Логотип Казан Утлары
Парча

МАЛАЙ БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

(Парча)

Ул малайның күзләреннән ут чәчелеп тора төсле.

— Мин сезгә Гитлерны капчыкка салып китерермен, валлаһи, китерермен,— ди ул, шаярып түгел, чын ихласы белән, үзе ышанып һәм безне ышандырырга тырышып әйтә. Әгәр җибәрсәң бүген үк Берлинга чыгып китәргә әзер тора.

— Я, аласызмы? Алыгыз инде,— дип тыкырдата, төпләбрәк уйларга да урын калдырмый. — Нәселем начар түгел, курык- магыз, атам да, агам да Кызыл Армиядә, агам разведчик, — дип, бер дә сорамасак та, чыгышын, нәсел- нәсәбен, күрше-күләнен, туган-тумачасын мактап китә.

— Теләсә кемнән сорагыз, барсы да мин сөйләгәнне әйтер... Алыгыз дип кенә әйтерләр.

— Анаң бармы?

— Бар.

— Бәрәңгегез бармы?

— Бар.

 — Икмәгегез?

— Җитәрлек.

— Утыныгыз бармы?

 — Утыныбыз да бар.

— Атыгыз?

— Ат?... колхозда. Нишләп булмасын.

 — Шулай булгач, ни җитми?

— Җитә.

— Ник соң кычытмаган җиреңне кашып йөрисең, ашап эчеп, җылы өеңдә рәхәтләнеп тик ят.

— Тик ятудан ни файда бар соң? Тик ятканчы мин сезгә Гитлерны тотып китерермен. Я, аласызмы инде?

— Юк, энекәш, яшьрәк әле син,— дим мин.

— Мин үскәнче бетәр бит ул,— дип, ул миңа текәлеп карап тора.

— Нәрсә бетәр?

— Нәрсә? Сугыш.

 — Бетсә соң... бик яхшы.

 — Ә, Гитлер?

— Гитлер... Ул да бетәр.

— Бетүен-бетәр дә...

 — Ә соң нәрсә кирәк?

— Мин тотып китермәм бит.

— Син китермәсәң атаң, абыең китерер.

— Менә мин шуннан куркам да шул. Минем абыем бер генералны тотып китерде инде.

— Яхшы, алай булса бик яхшы.

— Да, яхшы... Аның өчен.

— Ә, сиңа?

— Я... алыгыз инде?

— Тукта, тукта. Боргаланма. Аңа яхшы, ә сиңа ник яхшы түгел?

— Тик... мин...

— Нәрсә син?

— Гитлерның үзен тотармын,— дип язган идем аңа.

— Әәә... менә ничек!

— Шулай шул, мич башында ятсаң тотып булмый ич аны... Я аласызмы инде?

Хәрәкәттәге армия.