Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИКЕ ХАТ

Минем йөрәк — синең йөрәк…

Җиңә алмый сөю хисен

Йөрәгемне бирдем сиңа.

Инде хәзер, синең өчен

Җаваплылык төшә миңа.

Ничек итеп түзәрмен мин,

Дошман күргәч куркып калсаң,

Мине уйлап, тик ятып син

 Йөрәгемә хурлык салсаң?

Мине сәйсәң, җаным дисәң,

Мине сөеп янып-көйсәң,

Бер сүзем бар сиңа минем:

Синнән элек туган илем.

Чын-чыннан да булсын өчен

Синең йөрәк минем йөрәк,

Кызганмыйча барлык көчең,

 Туган илне саклау кирәк.

Җиңә алмый сөю хисен,

Вәгъдә бирдем сиңа элек,

Әгәр янсаң илем өчен,

Минем сөю — ул мәңгелек!..

Май. 1943 ел.