Логотип Казан Утлары
Хикәя

Җавап хаты

Үз исемеңә атап язылган хат алу, синең бер үзеңә генә багышланган җылы тойгылар белән тулы хат алу никадәр күңелле ул! Чиксез дәрья кебек, киң туган илеңнең кайсы почмагыннан гына булса да, сиңа карата изге дуслык тойгылары саклаучы кешеләрнең кайсыннан гына булса да хат алу — никадәр шатлыклар бирә, никадәр канатландыра, никадәр рух күтәрекелеге тудыра ул! Фронтта исә, һәр көнең генә түгел, һәр сәгатең, һәр минутың көтелмәгән дәһшәтләр ихтималы белән тулы булган тупас блиндаж тормышында бу тойгы аерата нык була.

Тормышның тәмен ут эчендә татыган ир булу белән бергә, йөрәгендә сабый бала сафлыгы саклаган керсез күңелле кешеләргә генә хас булган бу нәфис тойгыны кадерләргә кирәк, дуслар. Назларга, иркәләргә кирәк аны...

Кәримнең нәкъ менә шундый тойгылар белән канатланган минуты иде. Ул үзенең күптән аерылган, инде онытып бетә язган бер дусыннан килгән сәлам хатын укып, балаларча җиңеләю чигенә җитәр дәрәҗәдә шатланган иде. Кызганычка каршы, бу шатлыгы гадәттәгечә балкып, җәелеп китә алмады аның. Хат өстеннән башын күтәрүгә, аның нурланган күзләре бер почмакта моңаеп, авыр көйгә шыңгырдап утыручы егеткә төштеләр дә, мәк чәчәге кебек бөркелеп ачылган шатлыгы, кинәт кырау суккан кебек көеп, куырылып калды. Дугаланып киткән кара кашлы, кылыч борынлы, нечкә йөзле, ак чырайлы бу кавказ егете аның коралдаш дусы иде. Һәрвакыт шат чырайлы, шаян акыллы егет иде ул. Тик бу көннәрдә генә вакыт-вакыт моңсулыкка бирелә торган булып китте. Бу күңелсез хәлнең сәбәбен дә белә иде Кәрим.

Егет үзенең якыннарын, туганнарын югалтты. Аңа хат килми башлады. Шуңа хәсрәтләнә иде аның дусты. Тик Кәрим бу хәсрәтнең зурлыгын акылы белән аңласа да, аның бөтен тирәнлеген хис итә алмый иде әле.

— Ник бу кадәр сула бу егет? — дип гаҗәпләнә иде ул. — Аңа карата һәркем үзен аеруча сак тота, йөрәгемдә булган дуслык җылылыгын мөмкин кадәр күбрәк бирергә тырышам. Оныттырасым, һич булмаганда бераз йомшартасым килә минем аның хәсрәтен.

Ник бер дә бирелми ул? Ник минем дуслыгым җылыта алмый аны?

— Морат дус, — диде Кәрим йомшак кына итеп. — Ни булды сина?

— Берни дә булганы юк, Кәрим.

 — Юк, Морат, алай димә. Мин беләм. Беркемнән дә хат килми сиңа, шуңа күрә күңелсезләнәсең. Ләкин, кайгырудан ни файда. Дусларың юкмыни синең? Синең хәсрәтең мине күңелсезләндерә икән, ни өчен минем шатлыгым синең күңелеңне ачмый?

— Бик ачык нәрсәне төшенмисең син, Кәрим: берәүнең карны ач икән, дусты ашаганга гына тук була алмый ул. Ә минем, карным түгел жаным ач. Җан азыгым җитми миңа, Кәрим.

Кәрим уйга калды. Әйе, берәү ашаганга икенче кеше туймый. Ләкин, минем ашарыма бар, дусымның юк икән, аны уртаклашырга мөмкин бит. Минем дусларым якыннарым бар икән, алар миңа җан азыгы бирә алалар икән, ник мин аны дусым белән уртаклаша алмыйм? Әйе, әйе...

 — Морат, кайгырма, дус, озакламый син дә хат алырсың.

— Рәхмәт юатуың өчен.

— Юк, чынлап әйтәм, менә күрерсең...

Һәм Кәрим, үзенең иң якыннарыннан берәүгә хат язганда, Морат турында да язды. Дустының хәлен аңлатып, аңа хат язуларын үтенде. Күп тә узмады, Моратка хат килеп тә төште. Үз исеменә хат килү хәбәрен ишетү белән, артык дулкынланудан, Моратның күзенә яшьләр килде. Иң элек анасы килеп басты аның күз алдына. Аннары, ничектер, томанлы гына булып, бер кыз шәүләләнеп узды. Авылдаш дуслары, якын танышлары да искиткеч тизлек белән хәтереннән кичтеләр.

Кемнән икән?.. Ләкин, шундый зур, якты өметләр белән каршы алынган хат беренче мәлгә Моратның күңелен төшереп, хәсрәтен генә арттырып җибәрде. Хат Казаннан, Моратка бөтенләй таныш булмаган бер татар кызыннан иде. Дөрес, чиксез зур ихтирам белән, саф дуслык тойгылары белән, җылы хисләр белән язылган иде ул хат. Ләкин барыбер, ятим Моратка җан азыгы булып бетә алмады ул.

Морат аның Кәрим дусы тарафыннан эшләнгән бер юату чарасы гына икәнлеген аңлады. Шулай да, бу чара бөтенләй эзсез үк калмады. Морат ул кызга, игътибары өчен рәхмәт әйтеп кенә булса да җавап язарга үзен бурычлы санады.

Юк дигәндә дә, ул хат бераз мавыктырды аны. Дөрес, аягын югалткан кешегә ясалма аяк бирү кадәр генә бүләк булды ул. Ни хәл итәсең, ул да үз урынында кирәк бит, яралы кеше өчен ул да үзенә күрә шатлык...

Икенче көнне Моратка берьюлы ике хат килеп төште. Аларның берсе — пенсиягә чыккан карт эшчедән, икенчесе әле быел гына мәктәпкә йөри башлаган бер баладан иде.

Өченче көнне тагын... тагын...

Шундый саф, шундый ягымлы тойгылар белән тулып килгән бу хатлар, Моратны, үзенә дә сиздермичә, акрынлап сагыш-моң сазлыгыннан тартып чыгара һәм аны бөтенләй яңа, якты, шау-шулы дөньяга таба өстери башладылар. Моратка беренче булып хат язган кызның туган-тумачалары да, иптәш кызлары да күп иде. Кәримнең якын дусы — хәсрәтле сугышчы Морат Агабәков турында дус-ишләренең бик күбенә сөйләп чыкты ул. Дус-ишләре, үз чиратларында, үзе белгәннәренә хәбәр иттеләр.

Шулай итеп, Моратның адресы кулдан-кулга күчерелә башлады. Адрес алучыларның бары да булмаса да, байтагысы Моратка хат язарга вакыт таба алдылар. Билгеле, бу хатлар, күбесенчә, совет кешеләренең намуслы гражданлык бурычын үтәү йөзеннән язылган булып, патриотлык, хисе белән сугарылганнар иде. Аларда сагышлы сугышчының хәсрәтен бүлешерлек җылы тойгылар, аның күңелен күтәрерлек матур вакыйгалар, гүзәл эшләр турында язылган иде.

Сагышлары Морат хәсрәте белән тиң булган кешеләр: кадерле улларын югалткан аналар, газиз аталарын югалткан балалар, берничә айлар тоташ сөйгән ирләреннән хәбәр ала алмый интеккән моңсу хатыннар тарафыннан язылган тирән кичерешле хатлар да байтак булды. Ләкин якын танышлар арасында гына булуы мөмкин булган уртак серләр, яшерен тойгылар юк иде бу хатларда. Шулай да, яшерен тойгылар тирәнлегенә кадәр төшеп, бер хат язылды Моратка.

Башкыртстан шәһәрләренең берсендә Галимә исемле бер кыз бар. Ул үзе көтепханәдә эшли. Кәрим дә белми аны. Кәрим белән хат язышучы кыз да белми. Хәтта бөтен Казан шәһәрендә аны белүче миннән башка тагын берәр кеше бар микән? Ай-һай, юктыр. Ул шундый, билгесез кыз. Тик, кызык ягы шунда, аның үзенә күрә, үзе уйлап чыгарган гына булса да, бер хәсрәте, трагедиясе бар. Ул 23 нче яшендә. Төскә, биткә дә чибәр генә. Тормышка чыкканы да, берәр егет белән танышып караганы да, хат алышканы да юк. Бер дә гаҗәпләнерлек хәл түгел, әлбәттә. Ләкин Галимә моны үзенең зур бер кимчелеге саный. Ни өчендер аңа танышлары, карт кыз дип, астыртын гына көлеп карыйлардырсыман тоела. Шуңа күрә, кайчакларны аны берәр егет исеме белән бәйләп, үзе турында гайбәт сөйли башласалар да, аңа ачуы килми. Киресенчә, ничектер рәхәтрәк булып китә аңа. Тик ан[1]ый хәбәрләрнең гайбәт кенә булуын кызганыч санап, тагын сызып кына эче поша башлый. Үзе ялгыз да түгел. Өзелеп яраткан анасы, шактый якын булган дус кызлары да бар. Тик, табигый буларак, йөрәк бушлыгы күңелен сызлата аның.

23 яшькә җитеп, йөрәк дустын таба алмавына җаны сыкрый. Ихтимал, аның бу хәлгә төшүенең тирәнрәк сәбәпләре дә булгандыр. Кем белә, бәлки иң кадерле, иң саф тойгысы булган беренче мәхәббәт ялкыннары уңышсызлыкка очрап, йөрәгеннән чыга алмый сүнәргә мәҗбүр булгандыр да, кыз шулай моңсу булып калгандыр. Кыз йөрәгендә булган бөтен нечкәлекләрне белеп бетереп булмый, әлбәттә.

Морат Ягабәковның адресы, ялгыз егет турында романтик легендага әверелү дәрәҗәсенә күтәрелә язган хәбәре белән бергә, менә шушы кыз кулына да килеп керде. Галимә дулкынланып китте. Бу билгесез егет йөзендә үзенең йөрәге эзләгән җан азыгын тапкандай булды ул. Һәм, кызлык гомерендә беренче тапкыр буларак, мәхәббәт хаты язарга утырды. Еллар буена бикләнеп килгән давыллы тойгылар ташкыны кузгалып китте. Кеше кулы кагылмау сәбәпле бөтенлеген һәм сизгерлеген тулы килеш саклап килгән, тәмам ачылып җиткән чалмалы гөл чәчәкләредәй күпереп торган нәфис күкрәк астында җыелып яткан кайнар хисләр ургылып чыккан саф чишмә төсле өскә бөркелә башладылар. Иркәлектә һәм назда тиңе булмаган мәхәббәт сүзләре, таң алдындагы сандугач сайрауларын күләгәдә калдырырлык гүзәл моң белән шыңгырдап торган җөмләләр ак кәгазь өстенә түгелделәр. Искиткеч хат язып җибәрде Галимә һәм йөрәгендә моңарчы танып каралмаган җиңеллек хис иткән хәлдә, җавап көтә башлады. Күңеле теләгән җавапны аласына тирән ышану белән ышана иде кыз.

Ие, ышанырга хакы да бар иде аның. Явыр яралы йөрәкләрне дә терелтерлек, таш йөрәкләрне дә эретерлек хат иде ул. Ул хатны укыган кеше, кем генә булса да, аны язучы кызның йөрәк көче каршында баш ими булдыра алырлык түгел иде. Ә инде, иптәшкә, якын дуска сусаган Морат турында әйтеп торасы да юк. Боларның һәммәсен дә бөтен барлыгы белән тоя иде Галимә.

Ләкин... Көннәр үтте. Атна үтте. Ай үтте. Җавап килмәде. Галимә сабыр булырга тырышты. Фронт юлы озын юл, борылмалы юл, четерекле юл дип, күңелендә кузгала башлаган борчылу кортларын баса килде. Тагын көннәр үтте. Тагын атналар үтте. Тагын ай үтте. Җавап юк та юк иде. Борчылуын артык баса алмас булды Галимә. Иң якын танышын, әллә кайчангы йөрәк дусын югалткан кебек хафалана иде кыз.... Ни булды аның егетенә? Ник язмый ул? Кайда ул аның бердән бере? Шулай ук аны явыз дошман ядрәсе...

Юк, юк! Бу куркыныч хәлнең булуы мөмкин түгел. Аның мәхәббәте сакларга тиеш Моратны. Тылсымлы догалык шикелле, егеткә төзәп атылган дошман укларын сукырайтырга, юл яздырырга тиеш ул мәхәббәт! Юк, Морат исән булырга тиеш...

Галимә, барлык ялган әдәп киртәләрен сындырып, газиз баласын югалткан ана шикелле, өзелеп сөйгән ирен югалткан яшь хатын шикелле, Моратны эзләтү чараларына керешергә дә жыенган иде. Бөтенләй көтелмәгән жирдән жавап килеп төште.

Үзәк газета битләрендә Морат Ягабәковның рәсеме һәм аны хөкүмәт бүләге белән бүләкләү турында белдерү басылып чыкты. Шул ук газетада Моратның үз имзасы белән басылган кечкенә мәкалә дә бар иде. Жавап хаты дип аталган иде ул мәкалә. Галимә үзен үзе онытып, бөтен дөньяны онытып, мондый юлларны укыды: Кадерле дусларым, минем исемгә атап хат жибәрүче сөекле ватандашларым! Хатларыгызны моңарчы жавапсыз калдыра килүем өчен сездән гафу үтенәм. Өлгерә алмадым, иптәшләр. Гафу итегез, жавап язарга түгел, хәтта... әйе, миңа килгән хатларның саны бүгенге көнгә биш меңнән ашып китте. Хәйранга калдырдыгыз сез мине, дусларым! Ничек итеп барыгызны да канәгатьләндерерлек жавап бирү чарасын эзләргә керештем. Ахырда таптым мин ул чараны. Сезгә матбугат аркылы жавап хаты язу хокукын алу өчен көрәшә башладым. Бүген мин үземне ул хокукка хаклы саныйм. Зур бүләкне безнең хөкүмәт юкка гына бирми...

Гафу итегез, уңайсыз миңа. Мактанчыклык күрсәтәм шикелле. Юк, теләгем ул түгел. Чын күңелдән рәхмәт әйтергә генә телим мин сезгә. Сезнең хатларыгыз мине ут эченә алып керделәр, сезнең хатларыгыз ук мине утта янмас итеп, ялкын эченнән исән килеш алып чыктылар. Үпкәләмәгез миңа, иптәшләр, килгән хатлар арасында миңа төбәп бирелгән шәхси сорауларга, сугыштан бушагач булса да жавап бирми калмам. Хәзергә, йөрәгемдә ташып барган тойгылар ничек тәртипкә салырга да, сезгә ни әйтергә дә белмим. Рәхмәт, рәхмәт, рәхмәт...

— Үпкәләмим, бәгърем, көтәм, ышанып көтәм, — диде Галимә һәм газетаның моңсу геройлы егет портреты басылган жирен алсу иреннәренә кысып, эреп, югалып калды.