Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТҮЛӘТЕРБЕЗ

Фашистларның пычрак явызлыгын

Нәрсәгә дә белмим тиңләргә,

Аны хәтерләү дә — авыр богау

Кидерткәндәй була иңнәргә.

Бер хаксызга күздән төшкән яшьләр,

Бер хаксызга җиргә койган кан —

Булыр иде кораб йөзәр диңгез,

Уйсу җиргә әгәр җыйнасаң...

Нинди зур кайгылар китерде ул

Шат тормышлы Совет иленә,

Күтәрә алмый таулар сыгылыр иде,

Бу кайгыны алса иңенә.

Азатлыкны сөйгән горур халык,

Коллык богауларын кимәскә —

Күтәрелде көчле давыл төсле,

Күтәрелде изге көрәшкә!

Көл ителгән сәнгать мәрмәрләрен

Тулы хакы белән түләргә,

Илебезнең изге туфрагыннан

Үз пычрагын ятып үбәргә

Мәҗбүр булыр йөзе кара немец,

Һәм ул таләп тиздән үтәлер,

Иң хурлыклы җиңелүнең дошман

Бөтен авырлыгын күтәрер!

Хәрәкәттәге армия.