Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВЕРХОВНЫЙ БАШ КОМАНДУЮЩИЙ ПРИКАЗЫ

№ 195 1 май 1943 ел Москва шәһәре

Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызылфлотчылар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар, эшчеләр һәм эшче хатын-кызлар, крестьяннар һәм крестьян хатын-кызлар, интеллигент хезмәт кешеләре! Вакытлыча немец изүчеләр табаны астында калган туганнарыбыз! Совет Хөкүмәте һәм безнең большевиклар партиясе исеменнән сезне сәламлим һәм 1 нче Май көне белән котлыйм!

Илебезнең халыклары 1 нче Май көнен Ватан сугышының авыр көннәрендә каршылыйлар. Алар үзләренең язмышларын Кызыл Армиягә ышанып тапшырдылар һәм өметләрендә ялгышмадылар. Совет сугышчылары күкрәк киереп Ватанны саклауга бастылар һәм менә ике ел диярлек инде Советлар Союзы халыкларының намусын һәм бәйсезле- ген саклап киләләр. 1942/43 нче елдагы кышкы кампания чорында Кызыл Армия Гитлер гаскәрләрен җитди җиңелүләргә дучар итте, дошманның гаять күп җанлы көчләрен һәм техникасын юк итте, Сталинград янында дошманның ике армиясен чолгап алды һәм бетерде, 300 меңнән артык дошман солдатларын һәм офицерларын плен алды, йөзләрчә совет шәһәрләрен һәм меңнәрчә авылларны немецлар изүеннән азат итте. Кышкы кампания Кызыл Армиянең һөҗүм көче үскәнлекне күрсәтте. Безнең гаскәрләр немецларны 1942 нче елның җәендә алар басып алган территориядән бәреп чыгарып кына калмадылар, бәлки ел ярым чамасы дошман кулында торган күп кенә шәһәрләрне һәм районнарны да алдылар. Кызыл Армиянең һөҗүмен туктатырга немецларның көче җитмәде. Хәтта фронтның Харьков районындагы тар гына участогында каршы һөҗүм ясау өчен дә Гитлер командованиесе Көнбатыш Европадан өч дистәдән артык яңа дивизияләр китерергә мәҗбүр булды. Немецлар Харьков районында совет гаскәрләрен чолгап алырга һәм безнең гаскәрләргә немецча Сталинград ясарга исәп тоттылар. Ләкин Гитлер командованиесенең Сталинград өчен үч алырга маташуы җимерелде. Шул ук вакытта безнең союзникларның җиңүчән гаскәрләре Ливия һәм Триполитания районында итальян-герман гаскәрләрен җимерделәр, бу районнарны дошманнардан чистарттылар һәм хәзер Тунис районында аларны туздыруны дәвам иттерәләр, ә батыр Англия-Америка авиациясе Германиянең, Италиянең хәрби промышленность үзәкләренә җимергеч ударлар ясап, Европада итальян-немецфашистларына каршы икенче фронт төзеләчәкне хәбәр итә. Шулай итеп, дошманга көнчыгыштан, Кызыл Армия тарафыннан ясалган удар, көнбатыштан, безнең союзникларыбыз гаскәрләре тарафыннан 4 Верховный Баш Командующий приказы ясалган удар белән, сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр, бергә кушылып, бердәм гомуми ударга әйләнде. Менә шушы хәлләрнең барсы бергә Гитлерның сугыш машинасын нигезенә кадәр тетрәттеләр, бөтен дәнья сугышының барышын үзгәрттеләр һәм Гитлер Германиясен җиңү өчен кирәкле нигезләр тудырдылар. Нәтиҗәдә дошман үзенең хәле җитди төстә начарланганлыкны икърар итәргә мәҗбүр булып чыкты һәм хәрби кризис турында акыра башлады.

Дөрес, дошман үзенең кризислы хәлен тотальмобилизация турындагы шау-шу белән капларга тырыша. Ләкин бернинди шау-шу да фашистлар лагереның чыннан да җитди кризис кичерүе фактын юкка чыгара алмый. Фашистлар лагерендагы кризис барыннан да элек шунда чагыла: дошман үзенең яшен тизлеге белән сугыш турындагы элекке установкасыннан ачыктан-ачык ваз кичәргә мәҗбүр булды. Хәзер инде дошманнар лагеренда яшен тизлеге белән сугыш турында сөйләү модада түгел,— яшен тизлеге белән сугыш турындагы лаф орулар озак сугышның котылгысызлыгы турында күңелсез елаулар белән алмашынды. Моннан элегрәк немец фашистлары командованиесе яшендәй һөҗүм тактикасы белән мактанган булса, хәзер инде бу тактика читкә алып ташланды һәм хәзер инде немец фашистлары яшендәй һөҗүм үткәргән булулары яки үткәрергә уйлаулары белән түгел, ә бәлки Төньяк Африкада Англия гаскәрләренең чолгап алу ударыннан яки Демянск районында совет гаскәрләренең чолгап алуыннан оста котылып кала алтайлыклары белән мактаналар. Фашистлар матбугаты көнчыгыш яки Тунис фронтының теге яки бу участогында немец гаскәрләренең фронттан кача алулары һәм яңа Сталинград булудан котылып кала алулары турындагы мактанчык хәбәрләр белән чуарланган. Күрәсең, гитлерчы стратегларның башка мактанырлык нәрсәләре юк инде. Фашистлар лагерендагы кризис, икенчедән, фашистларның хәзер солых турында торган саен ешрак сөйләүләрендә чагыла. Чит ил матбугаты хәбәрләре буенча хөкем итсәң, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин: әгәр дә Англия белән АКШ Советлар Союзыннан аерылсалар, немецлар алар белән солых төзергә теләрләр иде, яки, киресенчә, әгәр дә Советлар Союзы Англиядән һәм АКШ тан аерылса, немецлар аның белән солых төзергә теләрләр иде. Немец империалистлары, сөяклә- ренә-җилекләренә кадәр хыянәтчел булганлыктан, союзникларны үз аршыннарына үлчәп, союзниклардан берәрсе кармакка эләгер әле дип уйлау кадәр оятсызлык күрсәтәләр.

Билгеле, немецларның солых турында лыгырдаулары тормышлары яхшы булганнан түгел. Фашистлар лагеренда солых турында лыгырдау аларның авыр кризис кичерүләрен генә күрсәтә. Ләкин Европаны кан белән күмгән һәм аны дар агачлары белән тутырган немец фашистлары лагерендагы империалист юлбасарлар белән нинди солых турында сүз булырга мөмкин? Бары тик Гитлер армияләренең тәмам тар-мар ителүе һәм Гитлер Германиясенең бер сүзсез капитуляция ясавы гына Европаны солыхка китерә алачагы ачык түгелмени?

Немец фашистларының солых турында лыгырдаулары үзләренә һәлакәт якынлашып килүне сизгәнлектән түгелмени? Немец-итальян фашистлары лагере авыр кризис кичерә һәм үзенең һәлакәте алдында тора. Билгеле, бу әле Гитлер Германиясенең һәлакәте инде килеп җитте дигән сүз түгел. Юк, алай дигән сүз түгел. Гитлер Германиясе һәм аның армиясе какшатылган һәм алар кризис кичерәләр, ләкин алар әле җимерелмәгән. Һәлакәт үзлегеннән, үз агымы белән килер дип уйлау беркатлылык булыр иде. Гитлер Германиясенең һәлакәте факт булып әверелсен өчен, Гитлер армиясенә соңгы 5—6 ай эчендә ясалган ударлар кебек, көнбатыштан һәм көнчы- Верховный Баш Командующий приказы 5 гыштан тагын да Шундый ике-өч куәтле удар кирәк әле. Шуңа күрә дә Советлар Союзы халыклары һәм аларның Кызыл Армиясе алдында, шулай ук безнең союз нйкларыбыз һәм аларның армияләре алдында әле гитлерчы ерткычларны тәмам җиңү өчен каты һәм авыр көрәш тора. Бу көрәш алардан күп корбаннар сорый, гаять зур түземлелек һәм тимердәй ныклык сорый. Алар дошманны җимерү һәм шулай итеп тынычлыкка таба юл салу өчен үзләренең барлык көчләрен һәм мөмкинлекләрен тупларга тиешләр.

Иптәшләр! Совет халкы үзенең Кызыл Армиясе турында гаять зур кайгыртучанлык күрсәтә. Ул Совет иленең хәрби куәтен тагын да көчәйтүгә бөтен көчен бирергә хәзер тора. 4 айдан кимрәк вакыт эчендә Советлар Союзы халыклары Кызыл Армия фондына 7 миллиард сумнан артык акча керттеләр. Бу хәл немецларга каршы сугышның Советлар Союзында яшәүче барлык халыкларның чыннан да гомуми халык сугышы икәнлеген тагын бер кат күрсәтә. Эшчеләр, колхозчылар, интеллигенция, сугыш аркасында килеп чыккан авырлыкларны нык торып һәм батырларча кичереп, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә, транспортта, колхозларда һәм совхозларда җиң сызганып эшлиләр. Ләкин немец-фашист илбасарларга каршы сугыш Кызыл Армиянең орудиеләр, танклар, самолетлар, пулеметлар, автоматлар, минометлар, сугыш припаслары, снаряжениеләр һәм азыкны тагын да күбрәк алуын таләп итә. Димәк, эшчеләр, колхозчылар, бөтен совет интеллигенциясе фронт өчен икеләтә энергия белән эшләргә тиешләр. Тылда барлык кешеләребез һәм барлык учреждениеләребез яхшы сәгать механизмы кебек төз һәм төгәл эшләргә тиешләр. Бөек Ленинның васыятен искә алыйк: ИНДЕ СУГЫШ КОТЫЛГЫСЫЗ БУЛЫП ЧЫККАН ИКӘН — БӨТЕНЕСЕ СУГЫШ ӨЧЕН, ҺӘМ КЕЧКЕНӘ ГЕНӘ ТАРКАУЛЫК ҺӘМ ЭНЕРГИЯСЕЗЛЕК ТӘ СУГЫШ ЗАМАНЫ ЗАКОНЫ БУЕНЧА ҖӘЗАЛАНЫРГА ТИЕШ.

Үз халкының ышанычына һәм кайгыртучанлыгына җавап итеп, Кызыл Армия дошманны тагын да ныграк кыйнарга, немец илбасарларны рәхимсез кырырга, аларны совет җиреннән туктаусыз куарга тиеш. Сугыш чорында Кызыл Армия бай хәрби тәҗрибә алды. Иөз меңнәрчә сугышчылар үз коралларын бик яхшы итеп үзләштерделәр. Күп командирлар сугыш кырында гаскәрләргә оста җитәкчелек итәргә өйрәнделәр. Ләкин моның белән тынычлану акыллылык булмас иде. Сугышчылар үз коралларын яхшы үзләштерергә тиешләр, командирлар сугыш алып бару мастерлары булырга тиешләр. Ләкин ул гына да аз. Сугыш эшендә, бигрәк тә хәзерге сугыш кебек сугышта, бер урында торырга ярамый. Сугыш эшендә тукталып калу артта калу дигән сүз. Ә мәгълүм ки, артта калучыларны кыйныйлар. Шуңа күрә дә хәзер иң әһәмиятлесе шунда ки, бөтен Кызыл Армия үзенең хәрби өйрәнүләрен көннән-көн яхшыртсын, Кызыл Армиянең барлык командирлары һәм сугышчылары сугыш тәҗрибәсен өйрәнсеннәр, җиңү эше таләп иткәнчә сугышырга өйрәнсеннәр. Иптәшләр, кызылармеецлар һәм кызыл флотчылар, командирлар һәм политработниклар, партизаннар һәм партизанкалар!

Сезне 1 нче Май көне белән сәламләп һәм котлап, ПРИКАЗ БИРӘМ:

1. Барлык сугышчыларга — пехотачыларга, минометчыларга, артиллеристларга, танкистларга, очучыларга, саперларга, элемтәчеләргә, кавалеристларга — үзләренең хәрби осталыкларын армый-талмый яхшыртуны дәвам иттерергә, командирларның приказларын, уставларның һәм наставлениеләрнең таләпләрен төгәл үтәргә, дисциплинаны бик нык сакларга, оешканлыкны һәм тәртипне сакларга.

2. Барлык төр гаскәрләрнең командирларына һәм гомуми гаскәр командирларына — гаскәрләрне идарә итү мастерлары булырга, барлык төр гаскәрләрнең үзара бергәләшеп хәрәкәт итүләрен оста итеп оештырырга һәм аларга сугышта оста җитәкчелек итәргә. Дошманны өйрәнергә, армиянең күзе һәм колагы булган разведканы яхшыртырга, шунсыз дошманны ныклап кыйнарга мөмкин түгеллекне истә тотарга. Гаскәри штабларның эш культурасын күтәрергә, Кызыл Армия частьлары һәм берләшмәләре штабларының гаскәрләр белән идарә итүдә үрнәк орган булуына ирешергә. Гаскәри тылларның эшен хәзерге сугыш куя торган таләпләр дәрәҗәсенә күтәрергә, сугыш операцияләренең нәтиҗәсе гаскәрләрне сугыш припаслары белән, снаряжение һәм азык белән тулысынча һәм вакытында тәэмин итүгә бәйле икәнлекне нык истә тотарга.

3. Бәтен Кызыл Армиягә — кышкы сугышларның уңышларын беркетергә һәм җәелдерергә, җиребезнең бер генә карышын да дошманга бирмәскә, немец-фашист илбасарларга каршы хәлиткеч сугышларга хәзер торырга. Оборонада безнең армиябез сугышчыларына хас булган бңреш- мәүчәнлек һәм нык торучанлык күрсәтергә. һөҗүмдә — кискенлек, гаскәрләрнең үзара бергәләшеп дөрес хәрәкәт итүе, сугыш кырында дошманны чолгап алу һәм юк итү белән төгәлләнә торган оста маневр.

4. Партизаннарга һәм партизанкаларга — дошманның тылларына, юлларына, хәрби складларына, штабларына һәм предприятиеләренә көчле ударлар ясарга, дошманның элемтә линияләрен җимерергә. Дошман басып алган районнардагы совет халкының киң катлавын актив азатлык көрәшенә тартырга, шулай итеп совет гражданнарын немец коллыгына алып китүдән һәм гитлерчы ерткычларның кырып бетерүләреннән коткарып калырга. Хатыннарыбызның һәм балала рыбызның, ана ларыбызның һәм аталарыбызның, ир һәм кыз туганнарыбызның каны һәм күз яшьләре өчен немец илбасарлардан рәхимсез үч алырга. Кабахәт гитлерчы кол итүчеләргә каршы көрәштә Кызыл Армиягә бөтен көч белән булышлык итәргә. Иптәшләр! Безнең гаскәрләрнең җимергеч ударларының көчен дошман татыды инде. Кызыл Армиянең, союзникларыбыз армияләре белән бергәләп, фашист ерткычның сыртын сындырыр вакыты якынлашып килә.

 ЯШӘСЕН ДАНЛЫКЛЫ ВАТАНЫБЫЗ! ЯШӘСЕН БАТЫР КЫЗЫЛ АРМИЯБЕЗ! ЯШӘСЕН БАТЫР ХӘРБИ ДИҢГЕЗ ФЛОТЫБЫЗ! ЯШӘСЕН БАТЫР ПАРТИЗАННАРЫБЫЗ ҺӘМ ПАРТИЗАНКАЛАРЫБЫЗ! НЕМЕЦ ИЛБАСАРЛАРГА ҮЛЕМ!

Верховный Баш Командующий Советлар Союзы Маршалы И. СТАЛИН.