Логотип Казан Утлары
Публицистика

УРТА ИДЕЛ БУЕ ХАЛЫКЛАРЫНЫҢ ТАТАР-МОНГОЛЛАР ИГОСЫНА КАРШЫ КӨРӘШЕ ТАРИХЫННАН

Күп төрле милләтләрдән тора торган совет халкы үзенең иреген, бәйсезлеген тартып алырга, намусын таптап мәсхәрә итәргә һәм үзен буйсынган колга әйләндерергә омтылган кабахәт гитлерчылар чирүләренә каршы, Верховный Баш Командующий Советлар Союзының Маршалы Сталин иптәшнең даһиларча җитәкчелегендә, бөек азатлык сугышы алып бара. Үзләренең бөтен дөньяга хуҗа булу турындагы шашкын хыялларын тормышка ашыру юлында гитлерчы адәм актыклары моңарчы тарихта күрелмәгән әшәкелекләр, явызлыклар эшлиләр.

Кешелек дөньясы тарихында вәхшәтләре белән дан казанган Аттила, Чыңгыз хан, Батыйларның җимерүләре, талаулары, үтерүләре, Наполеон Россиягә басып кергән чагында француз армиясе үткәргән иксез-чиксез талаулар — болар барсы да немец-фашист баскыннарының котчыккыч җинаятьләре янында бик кечкенә гаепләр булып калалар.

Немец-фашист баскыннарына каршы бара торган бөек ватан сугышына советлар иленең барлык халыклары белән беррәттән татар халкы да бөтен көчен куеп катнаша. Азатлык сөюче татар халкының батыр һәм кыю йөрәкле улларының иң яхшылары илебезнең иң зур бүләге — Советлар Союзы Герое дигән зур һәм мактаулы исем белән, ә меңнәрчә егетләре Советлар Союзының орденнары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Ватаныбызның барлык халыклары белән туганнарча бергә яшәп килгән татар халкы, мәкерле һәм явыз дошманны тизрәк тар-мар итү, изге җиребезне фашист кабахәтләрдән тизрәк чистарту теләге белән яна һәм моның өчен барлык көчен салып көрәшә. Илебез өчен куркыныч туган көннәрдә, чит җирләрдән килгән баскыннарга каршы изге һәм аяусыз көрәшкә күтәрелгән һәм дошманнарны һәрвакытта да батырларча җимереп тар-мар итеп килгән бабаларыбызның героик образлары данлыклы Кызыл Ярмиябез сугышчыларын бүген чиксез дәртләндерә, аларны яңадан яңа батырлыкларга рухландыра. Илебезнең халыкларының монголларның басып керүләренә каршы, Чыңгыз хан һәм Батый урдаларына каршы көрәшләре бабаларыбызның тарихында мактаулы урыннарның берсен били. Урта Идел буе халыкларының бу көрәштә катнашулары әле бүгенгә кадәр безнең тарихи әдәбиятыбызда яктыртылмаган килеш калып килә, һичшиксез зур булган бу кимчелек мөмкин хәтле тизрәк бетерелергә тиеш. Түбәндә тәкъдим ителә торган кечкенә генә хезмәт әһәмиятле пәм киң күләмле бу теманы тулысынча һәм һәрьяктан да яктыртуны дәгъва итә алмый, әлбәттә. Ул 1942 елда Татарстан тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институтының һәм Казан дәүләт педагогия институтының фәнни сессияләрендә ясалган докладларның язмаларыннан тора. Бу теманың күп кенә мәсьәләләре әле беренче тапкыр ына яктыртылганга күрә, автор шушы мәсьәләләр буенча үзләренең фикерләрен белдергән иптәшләргә бик зур бурычлы булыр иде.

Тарихчыларның бер өлеше арасында Урта Идел буе татарлары да Маркс монгол игосының канлы пычрагы дип атаган изүне үткәрүчеләр булганнар дигән фикер соңгы вакытларга кадәр бик киң таралган иде. Бу ялгыш фикер бүгенге татар халкын чит җирләрдән килгән баскыннар булган монгол-татарлар белән бер дип санауга нигезләнгән булса кирәк. Монгол-татарлар белән бүгенге татар халкын бер дип алу ул халыкларның этногенизы мәсьәләсенә механик рәвештә килү дигән сүз. һәрбер милләт кебек үк, татар халкы да тарих продукты, ул да башка этник группалар һәм халыклар белән озак вакытлар буенча һәм күп төрле катнашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Татар халкы бик озак вакытка сузылган һәм бик катлаулы булган үсеш юлы үткән ул. Без үзебезнең элекке чыгышларыбызда ук инде, татар халкының формалашуына һәм үсешенә Кама болгарлары, кыпчаклар һәм башка төрек халыклары хәлиткеч йогынты ясаганнарын әйтә килдек. Аннан соң без шул ук вакытта татар халкының формалашуына башка халыкларның да (монголларның) да гаять зур йогынты ясаганнарын күрсәткән идек. һич бәхәссез булган бу фикерне СССР тарихы авторлары да раслыйлар, алар: Казан ханлыгы халкының төп катлавы болгарлар буыныннан торган дип язалар. Монгол-татар баскыннары килеп чыгудан күп элек бу болгар халкы шактый үскән феодаль дәүләт булып яшәгән, аның үзенең культурасы һәм теле булган. Хезмәт сөя торган игенче халык булган болгарлар Кама һәм Урта Идел буйларындагы бай җирләрдә иген игеп көн күргәннәр. Болгар крестьяннары җитештергән авыл хуҗалыгы продуктлары белән Болгар ханлыгының үз халкы гына түгел, бәлки башка халыклар да туенып килгәннәр. Суздаль Русенда ачлык булган елларны һәрвакытта да кирәкле кадәрле иген табарга мөмкин булган Кама болгарларына руслар ашлык сатып алырга килеп йөргәннәр. 1024 нче елда летописец: Суздальнең барлык кешеләре Идел буйлап Болгарга барып, тары һәм ашлык алып киләләр идем дип яза. Болгар дәүләтендә Бөек Болгар, Бряхимов, Сувар һ. б. исемнәрдә дистәләрчә шәһәрләр булган. Бу шәһәрләрдә сәүдә һәм һөнәрчелек кайнап торган.

Агачтан салынган биналар арасында, үзләренең мону- ментальлыгы, нәфислеге, архитектура формалары белән таңга калдыра торган бик гүзәл таш биналар аерылып торганнар. X—ХII нче йөз гарәп сәяхәтчеләреннән Ибне Фадлан, Ибне Руста һәм башкалар безнең бик борынгы бабаларыбызның тормыш һәм көнкүрешләрен якты сурәтләп язып калдырганнар. Ибне Фадлан, мәсәлән, гаять сокланып болай дип язып үтә: Бу патшаның (Болгар патшасының) башкаласында мин искиткеч нәрсәләрне шул кадәр күп күрдем ки, аларны санап чыгарга да мөмкин түгел.

Феодаль мөнәсәбәтләрнең һәм илнең производство көчләренең үсеше феодаль культураның үсешенә дә ярдәм иткән. 922 нче елда Ллмас ханның ислам динен кабул итүе, Болгар ханлыгы тарихында бик зур әһәмиятле вакыйга була. Болгар дәүләтенә ислам дине, Болгар ханлыгы белән экономик һәм культура бәйләнеше алып барган гарәпләр аша керә.

X нчы йөз гарәп культурасы болгарлар, кыпчаклар һәм Татар-мопголлар игосына каршы 73 көнчыгышның башка халыклары культураларыннан шактый өстен була. Болгар культурасының үсешенә гарәпләр бик көчле йогынты ясыйлар. Ләкин Кама буеның борынгы культураларының законлы варислары болгарларның үткәннән килә торган культуралары да шактый зур һәм көчле булганга күрә, алар гарәпләрдән иң яхшы нәрсәләрне кабул итү белән бергә, үзләренең специфик культура мирасларын да саклап киләләр. Болгарларның әдәби һәм халык теле төп халыкның теле булган төрки теле була. Шушы тел нигезендә болгар культурасының иң яхшы үрнәкләре төзеләләр, соңыннан шул базада бүгенге татар әдәбияты үсә.

Тиздән басылып чыгачак Татар поэзиясе антологиясендә киң катлау укучылар бу әсәрләр белән таныша алачаклар. Кыйссаи Йосыф вә Зөләйха", Кыйссаи Сакам һәм башка әсәрләр көнчыгыш Европага монгол-татар баскыннары килеп чыкканга кадәр күп элек иҗат ителгәннәр. Болгар халкы шул ук телдә бәет — эпосларның Шәһәри Болгар бәете, Нәвруз бәете һ. б. кебек бөтен бер төркем гүзәл әсәрләрен тудырган. Тарих болгар халкы арасында хөрмәт белән файдаланган күренекле күп кенә галимнәр һәм шагыйрьләр исемнәрен саклап калган. Гали Болгари дигән шагыйрьнең исеме ханлыкның бөтен җирләрендә данлыклы булган. Якуб ибне Ногман дигән бер болгар тарихчысының Болгарларның чыганагы исемле, безгә килеп җитә алмаган, бик зур хезмәт язганлыгы мәгълүм.

Болгар галимнәренең астрономия, география, медицина, философия һәм башка фәннәр белән кызык- сынганлыклары билгеле. Монгол-татар баскыннары килеп чыкканга кадәр күп элек болгарлар шактый югары культурага ия булганнар алар экономик үсешнең шактый югары баскычында торганнар.

Болгарлар батыр, иҗатчы һәм төзүче халык булганнар.

X һәм XIII йөз гарәп язучыларына таянып, Шиһабетдин Мәрҗани болгарлар турында бик хаклы рәвештә Болгар халкы батыр, көчле һәм сугышчан халык булган, ул сугыш кораллары һәм средстволарына хөрмәт һәм мәхәббәт белән караган дип яза. Һәрбер халык кебек үк, болгарлар да үзләренең илләрен яраталар, аларда патриотизм хисе бик көчле була, аларның 11 Шиһабетдин ибне Баһаветдин Мәрл җани, Мостафадельэхбар, 75 нче бит. сугыш кораллары һәм средстволарына зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән караулары тикмәдән генә килми. Алтын чәчле, батыр кыз турында Болгар халкы ижат итеп калдырган “Алтын чәч легендасы, Туйкабикә һәм башка бик күп гүзәл әсәрләр ватанга бирелгәнлек, ватан өчен үз-үзеңне кызганмыйча көрәшү рухы белән сугарылганнар.

Идел буйларына урнашып утырган болгарлар, кыпчаклар, башкыртлар һәм башка халыклар ватан өчен куркыныч туган чагында дошманга, чит ил баскыннарына һәрвакытта да кыю рәвештә каршы чыкканнар һәм бөтен көчләрен куеп көрәшкәннәр.

II

Монгол-татар баскыннарына һәм аларның изүенә каршы көрәш Идел һәм Кама буе халыкларының чит илләрдән килгән баскыннарга каршы көрәш тарихында иң күренекле урыннарның берсен биләп тора. Монгол-татарлар Урта Идел һәм Кама буйларын яулап алу һәм анда яши торган халыкларны коллыкка төшерер өчен күп тапкырлар һөҗүм итеп карыйлар. Чыңгыз хан исән булган заманда ук бу җирләр Җуҗи ханга бирелгән була. Ә ул үлгәч аның улы Батый, Дәште Кыпчакны, Болгарны, Башкырт илен үзләренең улуслары санап йөртәләр. Ләкин буулусларны яулап алырга кирәк була әле. Монголлар Идел буен һәм Көнчыгыш Европаны яулап алу өчен беренче тапкыр XIII йөзнең 20 нче елларында кузгалалар. Аңарчы Чыңгыз хан дәүләте тулысынча төзелгән һәм Көнчыгышның иң культуралы илләре (Төньяк Кытай, Уйгурия, Хорәзм шаһлары дәүләтләре һ. б.) яулап алынган булалар инде.

1223 елда, Закавказье дәүләтләрен җимергәннән соң, монголлар Кавказ аркылы Көнчыгыш Европага басып керәләр. Калка елгасы буенда алар •руслар белән половецларның берләшкән коалициясен тар-мар итәләр дә, моннан кисәк кенә төньяк-көнчыгышка таба, Кама болгарлары җирләренә борылалар. Монгол баскыннарының һөҗүм итүе болгарлар өчен көтелмәгән бер нәрсә булмый. Гарәп язучысы Ибне Әльэсиринең Летописендә һәм фарсы язучысы Рәшидетдиннең (1247— 1318) Летопислар җыентыгында язылуга караганда, болгарлар үзләренең дәүләтләре оборонасын бик яхшы оештыралар, ә аларның гаскәр башлыклары бу оборона вакытында, тактика ягыннан һәм гаскәрләргә җитәкчелек итү ягыннан бик оста эш итә алуларын күрсәтәләр. Болгарлар, үзләренең разведкалары аркылы, монгол-татарлар- ның хәрәкәт итүләрен алдан беләләр һәм берничә урында засада оештырып, аларга каршы чыгалар, алар белән очрашалар һәм, аларны засадалар торган урыннарга кадәр алдап алып килеп, аларга тылдан һөҗүм итәләр, алар уртада булып чыгалар, аларны төрле яктан да кылыч кыйный, аларның күбесе кырыла һәм бик азлары гына исән калалар12 дип яза Ибне Әльәсири. Шиһабетдин Мәрҗани моңарга кайбер детальләр дә өсти. Ул монголлар бөтен яктан да чолганып алынып кырылганнар һәм бары тик бик азлары гына качып котыла алганнар ди.

 Монгол баскыннарына каршы отпор бирелүнең әһәмияте бик зур була. Яның билгеле күләмдә халыкара әһәмияте дә булган дисәк без арттырмаган булырбыз.

Беренчедән, баскыннарда көнчыгыш Европа халыкларына һөҗүм итү теләге күп елларга бетеп тора. XIII нче йөзнең 30 нчы елларына кадәр монголлар көнбатышка җитди һөҗүм оештырырга базмыйлар.

Икенчедән, болгарларның монголларны тар-мар итүләре нәтиҗәсендә алар инде яулап ала алган Дәште Кыпчакның һәм Болгар ханлыгының алар кул астына эләккән җирләре азат ителәләр. Әгәр дә монголлар басып керүләре белән бу экономик үсешләре барышын бозган булсалар, болгарларның монгол-татарларны җиңүе җимерелгән хуҗалыкны яңадан торгызуга ярдәм итә. Кыпчаклар белән болгарлар яңадан үзләренең җирләренә кайталар. Ибне Әльәсири, юллар төзәтелде, элеккеге кебек тагын маллар китерелә башлады ди.

Мәрҗани моны тәфсыйллырак яза: Моннан соң Дәште Кыпчак татарлардан чистартылды, илдә тынычлык урнашты. Сәүдә яңадан башланды, элеккечә кәрваннар йөри башлады.

Өченчедән, болгарларның монгол баскыннарын җимерүе, болгарларның бу вакытта тулысынча формалашкан дәүләте һәм армиясе булган һәм бу армия бик яхшы оештырылган булган, дигән фикерне тагын бер тапкыр раслый. Сугышта зур һәм бай тәҗрибәле булган һәм көчле дала атлыларыннан торган монгол гаскәрен рухый яктан нык һәм халык белән бәйләнеше көчле булган армия генә җиңә алганы да ачык, һәр хәлдә, 1223 нче елдагы монгол урдаларына каршы сугышта болгарлар нык берләшкән һәм батыр халык икәнлекләрен күрсәтәләр, ә бу сыйфатлар башка халыкларда ул вакытта, кызганычка каршы, җитмәве күрәнә.

Шулай итеп, монголларның Идел һәм Кама буйларын яулап алу турындагы беренче омтылышлары җимерелү белән очлана.

III

1227 нче елда Монгол империясенә нигез салучы

Чыңгыз хан үлә. Ә аңарчы ике ел элек аның улы Җуҗи үлә. Мирас буенча, Җуҗиның патшалыгы аның улы Батыйга (Батый ханга) күчә. Болгар һәм башка илләрнең җирләре, элеккечә Җуҗи улусына керәләр, монголлар бу җирләрне яулап алу уеннан кайтмыйлар, әлбәттә.

Без, XIII нче йөзнең 30 нчы елларына кадәр монголлар Көнчыгыш Европаны яулап алу өчен җитди походлар ясамадылар дип әйткән идек инде. Монголлар бу һөҗүмгә бик нык хәзерләнәләр, көнчыгыш Европа халкының политик һәм экономик хәлләре турында мәгълүматлар җыялар. Ара-тирә алар үзләренә каршы якларның көчләрен сынап та караштыралар. Мәсәлән, Лаврентьев летописендә 1229 нчы елда Җаек буенда чик саклаучы отрядларның монголлар белән бәрелешләре булганлыгы әйтелеп үтелә. Шул ук елда Саксиннар белән Половецлар татарлардан качып болгарларга түбәннән йөгереп менделәр, Болгарстанның сакчылары елга буенда татарлар белән очрашып сугыштылар, бу елга Җаек исемле иде ди ул. Академик Б. Д. Грековның бу әле разведка рәвешендәге беренче башлангыч поход кына дигән фикере белән килешергә туры килә.

1235 нче елда бөек хан Үгәдә Монголстанның Каракорым дигән башкаласында үзенең нойоннарының съездын корылтайны җыя. Бу корылтайда Дәште Кыпчакка, Болгарга һәм Русь җирләренә бик зур поход оештыру мәсьәләсе хәл ителә. Берләштерелгән монгол гаскәрләре башында походта Җуҗи улусы хуҗасыБату хан барырга тиеш диелә. Монголлар үзләренең гаскәрләре алдында Урта Азиянең һәм Дәште Кыпчакның яулап алынган халыкларыннан төзелгән отрядларны куып алып баралар. Бу юлы алар үткәндә булып узган барлык сугышлар тәҗрибәләрен искә алып эш итәләр. Монгол баскыннары дала атлылары белән бергә саперлык частьларын да, үзләренең ут эше осталарын, стеналар җимерүчеләрен һәм бүтән төрле хәрби осталарын да алып киләләр. Монгол халыклары үзләренең яулап алу максатлары өчен үзләреннән культура ягыннан күп өстен тора торган халыклар уйлап тапкан стеналар җимерә торган машиналардан һәм сугыш алып бару өчен кулланыла торган башка средстволардан Того же лета Саксини и Половцы взбегоша из низу к Болгарам пред татары, и сторожове Болгарстии прибегоша бьены? Хәзер Көнчыгыш Европага илтә торган юл Кыпчаклар җире аркылы үтә. 1236 нчы елда гаять күп сандагы дала атлылары Җаек (Урал) елгасын кичеп чыгалар һәм Кама болгарлары җирләренә давылдай ташланалар. Күренекле полководец, зур оештыручы һәм акыллы политик, эшлекле булган Батый Көнчыгыш Европага, Русь иленә илтә торган юлның Кама болгарлары җире аркылы үткәнен һәм болгарларны тәмам тар-мар итмичә торып монголларның барлык яулап алулары нык булмаганлыгын бик ачык аңлый. Шуңар күрә дә ул гаскәренең бөтен авырлыгы белән болгарлар өстенә ташлана. Рәшидетдин монголлар „Бөек Болгар шәһәренә кадәр һәм башка өлкәләргә кадәр җиттеләр, андагы гаскәрне җимерделәр һәм аларны буйсынырга мәҗбүр иттеләр"15 ди. Татар милләтче тарихчылары арасында, аеруча, пантюркистлар арасында, болгарлар монгол-татарларга каршылык күрсәтмичә буйсынганнар һәм ясак түләүчеләргә әверелгәннәр дигән фикер яшәп килә. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри кебек җитди тарихчылар да (беренчесе үзенең Мостафадельәхбаренда, икенчесе Болгар вә Казан тарихы дигән хезмәтендә), кызганычка каршы, бу ялгышудан котыла алмаганнар. Шиһабетдин Мәржани, мәсәлән, болай дип яза: Бу юлы Болгар халкы буйсынганлыгын белдерде, татар дәүләтенең бер кисәге булырга һәм ясак түләргә риза булды Каюм Насыйри, Мәржанига таянып булса кирәк, Болгар халкы каршылык күрсәтмәде, ясак түләргә ризалык белдерде һәм үз урынында калды ди. Ләкин вакыйгалар бераз башкачарак булалар. Авыр изелү астына эләккән халыклар монголларның изүе белән килешә алмыйлар. Болгар ханлыгы үзенең бәйсезлеген жуя, шәһәрләр һәм авыллар җимерелә, халык талана. Монголлар яулап алган жирләрнең халыклары коточкыч һәлакәткә, вәйранлыкка дучар ителәләр. Билгеле, шушындый шартларда баскыннар белән килешү турында сөйләү бик сәер бер әйбер булып чыга. Монголларның Урта Язиягә басып керүләре турында язып Маркс: Сәнгать, бай китапханәләр, гүзәл авыл хужалыгы, сарайлар һәм мәчетләр— барсы да күккә очалар дип яза. Көнчыгыш Европада да монголлар шулай эшлиләр. Монголлар, бар нәрсәне дә ут һәм кылыч аша кичереп, ватып, кырып, Россия эченә үтәләр...

Шәһәрләр белән авыллар яндырылып жир белән тигезләнәләр. 1236 нчы елда монгол-татарларның Кама болгарларын тар-мар итүләре турында рус һәм көнчыгыш летописецлары бик тулы язып үтәләр. Лаврентьев летописецы болай дип яза: Шул ук көзне көнчыгыш илләрдән Болгар жиренә алласыз татарлар килделәр һәм данлыклы бөек Болгар шәһәрен алдылар, аксакаллы карттан кечкенә имчәк баласына кадәр корал белән кырып чыктылар, бик күп малларны талап алдылар, ә шәһәрне яндырдылар һәм бөтен жирләрен әсиргә төшерделәр. Бу баскыннар Дәште Кылчыкта да шулай эшлиләр. Яндалузи монголларның гаскәре „кыпчакларны жиңде, тар-мар итте, талап бетерде һәм погром оештырды ди.

Көнчыгышның XIII—XIV нче йөз язучылары, бигрәк тә фарсы һәм гарәп язучылары монголларның басып керүләрен бик тафсиллап, бик көчле итеп сурәтләп язып үтәләр. Фарсы язучысы Җүвайнинең Дөньяны яулап алучылар тарихы друән әсәре алар арасында аеруча кыйммәтле булып тора. Ул болай ди: Болгар җирендә хан уллары (монголтатар ханнары балалары) бергә кушылдылар, гаскәр шундый күп иде, жир ыңгыраша һәм гүли, ә яуларның шундый күп булулары һәм шундый көчле шау-шу күтәрүләре аркасында кыргый жәнлекләр һәм ерткыч хайваннар шашалар иде.

Башлап (хан уллары) көч салып һәм штурм белән утырган урыны кул тимәслек булуы һәм халкы бик күп булуы белән дөньяда атаклы булган Болгар шәһәрен алдылар. Ялар гыйбрәт өчен дип аның халкының бер өлешен үтелделәр, ә калган, өлешен әсир иттеләр.

Болгарлар жирен басып алганнан соң, монголлар Русь иленә, мордвалар жиренә китәләр һәм 1237—41 нче еллар эчендә аларны да буйсындыралар. Монгол-татарлар Мордовия җирен дә яулап алалар. Мордовия халкына ясак салына. Летописец: Шул ук елның кышында (1239 нчы елда) татарлар мордва жирен алдылар дип үтә. Яннан соң ул болай ди: Ул чакта бөтен жирдә коточкыч буталыш туды, берәүләр сугышка китте, ә берәүләр качты. Мордвалар да монгол баскыннарына каршы торганнар булса кирәк. Ләкин монда көрәш бераз катлаулы төс алган. Көнбатыш яктан мордва җирләренә күптәннән инде рус князьләре янап киләләр.

Мордовияне яулап алу теләге белән князь Юрий Всеволодович (Суздальский) 1221 нче елда Ока тамагында шәһәр сала һәм аңарга Новгород (Нижний-Новгород) дигән Татар-монголлар игосына каршы 77 исем бирә. Суздаль князьлары Мордва җирләренә әледән әле һөҗүм итә торалар. Мордвалар белән рус князьләре арасында каты көрәш бара, алар арасында бик зур каршылыклар яшәп килә. 1229 нчы елда мордвалар, Пургас җитәкчелегендә, Нижний-Новгородка һөҗүм итәләр һәм шәһәрнең читләрен яндыралар. Мордвалар белән руслар арасында булган бу каршылыклардан монгол-татарлар, басып алу һәм хуҗалык сөрү чорларында, билгеле, үз интереслары өчен бик нык файдаланалар. Шуңа күрә монголтатарларның еш кына мордваларны русларга каршы котыртулары (1319, 1377, 1380 елларда) һич тә очраклы түгел ул. Ләкин бу хәл монголларга шул ук вакытта, мордваларны да, русларны дә, һәр икесен дә таларга һич тә комачауламый. Литописец болай дип яза: Шул ук елда (1288 елда) Орда князе Тимер улы Ерлотай яу белән Рязаньга килде һәм Рязаньны, Моромны, Мордваны алды һәм бик күп явызлыклар эшләде һәм үзенчә бара бирде. Мордва халкы монгол-татарларның изүенә каршы кайвакытта рус халкы белән бергә чыга. Мәсәлән, 1444 елда шулай була. Монгол-татар князе Мостафа үзенең отряды белән Рязань җирендә башбаштаклык кылып йөри, уклар, сөнгеләр һәм кылычлар белән коралланып мордвалар аларга каршы чыгалар. Ә икенче яктан уклар, сөнгеләр һәм кылычлар белән коралланган Рязань казаклары киләләр. Бөек князь Василий Васильевич воеводалары үзләренең көче белән килә... Листани елгасы буенда бик зур һәм бик каты сугыш була... Татарларның күбесе кырыла, хан улы Мостафа үзе дә үтерелә, аның белән бергә татарларның бик күп князьләре кырыла. Шулай итеп, монгол-татарларның изүен рус халкы да, мордва халкы да бер Тогды жебе пополох зол по всей земли, и сами не видяху и где хто бежить, Того же лета (1288 г.) князь Ерлотай Ординский Темиров сын приходи ратыо на Рязань и воева Рязань, Морому, Мордву и много зла сотвориша, идоша восвояси. И приидоша на них Мордва на ртах с сулицами и с рогатинами и с саблями. А казаки Рязанские так же на ратах с сулицами и с рогатинами и с саблями з другие стороны. А воеводы князя Василия Васильевича с своею силою... и быть им бог велик и силен зело на речке Листани... и много татар избиша, и самого царевича Мустафу убиша, князей с ним многих татарских избиша.

Бу халыкларның монгол-татарларга каршы бергә берләшеп көрәшүләре факты нәкъ шуның белән аңлашыла да. Баскыннар үз кул асларына алынган халыкларның ясак түләүдән баш тартулары һәм монголларның изүен кулларына корал алып җимерә башлаулары белән килешә алмыйлар, әлбәттә. Монгол баскыннары баш күтәргән районнарга яңадан яңа отрядлар җибәрә торалар. Ләкин системалы рәвештә ясала торган бу һөҗүмнәр үзләре үк инде /Алтын Урданың һәлакәте якынлашуын һәм Көнчыгыш Европа территориясендә барлык халыклар дошман күрә торган монгол-татарлар изүенең җимерелүе вакыты җиткәнен белдерәләр. Көнчыгыш Европаны яулап алуны төгәлләгәннән соң, монгол-татар аның көньяк-көнчыгыш өлешендә Алтын Урда дигән яңа бер дәүләт төзиләр. (Аның башкаласы Сарай исемендә була.) Буйсындырылган халыклардан монгол ханнарына ясак X.Гыймади түләтелә башлый. Шулай итеп, Маркс сүзләре белән әйткәндә, үзенең корбаны булган халыкны изеп кенә калмаган, бәлки аның бөтен рухани көчен дә корыткан монгол-татарлар изүе башланып китә. Болгар ханлыгының һәм Дәште Кыпчак иленең халыклары да шушы коточкыч изү астында калалар.

IV

Культура ягыннан, бик түбән торган монгол баскыннары яулап алган халыкларга үзләренең культураларын да, теләкләрен дә тага алмыйлар. Үзләренең составлары буенча башлыча терек халыкларыннан гыйбарәт булган Идел буе халыклары арасында алар сан ягыннан да азчылыкта булып чыгалар. Монголлар, Энгельс сүзләре белән әйткәндә, Экономик үсешнең барышын бозган һәм эшләп чыгаручы көчләрнең бөтен бер массасын җимереп юк иткән варвар халык булалар. Ләкин икенче яктан, кыргый бу җиңүче үзе яулап алган илдә яшәп килә торган югары экономик хәлгә яраклашырга мәҗбүр була: ул буйсындырган халык аны үзен дә йота һәм бер өлешчә хәтта үз телен кабул итәргә дә мәҗбүр итә Монголларның Идел буе халыкларының төрек кабиләләре арасында йотылуы процессын XIV нче йөздә үк инде гарәп язучылары билгеләп үтәләр. Мәсәлән, Ибне Фадлаллах Элгомәри үзенең Төрле илләр дәүләтләре турында дигән китабында болай дип яза: Борынгы заманнарда бу дәүләт (Алтын Урда) кыпчаклар (половецлар) иле була, ләкин татарлар яулап алганнан соң, кыпчаклар татарларның тәбгаларына әвереләләр. Соңыннан алар (татарлар) алар (кыпчаклар) белән аралашалар һәм җир аларның (татарларның) табигый һәм расалык сыйфатларыннан өстен чыга, һәм алар барсы да кыпчаклар төслегә, гүя ки алар (алар белән) бер нәселдән булгандайча, әйләнәләр; монголлар (татарлар) кыпчаклар җиренә килеп урнашканга, алар белән өйләнешкәнгә һәм аларның: (кыпчакларның) җирендә яши башлаганга күрә бу шулай була. Ләкин бу ассимиляциядән соң монголлар инде читләр җирендәге баскыннар булудан тукталдылар дип уйлау ялгыш булыр иде. Монголлардан булган югары катлау кешеләре төп массасы кара сөякләрдән торган, ягъни Нлтын Урда феодалларының колларыннан, крепостнойларыннан һәм ясак түләүчеләрдән гыйбарәт булган төп халыкны изәләр, Нлтын Урдада элеккечә хакимлек итүче каста “Ак сөяк булып калалар. XV нче йөзгә кадәр Нлтын Урда феодалларының, күбесе үзләренә Чыңгыз нәселеннән килә торган дип санап, үзләренең затлы монгол нәселеннән булулары белән мактанулары шуңар күрә бер дә очраклы бер факт кына түгел. һаман да хакимлек итүче көч булып килә торган монголлар, шул ук вакытта үзләре Идел буена килгәндә анда яшәп килгән Югары экономик хәлгә яраклашырга мәҗбүр булалар. Монгол теленә караганда, күп өлеш үскән һәм югары тора торган төрки теле аларда рәсми телгә әйләнә, ханнарның ярлыклары төрки телендә языла һәм дипломатия язышулары барсы да төрки телендә алып барыла. Нлтын Урданың бәйле бөтен халкы һәм аның кул астында булган җирләрнең, шул исәптән Кама болгарларының җирләре дә монгол-татар феодаллары ак сөякләр власте астында яшиләр. Болгар иле ул чакта нинди хәлдә була соң? Болгар ханлыгы бәйсез дәүләт булып яшәвеннән туктый. Ул Җуҗи дәүләте — Алтын Урда составына керә. Татар-мопголлар игосына каршы 80 тораты астында автономияле рәвештә яшәвенә юл куярга мәҗбүр буллалар. Болгар иле /Алтын Урданың үзенең территориясе составына керми, бәлки аның бер улусы, төгәлрәк итеп әйткәндә, вассаллык князьлеге булып керә. Монда, Русь илендәге кебек үк, ханнар ярлыклары нигезендә, җирле ханнар, ә кайбер вакытларда Урда ханнары хакимлек итәләр. Рус летописецы алар Урдага үзләренең утарларын һәм милекләрен сорап патша каршына йөри башладылар дип яза. Бу җирле ханнар, хәтта Болгар шәһәрендә дә, үзләре акча сугалар. Кайвакытларда бу җирле ханнар Алтын Урда ханнары белән сугыштан соң килешү ясыйлар, менә бу хәл Болгар иле халкына берникадәр автономия бирелгән дигән фикерне тагын бер тапкыр раслый. Шуның белән бергә монголлар үзләренең администрацияләрен дә оештыралар, җирле ханнарның эшчәнлекләренә контроль ясап торалар. Бу администрациянең төп бурычы ясак җыюны оештыру иде. Бу администрациянең башында торучы баскак дип аталган. Безнең летописьлар Болгардагы баскаклар турында сөйлиләр, дип яза Г. Саблуков.