Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧҮЛМӘК ТҮБӘЛЕ ӨЙДӘ

 Бу хәлне миңа бер сержант сөйләде. Землянкада ут булмаганлыктан, башкалар кичтән үк йоклап беткәннәр иде, анда-санда ярылып торган снарядларга аларның әллә ни исләре китми иде булса кирәк инде. Сержант көтелмәгән рәвештә сизгер йөрәкле кеше булып чыкты, ничаклы гына талчыккан булмасын, минем күзгә йокы кермәгәнлекне әллә кайдан сизеп, ике арада барган сүзне өзмәскә тырңшты, башыннан кичкән хәлләрне, бәйләнешләре турында әллә ни уйлап тормыйча, берсе артыннан икенчесен тезә бирде. Полк оборонада бит ахырысы, төнне ничек булса да уздырырга кирәк иде инде.

— ... Светлая елгасы районында безнең дивизияләрне беркадәр алмаштырып куюлар булып алды, якын арада нәрсәдер көтелгәнлеге солдат шулпасын күбрәк ашаган кешеләр өчен әллә кайдан сизелеп тора иде. Язгы пычрак юлны таптап унбиш-егерме километр килгәннән соң, чокыр эченә качып утырган бер авылга җитеп, шунда кунарга туктадык. Нинди язмыш буенчадыр, немец шырпысына эләкми калган кырык-илле өй, аннары җил тегермәне утыра. Бу тегермәннең исән калуы башта мине бик нык гаҗәпләндергән дә иде, иртә белән аның таш икәнлеген күргәч кенә бераз төшенгәндәй булдым, утның теше үтмәгән булса кирәк, ә бүтәнчә җимерергә, күрәсең, өлгерә алмый калганнардыр. Бөтен өйләр гаскәр белән тулган булганлыктан, миңа, үземнең отделением белән, байтак кына вакыт авылның бер башыннан икенче башына киләп сарып йөрергә туры килде.

Ахырсы төнне йолдызлар санап уздырабыз дип куркынып торгаңда, солдат Чурка мышкылдап килеп җитте. Каян эләктереп алган диген, кулында арба тәртәсе— «ягарга кирәк булса дип алдым, юл уртасында ята иде» дигән була. Бәхәсләшеп тормадык, иярдек тә киптек.

Искитмәле, авыл уртасындагы дип әйтерлек өй, түбәсе яшелле-кызышлы чүлмәк белән ябылган, янында балкон күк нәрсәсе дә бар, үзе тагын шундый җылы, кайнаган сөт исе дә килгән төсле, — ансы инде безнең солдат борнына шулай тоелгандыр.

Ничек соң бу өйгә безнең шинель туган керми калган дип шак катып торганда, яшерәк кенә бер хатын, почмактан ялан аяк йөгереп чыгып, минем каршыма килеп басты:

— Кермәгез дип әйтә алмыйм, рәхәтләнеп кунак итәр идем, үзебезнекеләр сез, тик менә...

Ул, әйтә башлаган сүзен әйтеп бетермичә, өзеп калдырды, уңайсызланып чәчләрен җыйнаштыргалады, аннары, түрдәге бүлмәгә ишетелмәгәе дигән төсле, пышылдап кына:

— Бәхетсезлек безнең өйдә, — дип куйды. Безнең солдат хатын-кыз күргән нәрсәмени, тегенең иңендәге шәле астыннан күкрәк тирәсе ялтырап киткәч, берсенә-берсе сиздермичә генә иреннәрен ялмаштыргалый башлаганнар иде дә, бәхетсезлек турындагы сүзләрне ишеткәч, малайларым шәм булдылар. Хәер, ансы инде үзеннән-үзе аңлашыла, кешенең «аһ» дигәндә авызыннан төтен чыга икән, күзеңне майландырып торып булмый.

Нәрсәдер бар иде шул ул өйдә, әллә кайдан ук сизелеп тора иде. Хәер, нәрсә булганын белер өчен озак көтәргә туры килмәде тагын. Теге оялчан хатын ничек итеп әйтергә белмичә торган арада, өйнең түр бүлмәсеннән, кинәт, йөрәк өзгеч бор сулыгу белән сулыгып елаган тавыш ишетелде. Елау дигәч тә елау түгел, елау булса бер хәер иде, әллә нәрсә, җан өшеткеч бер өзгәләнү шунда. Без ачылган авызларыбызны йомарга да өлгермәдек, түр бүлмәдән чәче-башы тузган, күзләре иләсләнгән бер тиле хатын атылып-бәрелеп килеп чыкты.

— Әле генә күрдем. Светлый буенча агып китте минем Наташинькам. Бозлы суда катырып үтермәкче буласыз мәллә инде аны? Әйдәгез, алыйк инде баланы, әрәм итмик валчыкны.

Беренче хатын, нишләргә дә белмичә, уңайсызланып калды, без шунда, җыйнаулашып тотынып, авыру хатынны түрдәге бүлмәгә кертеп яткырдык. Моннан соң бу йортка нишләп гаскәр куймаганлыкларын без бик яхшы аңлый башладык, минем егетләр, төнне йолдыз санап уздыруны артыграк күреп булса кирәк, ишеккә таба караша башладылар. Солдат Чурка «Минем тәртәмне алып китмәгәйләре тагын» дигән булып, чыгып ук китте, — нишләтәсең аны, Чурка булгач Чурка инде. Дөресен генә әйткәндә, йокы барыбер булмаячак иде монда.

— Минем кайнанам була ул, тагын бер каен сеңлем бар иде әле, Наташа дигәнебез шул инде, бердәнбер кызы иде мескеннең, авылда аның төсле зифа кыз булмагандыр, чүлмәктә үскән кына гөле төсле кадерләп кенә үстергәндә, узган ел немецлар керделәр дә, бичара гөлне әнкәсенең күз алдында өзеп ташладылар. Арадан берсе әйләнәм дигән булып йөрде, тавык калмады, каз калмады, барсын да ашап бетерде, мескен карчык телен әйләндереп бер сүз әйтә алмый, минем — килен кешенең — аннан узасы килми, шулай итеп йолкынып беттек шул. Аннары нәрсә булды соң әле?..

Шул, безнекеләр килеп тыкырдата башлагач, ашык-пошык җыелдылар да, чыгып сыздылар тегеләр. Наташаны да үзләре белән алып киттеләр. Өзгәләнде бичара, башымны харап итәләр, җпңги җаным, белом, якты дөнья чыраен күреп торасым юк минем, дип күкрәгемә капланып елады. Сизенгән икән бичара. Икенче көнне гәүдәсен Светлыйдан табып алып кайттык, ә кайнанам шуның кайгысын күтәрә алмыйча, әнә. шулайг булып калды. Яз җитеп, Светлая елгасы кузгалдымы, үзенә үзе урын тапмый мескен. Төннәрен, күземне дә йоммыйча, саклап чыгам. Минем егетләр, урын талымлап тормыйча, кайсы кая тәгәрәшеп йоклап беткәннәр иде инде, аларны уятып алып чыгу мөмкин түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, төнен бу йортта калырга күңелем бик үк тартмаоа да, малайларның йокыларын бүләргә кыймадым, — бик тә тәмле итеп йоклыйлар иде шул.

Шулай да сөйләшә торгач башым артык авыраеп киткәнне сизеп, аны куеп торырга урын караштыргалый башладым. Килен миңа мендәр китереп бирде, сугышта йөри-йөри онытып җибәрә язган булганмын, дөньяда мендәр дигән нәрсә дә бар икән шул. Мендәргә яткач берәр тыныч заман төше күрмәм микән дип өметләнгән идем дә, төш күрү кая, күземне йомарга да өлгерә алмадым, теге тиле хатын йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып, тагын килеп чыкты. Өйдә башка кешеләр дә булгач килен бераз тынычлана төшеп йоклап киткән иде булса кирәк, тиле хатын бер кулына яна торган лампа, икенчесенә кызының рәсемен тотып, аның яшендәге кешеләргә бөтенләй килешми торган бер җилбәзәклек белән идән уртасынд'а бөтерелергә тотынды. Мин кузгалып та өлгермәдем, ул, лампасын тотып, минем баш очыма ук килеп басты.

— Командир, әй, командир, — дип ирләрчә ачы тавыш белән кычкырып җибәрде ул. Тавышка почмактан килене йөгереп чыкты, минем малайларның да кайберләре, күзләрен шарландырып, сикереп тордылар. Ләкин, без бу юлы карчык белән берни дә эшли алмадык, ни өчен дисәң, аның күзләре ниндидер коточыргыч ут белән тулган иде, нәрсәдер әйтергә җыйнала иде ул.

— Командир!—дип тагын бер мәртәбә кычкырып җибәрде ул миңа карап, аннары кулындагы рәсемне күрсәтеп, ашыгып-ашыгып сөйли башлады.

— Күрәсеңме син бу ходай кошын? Миңа аның чәч бөртеген дә табып бирә алучы юк хәзер. Ә аны җирән башлы немец алып китте. Тот шул җирән немецны, килгер миңа, әйтеп бирсен ул миңа: дөньяның кай почмагында минем кызымның чәч бөртекләре төсле әйбәт үсемлек бар икән? Я, әйтеп бирсен ул миңа, я мин аны менә шушы кулларым белән буып үтерәм! Үч тавышының бу чаклы каты булып яңгыравын ишеткәнем юк иде минем, йокысыз узган төн солдатны куркытмый, солдатны алынып бетмәгән үч авазы куркыта, «әйдә, кузгалдык, иптәшләр!» дидем егетләремә.

18 нче март, 1943 ел.

ХӘРӘКӘТТӘГЕ АРМИЯ