Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРЬЯМ

Бөтен совет халкы немец-фашист басып алучыларына каршы изге көрәшкә күтәрелде. Рус, украина, белорус һәм башка милләтләр белән бергә, татар халкының да данлыклы уллары һәм кызлары батырларча сугышалар, Октябрьда сугышып алган ирекне, социалистик Ватанны немец вәхшиләреннән саклау өчен үз-үзләрен кызганмыйлар. Нәкый Исәнбәт иптәш Мәрьям пьесасын әнә шул боек көрәшнең бер героик эпизодын, батыр көрәшчеләрен Һәм дошманның ерткычлыгын күрсәтүгә багышлаган.

Пьесада вакыйга нигездә кыр мед. пунктында бара. Кызыл Армиянең вакытлыча чигенү моментында туган хәлләр бирелә. Немец-фашист гаскәрләренең безнең җиргә басып керүләренә каршы Кызыл Армия батырларча каршылык күрсәтә, совет патриотлары — колхозчылар, партизан отряды оештырып, дошман тылында көрәш ачалар. Совет кешеләре иң авыр минутларында да мораль өстенлек, рухи ныклык күрсәтәләр. Үлем дә куркытмый аларны, үлемгә чирканып карый, ватаннары өчен батырларча үлә беләләр.

Менә татар халкының кызы Мәрьям. Сугышка чаклы ул ирекле тормышта иркәләнеп, шат бәхетле үскән. Бу тыйнак, сабыр характерлы, мәхәббәт романтикасы белән чолганган кыз сугыш башлану белән үзгәреп китә, укытучылык эшен калдырып, изге җиребезне немец басып алучыларыннан саклаучылар сафына баса. Ул кыска вакыт эчендә зур сынау үтә һәм сугышта чыныга. Ул, сугышчыларны үлемнән коткарып, батырлык күрсәтә. Фашистлар кулына эләккәч тә какшамый, шыңшымый, үлемне горур торып каршы ала.

Мәрьямне асарга хәзерләнүче ерткыч немец ефрейторы Иоһан Мәрьямнең каушавын, тез чүгүен, ялынуын көтә. Ләкин батыр кыз тез чүкми, дар агачы янында басып торган хәлдә, биеклектән түбән карап, үткен, горур күзләре, туры сүзләре белән чирканыч ефрейторны көйдерә. Фашист солдаты, яшь совет патриоткаемның бу рухи көчен күреп, тетрәргә мәҗбүр була. Аеруча менә бу күренештә драматург совет кешесенең рухи байлыгын, өстенлеген, немец юлбасарының түбән җан, вәхши булуын гаҗәп оста чагылдырган. Без Мәрьям образына совет кешесенең дошманга ничаклы көчле нәфрәт тойгысы белән януын, үз иленә, халкына ничаклы көчле мәхәббәт яшәвен ачык күрәбез.

Фашистлар Мәрьямне аскан вакытта да, аның иң соңгы сүзләре Ватан, туган җире, туганнары турында була. Ул туган иле ягына карап: Юк, минем илем бу якта. Хуш, әни! Газиз туган халкым! Күземнең соңгы нуры сиңа булсын! Соңгы сулышым синең белән тынсын! — ди.

Пьесада Мәрьям образының үзәк урын алуы, укучының, тамашачының мәхәббәте аңа юнәлүе дә очраклы түгел, әлбәттә. Ул шактый киң гәүдәләндерелә. Ләкин, шулай да, Мәрьямнең характеры, эчке кичерешләре, рухи байлыгы бөтен тулылыгы белән ачылган, дип әйтеп булмый. Мәрьямнең мәхәббәте, шәхси тормышы, узган юлы ачылып җитми, бигрәк тә Булатка булган мәхәббәте сүлпән, тонык бирелә, бу образ Ватан сугышында искитәрлек батырлыклар күрсәткән меңләгән Мәрьямнәрнең җиналма монументаль героик образы булудан ерак тора әле.

Шулай да авторның бу беренче омтылышын, татар халкы үстергән батыр кыз образын гәүдәләндерүдәге беренче кыю адымын канәгатьләнү белән каршы алабыз. Мәрьям пьесасында хыянәтче, кара елан Захар һәм немец ефрейторы Иоһан образлары чынбарлыктагыча гәүдәләндерелгәннәр, автор бу дошман образларының характерлы сыйфатларын оста чагылдырган. Яларга карата бездә дошманлык хисе, нәфрәт, чиркану хисе генә уяна. Болар әдәбиятта кабатланмаган оригиналь образлар.

Нәкый Исәнбәт иптәш дошманның ерткычлык сыйфатларын, кабахәтлеген күрсәтүдә тиешле художество чараларын таба алган булса да, Кызыл Армия командиры Булат, кызылармеецлар Иван һәм Туш һәм партизан образларын гәүдәләндерүдә иҗат мөмкинлекләреннән колач жәеп файдалана алмаган. Булат, Иван, Тушларның көрәше һәм партизаннарның бөек көрәшләре, характерлары чынбарлыктагыча бөтен катлаулылыгы, тирәнлеге белән бирелми. Без командир Булат образында немец генералларын тез чүктергән, кан эчкеч Гитлер бандалары өерен тар-мар итүче данлыклы батыр кызыл командирларыбызның образын күрмибез. Булат артык чәбәләнүчән, күп сүзле, таркау кеше.

Ул, сугыш кискен вакытта, үзеннән югары командирының боерыгын үтәү урнына, бәхәскә керә. Шәхси тормышында ул ниндидер бер неудачник итеп бирелә. Яның хатыны башка иргә киткән, баласы чит кеше кулында. Булатның Мәрьямгә булган мәхәббәте дә аның рухи фәкыйрьлеген генә характерлый. Явтор аларның мәхәббәтен саф, тигез, тирән хискә бәйләнгән, югары мәхәббәт, дип әйтмәкче була. Асылда ул алай булып чыкмаган. Булатның мәхәббәте җенеси, эротик җепләргә генә бәйләнгән. Ул кайчандыр Мәрьямне сөеп йөргән, ләкин аның, имеш, юаш булуы өчен генә Мәрьямнең мәхәббәтен киреҗаккан. Менә сугыш шартларында алар тагын очрашканнар да, элекке хисләр яңадан кузгалганнар. Примитив мотив һәм пьесада ышандырырлык төпле нигезе дә юк. Иң уңышсыз образларның берсе

— Туш образы. Ул ялганчы, семулянт, паникер һәм хыянәтчелеккә барып җиткән куркак җан итеп бирелә. Ул хәнҗәр астында, куркыту аркасында гына сугышка керә. Мондый типларның булуы мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Ләкин ул шул кадәр кабартылып һәм карикатура төсендә бирелә ки, гомумән кызылармеецларның чын сыйфатлары турында ялгыш фикергә урын калдыра, реаль чынбарлыктан, табигый хәлләрдән ераклаштыра. Тушка каршы куелган Иван образы да бу хәлгә ачыклык кертми. Мәрьям пьесасының иң йомшак ягы да шунда — данлыклы Кызыл Ярмиянең сугышчыларын тулы канлы итеп, героик сыйфатларын, мораль-рухи көчен бөтен тирәнлеге белән гәүдәләндерелмәвендә, кешеләрнең психологик тирәнлеген ачып, көчле характер — образ итеп бирү урнына, вакыйганың, драматик коллизияләрнең еш кына тышкы күренешләре белән чикләнүендә. Янда бары тик Мәрьям образы гына аерылып тора, истә кала. Автор Мәрьямне трагедия дип атаган. Ләкин үзенең эчтәлеге, драматик эшләнеше белән ул трагедия түгел, әлбәттә; ахыргы өлеше генә трагедияле хәлләргә якын килә, кин баштагы пәрдәләре урны-урны белән комедиягә, урны-урны белән мелодрама әсәренә тартым. Пьесаның кереш өлеше — экспозициясе кирәксезгә артык сузылуын да тергә кирәк.

Н. Исәнбәт талантлы һәм үзенчәлекле драматург. Темага, териалга аның үзенчәлекле подход хис итүе бар. Ул кеше характерын, эчке кичерешләрен ачуга зур игътибар биреп иҗат итүче. Аның һәр пьесасында схемадан, стандарттан, кабатланудан саклану сизелә. Һәм бу — язучы өчен бик кыйммәтле сыйфат.

Дөрес, Н. Исәнбәт тудырган образларда схематизм бөтенләй юк, дип әйтеп булмый әле. Булат, Туш һәм Иван образлары схематик бирелгәннәр. Бу, билгеле, драматургның бу образларның характерын сиземләп, аңлап бетермәвеннән, сугыш темасын, материалын тирәнтен өйрәнеп, иҗад рамкасында хис итеп җиткермәвеннән килгән. Н. Исәнбәт иптәшнең Ватан сугышы темасына яңа драматик әсәр тудырырга омтылышын котлап каршы алабыз. Киләчәктә ул Ватан сугышына багышланган тагын да көчлерәк, тулы канлырак яңа әсәрен тудырыр, дип ышанабыз. Сүз уңаенда, Тат. Дәүләт Академия театрындагы Мәрьям постановкасы турында да әйтеп китәргә кирәк. Дөрес, ул постановка турында күп нәрсә әйтергә туры килми. Чөнки узган сезонда театрның иң эшләнмәгән постанозкасы Мәрьям булды. Театр коллективы пьесаның йомшак якларын төзәтү, яхшы уеннары белән тулыландыру өстендә бик аз эшләде. Киресенчә, режиссер, Туш кебек образларның уенын артык куертып, пьесаның кимчелекле ягын тирәнәйтте генә. Бигрәк тә командир Булат роле аеруча сүлпән, төссез, җансыз башкарылды. Шулай ук постановканың оформлениесе дә фәкыйрь иде.

Һәр пәрдәсендә диярлек без бер карт агач төбен генә күрдек. Яктылык, тавыш эффектлары бөтенләй диярлек кулланылмады. Сәхнәдә катлаулы сугыш обстановкасы, гомуми киеренке настроение сизелерлек күрсәтелмәде. Пьесаның беренче пәрдәләре комедия планында уйналса, соңгы пәрдәләре, моңа капма-каршы, гади драма агышы белән барды. Биредә стиль берлеге турында әйтеп тә торасы юк. Без бу постановкада режиссерның аз уйланганлыгын, иҗади эзләнүгә игътибар итмәвен генә күрдек. Сугыш сәнгать һәм әдәбият каршында яңа таләпләр куйды. Ватан сугышы чорында безнең сәнгать һәм әдәбият тормышка тагын да якыная төште, сәнгатьтәге дөреслек һәм фальшь мәсьәләсе тагын да кискенрәк килеп басты. Безнең язучылар һәм сәнгать эшчеләре Ватан сугышының зур эпик темаларын эшләгәндә, еш кына, тышкы күренешләр, җиңел эффектлар, вак, ярдәмче детальләр белән мавыгалар. Җанлы материаллары, тормыш фактларын тирәнтен аңлау, хис итү, бай күзәтүләр җитешмәгәндә, күбрәк шаккатыргыч, эксцентрик положениеләр, кызыклы конфликтлар эзләргә тотыналар. Мәрьям постановкасында да зур темага урны-урны белән әнә шундый мөнәсәбәт булганлыгы сизелә. Нәтиҗәдә зур тема ваклана, тиешле югарылыгында күрсәтелми кала.

Бөек Ватан сугышы темасына багышланган пьесалар бездә бик аз әле һәм булганнары да бик җиңелчә язылганнар, хәзергә катлаулы, кискен чынбарлыкны тирән һәм тулы итеп чагылдырмыйлар. Бөтен кимчелекләренә карамастан беренче пьеса итеп, темасы кыю алынган һәм Мәрьям кебек уңышлы, Захар һәм Иоһан кебек оригиналь образлар биргән Мәрьям пьесасын телгә алырга туры килә. Немец шакшыларына каршы нәфрәт хисе, Ватанына карата көчле патриотик хис белән янган совет халкы Ватан сугышы темасына чын сәнгатьчә эшләнгән көчле сәнгать әсәрләрен көтәләр, аларда Кызыл Армиянең бөек көрәшен, мәңге онтылмаслык җиналма героик образларны күрергә телиләр. Бу бурыч — драматурглар һәм театр эшчеләре тарафыннан әле үтәлмәгән, ләкин һичшиксез үтәлергә тиешле бурыч булып тора.