Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ш. МАННУР ШИГЫРЬЛӘРЕ

ЯЛ МИНУТЛАРЫНДА

Землянкадан гармонь тавышы

Һәм җыр моңы тарала.

Сугышчылар ял итәләр

Сугыш тынган арада!

Җырлыйк әле, ял булсын,

Күңелләр бер ачылсын.

Тиздән тагын кузгалырбыз,

Башлар гына исән-сау булсын.

Җырлый алар сузып-сузып,

Бер дәртләнеп-талпынып,

Бер елмаеп, бер моңаеп —

 Сөйгәннәрен сагынып:

“Шушы матур кичләрдә,

Йомшак карлар төшкәндә,

Уйлый микән җаныем мине,

Көтә микән, күреп төшләрдә...

Сызыла гармонь,түгелә бар моң,

Төтен шәм яктысында —

Ял итә батыр егетләр

Тимер мич каршысында.

Ян учаккай, ялкынлан,

Сакла безне салкыннан.

Салкында да, ялкында да

 Без куабыз дошман артыннан.

 

ҮЗ СӨЙГӘНЕМ

Онтыласы килә кайчагында,

 Онтылып бер күңел ачасы.

Кул астыңа нинди туры килсә,

Талымламый шуны кочасы...

Ләкин кинәт күз алдыма шунда,

Ул килә дә әкрен моңаеп:

Юк, шаярма, җаным... дигән кебек,

Күзләремә карый елмаеп.

Мин тагын да онтам арыганнарны,

Бер минутлык җиңел тойгымны,

Үз сөйгәнем минем, үз дигәнем,

Биләп ала бөтен уемны.

Хисләремә хуҗа була минем,

Ямьләндерә ялгыз көнемне

Һәм биектә, ак күгәрчен кебек,

Саклап тора күңел күгемне.

 

БЕЗНЕҢ КЫЗЛАР

Явыз үлем Сездән куркып торсын,

Дошман уклар читләп үтсеннәр,

Иң куркыныч хәлдә калганда да

Бу җырларым саклап йөртсеннәр.

Йөрәгемнең сүнмәс ялкыннары,

Хисләремнең якты язлары,

Җырларымның иң-иң матурлары —

 Сезгә булсын, татар кызлары!

Чал башымны иеп сезнең алда,

Хөрмәт белән карыйм мин сезгә.

Халкыбызның данын һәм намусын

 Сез йөртәсез саклап үзегездә.

Күпне күргән карт әниләр безнең

Үстергәннәр сезне кадерләп,

Сыгылмас һәм сабыр сыйфат биреп,

Көн итүне яхшы хәтерләп.

Сез йөрисез үлем кырларында

Чын сугышчы егет шикелле,

Мәхәббәт һәм шәфкать белән безгә,

Сез җиңәсез шыксыз үлемне.

Сугышларда безне саклар өчен

Ут эченә барып керәсез.

Кирәк чакта, һичбер кызганмыйча,—

Гомрегезне, хәтта, бирәсез.

Гөлләр түшим йөргән юлыгызга,

 Алар сезгә юлдаш булсыннар.

Чын күңелдән бәхет, шатлык телим,

Көннәрегез матур узсыннар.