Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТАНЫШУ

1919 нчы елның язында, мин авылда укытучылыктан чыгып Казанга килгәндә, Казанда татар телендә өч газета чыга иде. Берсесе, Казан губерня советларының башкарма комитеты органы Эш газетасы, икенчесе, ПУР янындагы үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы Кызыл Армия газетасы, һәм өченчесе РКП(б) Үзәк Комитеты янындагы үзәк мөселман бюросы органы Эшче газетасы иде. Ул вакытларда совет газеталарында эшләүче татар журналистлары бик аз булганлыктан, алар бик кадерле саналалар иде. Шунлыктан, Казанга килгәч тә төрле яктан мине газета редакцияләренә кереп эшләргә димли башладылар. Кайбер танышларның рекомендацияләре буенча мин Кызыл Армия газетасына кереп эшли башладым. Ул вакытта безнең редакция хәзерге Островский урамында урнашкан иде. Безнең белән янәшә йортта Эш газетасы редакциясе иде. Ике редакциядә эшләүчеләр еш кына бер-берсе янына кергәләп йөри иделәр. Кызыл Армиядә эшли башлагач бергә эшләүче иптәшләремнән берсе, мине таныштыру өчен, Эш газетасы редакциясенә алып керде.

Аның ишек янындагы беренче өстәлдә утыручы минем таныш кеше булып чыкты. Килеп керүгә ул миңа:

— Нихәл Әүхәди?—дип эндәште. Мин Казанга килгәч редакциягә кереп эшли башлаганчы ук Кызыл Армия газетасына көндәлек политик мәсьәләләргә карата бер-ике хикәя һәм берничә кечкенә фельетон биреп, Әүхәди имзасы белән бастырган идем. Теге иптәш шуны белеп алган икән. — Яхшы әле, нихәл үзең? — дип мин аның янына барып кул бирдем. Мин аның белән сөйләшә башлагач та аның белән янәшә өстәлдә утыручы өлкән генә кыяфәтле бер кеше, язып утырган җиреннән башын күтәреп,

— Мәшһүр Әүхәди шушымени инде ул? кил алай булса, танышыйк үзең белән, мин үзем дә мәшһүр Ишан Гали булам, — дип көлеп кул бирде. Мин ул кешенең атаклы драматург һәм язучы Гали әсгар абзый Камал икәнен аннан җиде-сигез еллар элек үк белә идем инде, ләкин үзе белән якыннан гына танышырга туры килгәне юк иде. Зур хөрмәт күрсәтеп, барып күрештем. Кулымны җибәрмичә елмаеп, мина бераз карап торды да: — Аңда язучы М. Гали дә син бит әле? — диде. Минем:

— Ие,— дип җавап бирүемә каршы ул:

— Менә сиңа кирәк булса табышмак? Кызыл Армиядә, Әүхәди дигән имзаны да күргәч мин мондагы иптәшләрдән ул кем? дип сорыйм, алар әнә М. Гали инде, — диләр. М. Гали кем соң ул? дигәчтен берсе дә җавап бирә алмыйлар иде. Исемеңне дә белүче юк, фамилияңне дә белүче юк, һәммәсе үзеңне генә беләләр дип кыткылдап көлергә тотынды. Мин, исем-фамилиямне әйтеп, үземне тулы таныштыргач:

— Әле ник болай соң син, безгә үк кермичә Кызыл Армиягә барып кергәнсең? Безгә дә кеше кирәклеген белмәдеңмени?—диде.

— Хәзер сугыш вакыты бит, Галиәсгар абзый, армиягә — фронтка, күбрәк хезмәт итәргә кирәк, — дидем мин аерым җитди рәвештә. “Авылларда, шәһәрләрдә совет власте урнаштыру эш түгелмени? диде дә ул, сүзен башкага авыштырып,

— Ярый ансы, ничек тә ярый, ләкин кирәк булганда чакырып алып мин сине монда да эшкә җиккәләрмен әле, бездә эшнең бик кызу чаклары була. Кайвакыт мин бөтен редакциядә бер үзем утырып калам. Редактор да, секретарь да, корректор да, экспедитор да үзем булам, кирәк була икән курьер да булам, икешәр, өчәр көн өйгә кунарга кайтмыйча, көне-төне шунда эшләп уздырам. Булышырга рәтле кеше дә табып булмый, — ди бу миңа. Мин аңа кулдан килгәнчә бик нык булышырга вәгъдә биреп чыгып киткән булсам да, ләкин күп тә үтми, мине Кызыл Армиядә эшләү һәм соңыннан Эшче газетасы белән Москвага күчерүләре сәбәпле, миңа Галиәсгар абзыйга биргән вәгъдәмне тулысы белән үтәргә туры килми. Тик 1920 нче елны, Татарстан АССР оештырылганнан соң, Москвадан кайтып, Татарстан хәбәрләре газетасында эшли башлагач кына Галиәсгар абзый белән яңадан очраштык. Ул үлгәнгә кадәр аның белән бергә Безнең байрак, Кызыл Татарстан һәм Крестьян газетасы редакцияләрендә эшләп барырга туры килде.