Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНГЛИЯНЕҢ РЕЙТЕР АГЕНТЛЫГЫ БАШ ХӘБӘРЧЕСЕНЕҢ СОРАВЫНА ИПТӘШ И. В. СТАЛИННЫҢ ҖАВАБЫ

Англиянең Рейтер агентлыгының Москвадагы хәбәрчесе Кинг әфәнде СССР Халык Комиссарлары Советы Председателе иптәш И. В. Сталинга хат белән мөрәҗәгать итте. Бу хатында ул Ннглия җәмәгатьчелеген кызыксындыра торган бер сорауга җавап бирүне үтенә. Иптәш И. В. Сталин Кинг әфәндегә түбәндәге хат белән җавап бирде:

Кинг әфәнде! Мин Сездән Коммунистик Интернационалның таратылуына кагыла торган сорауга җавап бирү турында үтенеч алдым, Сезгә үземнең җавабымны җибәрәм. СОРАУ. Коминтернның бетерелүе турындагы карар уңае белән Британиядә бик яхшы карашлы комментарийлар бирелде. Бу мәсьәләгә һәм аның киләчәктәге халыкара мөнәсәбәтләргә ясаячак йогынтысына Советларның карашы нинди?

ҖАВАП. Коммунистик Интернационал дөрес һәм вакытында таратылды, чөнки аны тарату гомуми дошманга — гитлеризмга каршы азатлык сөюче барлык милләтләрнең гомуми басымын оештыруны җиңеләйтә. Коммунистик Интернационалны тарату дөрес булды, чөнки:

а) Ул гитлерчыларның гүяки Москва башка дәүләтләрнең тормышына катнашырга һәм аларны большевиклаштырырга уйлый дигән ялганнарын фаш итә. Моннан соң бу ялганга чик куела.

б) Ул эшчеләр хәрәкәтендәге коммунизм дошманнарының, гүяки төрле илләрдәге коммунистлар партияләре үз халыклары интересын күздә тотып эш итмиләр, бәлки читтән булган приказ буенча эш итәләр, дип яла ягуларын фаш итә. Моннан соң бу яла ягуга да чик куела.

в) Ул азатлык сөюче илләрдәге патриотларның үз илләрендәге прогрессив көчләрне, аларның партиялеме-түгелме икәнлекләренә һәм дингә ышануларына һәм ышанмауларына карамастан, фашизмга каршы көрәшне җәелдерү өчен бердәм милли азатлык лагере итеп берләштерүләре эшен җиңеләйтә.

г) Ул гитлеризмның бөтен дөньяга хаким булуы куркынычына каршы көрәшү өчен барлык илләр патриотларының азатлык сөюче барлык халыкларны бердәм халыкара лагерь итеп берләштерүләре эшен җиңеләйтә һәм, шулай итеп, киләчәктә халыкларның тигез хокуклылыгы нигезендә аларның дуслыгын оештыру өчен юл ача. Мин уйлыйм, бу хәлләр, бөтенесен бергә алганда, Гитлер тираниясен җиңү өчен көрәштә союзникларның һәм берләшкән башка милләтләрнең бердәм фронтын тагын да ныгытуга китерерләр. Мин, Коммунистик Интернационалны тарату бик вакытында эшләнде дип саныйм, чөнки нәкъ менә хәзер, фашист ерткыч үзенең актык көчләрен җыйган чакта, — бу ерткычны кыйнап бетерү һәм халыкларны фашизм изүеннән азат итү өчен азатлык сөюче илләрнең гомуми басымын оештырырга кирәк.

Ихтирам белән И. Сталин.