Логотип Казан Утлары
Хикәя

СЕРЖАНТ

— Ни соң калка хәзер, без әле ай калыкканчы монда сөйләшеп утыра алабыз, — диде сержант, землянка буендагы ташка күрсәтеп.

Таш салкын иде, утыргач, үзем дә сизмәстән, тетерәп киттем. Сержант минем бу иркәлегемнән көлеп,

— Немец дигән салам сыйрак белән исәпне өзик, урынның йомшагырагын куярбыз, — диде. Ә үзе минем каршыма килеп җиргә сузылып ятты да, ияге белән терсәкләренә таянып, тынып калды. Якында гына чагылып киткән яшькелт ракета яктысында мин аның моңлы уйчанлык белән тулган күзләрен күреп калдым. Бераз вакыт икебез дә сүзсез утырдык,— ничектер сүзне ялгап җибәреп булмады. Нәрсә генә турында сөйли башласам да, иң әһәмиятлесе бу түгел, иң әһәмиятлесен онытып калдырам төсле тоелды миңа. Бераздан сержант, йокысыннан сисңәнеп уянган төсле, кинәт кенә итеп,

— Син анда кайткач, ничек кенә итеп булса да, безнең Яңа Салага барып, минем пацанны күрә алмассың микән? — дип куйды. Башка берәүне дә телгә алмастан элек, малаен искә төшерүе мине бераз гаҗәпләндергәнне сизеп, ул шунда ук аңлатма биреп китәргә ашыкты:

— Әнкәсен үзем кайткач күрермен, ә малайга биреп җибәрәсе әйберем бар. Шуның өчен әйтүем. Сержант сырган чалбары кесәсеннән түгәрәк фонарь чыгарып, аны шинель итәге астында яктыртып күрсәтте:

— Менә монда басасың, — кызыл ут чыга, монда бассаң — яшел, ә менә монысына бассаң сары. Бу яшелле-кызыллы утлар чыгара торган фонарьны алгач малаеның шатлыктан күккә сикерәчәген алдан ук күз алдына китереп булса кирәк, аның җил белән тетелеп беткән иреннәре арасында назлы көлү тавышы кысылып калды.

— Чолганышта калдым, ач булдым, үземне үзем ташлап калдырасым килгән минутларым булды, ә бу фонарьны ташламадым. Ни өчен дисәң, малайга бик кәеф нәрсә. Явызы колакларына җитсен әле бер. Сержант, миңа сөйләүдән бигрә үзенә үзе сөйләгән бер төс белән, тәмле итеп малаеның булдыклы якларын санарга керешкән иде дә, ул арада землянка эченнән кемнеңдер йокы аралаш Сержант!, Әй, сержант! бас әле шуның өстенә дип кычкырган тавышын ишетеп, сүзеннән бүленеп калды, утырган урыныннан торып, землянкага төшеп китте.

— Егетләремнең берсен җүнсез өйрәттем, йокысыннан кычкырып уяна да, аркасын кашыта, әгәр кашымасаң, үзе дә йокламый, кешегә дә йокы бирми, — дип сөйләнә-сөйләнә, озакламыйча, ул борылып та чыкты. Тегесе, чынлап та, шуның белән тынычланып йокыга китте ахырсы, землянка эченнән башкача инде тавыш-фәлән ишетелмәде. Без тагын — ике якташ — үзебезнең туган-үскән җиребезне, күргән-белгән кешеләребезне искә алып, әллә кайчангы дусларча гәпләшә башладык. Сержант хатларның бик начар йөрүләреннән башлап, шул рәттән почта органнарына кагылып, иң ахырда Арча почтасына килеп терәлде.

— Исән микән, юк микән, минем бер душа егет бар иде анда. Күрше авыл егете. Яшь чакта мин алар авылына кунакка барып йөргән була идем. Бер вакытны шулай Нәсимә атлы бер кызны алты ай икәүләшеп сөеп йөргәнбез, ә кыз үзе шуны белмәгән...

Безнең землянкалардан .күп кенә артта, күрше батареядә, атлар чинашканы ишетелеп китте, сержант, сүзеннән бүленеп, тыңлап торды да, нәрсә бар икән, белеп килим әле дип, җиңел генә атлап китеп тә барды. Аның зур гына гәүдәсе әле уңга-әле сулга чайкалып бара-бара, ахырында төнге караңгылыкка чумып күздән үк югалды. Биш-ун минуттан ул әйләнеп килде, тик без теге берьюлы ике егетне исертә алган кыз темасына әйләнеп кайтмадык, сержант ул турыда бөтенләй оныткан, ул хәзер инде башка белән мавыккан иде.

— Гаҗәпсемәм мин... Солдат буткасы ашап та, ми тартмаларына бала-чага акылы төяп йөри торган кешеләр булалар, — дип кызу-кызу итеп сөйләп китте ул. Тик бу минутта мин аның тавышында кемне булса да шелтәләү яки кемнән булса да зарлану барлыгын ишетмәдем, гомумән, аның өчен зарлану юк, аның ечен бары тик мәңгелек куаныч һәм иге-чиге булмаган гаҗәпсенү генә яши иде бугай ахыры. Күрәсең, шундый кош нәселеннән килгән кешеләр дә булалар дөньяда. Мин сүзнең кем яки нәрсә турында баруы белән кызыксынып өлгергәнче, ул үзе әйтеп бирде:

— Бүген килгән кеше түгел, үз атларын үзе белергә тиеш иде югыйсә, ә ул, агач мылтык, нишләтәсең аны, тибешәләр ич дип тик катып тора. Кул күрмәгән булса кирәк әле, дөнья күрүе дә шул чаклы гынадыр. Тибешә торган атлар янына, караңгыда, коры кул белән кереп бара. Авызыңа тибеп ипи шүрлегеңне җимерсәләр, иртәгә буткаңны нәрсә белән ашарсың, мин әйтәм. Мә, фов нарь тот кулыңа, югыйсә бүтән нәрсә тоттырганда да ярар иде дә жаль, үз сукнобыздан тегелгән шинель. Кулына заграничный кесә фонаре эләккәч, күзгә карап тора малаең...

Мин аның сүзләрен бүлдермичә булдыра алмадым: — Карагыз, әле, иптәш сержант, сез бит ул фонарьны улыгызга бүләк итеп җибәрмәкче идегез, оныттыгыз да мени? Сержант, үз-үзен шелтәләп, тез башларына сугып куйды:

— Валлаһи хәтердән чыккан. Гомердә кеше кулына тоттырганым юк иде. һәм ул шундый ук кайнарлык белән үз-үзен акларга да өлгерде:

— Егетен кызгандым шул. Караңгыда, тибешә торган атлар янына коры кул белән кереп бара. Тешсез калмагае дип курыктым. Тешсез калуың бик тиз ул. Бер чакны шулай, үзебезнең Тукай колхозында —мин анда конюх булып эшли идем —шулай беркатлы кыланып яңаксыз кала яздым мин. Колхоз атлары — безнең дивизион атлары түгел, өч тешемнең башына җиткәч туктадылар. Күрәсезме, сул як уртымны, өч тешем юк минем...

Мин аның шуклыгына шуклык белән җавап кайтарып, Ярый, авыз эченә разведканы ай калыккач ясарбыз, юкса хәзер бернәрсә дә күренми дидем. Ул минем сүзләремнән рәхәтләнеп көлде. Ләкин без ай калыкканчы утыра алмадык, чөнки штабтан связной килеп, мине бик серле бер чакыру белән штабка алып китте. Киткән чакта сержант фонаре турында яңадан бер кат минем исемә төшерде:

— Иртәгә әзерләп куярмын миң, кечкенә генә хат кисәге дә булыр, әгәр авырсынмасаң... Зинһар өчен, мине күрмичә китә күрмә. Бу минутта аның тавышы нишләптер салмак һәм моңлы булып ишетелгән төсле булды.