Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӨЧ ЕГЕТ

Калинин фронтында немецлар пехотасының бер отряды сугышчан сакчылыкта торучы сержант Лебедевка кызылармеец Нуруллаевка һәм кызылармеец Гыйниятуллинга һөҗүм иткән иде.

3 сугышчы бер сәгать буена пулемет уты белән немецларның һөҗүмен кире кайтарып тордылар. Дошманның сан ягыннан өстен көчләренә каршы тигезсез сугышта Лебедев, Нуруллаев һәм Гыйниятуллин иптәшләр 60 гитлерчыны юк иттеләр. Н-че подразделениенең ярдәме килеп җитеп, немецлар отрядының калдыклары юк ителде. Кул пулеметлары, автоматлар һәм винтовкалар кулга төшерелде. (Совет информбюросыннан.)

Апрельнең салкынчарак бер төнендә өч егет сакта тора. Кечерәк бер биеклектә, дошман пулялары керә алмаслык итеп казылган тирән, борылмалы окопка урнашканнар алар. Монда һәр якка да атарлык итеп эшләнгән пулемет оялары да, запас ячейкалар да бар. Сержант Лебедевның станоклы пулеметы үзенең озын, тупас борынын караңгылыкка сузып утырган да, хәзергә әле ял итә. Окопта тагын бер кул пулеметы да әзер тора. Өч егет исә һәркайсы үз коралы янында сүзсез генә, тавыш-тынсыз гына, йөреп торалар, күзәтәләр, тыңлыйлар. Төн. Тирә якта куе караңгылык. Туктаусыз юеш жил исеп тора. Жил егетләрнең җылы тәннәренә үтеп керергә маташа, аларның үткен күзләренә өреп, керфекләрен йомдырмакчы була. Вакыт-вакыт тирә юньдә нәрсәдер кыштырдаган, куаклар селкенгән кебек булып китә, егетләр сагаялар. Сержант Лебедев пулеметы янында кадакланып кала. Бу вакыт Гыйниятуллин белән Нуруллаевлар да үзләренең кул пулеметлары янында булалар. Озын ленталар да,түгәрәк дисклар да пуля белән тутырылган. Гранаталар да әзер. Сызылып кына таң ата. Кайдадыр, сузып-сузып, салмак тавыш белән әтәч кычкыра:

— Кик-к-ри-кү-ү-к! Төн буе керфек тә какмаган егетләрнең, ниһаять, керфекләре авырая, йокылары килә башлый. Йокы аларның күзләрен йомдырмакчы, оныттырмакчы була. Сержант Лебедев фашистларның күз эленә торган вакытта, таң вакытында йөрергә яратуын исенә төшерә дә, егетләргә акрын гына эндәшә:

— Иптәш Гыйниятуллин!

— Иптәш Нуруллаев! Нуруллаев тиз генә командир янына килә, Гыйниятуллин, ни өчендер, урыныннан кузгалмый кала.

АКТЫК ПУЛЯГА ХӘТЛЕ...

Иптәш НУРУЛЛАЕВ Гыйниятуллин үзенең каршындагы куакларның шикле генә селкенүен күреп ала да:

 — Иптәш командир, күрәсезме?..— ди һәм командирына тагын нидер әйтмәкче була, ләкин сержант аның сүзен бүлә. Күрәм. Шуышып киләләр. Яннары ул акырын, ләкин җитди, тәэсирле тавыш белән өсти: Дуслар, безнең аяк баскан җир — без исән чакта дошманга калмаска тиеш!

Гыйниятуллин да, Нуруллаев та үзләрендә булмаган, ниндидер бер ят тавыш белән: Дөрес, иптәш командир! — диләр. Ләкин үзләре, саранча кебек ябырылып килгән дошманның күплеген күреп, бераз аптырап, каушабрак калалар. Лебедев, моны бик тиз сизеп ала да, ышанычлы һәм боерыкны аңлаткан кискен тавыш белән әйтә:

— Бирешмәскә! Яктык пуляга хәтле атарга, актык көч калганга хәтле сугышырга! Берәр граната калдырыгыз. Янсы, дошманга гына түгел, кирәк булса, үзебезгә дә булыр.

— Есть, актык пуляга хәтле! - диләр егетләр һәм беркадәр тынычланалар. Немецлар якынлаша төшәләр. Ялар, кара еланнар кебек, җиргә сырышып, үрмәләп киләләр. Күптән атарга әзер булып торган Нуруллаев та, гранаталарын ыргытырга әзер торган Гыйниятуллин да борчыла:

— Нигә атарга сигнал юк соң инде?

— Иптәш командир, бер генә очередь мөмкинме? — ди Нуруллаве.

— Минем очередь сигнал булыр, — дип тыныч кына әйтеп куя Лебедев. Ә фашистлар һаман окопка таба үрмәлиләр. Кинәт, аларның бер төркеме, урыннарыннан торып, граната ыргыта-ыргыта, йөгереп үк килә башлый. Нәкъ шул вакыт, Лебедевның Максимы да телгә килә. Шуны гына көтеп, ярсып торган татар егете белән үзбәк егете ябырылып килгән дошманга көчле үлем уты сиптерә башлыйлар.

Көтмәгәндә көчле пуля яңгыры астында калган гитлерчыларның күбесе шунда ук җиргә капланып төшәләр. Егетләр, үз коралларының җимергеч көчен күреп, дәртләнеп китәләр, пулеметын әле уңга әле сулга борып, утны тагын да көчәйтәләр.

Лебедев ярсулы сугыш алып бара һәм шул ук вакыт дошманның хәрәкәтен дә күзәтеп тора. Гитлерчылар, куакларга ышыкланып, безнең егетләрнең тылына үтеп кереп, аларны арттан уратып алмакчы булалар. Моны сизгән сержант Гыйниятуллин белән Нуруллаевка тиз генә запас ячейкаларга күчәргә һәм шуннан ут ачарга куша. Ә үзе, станоклы пулеметын фашистлар килгән якка бора да, давыллы ут ача. Гитлерчылар бу юлы, котырган эг кебек үкерешеп, шаулап, акны-караны күрмичә шашып киләләр.

Өч егетнең башлары очында туктаусыз пулялар сызгыра, алар тирәсендә гранаталар ярыла, тимер кыйпылчыклары сибелә. Немец этләре, үзләренең үлекләрен һәм яралыларын таптап, һаман җиләләр дә киләләр. Менә бер төркем фриц, өч егетнең окопына якын ук килеп җитеп, граната ыргытмакчы булып кулларын күтәрәләр. Ләкин, Гыйниятуллин немецларга караганда җитезрәк булып чыга. Ул, яшен тизлеге белән урыныннан тора да, алар өстенә берьюлы берничә граната ыргыта. Фрицлар яңадан тормаслык Иптәш ГЫЙНИЯТУЛЛИН булып җиргә авалар.

Дошман пулялар бураны эчендә кала. Гыйниятуллин актык гранатасын ыргытырга дип кулын күтәрә, ләкин ыргытмый. Командирының: Бер граната калдырыгыз, кирәк булуы мөмкина — дигән сүзе исенә төшә.

ӨЧКӘ КАРШЫ — АРТИЛЛЕРИЯ

Йөзләрчә фриц, өч егетнең каршылыгын сындыра алмагач, ярдәмгә артиллерия чакыралар. Кинәт көчле күк күкрәгән тавышлар ишетелә, яшен яктысы кебек яктылар чагылып күренә. Шул вакыт өч егет тирәсенә снарядлар, миналар төшеп ярыла башлый. Окоп селкенә, стеналардан комнар ишелә... Немецлар, артиллерия атышыннан соң, зур ышаныч белән атакага ташланалар. Лебедевның ышанычлы дусты Максим яңадан такылдарга тотына. Гыйниятуллин белән Нуруллаев та, алмашлап, кул пулеметы белән сиптерүдә дәвам итәләр. Фрицлар яңадан пуля бураны эчендә калалар һәм яңадан җиргә сыенырга мәҗбүр булалар.

КИНӘТ ПУЛЕМЕТ ТУКТЫЙ

Көтелмәгәндә генә Лебедевның пулеметы туктый. Бу хәл немецларга яңадан күтәрелергә мөмкинлек бирә. Алар, үзләре өчен куркынычлы булган пулеметның сафтан чыгуыннан файдаланып, сукыр чебен кебек егетләрнең окопларына ябырыла башлыйлар. Ләкин Гыйниятуллин, кул пулеметын төрле якка боргалап, туктаусыз ут сиптерүендә дәвам итә, ә Нуруллаев исә, ашыга-ашыга чираттагы дискага пулялар тезә. Лебедев, кабалана-кабалана, пулеметын төзәтә. Бу вакыт инде фрицлар якын ук килеп җитәләр.

— Мә, гранаталар! — дип кычкыра Лебедев. — Нуруллаев, тиз генә гранаталарны ала да, дошман өере өстенә бер-бер артлы ыргыта башлый. Лебедев Тула заводы мастеры гына түгел, ул үз пулеметының да мастеры булып чыга. Күп булса, минут үткәндер, аның пулеметы яңадан фашистларны җиргә аудара башлый. Өч милләтнең өч егете, әкияттәге өч батыр кебек, искиткеч осталык, арсландай гайрәт күрсәтеп, сугышалар...

ДОШМАННЫҢ ХУРЛЫКЛЫ КАЧУЫ

Егетләр кулларының арганын сизми, күзләренең талганына игътибар итмичә, ярсып-ярсып сугышалар. Бу вакыт алар бер генә нәрсә турында уйлыйлар:

— Без аяк баскан җир дошманга бирелмәс! Ул арада безнең төп көчләр дә килеп җитә. Гитлерның котырган этләре, әһәмиятле биеклекне ала алмыйча, аны саклаучы егетләрне кулга төшерә алмыйча, хурлыклы рәвештә кача башлыйлар. Аларның күбесе пулеметларын да, автоматларын да алырга өлгермиләр. Тик өч егег тарафыннан чәнчелдерелгән йөзләрчә бандит кына кача алмый кала. Этләргә азык булсыннар алар! Ниһаять, егетләрнең сүз тыңлаучан, үзләре кебек уңган пулеметлары туктый. Егетләр иркенләп тын алалар. Каты хезмәт, бер сәгатькә сузылган тиңдәшсез һәм тигезсез көрәш егетләрне яхшы ук ардырган. Ләкин алар бу минутта үзләрен гаять бәхетле саныйлар. Ялар үзләренең көчле шатлыкларын бер-берсенә ничек аңлатырга аптырап, беразга сүзсез калалар, ягымлы, дусларча күз карашлары белән бер- берсен зур, гүзәл җиңү белән котлыйлар. Бераздан соң сержант Лебедев, татар егете Гыйниятуллинның һәм үзбәк егете Разим Нуруллаевның кулларын бик каты кыса да:

— Турылыклы дусларым минем, бирешмәдек һәм бирмәдек,—ди ул, гаять нык дулкынланып.

— Ә кирәкләрен бирдек,—ди Чувашстанның Тукай авылыннан килгән колхозчысы Ибниәмин Гыйниятуллин, елмаеп.

— Без бер вакытта да бирешмәячәкбез,— ди Үзбәкстан укытучысы Нуруллаев. Киң илебезнең ерак өч почмагыннан килгән бу өч егет, өч милләт кешеләре, өч профессия вәкилләре алар. Таза һәм зыйфа буйлы, һәрвакыт пөхтә, спай, җыйнак йөри торган сары чәчле, зәңгәр күзлесе — рус егете, Тула эшчесе Александр Лебедев.

Бу атаклы өч егет һаман да сакта тора. Алар саклый торган таучык хәзер ямь-яшел үләннәр белән капланган, төрле чәчәкләр белән бизәлгән. Аның куаклыкларында атышлар тынган вакытларда, берсеннән-берсе узышып, кошлар сайрый, ару-талуны белми торган моңлы кәкүк үзенең салмак, моңлы тавышын жәя:

— Кәк-күк, кәк-күк! Илебезнең әнә шул матурлыкларын, байлыкларын саклап, өч егет һаман сакта тора. Искиткеч батырлыклары, сокландыргыч егетлекләре өчен орденнар белән бүләкләнгән бу егетләр — совет иленең турылыклы сакчылары алар.