Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛДА ТЕАТР

Театр авылга килеп кергәндә кояш иңәргә күп калмаган иде инде. Һәрвакыт гөрләп торган авыл безнең бу килүебездә, ни өчендер, тирән тынлыкка чумган. Урамнарда, яшел чирәм өстендә пипелдәшеп йөрүче каз бәбкәләре һәм аларны саклаучы нәни балалардан башка берәү дә күренми диярлек. Өй эчләрендә дә шундый ук күренеш, Анда да бишектәге бәбиләр белән бөкерәйгән әбиләр генә күзгә чагылалар. Нигә соң авыл мондый тирән тынлыкка чумган? Бу сорауга җавап эзләп озак торырга туры килмәде, кинәт, авыл тынлыгын бозып чаң суга башлады һәм озак та үтмичә тын урамнар, өй аллары, шау-гөр килеп, эштән кайтучы картлар, хатын-кызлар, яшьүсмерләр белән чуарланды. Сәгать 9 булганда артистлар күптән үк инде клубка җыйналганнар һәм спектакльгә хәзерләнеп беткәннәр, бары тик колхозчыларның җыелып бетүләрен генә көтәләр иде. Менә шул буш вакыттан файдаланып, коллектив грим бүлмәсен уку йортына әйләндергән: артист Сәгыйтов, гадәте буенча, яңа килгән газеталардан соңгы хәбәрләрне, сугыш эпизодларын кычкырып укый. Икенче берәүләр карта буенча карап, күзәтеп баралар. Спектакль алдыннан үзлегеннән башланып киткән бу җанлы беседа колхоз председателенең Халык җыйналып бетте, башларга мөмкин дигән сүзләре белән бүленә.

Чыннан да, әле моннан бер-ничә генә минут элек бер кеше дә булмаган зур клуб залы халык белән шыгырым тулган. Күптән түгел генә эш киемнәреннән, тузанланган килеш, һәм бик җитди йөле булып күренгән картлар, яшьүсмерләр, хатын-кызлар танымаслык булып үзгәргәннәр. Бәйрәмчә киенгән, шат. ачык йөзле бу кешеләрне әле яңа гына эштән кайтучылар дип һичкем уйламас. Чыннан да, бүген алар бәйрәм итәләр, сагынып көткән театрны, үзләренең таныш артистларын күрәләр, спектакль карыйлар. Гармонь, җыр, уен-көлке белән гөр килгән клуб, 3 нче звонок бирелү белән, яңадан тынлыкка чума.

Без кузгалдык бөтен илебез белән

Тыл һәм фронт өчен эшләргә

Ант итәбез, юлбашчыбыз, сезгә

Тиз һәм яхшы итеп чәчәргә.

Хор белән җырланган әнә шул җыр астында әкрен генә пәрдә ачыла һәм сәхнәдә уен башланып китә. Тамашачылар сәхнәдәге һәрбер хәрәкәтне, вакыйгаларның барышын зур кызыксыну белән күзәтеп баралар, артистлар авызыннан чыккан һәрбер сүзне йотылып тыңлыйлар. Сәхнәдәге һәрбер кичерешне артист белән бергә үзләре дә кичереп утыралар. Зур иҗат күтәренкелеге белән бара торган спектакль-концертны караучы тамашачылар үзләренең арганлыкларын да, вакытның шактый үтец китүен дә сизми калдылар булса кирәк:

Язгы җырлар бетте безнең

Инде калды сездә эш:

Киң болында, җиң сызганып,

Фашистларн ц җиңү өчен,

Тыныч, рәхәт тормыш өчен

Армый, талмый эшләгез! дигән дуэт-җыр белән төшкән пәрдәне яңадан ачтыру һәм концертны дәвам иттерү өчен көчле кул чабулар: тагын сорыйбыз, иртәгә дә калыгыз! дигән тавышлар залда гөрләшергә тотыналар. Бу көчле дулкынны бары тик колхоз председателе пәрдә алдына чыгып: Иптәшләр! дип эндәшүе генә туктата алды. Ул, үзенең басынкы, йомшак, ләкин бик җитди һәм кискен тавышы белән Иптәшләр, хәзер чәчүнең иң кайнар вакыты. Әгәр дә иртәгә бер кешедәй булып эшкә чыксагыз һәм норманы үтәргә сүз бирсәгез, колхоз идарәсе театрнй тагын бер көнгә калуын сорарга булды диюгә, көчле кул чабулар, чыгабыз, хәзер үк китәбез, арттырып үтибез... дигән җаваплар бөтен залны яңгыраттылар. Театр икенче көнне дә бу авылда. Ләкин бүген авылның тынлыгы берникадәр киткән, кызыл почмакта зур җанлылык...

Менә артист Гыйматов, ул зур бер өстәлне алган. Анда төрле карандашлар, буяулар, кәгазьләр. Ул бик тырышып стена газетасы чыгара. Колхоз, бригада, звено һәм аерым колхозчылар турында килгән мәкалә, хәбәрләрне икенче урында төзәтәләр, тәртипкә китерәләр. Күрше бүлмәдә Хан агай Исмәгыйлев матур итеп гармонь уйный, аңар моңлы җыр тавышы кушыла.

Җырлаучысы колхоздан күтәрелгән һәм матур тавышы белән колхоз тамашачыларына танылган артистка Асия Ахметҗанова. Ннда кыр эшчеләре өчен була торган көндезге концертка репетиция бара. Артисткаларны басуга алып китәр өчен, клуб алдына җигүле ат килеп туктый. Нртисткалар атка төялеп, басуга концерт үткәрергә китәләр. Көндезге аш вакытында үткәрелгән 20 — 25 минутлык концерт зур күтәренкелек белән үтә, концертка катнашучы артистларга рәхмәтләр ява, 65—66 яшьлек бер бабайның концерттан соң безнең янга килеп,

— Кайгылар таралды, арганнар онтылды, дәрт артты, рәхмәт сезгә. Ә кичкә карчыкны да алып барам, күреп шак катсын әле, — дип эчке куаныч белән сөйләшеп китүе артистларның иҗат активлыгын тагын да арттырды.

Буа Шәһәре Татар Дәүләт театры 1943 нче елгы язгы чәчү вакытында Буа районы колхозларына культура-сәнгать хезмәте күрсәтү өлкәсендә зур эшләр алып барды. Театр репертуарында Р. Ишмуратовның Кайту дигән пьесасы, Әсгать Мәҗитовның язгы чәчү өчен махсус хәзерләнгән Шул ук кешеләре, Ш. Мәҗитнең Сөеклеләр исемле әсәре һәм тулы концерт программасы хәзерләнде. Театр Буа районы колхозларында спектакль-концерт бирде, ул концертларда 17100 кеше булды. Моннан тыш театр коллективы колхозларда урыннардагы материаллар белән зур күләмдә стена газеталары чыгарды һәм көндезләрен түләүсез концертлар оештырды.

Театрның спектакльләре һәр җирдә зур уңыш белән үтте. Күп колхозлар бер генә кичә белән канәгатьләнмичә, театрны икенче көнгә сорап калдырдылар, күп тамашачыларның, шул ук спектакльләрне күрше колхозларга барып карау фактлары да күп кенә кабатланды. Менә бу фактлар үзләре генә дә авылда театр сәнгатенең нинди көчле сәнгать һәм агит-пропаганда коралы булып хезмәт итүен бик нык раслыйлар. Буа шәһәр театры Татарстанның район театрлары арасында алдынгы театрларның берсе булып тора. Аның яшәү тарихы да шактый: 43 нче елның Октябренда аңа 10 ел тула.

Шул 10 ел эчендә театр күренекле генә сәхнә мастерлары җитештерде. Шушы чорда художество ягыннан югары сыйфатлы, тамашачылар тарафыннан сөелеп карала торган Шәмсекамәр Лблеев әсәре, Чик сакчылары — Белоцерковский, Скапен хәйләләре Мольер, Партизаннар — Г. Халик-Садрый, „Урманда" — Ф. Хөсни, „Гөлзада0— Р. Ишморат, Серле казна — Т. Гыйззәт, Кайту — Р. Ишморат һәм Галиябану — М. X. Фәйзи һ. б. зур полотнодагы спектакльләрен барлыкка китерде. Театр классик драматургияне һәм Авылда театр 71 совет драматурыгларның зур әсәрләрен кую белән бергә, политик яктан зур әһәмияткә ия булган хәзерге көн мәсьәләләрен эченә алган кечкенә формадагы әсәрләрне дә репертуар планында булдырып килә. Ватан сугышы башлануга кадәр һәм сугыш чорында театр оборона темасына язылган әсәрләргә зур әһәмият бирде һәм тамашачыларны патриотик рухта тәрбияләүдә байтак кына эшләр алып барды.

 Халыкка якын булган, халыкның уй-фикерендә кайнаган актуаль темаларга язылган сәхнә әсәрләрен идея һәм художество ягыннан югары сыйфатлы спектакльләр итеп биргәнгә күрә дә Буа шәһәр театры колхоз тамашачылары алдында зур хөрмәт, ихтирам казанып килә. Колхозчылар театр килүне түземсезлек белән көтеп алалар. Театр килү көне алар өчен бәйрәмгә әйләнә. Чүпрәле районы Задровка авылында Т. Гыйззәтнең Серле казна әсәрен караганнан соң, халык арасында стихия рәвешендә митинг башлана. Фашизмга каршы ачы нәфрәтләр ява, фронт өчен 2—3 өлеш артыгырак көч куеп эшләргә антлар биреп, тамашачылар спектакльдән туры ук кырга китәләр. Норлат районы Олы Ширдан авылында Р. Ишморатның Кайту спектаклен карагач, колхоз вәкилләре кереп, Кайтуны икенче тапкыр күрсәтүне һәм ул көнне авылдагы театр күрмәгән барлык карт-карчыкларны алып киләчәкләрен белдерәләр, һәм бу авылда Кайту нәкъ дүрт тапкыр куелып, дүртесендә дә клуб залы халык белән шыгырым тулы була. Мондый фактлар күп. Бу уңышлар, беренче чиратта, матур оешкан, иҗат эшенә җаны-тәне белән бирелеп, яратып эшләүче коллектив уңышлары. Чыннан да, аларны халыкның яшь артистлары, иҗат мастерлары дип атарга була.

Мисал өчен артистка Рахматуллина Мәрьям белән артист Хан Исмәгыйлевны алып карыйк. Болар инде олы яшьтәге кешеләр. Аларның 25-әр еллык сәхнә стажлары бар. Алар менә бу театрда гына да 9 10 ел эшләп киләләр. Ләкин алар картаймыйлар, һәр көнне йөрү, төрле клубларда уйнау аларны ардырмый. Киресенчә, алар һәр спектакльдә яңа иҗат байлыклары табып, образларны тулыландырганнан - тулыландыра баралар. Театр составында Галиуллина, Гыйматов, Сәгыйтов шикелле киң иҗат байлыгына ия булган, 16—17 ел сәхнәдә эшләп, матур образлар тудырган көчләр булу белән бергә, әле сәхнәдә күптән түгел эшли башлап та, хәзер инде үзләрен таныта алган Минкина, Ахметҗанова, Хөснетдинова һ. б. бар. Боларның һәрберсе турында аерым тукталып, зур-зур мәкаләләр язарга мөмкин. Чөнки алар, һичбер төрле эш шартлары белән хисаплашмастан, киң катлау хезмәт ияләре арасында зур культура-сәнгать эше алып баралар. Алар аруны белмиләр. Һәр спектакльгә иҗат активлыгы, ачык, көләч йөз белән киләләр. Алар турында без әле аз язабыз. Гомумән, район театрының эше, аларның режиссерлары, артистлары турында каләм дә, тел дә аз селкенә. Ә анда сәнгатьнең зур, оста мастерлары, зур театрларның мастерлары белән тиңдәш булырлык иҗат көчләре бар.

Театрның директоры һәм художество эшләре җитәкчесе:

Әсгать Мәҗит.