Логотип Казан Утлары
Шигърият

НУРИ АРСЛАНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

I.

Яз җыры

Гөлчәчәккә бизәп болыннарны,

Яфракларга төреп урманны,

Ярларыннан ташып, дулкынланып,

Шаулап аккан елга, суларны

Нурга күмеп язлар килә безгә,

Кояш чыга көлеп таң булгач;

Кошлар кайта ерак-ераклардан,

Бәйрәм җырын җырлый сандугач.

Яшәү өчен җирдә көрәш бара;

Яз уята көрәш ялкынын,

Шуңадырмы язга туры килгән

Зур бәйрәме дөнья халкының,

Һәр яз саен планетада мәйдан,

Ике дөнья чыга уртага:

Берсе аның богауланган батыр,

Ул яралы тоткын... Тик аңа,

Рух һәм куәт биреп күтәрелә

Һәр таң саен таулар артыннан

Якты кояш, җиңү вәгъдә итеп,

Ут кабызып көчле ялкыннан,

Камаштырып канлы дошман күзен,

Өмет биреп бәйле батырга

Сөйли гаҗәп бер ил булганлыгын

Бәхет иле таулар артында.

 Сөйли кеше өчен анда ирек,

Тик тигезлек, хаклык булуын,

Матурлыкта Шедат1 җәннәтеннән

Мең мәртәбә артык булуын,

Ул ватанның, аның халыклары

Батырлыкта шөһрәт алуын,

Ул халыкны бөек юлбашчысы

Җиңүләргә алып баруын.

Бәйле батыр тыңлый богаулардан

Коткарырга теләп гәүдәсен,

Канлы дошман шашып ачу белән

Илгә суза кара шәүләсен.

Янар таулар булып күтәрелә

Снарядтан, бомба базыннан

Ут һәм төтен, җирдә яшен яшьни,

Күкләр күкри таулар артыннан;

Таш кыялар гөрләп җимереләләр,

Каннан туфан баскан җирләрне,

Яра салып дошман

1 Шедат—Шәддад

Египет фиргавеннәр денастиясеннән бер патша. Ул үзенә ис киткеч матур бакча ясаган, һәм ул бакчаны җир җәннәте Шәддад җәннәте дип йөрткәннәр.

 3 Зурна—шәрекъ илләрендә музыка коралы боргы күкрәгенә

 Кылыч йөртә ватан ирләре.

Көрәш бара. Тели караңгылык

Яз кояшын каплап алырга:

Җирдә вөҗдан, фикер, азатлыкка,

Мәхәббәткә богау салырга.

Азат илгә ләкин хөрмәт һәм дан,

Батырларга җиңү теләге

Барлык илләрдәге кешеләрнең,

Хаклык сөйгән керсез йөрәге

Җиңү тели безгә — һәлакәттән

Саклаучыга яшәү язларын,

Ул зарыгып көтә бездәгедәй

Үз илендә бәхет таңнарын.

Җыр ишетелә җирдә, бердәмлекнең

Данлы моңы, дәртле зурнасы:

Кузгал, уян ләгънәт ителгән

Коллар һәм ачлар дөньясы...

Бәйрәм таңы. Менә кояш чыккан

Тәрәзәгә ташлап нурларын.

 Язны сизеп мамык түшәгендә

Йоклап яткан сабый, кулларын

Җәеп коча җылы бу нурларны,

Ул елмаеп, көлеп уяна:

Нәни йөрәктәге чиксез шатлык

Сыймас иде бөтен дөньяга!

 

Нурый Арсланов шигырьләре

Бәйрәм бүген, аның туган иле

Гөлчәчәккә бүген киенгән;

Яшәү язы монда мәңгелеккә

Аңа бүләк итеп бирелгән.

Шуңа яклар эчен яктылыкны,

Таплатмаска илнең зәррәсен,

Саклар өчен язның зәңгәр күген

Куар өчен кара шәүләсен

Дошманнарның, ватан күкрәгендә

Яз шатлыгы — бәйрәм урынына,

Курку белмәс батыр егетләрнең

Алмас кылыч бүген кулында!

Мактау сиңа — бөек сугышчыга,

Мактау синең кыйммәт исемеңә,

Сүнмәс кояш булып, яшәү таңы

Тудыручы дөнья өстенә!

Гасырларга һәйкәл булып барыр

 Син яшәгән шанлы бу заман.

Көрәшләрдә тиңдәше юк батыр,

Мактау сиңа, данлы каһарман!

Син өндәгән юлдан киләчәкнең

Бәхет сарайлары күренә.

Синең батырлыгың каршысында,

Аяз көндә кояш тотылгандай,

Полководец бөек Искәндәрнең

Могҗизалы даны сүрелә!

Яз кояшы җиргә яшәү биреп

Бар җиһанны нурга маналсаң,

Ян син! Кояш, ян, син бөек таңда

Юлбашчыдай якты яналсаң!

II. Ышаныч

Кара козгын кебек караңгы төн

Канат җәеп куна кырларга:

Җир сыкрана... анда ут һәм төтен,

Кан коела... үлем тыңларга

Килгән монда сугыш тантанасын,

Ул каберләр, гүрләр аркылы

Атлап йөри, сөйләп җан аласын,

Җирне сарган үлем салкыны...

Төн карасын ярып, дошманнарга

Үч хәнҗәре кадап чәнчелә.

Батыр талмас канлы мәйданнарда,

Ул ышана чөнки, ул белә:

Һәр хаклыкка шатлык булган кебек,

Һәрбер төннең якты таңы бар!

Һәр таң саен кояш туган кебек,

Батырлыкның сүнмәс даны бар!

III. Сугышчы төше

Иркәләнәм кочагыңда

Назлы бер төндә,

Мин бәхетле бу чагында,

Без икәү бергә.

Уянам, син юк куйнымда...

Мин ялгыз түгел:

Мылтыгым кулда, уемда

Җиңү дә син гөл.