирәк, кадерле, булган бу тамчылар, тама-тама күл булганнар. Күл киңәйгән — киң булган. Ул Кырлай кырларыңа, матур урманнарга сыймаган, авылларга, шәһәрләргә җәелгән. Мәңге җуелмаслык булып, дулкынлана-дулкынлана Идел буена, Тукай дигән дан киткән. Ул китә-китә, моңлы сазы белән еракларга барып җиткән. Җыр яраткан үз халкы, үз шагыйренең җырларында, үз ионнарында, үз хисләрен тапкан. Бик яшьләй тормыш тәмен белгән, нечкә күңелле, көчле Тукай, үз халкының моңыннан моң алган, тәмле хисләр җыйган. Шулай итеп, халык рухы аның чишмәсе булып киткән. Шуңа күрә дә ул, халыкның үз җырчысЫ булып танылган. Ул юкка гына җырламаган. Җырлаганда Җырларымнан файда бармы халкыма? дип сораган, халык өчен җырлаган. Халык аңар кул изәп, кочак киереп, көр тавыш белән:

Җырла, Тукай, җырчыбыз бит син безнең һәрбересе мең алтынга тиң сүзең. дигән. Шулай итеп Тукай, халыкның бер сүзен мең алтынга торган җыр хазинәсенә әйләндергән. Тавыш-тынсыз тынып аккан Идел буе туфраклары, халык җырларын үз бәгыренә сеңдергән. Яңа туфракка сеңгән бу җырлар язгы кояшлар аша пар булып күкләргә күтәрелгән. Җылы яңгырлар белән яңгыр булып та яуганнар. Күп чәчәкләргә, күп күлләргә шифа булган тәмле хисләр яудырганнар. Шулай итеп, Тукай җырлары, Татарстан дигән матур илнең күгенә һәм җиренә сеңгән. Миллионнарча татар балаларының бишекләре Тукай җырлары белән тирбәтелгән. Матур кызлар чын мәхәббәт хисләрен аның җырлары аша сизгәннәр. Шириннәр вә Ләйләләр шикелле, җырга мәхәббәт баглап, Тукай җырларына көйләр чыгарганнар. Җирнең колагы бар, дигән картлар, шуның шикелле, җыр яраткан Урал таулары да Тукайның тавышын ишеткәннәр. Алар Тукай җырларын үзләренә чакырганнар. Үрмәләп һаман югарыга үсәргә яраткан бу җырлар, Урал тауларына да менеп җиткәннәр. Татар эшчеләренең күңелләренә ошаган бу җырлар, бәхетле тормышка чакырганнар. Матур җырлар шәфкатьле җылылык биргәннәр. Алар, җылы җилләр шикелле, бер урыннан икенче урынга, бер йөрәктән икенче йөрәккә сыешып күчеп йөргәннәр.

Кеше җырсыз тора алмый. Җыр кеше рухының җимеше ул! Җимешне, бигрәк тә тәмле җимешне, һәр кем ярата. Яны каян да булса табып алырга, үстерергә тырыша. Тәмле җырлар да җыр яраткан җылы йөрәкне эзлиләр. Алар дәрьялар һәм болытлар аша йөри бирәләр. Тукай җырлары, канатлы кошлар шикелле, Урал тауларыннан киң Себергә, Себер далаларына очканнар. Ялар салкын Себергә дә җылы җилләр алып килгәннәр. Җирнең колагы зур, дигәннәр картлар. Ул һәрнәрсәне, бигрәк тә үзенә файдалы булган хәлне, ишетә һәм аны яхшы иттереп беләсе килә. Бу яктан Донбассның колагын да бик зур диләр, чөнки ул, җирне астын һәм өстен тыңлый белә. Шуңа күрә, колагы зурдыр да шул. Бу тирән шахталы, зур колаклы Донбасс, Казан урамнарында дәртле Тукайның, нык-нык басып, кулына җырлар тотып йөрүен дә, аның аяк тавышларын да ишетә. Җирнең колагы булса, җырның канаты бар. Җырлар канатланып шахталарга — күмер учакларына да очалар. Шахтерлар һәркемнән дә артык җыр яраткан, дөньяның тәмен белгән һәм авырлыкларын татыган халыклар алар. Ялар яхшы белән начарны, дус белән дошманны аера торган кешеләр. Тукай җырлары шахтерлар арасында зур дан һәм хөрмәт таба. Чөнки ул аларга күңел юанычы, иркенлек дәрте бирә. Күңел юанычы һәм иркенлекне кем яратмаган сон? Шахтерлар, вакыт тапканда, озын төннәрдә Шүрәлене укып шак катканнар. Гомерләрендә иң сирәк көлә торган бу халык, бар күңелләре белән: Былтыр кысканга быел кычкыралармы? дип шаяра-шаяра көлгәннәр. Үзләренә хөрмәт тапкан Тукай җырлары, шахтерлар белән үлмичә яши, алар белән сугышка фронтларга җитә. Илнең бәхете өчен көрәшергә, немец фашистларын Донбасстан куарга, илдән күтәреп атарга һәм бөтенләй юк итәргә хезмәт итәләр. Матурлар дөньяда үзләренә тиңдәш эзли, дигәннәр. Бу сүз дөрес. Тукай шигырьләре дә үз матурлыкларына тиңдәш эзләгән шикелле, дөньяда тиңдәше булмаган матур Кырымга, минем ана йортыма да килеп чыкканнар. Рәхмәт аларга! Ялар анда күп бишекләр тирбәткән һәм җырчыларны җырлаткан! Тукай җырлары белән олы Пушкинның шигырьләре, икесе-ике игез бала шикелле, кулга-кул тотышып, якын дус булып, җыр яраткан болытларга, тауларга менеп, башын куеп тыныч йоклаган Чатыр тауга үрләгәннәр. Һәм Кырым Тукай җырларын, Пушкинның Кара диңгез дулкыннарына карата җырлаган энҗе сүзле, балдай тәмле шигырьләрен тыңлаган. Аларны тик кенә түгел, бирелеп тыңлаганнар. Матур хырлар үз-үзләреннән: Тукай бу җиргә килмәдеме икән? дип сораганнар. Алар тирән сулыш белән: Килгән булса ул да Кара диңгез турында, Кырым турында җырлар иде,” — дип үкенгәннәр. Нишләтәсең, ул аңа насыйп булмаган. Матур җырларның матурлыгыннан башка да үзе табигый булып торган Кара диңгезнең үз матурлыгы бар. Шулай булса да, ул матур җырларны ярата шул. Ул, олы Пушкинның, көчле Горькийның үз турысында, ягъни, үзенең ак дулкыннары, куе зәңгәр күренеше турында әйткән тәмле-җылы сүзләрен азмы тыңлаган, алардан азмы шатлангандыр? Моны кем белми, моны, сөйкемле Кара диңгезгә караган кайсы күз сизми, кайсы йөрәк ишетми? Анда Пушкин һәм Горький сүзләре мәңгегә җырлап тора. Пушкиннарга, Горькийларга илһам почмагы булган җиңелмәс йортым, Тукай җырларын да үз бәгъренә алган. Чөнки Ватаныбызның башка халыклары шикелле, минем халкым да матурлыкны сөйгән, яраткан горур бер халык ул! Бу халыкка үз тавышын ишеттергән олы Тукайга, үлмәс шагыйрьгә мең рәхмәт! Тукай Кырымга үз тавышын ишеттерү белән генә дә калмаган. Ул, үзе шикелле халык арасыннан күтәрелгән, кулына шигырь байрагы тотып чыккан, Кырым татар халык шагыйре булган — Шамиль Туктаргазыйның үсүенә дә ярдәм иткән һәм аңа булышкан.

Үз Кырымы турында:

 Уфаклы, ириле бир чук кая алар,

Тәрәндәрә, бөек түпә уалар,

 Яшил урман, ара-сыйра кубалар

Ярашикълыйк кәтирерләр

 Кырымга дип җырлаган бу шагыйрь.

 Тукайны үзенә йолдыз иткән ул. Туктаргазый Тукайдан биш кенә яшь олы булса да ул Тукайга үз абыйсы һәм үз туганы итеп караган. Ул ничек тә булса. Тукай шигырьләрен кулга төшергән. Аларны аерым-аерым дәфтәрләргә яза барган. Бу шагыйрь, үз кулъязмаларың, кадерле китапларын Николай жандармериесеннән ничек яшергән булса, Тукай шигырьләрен дә шулай яшергән, саклаган. Иркенлек сөйгән һәм үз халкын иркенлеккә чакырган бу шагыйрьне һаман каравыллап йөргәннәр. Шуңа күрә, үл бер урында тора алмаган. Авылдан авылга күчеп йөргән. Ахырында 1913 нче елда татар байлары аны пычак белән кадап үтергәннәр. 16 яшеннән үк шигырьләр язарга, балалар укытырга керешкән, халкына бәхет эзләп чыккан бу яшь шагыйрь аша, Тукайның:

Әй туган тел, әй матур тел.

Әткәм-әнкәмнең теле.

Дөньяда күп нәрсә белдем,

 Син туган тел аркылы, дигән шигырьләре бөтен Кырымга яңгыраган. Матур тауларга, җимешле бакчаларга, йөземле бакчаларга җәелгән. Матур көйләргә хуҗа булган көчле бу шагыйрь, үз шигырьләренә көйләр чыгарган шикелле, Тукай шигырьләренә дә көйләр тапкан. Туктаргазый үз шигырьләрен гектограф аша бастырып үз халкы арасына тараткан шикелле. Тукай шигырьләрен дә гектограф аша бастырып халыкка тарата торган булган. Аның үлүенә дә быел нәкъ 30 ел тула. Тукай балалар өчен язган лирик шигырьләре кайсы мәктәп баласына мәгълүм түгел соң? Туктаргазый һәм аның шикелле укытучылардан дәрес алган балаларның кайсысы:

Әйт әле күбәләк,

Сөйләшик бергәләп.

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

дип сабак башламаган һәм үз телен өйрәнмәгән! Кырым үзәннәренең саф сулары шикелле шалтырап аккан, шома бу шигырьләр, 8 яшьләрендә ярата-ярата мәктәпкә барган азмы сабыйның күңеленә ошамагандыр. Без Тукайның мондый шигырьләрен мәктәпкә чаклы да ишетеп беләдер идек. Әти-әниләребезгә шигырь беләбез дип, сабый күңелебез белән мактана идек. Тукайның бер-береннән матур булган шигырьләрен балалар күңелгә бикләгәннәр. Аның “эш беткәч уйнарга ярый“ дигән тиңсез матур язылган шигыре балаларны укуга-белемгә ашкындырган һәм Туктаргазыйның: Буннан соң унсыз хаят улмаячак,

Уйның белән ачылган гөл сулмаячак,

Бу укудыр, балаларның малыдыр,

Ул гыйлемдер, инсаннарның кәмалидир,

дигән юллары азмы егетләргә, азмы кызларга уку, белем юлы күрсәтмәгәндер? Белемгә, гыйлемгә хөрмәт тудырмагандыр? Гомерләре буена бер-берсен күрмәгән шагыйрьләр бер береннән аерылмас дус булганнар. Ялар һәр икесе дә үз халкын иркенлеккә һәм олы рус халкы белән дус булырга чакырганнар. Олы Тукай:

Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

Тел, логать, гадәт, вә ахлак алмашып,

Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?

Без туган, бер җепкә бергә теркәлеп, дигән булса,

Туктаргазый: Суң сүзем бу дир саңа,

Руслар белән бир хуш яша!

Мәктәпкә кәт, русча белең

Кәтмәсин гомериң буша, дип җырлаган. Чын күңел белән, иркенлек яраткан бу шагыйрьләр руслар белән генә дуслыкка түгел, Россиянең бөтен халыклары белән дә дус, кардәш булырга чакырганнар. Менә Туктаргазый: Сән әрмәнни, мән грузин,

Шай улса да кардәшмиз.

Дугганил бир дая бизгә

Дулбәр Кавказ, дагибуз, дигән.

* * *

Жир яшәрмәс, гөл ачылмас

Төшми яңгыр тамчысы,

Кайдан алсын шигыре шагыйрь?

Булмаса илһамчысы, дип үлмәс һәм тәкрарланмас сүзләр аша бу ике игез шагыйрь илһамны үз халкыннан, үз туган йортларыннан алганнар. Туган ил аларның шигырьләрен бизәгән. Яларга җыр өйрәткән. Тукай, сөекле Татарстанының һәрберсе бер матур шигырь булган кара куе урманнарны һәм аларның яшәреп яфрак яруларын җырлаган булса, Тукайдан көй өйрәнгән Туктаргазый туган Кырым турысында:

 Кырым дәрләр ватанимның адина,

Туим улмаз ямишинең дадина,

Сәвәр күңилим ана кеби буяри, дип тирән бер хис, көчле бер хөрмәт белән үзенең һәм халкының ватаны булган Кырымга эчке тойгыларын әйткән. Бу көндә суы ширбәт, бакчалары җәннәт булган Кырымның матурлыкларын, бәрәкәтле туфракларын үзләренең җирәнгеч һәм шакшы аяклары белән таптап йөргән, туган халкыма ачлык вә үлем китергән немец фашизмына каршы аяусыз көрәшкән кайсы Кырым партизаны, кайсы совет батыры Туктаргазыйның туган Кырым хакындагы:

Буңа яшил ададәрләр.

Бу җамалый Чатирдаг.

Буниң бир тарафи чүлдер,

Бир тарафи багча-баг,

Иман углум сатма сакый тупрагый,

Янаң кеби сәни бәсләр бәрәкәтли кучагый,

Бак, сәниң бирчай ийриң бар,нә гүзәлдер чукрагый,

Ширил, ширил кәлә суй ярип кара тупрагый, дигән матур юлларны искә алып сугышка китми соң? Кайсы батырның көчле йөрәге мәңге җиңелмәс киң чатырга карап:

Миллионнар ләил сәр син,

Гам аңламаз бир даг син,

Әй, Чатир! Сән бизләргә

Гөл багчасиң, бир баг сиң, дип күңел ярсытмаган, Кырымның азатлыгы өчен көрәшмәгән? Әлбәттә Кырым тауларында фашистларга каршы, юлбарыслар шикелле көрәшкән партизаннар, матур шәһәрләрнең азатлыгы өчен батырларча сугышкан Кырым балалары, Советлар Союзының Герое һәм орденлы Н-нчы полкның командиры булган Хөсәен Сөләйманов шикеллеләр, Туктаргазыйның һәм олы Тукайның ялкынлы шигырьләрен Тукай шигърият йолдызы ул 29 укып тәрбия алган егетләр алар. Лларның ватан өчен булган ашкынулары һәрнәрсәдән өстен һәм көчле. Бу батырларның телләре, Пушкиннардан, Лермонтовлардан үрнәк алып шагыйрь булган шагыйрьләренең шигырьләре белән тулган. Кайсы татар баласы элек мәктәпкә барган чагында ук Пушкиннар, Лермонтовларны, Тукайдан яки Туктаргазыйдан өйрәнмәгән соң? Кайсы Татарстан егетләре Лермонтовның Тройкасын Тукай каләме аша:

Җиктереп пар ат Казанга, туп-туры киттем карап.

Чаптыра атларны күчер суккалап та тарткалап, дип үз ана телендә сөенә-сөенә укымаган? Кайсы Кырым егете олы Пушкинның Балыкчы һәм балыкчы карт хикәясен Туктаргазыйның тәрҗемәсе аша:

Бир саилдә бир анай вә бир бабай кырык ел кадәр,

Әттиләр балыкчылык кар чыкмадый һич кюйл кадәр, дип, укымаган һәм аның белән шатланмаган соң? Туктаргазый болай матур тәрҗемә итәргә олы Тукайдан өйрәнгән, аның шикелле Пушкин һәм Лермонтовның шигырьләрен тәрҗемә иткән. Бу шагыйрьләр халкыбызның шигъри культурасын һәм аның мәдәни үсешен, рус классиклары аша югары күтәргәннәр. Нлар халыкның алдан күрүче культуралы кешеләре һәм үлмәс көчләре булганнар. Тукайның мәңге үлмәс шигырьләре дөнья поэзиясенең алдынгы үрнәкләреннән бер дә ким түгелләр. Шуңа күрә дә Тукай шигърият йолдызы ул! Олы кешеләр үлмиләр, тик туалар дигән картлар. Шуның шикелле, Тукай да үлмәде. Ул нәселдән-нәселгә үсә, һәм үз халкын да үстерә бара. Шагыйрьләр өчен якты шигърият йолдызы булып яна. Көчле Тукай, дәртле Тукай, олы ватан сугышы фронтларында фашизмга каршы сугышкан татар батырларына, татар генералларына рух бирә. Һәм фронтка булышкан батырларны эшкә чакыра, ул:

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

 Без тынычта аттан артык эшлибез, дип горурлы һәм батыр татар халкының, үлмәс улы булып ил өчен хезмәт итә. Ул, җиңү байрагы булып дулкынлана. Дошманга каршы юлбарыслар кебек сугышкан татар егетләре мокаддәс ватан өчен үлгәндә дә Тукай сүзләре белән:

 Жырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә.

Дәшми калмам газраилне күргәндә дә:

Без китәбез сез каласыз дип җырлармын,

Җәсадемне туфрак белән күмгәндә дә, дип җырлап сугышып үләләр. Аның өчен, олы Тукайга хөрмәт итеп шушы сүзләрне җырлыйсы килә:

Әй кадерле, моңлы сазлы, җир чишмәсе яшь Тукай,

Син халыкка рух бирүче, шагыйрьләргә якты ай.

Кабереңдә рәхәт йокла шигърият йолдызы,

Каләмеңә юл күрсәтә шигъреңнең һәр сүзе.

КАЗАН.