Логотип Казан Утлары
Повесть

БЕЛОРУССИЯ УРМАННАРЫНДА

Авылдагы хатын-кызлар, шатлыкларыннан нишләргә белмичә, кулларыннан килгәнчә кунак иттеләр. Яхшы сый рухны күтәрде, без батырланып киттек һәм яңадан да алга таба кузгалдык. Караңгы төшәргә өлгермәде, немецлар бомба яудырырга тотындылар. Күккә ыргытылган кисәүләр шикелле бер-бер артлы ракеталар сузылды. Самолетлардан сиптерелгән яктырткыч пулялар, ерактан караганда яшел-кызыл төстәге ленталарны хәтерләтәләр. Боларны күргәч үткәндәге көннәр, культура-ял парклары, андагы фейверклар күз алдына килә. Ләкин андагы тынычлык һәм шатлык моңнары гына монда яңгырамыйлар. Йөрәк өзгеч тавыш белән ыжгырган миналар һәм ярылган снаряд тавышлары өзлексез рәвештә яңгырап торалар. Көнчыгыш якта горизонтка яктылык җәелә. Немецлар берәр авылга ут төрткәннәр булырга кирәк, яктылыкның көче янгынның бик зур, көчле булуын күрсәтеп тора, һавада безнең самолетлар кайный башлый, бу хәл безнең күңелләрне күтәрә. Ерактагы шәһәр өстеннән көчле прожектор утларының тасмасы һавага күтәрелә. Бу хәл немецларның кара козгыннарын тарата, тузгыта башлый. Авыр походлар җиңеләя, күзләрдән йокы кача, арган гәүдәләрдә талчыгулар югалып китә.

VI. Безнең листовкалар

Бомба тавышлары бераз басыла төшкәч ялга туктадык. Бераз йокымсырап кипкәнмен икән, Мине иптәшем Андрей уятты. — Сергей. Сергей. Тор әле, самолет тавышы бар, безнекенә ошый. Мин дә аланлыкка йөгереп чыктым. Тавыш көчәйде, урман өстеннән әкрен генә ике моторлы самолет килеп чыкты. Канат очындагы кывыл йолдызларны күргәч, үземнең туганнарны күргән күк булдым. «Иптәш Летчик. Без монда йөрибез. Әле, исән. Туганнарга сәлам әйтегез. Безнең монда икәнлекне үзебезнекеләргә сөйләгез» дип әйтәсе килә. Соң нишлисең бит, самолет моторлары гөжелдәвенә никадәр генә каты кычкырсаң да летчик ишетмәячәк. Урманны чыгып җитүгә самолет нәрсәдер ташлады. Җилдә җилфердәп тарала башлагач, листовкалар икәнен белеп урман кырыена йөгердек. Листовкаларны алу белән һәркем укырга ашыга. «Вести из советской родины. Нинди шатлык! Совет иленнән хәбәрләр — моны авылларга таратырга кирәк булыр. Монда белоруссия халкына язылганнары да күп. һәрберсе: «Смерть немецким оккупантам!» дип башланган да, «Прочитай, передай другому» — дип тәмамланган. Без укып бетергәч аны авылларга җибәрәбез, аннан алар күрше авылларга күчә. Бу листовкалар таушалып, укышмаслык хәлгә килгәнчегә кадәр шулай кулдан-кулга күчеп йөриләр.

— Иптәш Хәбибуллин,— диде мина комиссар. Сез бу листовкаларны чиста кәгазьгә берничә экземпляр күчереп, бүген кичтән авылга таратырсыз. Син юлларны яхшы беләсең. Үзең белән ун кеше алырсың. Иртәгә кайтып җитсәгез яхшы булыр. Авыллардан бераз продуктлар да җыйнап кайтырга тырышыгыз. Тик сак булыгыз, сезгә тар-мар ителмәгән волостьларга кереп йөрергә туры килер.

— Яхшы, иптәш комиссар.

VII.

Кызлар аулаучы партизаннар”. Без юлга чыкканда- кояш түбән төшкән һәм сүрелгән иде инде. Урманны чыгып җиткәндә’ караңгы да төште. Авыл башына кергәч үзебезнең ышанычлы кешеләребез янына киләбез. Тәрәзәгә өч мәртәбә чиертеп, бер мәртәбә әкрен генә «сызгыргач тәрәзә ачыла,

 — Кем бар? — Советлар Союзы вәкиле, — дим мин листовканы сузып.

— Мә, алыгыз, иртәгә җыйналышып укырсыз. Сак булыгыз, болтуннар листовканың кемдә икәнен белмәсеннәр.

— Ярый, туган, рәхмәт,—ди ул. Мин саубуллашып китә башлыйм.

— Сергей, тукта әле. Бераз сөт эчеп кит. Менә, бераз йомырка да җыеп куйган идем.

— Бик рәхәтләнеп, — дим мин. Кичке сөтне эчеп, дистә ярым йомырка алып, алга, иптәшләр артыннан ашыгам. Шулай йөреп җиде авылны үткәч — У... авылына килеп җиттек.

Таң атып килә. Бик иртә булса да урамда берәм-сәрән кешеләр күренә. Ара-тирә кое сиртмәсе чыгырдап куя. Хайваннарның кычкырган тавышлары ишетелә. Моңа хәтле безне авыл халкы шатлыклы йөз белән каршы ала торган иде, бүген никтер очраган кешеләр исәнләшмичә, кырын карап узалар. Мин дә аптырадым. Нәрсәдер булган ахыры, күңел бераз сизә.

— Йортларга кереп йөрмәгез. Хәзер, С. ны очратып сөйләшербез, дидем мин иптәшләремә.

С. безнең белән нык элемтә тоткан комсомолка, авылдагы хәбәрләрне без һаман шуның аркылы алабыз һәм фронт яңалыкларын массага аның аркылы тарата идек. Бүген ул да безне бик күңелсез генә каршы алды.

— Күңелсезлек, бик зур күңелсезлек,— диде ул авыр сулап, бөтен авыл халкы сезгә каршы хәзер.

— Нәрсә булды? Нигә? — дидем мин.

— Инде ике көн рәттән, авылга дүрт «партизан» килә:

Кич булгач гармонь белән киләләр дә авылда бераз җырлап йөргәч, дүртесенә дүрт кыз алып киттеләр. Кызларның, кайтканы юк. Туганнары бик борчылалар, елыйлар. Авылда әллә нинди сүзләр китте инде, — диде ул. Арабыздагы иң карт партизан, бераз ачу белән:

— Бу мөгаен, специальный кешеләр булырга кирәк, боларның эше шикле,— дигәч, мин: «Кайтырга соңга калсак калырбыз, сагаларга кирәк» дидем.

 Кичкә кадәр бераз ял итәргә һәм көндез бик күзгә чалынып йөрмәү өчен, якында гына булган урманга киттек. Йомырка куырып ашагач бер часовой куеп йокларга яттык. Караңгы төшкәндә без авылда идек инде. Чыннан да авылда гармонь тавышы бар.

— Без гражданский киемнәрдәгеләр урамга чыгып, теге партизаннар янына барырбыз. Ә сез, военный киемдәгеләр, монда ишек алдында торып торыгыз. Без аларның яннарына барып җитү белән аларны кулга алырбыз, сезгә сигнал сызгыру булыр. Без урамга чыгучылар пистолет, наган белән генә чыгабыз, — дидем мин иптәшләремә. Киттек. Яннарына килеп җиткәндә берни булмагандай уйнап-көлеп маташалар иде. Бездән дә шикләнүләре сизелмәде. Дүртесе дә яхшы гына киенгәннәр, тазалар, тик берсе генә кечкенәрәк булып, аркавында бераз, «йөге» кабарып тора иде.

— Хәерле кич, — дидем мин.

— Исәннәр генәме? — диделәр алар. Төрле уен-көлке сөйләшеп урам буенча киттек, иптәшләр качып торган урынга җиткәч, мин көйләп сызгырып җибәрдем. Җиде иптәш капкалардан атылып чыгып, кулларын күтәрергә Жәүдәт Хәбибуллии тәкъдим иттеләр. Кунаклар бераз каушап, кесәләренә кулларын тыга башлауга мин,

— Корал алып маташмагыз, файда юк! — дип пистолет чыгарып төзәдем.

— Күтәрегез кулларыгызны! Кесәләрен тентедек, икесендә немец системалы пистолет «парабеллум», бер наган, берсендә обрез иде.

— Кызганыч җаннар. Гестапо юньлерәк корал белән дә коралландыра алмаган үзегезне, обрез белән йөрисез.

— Әйдә П. га алып кереп карыйк, нинди кешеләрдер, — дидем мин, уң яктагы йортка күрсәтеп. Ут яктысында чишендереп карадык.

— Иптәш старшый. Монда язулар бар. Мин документларын алып карыйм: Берсендә авыл гражданы булуы турында таныклык, бер ягына немецча, икенче ягына русча язылган. Ореллы яшел печатьлы язулары да чыккач, кем икәнлекләрен аңладым.

— Болар гестапо агентлары, менә документлары, — дип кәгазьне иптәшләргә күрсәттем.

— Иптәш, кичә дә шушылар йөрдеме?

— Шушылар улым, шушылар. Кызларыбызны кайда куйдыгыз?

— Тегеләр җавап бирмәделәр.

— Нәгъләт төшкерләре!

— Табарбыз апа, борчышмагыз. Кулларын артка бәйләп авылдан алып киттек. Урланган кызларның кайда булуларын сорадык. Башта карышып карасалар да булдыра алмадылар, урман сукмакларыннан йөри торгач бер урынга барып чыктык. Кабахәтләр! Совет кызларын көчләп ахырда атып үтергәннәр. Гәүдәләрен яфрак белән генә каплап калдырганнар.

 — Этләргә эт үлеме! Боларга пуля әрәм итү ярап ук бетмәс, китерегез әле штык белән генә кадап үтерим, — ди С. М.

— Теләгегезне ияренә җиткерегез, — дидем. Өч кырлы партизан штыгы, гестапо этләренең йөрәгенә барып кадалды.

VIII.

Үлем чокыры

Без яңадан бер местечкога якынлашып киләдер идек.

— Туганнар!, — диде ул бераз йотлыгып, — авылда немецлар тегермәнгә он алырга килгәннәр, бара күрмәгез, харап булырсыз, — дип безне бер авыл хатыны туктатты. О. местечкосы тау астынарак урнашкан, сугыш вакытында уртасы янганга, икегә бүленеп, ике авыл кебек күренә. Авыл башыннан аккан кечкенә генә елга буенда пар тегермәнендә немецлар он тарттырып яталар икән.

— Күпме соң алар? — дип сорадык.

— Бер машина белән килделәр. Җиделәп немец бар. Барып йөрмәгез, харап булырсыз.

— Әйдә, якынрак барыйк әле, күз күрер! — дибез.

— Әйдә, җиде немецны да куркытмагач... Без бит монда унөч кеше ич, корал җитәрлек, әйдә барып керәбез,— ди берәү.

 — Алай ук бик батырлану ярап бетмәс, әгәр яралансак монда бит дәваланырга урын да юк, медикаментлар да юк. Бераз хәйлә белән алырга кирәк. Әнә авыш башындагы куаклыкка туктыйк әле, уйлашырбыз, — дидем мин.

Киттек. Юлның уң ягында силос чокырларына ошаган зур чокыр тора. Өелгән балчыклары эчкә баткан, ахыры кыш көне күмелгән булырга кирәк.

— Бу урында, — диде теге хатын тирән сулап, — кабер. Аның эчендә ике йөз җитмеш кеше ята.

— Нинди кешеләр соң, монда?

— Мондамы? Монда еврейләр. Былтыр немецлар местечкога килеп керү белән еврейләрне өске урамга җыйнадылар. Урамны һәр ягыннан чәнечкеле тимер чыбык белән әйләпдереп алып ул урамга бер кешене дә кертмичә һәм чыгармыйча каравылчылар куйдылар. Иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр эшкә йөрдек. Аны, файдалы эшкә йөртсә тагын ярар иде, тик, мыскыл итү һәм газап кына иде ул. Мәсәлән, бер төркемнән чокыр казылалар, икенчеләре шуны күмәләр иде.

 Өченче төркем таш җыя, дүртенчеләре аны як-якка ыргыталар. Көне буе аяк өстендә йөртеп хәлдән тайдыралар. Әгәр егылсаң резинка таяк белән суктыралар иде. Шулай, март башларына кадәр азаплагач, күкрәкләрдән, аркалардан тегелгән сары түгәрәкләрне алып ташладылар. Бүгенгедәй исемдә, бөтен еврейләрне, олыдан-кечегә хәтле менә шушында куып чыгардылар. Елаган хатын-кыз, бала-чага тавышы йөрәккә тия. Аларны атачаклары алдан ук билгеле булды. Кышкы туң җирне өч көн буе казыттылар. Уйлап кына карагыз, ике йөз җитмеш кешегә нинди чокыр кирәк ич. Шулай барсын да куып чыгаргач, берәм-берәм ялангач калганчы чишендереп, чокырга төшереп, автоматтан аттылар. Имчәк балаларын, тез башына гына сугып, сырт сөякләрен сындырып, чокырдан чыга алмаслык балаларны, тере килеш ата-аналары янына ташладылар.

Шундый куркыныч күренеш, хәтта күз аллары караңгылана...

— Әнә, карагыз, — диде ул бармагы белән чокырга таба күрсәтеп, — язлыкта тун, җир эрегәч чокыр уртасы уйсуланып калды да, чокырдан адәм каны калкып чыкты. Әнә хәзер ул кан куе кызыл төстә каткан. Бу тамашага күңелләр тула, бәгырь әрни, күзләр яшьләнә. Никадәр генә «таш күңелле» булсаң да чыдар хәл юк. Мондый ерткычлыклар әле кешелек тарихында күрелгәне юк бит. Аның өстенә халыкның бөтен байлыкларын үзләренә алып бетергәннәр, калдыкларын бургомейстр, полицианнар үзара бүлешкәннәр.

— Ашаганнарын костырыр вакыт җитәр, бу ерткычларны, сатлык җаннарны чебен урынына кырырга кирәк!,— диде ул.

IX.

Камау

Авыл башындагы куаклыкка җиткәндә, немецлар автомашинага он төниләр иде инде. Куаклык кырыннан автомашинага таба берничә пулеметтан кыска очередь бирүгә, немеңларның берсе егылды, калганнары як-якка кача башладылар. Нәрсәдер кычкыралар, тик безгә: «Партизан, Партизан!» дигәннәре генә ишетелә иде.

— Мин хәзер, — дип алга йөгерде. Без дә куаклыктан чыгып качучы фрицларга ташландык. Бераздан мотор эшләгән тавыш ишетелде.

— Ахыры машинаны алып китәргә чамалыйлар. Әйдә каршысына чыгып туктатыйк. Йөгерәбез. Машина якынлаша, ни өчендер шофер гудокны өзлексез кычкырта. Кабинканың сул як тәрәзәсеннән кепкасы белән үк болгый башлады.

— Ах, шайтан икән бу К. немецлар машинасын куган, молодец! дидем мин аның егетлегенә сокланып. Ул,

— Мин урман буенда көтеп торырмын. Монда бит унсигез капчык он бар, аны аларга җибәрү ярап ук бетмәс, авылда икмәк пешертсәң дә була ич ул, — диде дә газны ныгырак бирде, форд машинасы алга юнәлде.

X. Чакырылмаган кунаклар

Метилица — бу исем безгә күптәннән үк таныш булса да, әле үзен күреп «сөйләшкән» юк. Ул үзе хайран гына «нык» кеше булырга ошый, бургомейстр хезмәтен үти башлавына сигез ай гына булса да, үзен полевой комендатура алдында күрсәтә алган инде. Хәер, ул инде эшен бик нык асатлаштырган. Дөрестән да, урамнан үтеп баручы юлаучыны, тотып алып, аны партизан тоттым дип полевой комендатурага илтеп бирергә оятсызлыктан, намуссызлыктаи башка берни дә кирәк түгел бигг. Бүген шимбә көн. Гадәттәгечә бу көнне авыл кызлары бер зуррак йорт сайлап шунда кичә үткәрәләр. Без авылга җиткәндә, кичке салкында авыл кызларының җырлаган тавышлары ишетелә иде инде. Бер төркем кызларны куып җиттек.

— Исән генәме, яшь кызлар.

— Бик дөбердәп кенә, әллә кичәгә киләбезме?

— Шулай шул, бераз күңел ачу яхшы булыр — дибез без.

— Әйдәгез. Безгә дә күңеллерәк булыр. Метилица да киләсе дигәннәр иде, әле Конопельчицада сыйланалар бугай диделәр. Арабыздай берәү!

— Болай булгач, халыкка күренү ярамас, Метилицаны кисәтеп куюлары бар. — диде. Кызларны кисәтеп үзебез артка калдык, кызлар элеккечә җырлашып алга киттеләр. Без тиз генә киңәш гек тә, сагаларга булып кичә буласы йортның абзар артына барып яшерендек. Яшьләрнең пыр тузып, бию тавышлары ишетелә. Ирексездән техникумда укыган вакытлар искә төшә: зур, якты, чиста залларда ял көннәре, күңел ачулар, радиолага танцовать иткән шат күңелле студенткалар, бергә укыган, бергә эшләгән иптәшләр күз алдына килә. Шушы матур тормышны, шул кабахәтләр бездән тартып алмакчы булалар. Юк, әле куллар мылтык тотарлык булганда, йөрәкләр типкәндә, ул булмас! Уйларымны машина тавышы өзде. Капка төбенә килеп туктаган малолитражкадан ике кеше чыктылар. Арттагысы карабинын кулына тоткан. Үзләре, диңгездәге ялик төсле, чайкалалар. Полевая комендатура моннан җиде генә километр булганга, алар монда шикләнмичә йөриләр. Йортка кереп китүләренә, В. белән икәү артларыннан кердек. Башка иптәшләр, кайсы тәрәзә. кайсы ишек артына урнаштылар.

— Курыкмагыз туганнар, — диде В., — һәркайсыгыз сул якка чыгыгыз. Ике сатлык җан уң якта калдылар. Мин автоматны икесенә дә төбәдем, Метилица уң як кесәсеннән наганын капшый башлады.

— Азапланмагыз юк беләй, кая үзем генә алыйм, — диде В. Метилицаның кесәсенә тыгылып. Полициан аңына килә башлады ахыры, ян тәрәзәне төртеп ачты да, качмакчы була. Тәрәзәдән штык очы күренде, бик әллә кайда кача алмас. Тентеп икесен дә коралсызландыргач алып чыгып, малолитражкаларына утырып урманга киттек. Кайтып җитәрәк малолитражканы куаклыкта калдырып, җәяүләп кенә кайтьш киттек. Иптәшләр алдап ук каршыладылар. Алар, машина тавышы ишетелгәч немецлар булмагае дип юл буенда засадага утырганнар икән.

Кыска гына күргәзмә судтан сон, Метилица белән полицианга тиешле җәзалары бирелде.

XL

Үлмәс партизан

Метилица белән полицианны ничек эләктерүебез турында иптәшләргә сөйләп кенә утырадыр идек.

 — Митьканы үтерделәр! — дип килеп әйттеләр. Йөгереп килүдән сылулары I беткән Л. белән Н. ны барыбыз да сырып алдык һәм бу яшен суккандай иткән хәбәрне ачыграк төшенү өчен аларга сораулар яудыра башладык:

— Кайда?

— Кайчан?

— Кемнәр?

— Хәзер кайда ул? Митька безнең белән бергә чыгып бездән М. авылында аерылып калган иде.

— Әле караңгы төшәр алдыннан гына үтерделәр, — дип башладылар алар сүзләрен. — Авылга унөч партизан килеп керде. Ул вакытта Митька, Коля белән сөйләшеп тора иде. Боларны күреп ул бакча башыннан кача башлауга, аның артыннан ата башладылар. Ул яраланган иде. Аның өстенә без, аның бакчадан ачы тавыш белән кычкырганын ишеттек. Шуны ишетү белән без монда йөгердек.

— Нинди партизаннар соң алар?

— Кем белә инде аларны? Кайсы ялан аяклы, кайсы яхшы киемнәрдә, берсе тагы чиләк белән гранаталар да күтәреп йөри. Разведкага киткән Г. группасы бер нинди нәтиҗәбез кайтты. Авылда партизаннарны да күрмәгәннәр. Митьканы да тапмаганнар.

— Яраланган булып, тәгаен үзләре белән алып киткәннәрдер,—диде комиссар авыр сулап. Тагын җибәрелгән башка группалар да бернинди дә шатландырырлык хәбәр алып кайта алмадылар. Иртән, кояш чыгып, бераз күтәрелгәч, бөтенләй былчыракка баткан, арып хәлдән тайган Митька кайтып керде. Без вакыйга белән кызыксынып, Митьканы чорнап алдык.

— Ничек кайттың?

— Сине бит үтерделәр дигәннәр ид!

— Кемнәр иде алар? Ул карт чыршы төбенә утыргач, бераз ял иткәннән соң. елмаеп сүзгә башлады:

— Мин аларны күргәч тә шикләндем, үзем генә дә булгач, шыпырт кына бакча яктан сызарга уйлап китеп бардым. Ахыры алар мине күреп калдылар, ата ук башладылар. Мин, бәлки алар чыннан да партизаннардыр дип уйлап, йорт почмагына яшеренеп тик торам. Шуннан, «партизан качты, партизан!» дип арттан йөгереп килгәннәрен ишеткәч, безнең кешеләр булмавына ышандым. Бакчадан йөгерүчеләрне полуавтоматтан атып торам. Инде шактый караңгыланса да палуавтоматның ялкыны чыкмагач кайдан атканымны да чамалый алмыйлар иде. Шулай итеп, өчесен атып салдым, дүртенчесе бик каты яраланды ахыры, чырылдап кычкырды...

— Алайса, Л. белән Н. шул кабахәтнең кычкыруын син дип белгәннәр, — дидем мин Митьканы бүлеп.

— Шуннан соң, патрон бетә башлагач, атышып ятудан файда юклыгын күреп, абзарлар артыннан гына чыгып; корыган алма бакчасындагы үзән белән качтым. Урманга кергәч бераз адашканмын, бик караңгы иде. Таң атканчы ятып йокладым да, яктыргач инде монда кайттым, — дип сүзен бетерде. Ул унөч кеше, партизаннар белән көрәшү отрядыннан икән. Алар партизаннарча киенеп, авыл халкыннан безнең турыда кайбер мәгълүматлар алу өчен килгәннәр. Ни хәтле генә тырышсагыз да тота алмассыз, явызлар. Миллионлаган халык хәрәкәтен туктату булмас! Аңлагыз шуны фашист этләре, аңлагыз шуны сатлык җаннар! Әгәр шуны аңламасагыз, кызылармеец һәм кызыл партизан штыгы аңлатыр! (Дәвамы бар)