Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ ҖЫРЧЫ ҺӘМ ҖЫР-МУЗЫКА СӨЮЧЕ

Мәрхүм Тукайның халык җырларын бик яратканлыгы, аларны җыю һәм тикшерү өстендә ныклап эшләгәнлеге һәрберебезгә билгеле. Ул татар һәм башкырт җырларының эчтәлекләрен, шигыри төзелешләрен, социал чыганакларын, поэтик матурлыкларын һәм борынгы татар, башкырт көйләренең тарихларын һәм башкаларны тикшерә. Беренче чыганаклардан, ягъни халыкның үз эченнән бай материал җыеп киң халык массасы өчен шул турыда лекцияләр укый һәм әсәрләр яза (Халык моңнары, Халык әдәбияты һ. б.). Аның белән генә дә чикләнеп калмый, ул халык җырларына ияреп, нәкъ халыкның үз стилендә шигырьләр, җырлар, такмаклар һәм такмазалар яза. Халык әдәбияты турысында дигән әсәренә язган сүз ахырында ул үзенең халык җырларына булган мәхәббәтен белдереп шул сүзләрне әйтә: Халык җырлары чын үзебезнеке генә булганга, анда читләрдән гарәп, төрек кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм. Шунлыктан халык җырларына мәхәббәтемнең бер әсәре булсын дип шушы мөлахәзәләрне язарга җөрәт иттем ди.

Шул ук әсәренең икенче бер урынында ул халык җырлары турында шулай яза:Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк дип кат, кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк? Чөнки чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була ди. Тукайның аерым иске көйләргә салып, халык җырларына ияреп язылган кайбер шигырьләре хәзерге вакытта бездә шул кадәр зур популярлык казанганнар ки, хәтта алар элек вакытта шул көйләргә салынып җырлана торган халык җырларын кысырыклап чыгарып ташлаганнар һәм аларны бөтенләй дип әйтерлек оныттырып, алар урынын үзләре алганнар.

Мөлахәзә — фикер йөртү.

Мәсәлән, хәзерге вакытта безнең җырчыларыбыз һәм халык массасының үзе тарафыннан «Зиләйлүк» һәм «Әллүки» көйләренә җырлана торган иске халык җырлары бөтенләй дип әйтерлек онытылганнар, ул көйләргә тик Тукайның билгеле шигырьләре генә җырланып йөртеләләр. Чөнки аның бу шигырьләре тирән мәгънә һәм агышлы формага ия булган халык җырлары кебек, тирән эчтәлек һәм шул көйләр өчен төгәл үлчәү белән язылганнар. Хәтта аларның иске татар халык җырларына караганда бер артыклыклары да бар, ул да булса аларның татар халык җырлары кебек өзек, өзек булмыйча, башка милләт халык җырлары кебек тулы бер картина бирерлек рәвештә, тулы эчтәлекле һәм тоташ булуларында. Халыкның ике озын көенә җырланып йөртелә торган бу ике шигырь («Зиләйлүк» коенә җырлана торган «Эштән чыгарылган татар кызына», Тукай жырчы һәм жыp-музыка сөюче һәм «Әллүки» көенә җырлана торган «Милли моңнар») икесе дә Тукайның башка бик күп шигырьләренә караганда да аеруча нык тирән тойгы астында язылганнар. Аларның икәвесендә дә шагыйрьнең зур кичереше (переживаниесе) ачык сизелеп тора. Алар икәвесе дә тирән йөрәктбн чыккан ташкынлы тойгы аркасында язылганнар. Гогольнең мәшһүр сүзе белән әйткәндә «Йөрәкнең тирән катлауларыннан чыккан тирән тойгылар гына йөрәкнең тирән катлауларында яшеренеп яткан тирән тойгыларны кузгата алалар». Ул шигырьләрнең язылу тарихларына кыскача гына экскурсия ясап алсаң, аларның нинди тәэсир астында язылганлыкларын аңларга мөмкин. «Эштән чыгарылган татар кызына» шигырен Тукайның «Чатта баганага сөялеп торган» татар кызын беренче мәртәбә күрү тәэсиреннән генә язылган шигырь дип уйларга һич ярамый. Андый кызны, бәлки ул бөтенләй дә күрмәгәндер. Ләкин аңар ошаган башка кызларны Тукай аз күрмәгән. Гомумән хатын-кызлардан кача торган Тукайның андый кызлар белән якыннан танышып, аларның авыр хәлләренә һәм кызганыч тормышларына янып, көеп, хәсрәтләнеп йөрүе мәгълүм нәрсә. Менә шул тәэсир белән ул үзенең мәңге онытылмаслык шул зур популяр шигырен язган һәм шуның белән үзеннән соңгы буынның композиторлары, җырчылары, шагыйрьләре һәм художниклары өчен зур бай материал калдырган. Инде «Әллүки» көенә җырланып йөртелә торган «Милли моңнар» шигыренең язылу тарихына кыскача гына тукталып китик. Ләкин бу шигырь «Эштән чыгарылган татар кызына» кебек гомумиләштерү (обобщение) юлы белән язылмаган, киресенчә индивидуальрәк фактор аркасында язылган. Ул шигырьнең эчтәлегеннән дә шулай булуы аңлалашыла. Ул шигырьнең язылуы шулай булган: көннәрнең берсендә Тукай «Болгар» номерларында үз бүлмәсендә утырганда бик матур бер җыр тавышы ишетә. Үзенең халык җырларына һәм халык көйләренә булган зур мәхәббәте аркасында ул чыдый алмый, коридорга чыга. Жыр тавышы тагын да якынрак һәм тагын да ачыгырак ишетелә. Ирексез ул шул тавыш килгән якка китә. Ул вакытта бик сирәк җырланган көй.

Бу вакыйганың ул вакыттагы атаклы татар интеллигенты Хөсәен Әбүзәрев дигән кеше квартирасында булуын сөйләүчеләр дә бар. булганлыктан, Тукай бу көйнең нинди көй булганлыгын да тиз генә аңлап җитә алмый. Ишеге ярык кына калдырып ачылган бер бүлмәгә килеп туктый һәм аның ишек яңагына башын куеп, тирән уйларга калып бүлмә эченнән килә торган җыр тавышын тыңларга керешә. Ул бүлмә Сәгыйть Рәмиев бүмәсе булып чыга һәм кроватьта ятып моңлы калын тавыш белән «Әллүки» көенә җырлаучы кеше дә Тукайның иң яраткан җырчысы шагыйрь Сәгыйть Рәмиев була. Башка вакытта Сәгыйть белән күбрәк шаярып сөйләшергә яраткан Тукай, бик җитте кыяфәт белән аның бүлмәсенә керә дә:

 — Әйт, туган, нинди көй җырлыйсың син? Синең бу җырың минем аяк буыннарыма китте, ди. Сәгыйть бер дә исе китмәгән кыяфәт белән: — Нигә, белмисеңмени, «Әллүки» ич, — ди. Шуннан соң Тукай үзенең «Милли моңнар» шигырен язып, аны Сәгыйтьтән «Әллүки» көенә җырлата һәм үзе дә аны шул көйгә яки «Зиләйлүк» көенә салып җырлап йөри. Тукай ул халык җырларын сөеп һәм аларга ияреп җырлар язып кына калмый, үзе дә җырлый һәм ярыйсы гына җырчы була. «Халык әдәбияты турысында» дигән китабына язган сүз ахырында ул үзенең җырчылыгы турында түбәндәге сүзләрне яза: «Мин кечкенәдән үк җырчы идем. Кайда ишетсәм дә җырлау тавышын салкын кан белән тыңлый алмый идем. M. Галиләр кече атна кичләрдә бер кадак семәнке, ярты кадак чикләвек алып ясаган мәҗлесләрендә мине онытмыйлар иде.

Мин самовар артына гына утырып, алар кушкан көйләрне жырлап бирә идем. Шул җырлавым бәрабәренә хәлфәләрдән берәр уч семәнке һәдиә кылына иде. Мин кулымдагы семәнке беткәнче яргач тагы жырлый идем. Шунлыктан мәдрәсәдә үк мине жырчы диләр иде ди. Мәдрәсәдә укыганда жырчы исемен алган Тукай, мәдрәсәдән чыккач та, ул вакытта татар дөньясында бердәнбер атаклы жырчы булып хисапланган Камиль Мотыйгый типографиясендә эшләгәндә дә жырлаган. Заманында шундый атаклы жырчы булып хисапланган үзенең хуҗасыннан да тартынмаган. Чөнки элек-электән үк Тукайның Камиль Мотыйгымның җырлавына бер дә хөрмәте булмаган. Ул үзенең җырлавын Камиль Мотыйгый җырлавыннан яхшырак дип санаган булса кирәк. «Сибгатуллин» дигән шигырендә ул аны беркадәр аңлата. Ләкин Казанга килгәч Тукай үзен жырчы санап кеше алдында жырлап йөрми, хәтта күп вакытта ул үзенең җырлавын иптәшләреннән дә яшерә. Моның сәбәбе Казанга килгәч, аңар үзенә ошаган кайбер җырчылар белән очрашу булса кирәк.

Ул вакытта Казандагы язучы яшьләр арасында үзләренең яхшы җырлый белүләре һәм моңлы тавышлары белән танылган Сәгыйть Рәмиев һәм Солтан Рахманкуловның җырлаулары Тукайга бик нык ошый, ул аларның җырлауларын һәрвакыт бик яратып тыңлый торган була. Үзенең җырлавын һәм тавышын аларныкына караганда ким саналганлыктан булса кирәк, ул алар барда бер вакытта да җырламый торган була. Бара, бара аларның җырлауларын ишеткән кешеләр булган мәҗлесләрдә дә җырламый һәм гомумән кеше алдында җырлавын ташлый. Тик кайбер кешеләрнең истәлекләренә караганда, ул заманда татар язучыларына якыннан катнашып йөри торган һәм соңыннан китап бастыручы булып киткән интеллигент Хөсәен Әбүзәрев квартирында булган бер мәҗлестә генә язучы Фатих Әмирханның бик нык кысырык- лавы аркасында, Тукайга кешеләр арасында мәҗлестә җырларга туры килгән. Бу мәҗлес ул замандагы татар семьясында сирәк очрый торган җырлы, музыкалы мәҗлес булган.

Һәдиә—бүләк. Анда ул заманда Казандагы атаклы татар скрипачы Гали Зайпин һәм беренче күренекле татар мандолинчысы һәм Тукайның яраткан җырчысы Солтан Рахманкулов белән җырчы һәм шагыйрь Сәгыйть Рәмиев тә чакырылган булганнар. Анда хатын-кызлар да катнашкан. Гадәттә хатын-кызлар булган мәҗлестән ерагырак булырга тырышкан Тукай җыр-музыкага, бигрәк тә Сәгыйть белән Солтанның җырлауларына алданып, мәҗлеснең ахырына кадәр бик рәхәтләнеп утырган. Ахырга таба язучы Фатих Әмирхан мәҗлестә булган бөтен кешене, шул рәттән үзе белән Тукайны да җырлатырга дигән тәкъдим керткән. Башта Тукай бер дә җырларга риза булмаган, тик соңыннан җырлый белмәгән көйгә Фатих Әмирханның һәм башкаларның җырлауларын ишеткәч кенә җырларга риза булган һәм басынкы бархыт тавыш белән матур гына итеп, музыкага «Тәфтиләү» һәм ул вакытта яшьләр арасында бик күп җырлана торган яңа көй булып хисапланган «Сүнде дәрт» дигән көйләрне башкарган. Үз номерында ялгыз калганда яки бик якын иптәшләре генә булганда ул һәрвакыт дип әйтерлек җырларга яраткан. Татар халык җырларыннан тыш ул рус халык җырларын җырларга, Пушкин, Лермонтов, һәм борынгы шәрык шагыйрьләренең шигырьләрен аерым көйләргә салып укырга яраткан. Ләкин музыка коралларының берсендә дә уйнарга белмәгән. Шулай да музыканы бик яраткан. «Халык әдәбияты турысында» дигән китабында ул «Шәрык клубында» татар яшьләреннән беренче кыллы оркестр оештырылуны бик мактап һәм тәбрикләп яза.