Логотип Казан Утлары
Хикәя

МАЛАЙ БЕЛӘН ЭТ

Хикәя

Без барыбыз да бер яшьтәрәк. Бик яшь тә түгел, ләкин карт дип әйтеп карасыннар иде әле безгә...

Әйе, карт түгел, әмма һәркайсыбызның өендә хатыны, бала-чагасы бар. Безнең ярты күңел биредә булса, яртысы алар янында. Без хәзер фронтка якын гына бер җирдә резервта торабыз. Димәк, вакыт күп, ә эш юк. Дөрес, әллә нигә бер фриц дигәнең килеп, безнең өскә бомбалар ыргытып киткәли. Ләкин, без инде аңа күнеккән. Аның белән генә безнең исне китәрә алмый ул.

Тышта яз. Ягачлар чәчәктә. Өй кыегында — сыерчыклар. Һавада — тургай. Шундый тыныч, шундый рәхәт, якында гына сугыш барадыр, кешеләр кырыладыр, дип һич кенә дә ышанасы килми. Ә бит, әле кичә генә диярлек безнең өстә туп ядрәләре үкерә иде; үлем дигәнең, үкчәгә баса-баса, арттан ияреп йөри иде; ә бүген, барсы да әкренләп онытыла башлаган, ә иртәгә, бәлки бөтенләй дә онтылыр. Кеше дигәнең шундый итеп яратылган инде ул. Кайвакыт без шулай, яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да, кесәдә ауный-ауный тетелеп беткән иске хатларны, карточкаларны чыгарып, татлыдан да татлырак истәлекләргә чумабыз. Бу безнең өчен зур бер юаныч була.

Безнең икенче юанычыбыз — бер малай. Без тора торган ишек алдында өч-дүрт яшьлек бер малай бар. Кап-кара күзле, озын керфекле, түгәрәк йөзле чибәр генә бер татар малае. Ишек алдына чыксак, барыбызның да күзе шул малайда. Барыбыз да аңа гашыйк. Барыбыз да аны үз малаебызга ошатабыз. Без, татарлар, ошатабыз икән, моның әле беркадәр нигезе бар, чөнки ул татар малае. Ләкин безнең белән руслар да, хәтта латышларга хәтле, елтыр күзле бу чибәр татар малаен кайтөше беләндер үз малайларына ошатып, аның өчен үлеп китәргә торалар. Кыскасы, малай безнең кулдан төшми. Барыбыз да аны эләктереп алабыз да, ай-ваена карамастан, әле битеннән, әле иягеннән, әле маңгаеннан үбә башлыйбыз. Мескен бала үпкән җирләрне сөртеп өлгерә алмый. Алты-җиде балага тиешле ата мәхәббәте бичараның бер үзе өстенә төшкәч, шактый авырга килә булса кирәк. Малай һәр көн иртүк бабасы белән бакча казырга чыга. Аның артыннан, күләгә шикелле тагылып, өч аяклы бер эт килеп чыга. Гади эт дип уйламагыз аны. Ул инде, ике-өч тапкыр бомбежкага эләгеп, арт аягын өздергән. Немец солдатлары аны бер тапкыр атып ташлаганнар инде. Ә ул әле һаман исән! Исәнгенәме соң! Ул — гашыйк! Безнең шикелле, ул да малайны үлеп ярата. Ялар икәүләп бабаларының аяк астында өзлексез чуалалар. Карт үзен тәмам алар ихтыярына тапшыра. Малай, бабасының аякларына асылынып, муенына атланып, сакалын тартып, әллә ниләр кыланып бетә. Ә эт, аның шатлыгын уртаклашып койрыгын болгый-болгый, малай тирәсендә өч аяклап сикеренгәли. Менә малай бабасына башын ияргә куша. Алар бүрекләрен алмашып кияләр. Малайның матур башы бүрек эченә бөтенләй чумып китә. Ул бер кия, бер сала, ләкин бүрекне һич ничек ярата алмыйча (зур, авыр!), үзенекен сорап ала да, баш очына гына эләктереп куеп, бабасыныкын җиргә атып бәрә. Эт, шуны гына көтеп торган кебек, бүрекне эләктереп алып, әллә кая илтеп туфракка күмеп килә. Без көлешәбез. Малай да шырык-шырык көлә. Эт тә бәлки көлә торгандыр. Бабасы, малайны куып киткән булып, бер урында тыпырдап тора башлый. Ә, малай, абынып егылганга кадәр, артына да борылып карамыйча йөгерә. Эт үзенең кечкенә дусты өчен үлеп тора. Бомбо-убежищега да алар бергә төшәләр. Немец самолетларының гүләвен ишетү белән эт койрыгын бот арасына кыстырып куя да, артына ялт-йолт карый- карый, алдан чаба, ә малай алпан-тилпән аның артыннан йөгерә. Эчкә кергәч, эт, бөтерелеп аның аяк астына ук ята, колакларын торгызып, бомба гөрселдәгән саен сискәнеп, дустының зур, кара күзләреннән үзенең акыллы күзләрен ала алмыйча карап ята. Фриц киткәч, бабасы аларны тагын алып чыга. Икенче бомбежкага кадәр алар тагын шулай уйнап йөриләр.

Без, бишәү, эттән көнләшәбез. Чөнки малай аны керсез күңелдән ярата, ә безне кулыбыздагы шикәребез, печениебез беткәнчә генә ярата да, беткәч зарыга башлый, ул да түгел тибешергә, тырнашырга тотына. Ә без аны йомарлап алабыз да, бот арасына кыстырып, көчләп-көчләп сөябез, кочаклыйбыз, үбәбез, — бирелгән Ибрай Газый печеньенең, шикәрнең хакын чыгарабыз. Ләкин безнең бу матур күңелле тормышыбыз бер көнне фаҗига белән бетте. Малайны бомба кыйпылчыгы бәреп үтерде. Бу турыда язу миңа шул кадәр авыр, хәтта менә хәзер, инде берничә ай үткәннән соң да, минем күзләремә яшь тула.  Көндәге шикелле, бүген дә ул кыңгыраудай күңелле чыңгылдап йөргән иде. Без өйдә ашапмы, укыпмы утыра идек. Кинәт бомба шартлап ярылды. Тәрәзә пыялалары чәчрәп чыктылар, түшәмнән шыбырдап туфрак коела башлады, буфет өстендәге чынаяклар идәнгә сикерештеләр. Без утырган җиребездә каттык та калдык. Бомба күтәргән куе тузан таралгач, чыгып карасак, балачыгыбыз ишек алды уртасында, кан эчендә чайрап ята. Ә эте, күзләрен мөлдерәтеп, аның янында басып тора. Баланы тиз генә күтәреп алдык, ләкин... соң иде инде.

Ничек күмүебезне, этнең ничек бәргәләнеп йөрүләрен, картның үксеп елавын яза алмыйм мин хәзер. Каләмем күтәрелми минем. Тик, бичара эт тә үзенең дустыннан соң озак яши алмады. Ул, өзлексез шыңшып, Кая куйдыгыз минем кечкенә дустымны? дигәндәй, моңлы күзләрен безнең күзләребездән ала алмыйча, җан көеге булып берничә көн бәрелеп-сугылып йөрде дә, бер көнне каядыр китеп, күздән югалды. — Кайгысына чыдый алмыйча, баш ташлады ахры, бичара, — дип, аның югалуына сәбәп тә табып куйган идек инде. Ләкин бер көнне иртән без аны дустының кабере янында үлгән килеш таптык.