Логотип Казан Утлары
Хикәя

БЕЗНЕҢ БЕР ИПТӘШЕБЕЗ

Яңа гына оештырылган запас частьта яткан чагыбыз иде. Көзге матур көннәрнең берендә батареяга яңа бер иптәш килде һәм аны безнең орудие расчетына заряжающий итеп билгеләделәр. Шул көннән алып ул безнең белән бергә өйрәнә башлады. Кыска гына буйлы, тулы гына йөзле, кап-кара калын кашлы бу иптәшнең өйрәнүләр вакытында бирелгән командаларны кабатлап торуы минем колагымда әле дә яңгырый,

— ... Заряд полный, взрыватель осколочный!

Аның авызыннан чыккан һәрбер сүзе бик ачык яңгырый һәм әллә ничек өзек-өзек булып ишетелә иде. Мин аның һәрбер авазны шулай яңгыратып, кысып чыгаруына соклана идем. Аның энҗе кебек тезелеп киткән чиста ап-ак тешләре арасыннан чыккан сүзләренең аерым бер ачыклык белән яңгыравы бер исәпләгәндә гаҗәп тә түгел иде. Ул бирелгән командаларны кабатлаганда гына түгел, гомумән сүзен кыска итеп әйтә торган һәм фикерен ачык итеп аңлата торган иптәш иде. Ул теге яки бу приказның үтәлүе турында командирга рапорт биргәндә батарея аерым бер тирән тынлыкта тора, үзенең яңгыравыклы, күтәренке тавышы белән бөтен подразделениене таңга калдыра. Без һәрберебез аңа соклана идек. Хәер, аның безне сокландыра торган яклары ул гына да түгел иде, безне башка яклар белән дә бик кызыктыра, дулкынландыра иде ул. Биредә мин аның бер инициативасы турында язмакчы булам. Аның килгәненә айга якын вакыт үткән иде инде. Бер көнне орудиедән ату занятиесеннән соң, ул өйрәнчек снарядларны кулына алып, аларга озак кына карап торды. Ул чакта әле безнең частька өйрәнү приборлары тулысынча килеп җимәгәнлектән, бу өйрәнчек снарядлар ашыгычлык белән, кул очыннан гына ясалган гади бүрәнә кисәкләре генә иде. Әлеге иптәш аларның берсен әйләндерә-әйләндерә карганнан сон, нәрсәдер эшләргә теләгән кеше кебек әйтә куйды,

— Моны бит бик әйбәт итеп тә ясап була, чын снаряд шикелле итеп тә, — диде ул үзенә бер төрле дәрт белән. Өйрәнүләр паркыннан кузгалганда ул бу турыда батарея командирына да мөрәҗәгать итте,

— Иптәш өлкән лейтенант, безгә бу өйрәнчек снарядларны яңадан ясарга иде, боларда бит бер дә снаряд төсе юк, мин үзем аларны чын снаряд шикелле итеп эшләр идем, — диде. Батарея командиры башта шушы көннәрдә өйрәнчек снарядларның килеп җитәргә тиешлекләре турында әйтеп, яңа снаряд ясауның артык мәшәкать кенә булачагын аңлата башлаган иде, ләкин мәсьәләне бик тиз әлеге иптәшнең иркеңә куйды,

— Әгәр дә сезнең теләгегез бар икән, рәхим итеп, ясый бирегез, мин бер дә каршы түгел, — диде.

Нәкъ өч тәүлек үтте. Бу көннәрдә әлеге иптәш ял сәгатьләрендә, тәнәфес араларында каядыр барып землянкага ниндидер ташландык тимер кисәкләре алып кайтты. Кайдандыр берничә төрле буяу табып китерде, частьтагы балта осталары янына барып килде. Көннәрнең берендә без ату занятиесен әлеге иптәш ясаган яңа өйрәнчек снарядлар белән башладык. Өч-дүрт төрле буяуга буялып эшләнгән бу снарядлар һәм төсләре, һәм формалары белән нәкъ боевой снарядлар шикелле иде. Алай гына да түгел, алар авырлыклары ягыннан да боевой снарядлардан бик аз гына аерылалар, чөнки аларның эчләренә чуен кисәкләре тутырылып эшләнгән иде. Аларга караган саен карыйсы килә һәм алар белән атарга өйрәнү дә кызык иде.

Менә дошманга ут ачарга команда булды. Әлеге иптәш үз урынына килеп басты һәм үзе ясаган снарядларны кулына алып, бирелгән команданы кабатлады,

— ... Заряд полный, взрыватель осколочный!..

Аның тавышы гадәттәгедән дә ачыграк, көчлерәк, күтәренкерәк иде. Һәм бөтен урманны яңгыратып торган бу тавыш, канлы көрәш барган фронттагы орудие тавышлары белән гүяки бергә кушыла шикелле иде. Башта безнең батареяда ясалган бу өйрәнчек снарядлар тиз арада башка подразделениеләргә дә таралдылар. Бездән күчергеч алып алар да шундый матур, пөхтә снарядлар ясадылар. Бер вакыт батарея командиры инициатива турында безнең белән беседа үткәрде. Шул чакта ул әлеге өйрәнчек снарядларны кулына алып, алар- ны әйләндерә-әйләндерә безгә сөйләде,

— Күрәсез, гади бер иптәш, гади агачтан юнып ясаган моны. Ул гади буяу белән буялган, биредә бер дә искитәрлек нәрсә дә юк шикелле, ләкин без бу снарядларда хезмәт эзләре, иҗат көчләре һәм сугыш белемен тырышып өйрәнү теләкләре күрәбез. Бу файдалы эшнең инициаторы сезнең үзегезнең арада. Ул — Нурый Шакиров! — диде. Без бөтенебез дә Нурыйга борылып карадык. Безнең бу каравыбыз аны бу вакытка кадәр күреп белмәвебездән түгел, юк, без аны көн саен күрә идек. Безнең бу каравыбыз аның булдыклылыгына, үзен таныта алуына кызыгуыбыз иде.

Хәтеремдә ачык калмаган, шушы беседадан соң бер атна үтте микән, юк микән, полк командованиесе әлеге инициативасы өчен Нурыйга рәхмәт белдереп приказ чыгарды. Әлбәттә, озак та үтмәде, безгә заводларда эшләнгән махсус өйрәнчек снарядлар да алынды. Ләкин аңар карап Нурый ясаган снарядлар да ташланмады, һәм инициатор исеме һаман да анда калды, чөнки без ул снарядлар белән шактый нык өйрәнгән идек инде.

Мин аның командование тарафыннан макталуына аз гына көнли идем һәм,

Нишләп соң бу минем башыма килмәгән, — дип борчылып та ала идем. Хәер, болай җиңел генә көнләү бер миндә генә түгел, ул башкаларда да бар иде бугай. Гомумән, андый булдыклы кеше күңелдә үзенең бер яхшы эзен калдыра бит ул, аны гомер буе рәхәтләнеп искә алып йөрисең. Нурый турында да мин нәкъ шулай идем. Безнең запас полктан фронтка киткәнебезгә күп вакыт үтте инде. Без әллә кайларга таралдык. Әмма мин Нурыйны һич кенә дә оныта алмыйм, хәтта кулыма газета алу белән, үзем дә сизмәстән, иң элек орден алучылар исемлеген карап чыгам. Миңа ни өчендер шулар арасында Нурый да булыр кебек тоела. Хәзергә әле аның исеме күренми күренүен, ләкин мин аның күренүенә бик нык ышанып йөрим. Андый кеше ай янындагы якты йолдыз кебек бер көнне калыкмаса, икенче көнне калка ул.