Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ШӘРӘФ МӘДӘРРИС

КИНҖӘБУЛАТ

 Күпме айлар немец шакшыларга

 Йөрәккәйдә үчләр сакладык...

Җәйге ал таң җиргә балкыганда

Без тагын да һөҗүм башладык.

Кызды сугыш, чыкты җил дә дулап,

Чирәмнәргә ал кан саркылды...

Чапты алдан, ярсып, Киңҗәбулат,

Кинҗәбулат Танып башкорты.

Бүлемчәбез камап-килеп кысты

Немец яткан тугай курганын...

... Дускаемның шунда тишеп чыкты,—

 Сул як ботын, — сукыр кургашын.

Тагын уңнан немец давыл сипте,

Пулеметтан утлар таштырды...

Аксый-аксый шунда чабып китте

Кинҗәбулат — Танып башкорты,

Шашып-шашып, чирәм-камылларга

Яулар күпме ялкын сипмәсен,—

Кичеп чыкты батыр батырларча,

Һәлак иткеч утлар киртәсен;

Гранаталар белән җиргә бутап,

Немец дотын көлгә калдырды,

Кардәшкәем минем Кинҗәбулат,

Кинҗәбулат — Танып башкорты.

 

ЗӘКИ НУРЫЙ ШӘҺӘРНЕ

АЛГАЧ

Термит уты көйдерде өйләрне,

Җирдән купты зур таш та, ком да

Саф кан белән баһасы түләнде

Һәр урамның, һәр йортның монда...

Белоруссия. Н. партизан отряды.

Тәүлек узды менә. Кайнар тәүлек!

Аның мактанырлык даны бар.

Мең йөрәкләр теләген үтәрлек

Җиңү алып килгән таңы бар.

Подсумкалар бушап калган билдә,

Кургаш чәчеп кызган көпшәләр.

Дошман обозлары янган җирдә

Кызыл байрак күтәрә шәһәр.