Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЛКЫНЛЫ ИЖАТ ЧИШМӘСЕ

(Габдулла Тукайның үлеменә утыз ел тулу уңае белән)

Татар халкы үзенең сөекле шагыйре Габдулла Тукайны һәрвакыт көчле сагыну, тирән ихтирам һәм мәхәббәт белән искә ала. Тукай йөзендә безнең халык үз башыннан кичергән авыр еллар моң-зарын җырлаучыны гына түгел, бәлки шул чагындагы золымга, коллыкка, һәртөрле изелүгә каршы көрәш җырчысын да тапты. Тукай шул заман тормышының көзгесе булып кына калмады, ул үзенең шигырьләре белән халык йөрәгендә алдагы ирекле тормышка өмит һәм ышаныч тойгысын тәрбияләү югарылыгына да күтәрелде. Тукай әрнеп сөйләрлек дәрәҗәдә аз яшәде. Аның туган елы — 1886, ә үлгән елы 1913. Ләкин шушы кыска гомернең иҗат эшенә туры килгән җиде-сигез елы эчендә дә татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тудырырга өлгерде ул.

Максим Горькийның шундый бер хикәясе бар. Ул анда, үз җирләренә чит ил баскыннары һөҗүм итеп бәреп кергәннән соң, дөм караңгы урманга китәргә мәҗбүр булган кешеләрне сурәтли. Шуңарчы иркен далада, якты кояш астында тыныч хезмәт белән гомер сөргән ул кешеләр бик авыр хәлгә төшәләр. Бөтен әйләнә-тирә сазламык, куе агачлар белән уралган. Кешеләр чирләп һәм ачыгып үлә башлыйлар. Бу хәл кайбер йомшак характерлыларны: — Ачлыктан егылып үлгәнче, далага кайтып кол булу настроениесенә төшерә. Шул чагында көчле ихтиярлы яшь егет Данко үзенең якташларын азатлык юлына чакыра. Кешеләр аңар иярәләр. Күп корбаннар сорый торган авыр юл була бу. Дөм караңгы урман эчендә, күк күкрәве астында Данко:

— Кешеләр өчен нәрсә эшли алам соң мин? — дип уйлый һәм кешеләргә тигән мәхәббәт уты белән янучы йөрәген тартып чыгара да, баш өстенә —югарыга күтәрә. Ул кояш төсле, хәтта кояштан да яктырак яна.

— Торыгыз! Дөньяда һәрбер нәрсәнең чиге бар, бу караңгы урманның да чиге булырга тиеш. Киттек! — дип кычкыра Данко һәм ялкынланып янган йөрәген югары күтәргән килеш, кешеләрнең азатлыкка бару юлын яктыртып, алга атлый. Ул аларны, мең төрле авырлыклар аркылы, азат тормышка алып чыга һәм ирекле җиргә, ирекле дәрьяга шатлыклы караш ташлап, горур тавыш белән көлә дә, бәхетле елмаеп үлә. Тукайның иҗат гомере дә Данко йөрәгенә ошый. Аерма тик шунда гына: Тукай шундый зарыгып көткән һәм хәзер безнең буын яши торган ирекле заманга килеп ирешә алмады. Бөек революцияне, татар халкына чын азатлык биргән совет строен күрергә аңар дүрт-биш еллык кына гомер җитми калды. Ләкин ул, 1905 нче ел революциясенең кыска вакытлы таңын күреп, шуңардан үз иҗатына азык алырга, илһам алырга өлгерде. Кара реакция елларында да ул шул беренче революция тудырган азатлык дәрте белән яшәде. Кайберәүләрнең:

— Яза күрмә, җитәр, артык,

Тукаев, ваструк бар бит,

Куярлар астырып дарга, — дигән киңәшләренә һәм өркетүләренә каршы ул кыюлык белән:

— Язам: Юк, туктамыйм мин һич алардан бер дә кот чыкмай...

Чебен җанымны чын юлда бирән мең кәррә кызганмыйм.

Минем чын мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай! — дип җавап кайтарды, 1906 нчы елда куылган Дәүләт Думасына ул:

— Ник бик тиз беттең син. Дума,

Ник җир, ирек алмадың! ...

Ник безне кызганмадың син?

Коллыктан коткармадың?

Залим башлыкларны тотып

Ник кумадың үзләрен?

... Ач-ялангач мужикларга

Кайда ирек, кайда җир? — дип ачу катнаш нәфрәт белән эндәште. Шушы вакыттан башлап ул күз алдында җемелдәп үткән азатлык көннәрен үсә баручы көч белән сагына һәм чын азатлыкның алда икәнлегенә көчәя барган өмет белән яши. Аның 1907 нче елда Пушкиннан тәржемә иткән Мәхбус шигыре һәм үзе иҗат иткән күп кенә оригиналь шигырьләр шуны күрсәтәләр. — Азатлык кошлары без, әйдә, әйдә!— дип иреккә сусап ашкына шагыйрь йөрәге.

— Иң бөек максат безем хөр мәмләкәт — хөр Русия — дип яза ул 1907 нче елда.

— Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш, Изге эштер тартышмаклык хокук өчен! — ди ул шул ук елны.

— Гомер агымы шундый ага,

Кага безнең алга таба.

Китәр баштан кайгылар да

Әкрен-әкрен ага-ага,— дип, ул халыкның авыр көрәшләр аркылы азатлыкка баруын җырлый. Реакция еллары башлангач ул кайбер татар укымышлылары төсле төшенкелеккә бирелми.

— Юк, кояшым, мин беләм син

Батмагансың мәңгегә.

... Кисмәк өстендә каракош

Иттифакый кунган ул,— дип алда ирекле заман көтүен, каракош герблы самодержавиенең җимереләчәген хәбәр итә. Шушы якты өмет аңар иң кыен минутларда таяныч булып хезмәт итә һәм ул үләренә берничә атналар калган чагында:

— Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр. яңгыр явар. Жиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касолары. Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары. Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары!- дип әйтерлек көч таба. Ул заманда Тукай яшәгән шартларда шушындый кыюлык белән үз фикереңне, ымтылышынны турыдан-туры әйтеп бирү өчен, әлбәттә, бик көчле йөрәк, батыр йөрәк кирәк булган. Халык дошманнарына һәм халыкка хыянәт итүчеләргә ул һичбер курыкмыйча йөзләренә карап әйтә:

— Шаярма, дошманым, пешкән, җитеш кән пәһлеван берлән! Монафыйк! Яхшы сакланмауларым бер көн ояң берлән1

Тукайдагы бу югары кешелек сыйфатын, халык эше өчен җан-тән бирелеп, янып эшләү сыйфатын әдип Фатих Әмирхан үзенең истәлегендә болай яза:

Аның күзләрендәге вә бөтен йөзендәге самимият миңа аның эчендә әллә нинди бер зур ялкын булганын, тормыштан максуд эзләүгә охшашлы куәтле бер эзләнү барлыгын аңлатты. Тукай исә тормыштан эзләгән максатының халык бәхете өчен җан атуда икәнлеген, халык һәм ил каршындагы бурычны үтәүдә икәнлеген, шигыри тел белән бик ачык итеп әйтә килде:

— Бәхетлемен шушы хәлдән,

Бүтән бер хәл дә көтмимен,

Шушы юлдан ризамын,

Башка төрле юл да тотмыймын!— дип язды ул Гомер юлына керүчеләргә исемле шигырендә. Ул үз халкының бәхетле, ирекле тормышка ирешү юлы авыр көрәшләр аркылы ятканлыгын һәм бу көрәштә бөек рус халкының татар халкына якын туган, тугры юлдаш булуын бөтен иҗаты буенча җырлап килде. Шушындый бердәмлек аркасында:

— Без сугышта юлбарыстан көчлемез,— диде ул. Һәм Тукай бөек рус халкының даһи шагыйрьләрен, язучыларын бик хаклы рәвештә үзенең остазлары дип атый. Ул аларны кешелек культурасының мөбарәк тәсбихенә ошата һәм Пушкин, Лермонтов, Толстой, Горький кебек әдәбият титаннарының исемнәрен шул тәсбихкә тезә. Ул Пушкинга тиңдәшсез шагыйрь булганлыгы өчен афаринукый һәм үзенең ымтылышы, дәрте аның дәртләре белән бер төсле булуын әйтә. Ул үзенең туган илен, халкын алар шикелле үк кайнар мәхәббәт белән сәя.

Җанга ягымлы икәндер Ялкыныңда дулкынын!

...Җөмләдән изге икән ич

— Инешең, чишмәң, кырың! — дип эндәшә ул туган җиргә. Һәм хәзер шушы туган җирне, бөек Ленин-Сталин җитәкчелегендә ирекле социалистик тормыш төзелгән жирне, татар егетләре барлык совет халыкларының уллары белән бергәләп, явыз дошманнан тазартып, алга баралар. Алар:

— Безнең җиребез дә уртак, кадерле, изге совет җире! Безнең дошманыбыз да уртак, кешелек дөньясының, культураның, ирекнең явыз дошманы — фашизм! — диләр. Җир йөзендә сугыштагы туганлыктан да якын туганлык юк. Үзең белән бер яңгыр астында чыланган, бер утка кергән дустан да ышанычлы һәм туры дус юк. Һәм шушындый туганлык, сталин- чыл дуслык белән берләшкән совет сугышчылары өчен туган илнең намусын, азатлыгын, бәйсезлеген яклаудан да изгерәк максат юк. Тукай шушы дуслыкны җырлады. Тукай шушы бөек максатка намус белән хезмәт итәргә чакырды. Ул үзенең мәңге үлмәс ялкынлы шигырьләре аша безгә:

— Шундый гали матлавың

Мең җан бирергә урны бар! — дип васыят әйтеп калдырды. Тукайны искә алганда барсыннан да көчлерәк һәм яктырак булып аның шушы сыйфатлары күз алдыбызга килеп баса. Хәзерге Ватан сугышы көннәрендә Тукай шигырьләрен укыган саен, аның иҗатындагы халыкка, туган илгә, хезмәткә мәхәббәт мотивлары бүген язылган шикелле актуаль яңгырыйлар. Тукайның бөтен иҗаты халык йөрәгенә өзелмәслек тамырлар белән тоташкан. Шуңа күрә дә халык аны сагынып искә ала һәм аның ялкынлы иҗат чишмәсеннән көрәшкә дәрт җиңүгә ышаныч таба.