Логотип Казан Утлары
Шигърият

НУРИ АРСЛАНОВ ШИГЫРЬЛӘРЕ

БӘХЕТ ҺӘМ ТЕЛӘК

Төн. Явыл тып-тын.

Чү, яңгыр килә.

Ерак-ерактан күкрәү ишетелә,

Таллар, усаклар, җилгә чайкала,

Ахырсы күктә болытлар ага.

Җил, белән бергә Зөбәрҗәт кайтты,

Ул көлә-көлә тәрәзә какты:

 — Ач, апа, тизрәк, җил-яңгыр килә,

Чыланмас борын керим мин өйгә.

Ишек ачылды, ул өйгә керде;

Кинәт яктырып яшен яшьнәде,

Шунда бу кызның кара чәчләре,

Карачкыл йөзе ачык күренде.

Ярым да шулай Давылга каршы

Ул язгы җирдәй карайган иде,

Сылу камыштай нечкә төз билле...

Кинәт яктыда көлде, елмайды,

Энҗе тешләре күренеп калды.

Яшен чагылды якты күзендә,

Шатлык яңгырады әйткән сүзендә:

— Нинди бәхетле, үп мине, җаным.

Яңгырда бер дә чыланмый калдым.

 Трактор белән туктаусыз сөреп,

Эшем үтәлде вакытыннан элек.

Юлымда уздым җилне-давылны,

Ике атлауда җиттем авылны,

Кара төннәрдә барган чагында, сын,

Ялган бурычын үтәп чыга алсын.

 

ҮТЕП БАРЫШЛЫЙ

Басу капкасыннан үтеп кердем,

Бер якта күл, авыл бер якта.

Рәхәт булып китте, изүемнән

Салкынча җил керде кочакка.

Зәңгәр күктән ап-ак болытларның

Шәүләләре суга төшкәннәр,

Күл буенда яшел, сылу таллар

Ботакларын иеп үскәннәр.

Яшел палас булып, җиргә ятып

Чирәм үскән авыл түренә,

Киң урамда, ерак аргы очта

Ак канатлы казлар күренә.

Авыл кешесенең күңеле кебек

Киң һәм иркен авыл урамы,

Ике яклап йортлар итәгеннән

Сузылып киткән аның юллары.

Кое тора күккә муенын сузып,

Ул урнашкан шунда түрдәрәк,

Сыңар чиләк кое бурасына

Түнтәрелгән никтер үпкәләп:

Ул зарыгып көтә су алырга

Көянтәле кызлар килгәнен,

Чөнки белми чиләк, бу вакытта

Кешеләрнең эштә икәнен.

Дошманнан үчен алган чагында

Туган ил өчен утка кергәндә,

Җил-яңгыр тими, чыланмый кал

Менә алтын түшле әтәч чыкты

Салмак атлап урам чатыннан,

Мине күргәч туктап карап торды

Исе китмәгәндәй тамак кырды,

Аннан эзләп чибәр тавыкларын

Кереп китте капка астыннан.

Урам тып-тын, берәү дә юк анда,

Тирән уйга чумып ул тынган...

Чү, чирәмгә аякларын бөкләп

Бер кечкенә кеше утырган.

Кеше — нинди якын, жанлы исем,

Горурлык бар аның намендә!

Капка төбендәге бер саби да

Хәят биреп утыра авылга.

Тирәсендә аның чыелдаша

Күк канатлы сары бәбкәләр;

Өстендәге зәңгәр күлмәгенә

Бизәк булган яшел тәнкәләр.

Тынычлыгы качкан ана казның:

Берәр бәла килмәс микән—ди,

Шаярам дип ялгыш бу бәби дә

Бәбкәләргә тимәс микән, — ди.

Ул бер муенын сузып, өссләп килә,

Бер күтәреп башын кычкыра,

Бер читкәрәк китә, тынган була,

Артка үтә, алга бер чыга.

Кинәт авып китте саби шунда

Ике якка җәеп кулларын,

Каз ташланды аңа, аңламыйча

Начар ният белән булмавын

Мондый хәлнең, ләкин түзеп калды:

— Саби бит ул, — диде, — тимәде,

Алып кына китте бәпкәләрен:

Үч алырга кирәк”, —димәде,

Шунда йортның ябык тәрәзәсе

 Көтмәгәндә ачылып китте дә,

Ап-ак чәчле бер карт ана миңа

Дәште: Улым, болай син нигә

Туктап калдың, кем син, кай илләрдән

Безгә туган тиеш түгелме?

Әллә таныш йортмы? Сине күргәч,

Балам диеп белдем үзеңне.

Бу сабие аның, киткәч туды,

Әткәсенә ошап тумыштан,

Балам минем германнарга каршы—

Дошманнарга каршы сугышта.

Синең кебек сары каеш буып,

Ул да шулай яшел киемнән,

Мылтык, кылыч тагып, саубуллашып

Чыгып киткән иде өеннән...

Кем син, улым?

— Мин ерактан, — дидем, үзем эчтән

Ник ерактан диеп үкендем,

Ник мин якын туган кеше түгел,

Ник баласы аның түгелмен...

Ул шатланыр иде мине кочып

Бәхет табып туган баладан.

Аңа боек картлык көннәрендә

Шатлык туар иде яңадан.

Мин урамны үтеп чыгып барам,

Авыл ята моңсу тынлыкта:

Ташлап киткән аны хуҗалары —

Кайсы эштә, кайсы фронтта.

Кинәт искә төште үткән юллар.

Көл авыллар, җимерек коймалар,

Кара көйгән кабер ташы кебек,

Басып калган йортсыз морҗалар.

Ә бу авыл төсен югалтмаган,  

Чәчәк исе аңкый болыннан,

Тик сагынып кына егетләрен

Яшел авыл бераз боеккан.

Ләкин кичен анда хәят кайнар

Көтү кайтыр шаулап урамда,

Эштән кайтыр кызлар, яшь киленнәр,

Төнге ялга, өйдә кунарга.

Тик сайрамас бүген һава ярып

Гармоньчының тальян бармагы.

Егет сулышын сизеп айлы төндә,

Калтырамас алка балдагы.

Эх,

Матур чаклар бар иде,

Киң урамнар тар иде,

Киң урамнарны тарайтып

Йөргән чаклар бар иде...

Киң кырлар тар сугыш мәйданында,

Анда үлем, анда кан исе...

Батыр егетләрнең йөрәгендә

Ватан сөю — җиңү билгесе!

Авылдагы тынлык сөйли миңа,

Киң кырларда көрәш барганын;

Җиңү, уңыш өчен аның халкы

Беләк көчен эшкә салганын.

Мәйданнарда егет ярасыннан

Туган җиргә каны тамганын,

Ватан ирке өчен йөрәгендә

Бөек көрәш уты янганын.

Сау бул ана, авыл, сау бул саби,

Еллар сине якты юлларга

Алып барсын. Сезнең язмышыгыз

Ышанычлы, көчле кулларда.

Мин авылдан чыккач җил килде дә

Кагылып китте сылу талларга,

Баш иделәр алар, саубуллашып,

Кул изәдем мин дә аларга.

Түбән Наратбаш, Карлы.

Май.Июнь. 1943 ел