Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. КАМАЛ ҮЛМӘДЕ ҺӘМ ҮЛМӘС

Татар җәмәгатьчелегенең аңын үстерүче, татар халкын прогрессив идеяләр тирәсенә туплаучы, аңарда Уяну һәм яңару чоры ачучы, ниһаять, башка халыклар белән бергә, барыннан да элек, бөек рус халкы белән бергә, аның дуслыгы һәм туганнарча ярдәме аркасында, 1917 нче елгы социалистик революцияне ясауга татар халкын объектив рәвештә хәзерләүче күп кенә тарихи кешеләр бар. Безнең халкыбыз бу исемнәрне үзенең җылы күңелендә мәңгелек дан белән төреп киләчәккә алып бара. Әнә шул якты исемле тарихи шәхесләрнең берсе — Галиәсгар Камал. Бу исем безнең халкыбызның культура, фикер үсеше тарихында гаять зур роль уйнаган һәм роль уйнаучы бөек исем. 1905 нче елгы революциядән соң башланып киткән реакциянең караңгы елларында, күп кенә кайнар башлы кешеләр, үзләренең кыйблаларын югалтып, адашып калган көннәрдә, мөртәтлек һәм сары иблис — сары алтын белән килешеп яшәү идеяләре күкләргә чөелеп пропагандалан- ган бер чорда, Габдулла Тукай белән Галиәсгар Камал, аерылмас ике дус, мәсләкләрен югалтмыйча, хезмәт ияләрен агарту юлында армый-талмый эшләделәр. Кеше хакын талап, алдашып мал җыйнаучы комсыз татар байларыннан көлделәр, аларның дүрт стена арасына качып эшли торган барлык махинацияләрен, барлык әчеле-төчеле якларын кояш яктысына чыгарып фаш иттеләр. Бу байларның тәлинкәләрен ялау хисабына аларны мактаучы, фәхешлекне һәм милли чикләнгәнлекне гимн дәрәҗәсенә күтәреп җырлаучы салам сыйракларны утлы сатира әсәрләре белән көйдерделәр. Чынлап та, Печән базары чатында милли кәләпүшчеләр һәм милли гайбәтчеләр армиясе мәрхәмәтсез бер өер булып, аларча атламый торган һәрбер кешенең итәгеннән, этләрчә, хәл итеп тешләргә торган заманда, мондый өерләргә исләре китмичә, үзенең дөрес дип тапкан юлыннан әкрен генә атлап йөри бирүче Галиәсгар Камал бүген безне бер генә түгел, мең мәртәбә сокландыра. Г. Камалның иҗаты гаять бай һәм күп кырлы. Ләкин барыннан да бигрәк һәм барыннан да элек, без аны татар әдәбиятында комедия тудыручы классик драматургыбыз итеп беләбез. Г. Камал — татар театрының нигезе, театрның балачагы һәм өлгерүе. Ул аның өчен беренче пьесаларын язды һәм ул аның якты традицияләрен мәңгеләштерде. Әле бүген дә, шаулаган совет тамашачылары арасында, яшьләр, студентлар, укымышлылар һәм зыйфа буйлы совет офицерлары арасында Галиәсгар абзыйның шат күңелле рухы йөридер төсле. Менә ул безнең белән спектакль карый, безнең белән антрактка чыга, безнең белән залда әйләнеп йөри, безнең уңышлы премьерабыз өчен шатлана, кимчелекләр өчен көенә. Галиәсгар Камалның драматургиясе турында сөйләгәндә, гадәттә, аның оста тәнкыйтьче художник булуын, комсызлыктан, түбән җанлылыктан ачы көлүен күбрәк күрсәтәләр. Дөрес, Галиәсгар Камал кешенең тискәре якларыннан ачы көлә, аларны тәнкыйтьли. Ләкин шуның белән бергә Г. Канал кешенең кешелек достоинстволарын да күрә, аларны төсмерли һәм аларга соклана белә. Бәхетсез егет пеьсасында Камилә исемле 18 яшьлек бер асрау кыз бар. Пьесада әллә ни күп катнашмый, авыр драматик йөк алып бармый бу кыз. Менә шул асрау кызның бер монолыгы бар. Бу монологта кыз үзенең бае, бай малайлары, бай кызлары һәм үзенең приказчик Габдрахманга булган гыйшкы турында фикер йөртә. Икеләнеп тә куя, имештер, приказчик Габдрахман бай кызына әйләнәм дип әйтә, ди. ...Бай дигәч тә бик исләре киткән, берсенең дә миннән артык җирләре юк. Кулларыннан бер тиенлек эш килми, көне-төне эһик-мөһик, әни башым авырта, әни, тышка чыгасым килә, әни, минем бу калфагым искергән, әни, миңа гармонь итәкле күлмәк тектерик! дип кыланып, аналарына иркәләнгән булып яталар. Косарсың килешләренә! Кеше ашаган аш ярамый, кеше кигән кием ярамый... ә үзләренең кулларыннан бер тиенлек тә эш килми. Берсенең дә бездән артык җирләре юк. Мин үземне аларның кырыгына да алышмам!. Мин үземнең аларның кырыгына да алмашмам!— менә бу кыска фразада хезмәт иясе кешенең, баш хәреф белән әйтелә торган Кешенең, М. Горький әйтмешли, горур яңгырый торган Кешенең куанычы ята һәм Г. Камал, художник буларак, дөньяның киләчәк шатлыгын әнә шул Кешеләрдә күрә.

Димәк, Г. Камал тәнкыйтьләүче генә түгел, ул дөньяның якты якларын да төсмерли һәм күрә белүче кеше. Ул шәфак җырчысы булуы белән бергә таң җырчысы да! 1917 нче елда әнә шул асрау кызлар, „кухарка малайлары", большевиклар партиясенең җитәкчелеге астында, урамнарга ташландылар, кыланчык бай балаларына карата ун еллар буена җыелып килгән нәфрәтләрен лозунг итеп кычкырдылар, эшче һәм крестьяннарга социалистик революция ясашырга булыштылар. Кешелек дөньясының гасырлар буенча тилмереп көткән таңы туды— Россиядә бөек социалистик революция булды. Г. Камал бу тарихи вакыйганың эчендә булды һәм ул революциянең беренче көннәреннән үк үзен һәм иҗатын, бөтенләе белән, революциягә тапшырды. Вак буржуа укымышлылары һәм шул катлаудан чыккан язучыларның күбесе өчен тарихи котылгысыз булган икеләнү, тирбәлү чорын Г. Камал кичермәде. Анда булган сау һәм сизгер инстинкт аңа революциянең тарихи көчен тизлек белән аңларга ярдәм итте. Революциянең беренче көннәреннән башлап Г. Камал үзенең иҗатын бу яңа дөньяга хезмәткә борып җибәрде. Пьесалар белән бергә без аның көндәлек матбугатта утлы шигырьләр белән чыгуын күрәбез. Чөнки революция тиз эшләүне, дәртле итеп, ялкынлы итеп эшләүне таләп итә иде, Г. Камал, революциянең бурычларына туры китереп, үзенең иҗатын да әнә шул юнәлештә үзгәртеп корды. Берләшегез, бөтен дөнья эшчеләре! дигән лозунгны — татар әдәбиятында беренче башлап кафиягә салучы, шигырьгә кертүче, шигыри мотив итеп җырлаучы кеше Г. Камал булды. Шуның белән бергә ул революция таләп иткән һәрбер эштә, совет властеның беренче учреждениеләрендә, газета редакцияләрендә җиң сызганып эшләргә кереште. Керешеп кенә калмады, гомеренең ахыргы чигенә кадәрле революциягә турыдыклы һәм хыянәтсез булды. Шуңа күрә, Г. Камал турында сөйләгәндә, аның бөтен әдәби һәм фәлсәфи матурлыгы белән бергә, аңардагы турылык, хыянәтсезлек матурлыгы турында да сокланмыйча әйтеп булмый.

НЭП казаны! Ялгышу, муеныңнан бату өчен ничаклы мөмкинлек бар иде монда! Ләкин Г. Камал НЭП казанына күмелеп, пычыранмады, ул совет казаны кешесе булып калды һәм совет казанында эшләде. Аның 30 еллык хезмәт бәйрәме уңае белән татар эмигрантларының аны котлауларына каршы язылган хатында ничаклы ачыклык һәм ничаклы ачу бар. Юк, алар материалыннан түгел иде ул һәм алар белән үзен түгел, каберен дә якын итәргә теләмәде. Татар әдәбиятында әнә шундый турылыклы кешеләр, художниклар булуын белү рәхәт һәм күңелле! Кайчандыр Галиәсгар Камал үтеп йөргән урамнардан үтеп, бүген аның исемендәге Дәүләт Академия театрына барып спектакль карау рәхәт һәм күңелле! Аның бай әдәби мирасына ия булу, бу мирасны укып кичәген өйрәнү һәм бүгенге көрәшкә рухлану рәхәт һәм күңелле! Г. Камал үлмәде һәм үлмәс тә. Андый зур кешеләр туалар гына алар, үлем алар өчен түгел. Бүген, кичәге дөньяның барлык калдык-постыклары, барлык сволочьлары ияле һәм иясез этләре, фашистик өер булып, безнең яшь ватаныбызга ташланган бер чорда, Г. Камалның ачы сатира уты белән тулган матур юллары аеруча әһәмияткә ия булып торалар. Г. Камалның эчкерсез һәм ахырына кадәрле турылыклы образы безнең сафларыбызда бара, безнең белән бергә көрәшә.