Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫТУЧЫ

Укытучы! Ничек матур яңгырый бу исем. Кеше сүзе ничек горур яңгыраса, кешене кеше итүче укытучы аеруча горур яңгырый. Бигрәк тә безнең совет власте шартларында укытучы һичбер илдә булмаган почетлы нигездә тора. Шуңа күрә, без кече яшьтән үк укытучыга хөрмәт белән генә карарга өйрәнеп тәрбияләнгәнбез. Татар совет әдәбиятында үзенең тәнкыйтьләре белән танылган язучы Гази Кашшаф иптәшнең, шул „Укытучы*4 исеменә багышланган хикәяләр җыентыгын укып чыккач, аның яхшы ук көчле, оста художник булуын да күрәсең. „У к ы т у ч ы“ хикәясенә зур кызыксыну белән кереп китәсең. Безнең каршыбызда „...төлке тунының биек якасын күтәреп, төрле уйларга чумып, акырын гына атлый" торган укытучы Хәбибулла абзыйның тормышы башланып китә. /Аның портреты, керсез уйлары, кешелекле характеры, йомшаклыгы, хәтта, юкка- барга үпкәләп куюлары да бик чын рәвештә күз алдыннан чагылып үтәләр. Ул Гыйлмановлар семьясына барып керә, ул аларның азгын балаларын төзәтү уе белән, баланың ата анасы белән сөйләшү өчен килгән. Ләкин Гыйлмановлар ата белән ана булырлык §Гази Кашшаф хикәяләре җыентыгы. Ре-_ дакторы Яфзал Шамов. Татгосиздат басмас ы. 1943 ел. затлармы соң? Ллар үз балаларын кеше итеп тәрбияләү белән кызыксына алырлык җаннармы? Түгел. /Алар бик түбән аңлы, алай гына да түгел, бүгенге авыр сугыш барган көннәрнең авырлыгыннан файда күрүне үзләренә кәсеп итеп алган вак җаннар. /Аларда бала тәрбия итү кайгысы юк, алар балага хайван итеп кенә карап, аны ашату киендерүне генә тәрбия итү дип белүче түбән җаннар. Саф күңелле Хәбибулла абзый шуларны кешегә санап киңәш итәргә килгән. Укытучы 7 Ул аларның балалары, үзенең укучысының тәрбиясе өчен пошына. Без укучылар да Хәбибулла абзыйның юкка сүз әрәм итүенә пошынабыз. Саф алтын булган сүзләрнең юкка сибелүенә көябез. Язучы укучыларны әнә шулай дулкынландыра. Әнә Хәбибулла абзый өенә кайтып керә, аның гомерлек иптәше Хәни- фә ханым аны каршы ала. Чыннан да, ул Хәбибулла абзыйга бик пар, нәкъ без күз алдыбызга китергәнчә, һәрбер укытучының иптәше булырга тиешле чын иптәш. Без укытучының семья тормышын, фәкать әнә шундый күңелле тормыш дип белергә генә өйрәнгәнбез. Автор аны шулай күргән һәм без теләгәнчә типик итеп күрсәтә дә белгән. Без шушы урынга кадәр, авторның матур сурәтләүләре, биргән вакыйгалары белән дә бик канәгать булып укыйбыз. Ләкин... ләкин шуннан соң, безнең күңелләр кайта башлый. Язучының безнең белән шаяра башлавын күрәбез. Менә ул безне Гомәр Шә- фиков семьясына алып керә- Семья чын мәгънәсе белән яңа, бөтен эш ал да гөл. Хәбибулла абзыйга монда хөрмәт. Алай гына да түгел, бу семья кешеләре Хәбибулла абзыйга таныш та булып чыгалар. Җитмәсә, Хәбибулла абзый үзе укыткан авылдагы бер колхозның үз исеме белән аталуын да бу семьяга килеп кер- . гәч кенә белеп ала. Мондый семьяларның булуы, әлбәттә, мөмкин. Ләкин әнә андый көтелмәгән хәлләрнең бер-бер артлы бер урынга җыелуына гына ышану читен. Аннан соң, Гыйлмановларның начар семьясын күрсәткән авторга, яхшы семьяны да күрсәтергә кирәктер бит ахыр- сы. Художник буларак, начарлык — кара буяу белән ясалган икән, яхшылыкны да, димәк кызыл белән ясап күрсәтергә кирәк. Авторның бу урында контраст өчен контраст кына ясап куюы бик ачык күренеп тора. Төрле буяулар белән эшләнәсе киң художестволы полотно урынына, ул безгә плакатка тартым нәрсә тәкъдим итә башлый. Тормышның каршылыклы хәлләре бер-берсенә нык бәйләнеп, үрелеп бармагач, бөтенлек югала һәм ул хәлләр ялангач бер факт булып кына калалар. Болар өстенә, Хәбибулла абзый семьясының бала алып үстерү вакыйгасы да ябыштырылып куелгач, ул үзенең кыйммәтен киметә. Хәбибулла абзый семьясына бала алып тәрбияләү мәсьәләсе бүгенге көннең актуаль хәле булганлыгы өчен генә тагылып куелган. Чөнки Хәбибулла абзый нинди генә яхшы педагог булмасын, үзенең укучыларын тәрбия кылуга зур көч куймасын, аның әле автор безгә күрсәткән шартларда, бала алып үстерү фикерендә йөрүенең хәжәте юк. Без Хәбибулла абзыйның патриотлыгына, намуслы кеше булуына, яхшы ага булучанлыгына, өстәмә aiитацион нагрузкалардан башка да ышанабыз. Советлар Союзының һәрбер намуслы саф кешесенә, аны яхшы итеп күрсәтү өчен генә бүгенге көндәге барлык яхшы патриотик эшләрне берьюлы төяп булмый бит инде. Шулай итеп, әсәр матур гына башлана да, кинәттән казылмалы булып китә. Әсәрнең баш өлеше киеренке, бәйнә-бәйнә матурлап күрсәтү юлы белән язылып, соңга таба өзекөзек, өстән-өстән генә эшләнеп үтелгән бүлекләргә күчеп китә. Әсәргә зур кызыксыну белән керешәсең, соңга таба вакыйгалар шул тикле формаль рәвештә чишелә башлыйлар ки, кызыксыну югала, чөнки аның ничек төгәлләнәчәге үтәдән-үтә күренеп тора. Әсәрнең соңгы өлеше әнә шулай уңышсыз очланган. Автор күрсәтү белән генә канәгатьләнмичә, аңлату алымнарына да күчкән. Бу һич тә тиеш түгел иде. „Укытучы" әсәренең төп кимчелеге әнә шунда. Җыентыкта икенче зур урынны тоткан әсәр „Фазлыев" хикәясе. Бу әсәр сугышка тикле язылган әсәр булса да, бүгенге көн шартларында да бик матур яңгырый һәм җиңел укыла. Бу әсәргә инде автор, „Укытучыдагы шикелле генә көч салмаган, вакыйгаларның үсеше дә, чишелешләре дә төгәл бё£ бөтенлек белән бирелгән. Образларның җанлылыгы, хәрәкәт. 78 Әнәс Камал ләре һәм эчке кичерешләре дә ачык рәвештә бирелгән. Бигрәк тә Фаз- лыев бөтен тулылыгы белән күз алдына килеп баса ала. Нның социалистик милекне намуслы рәвештә саклаучы булуы белән без анда хәзерге көннең яңа кешесен күрә алабыз. Тылыбыздагы предприятиеләрнең бөтенлеген, аның милкен явыз диверсантлардан саклау мәсьәләсе, хә- зердә дә бик актуаль — шуның белән бергә сыйнфый сизгерлекне элеккегә караганда да кабатлый төшү үзәк урында тора торган бурычыбыз булып тора. Шуның өчен, бу әсәр Г. Кашшаф иптәшнең иҗатында иң характерлы урынның берсен биләп тора ала. „һа ва д уэ л е“ — Ватан сугышы эпизодларын куе буяулар аша бирүнең үрнәген күрсәтә торган бер әсәр. Ул бик ачык һәм матур язылган табигый бер күренеш. Мондый әсәрләр бик кирәкле, һвтор бу әсәрдә теге яки бу проблеманы ачу принципын да куеп эш итми, шуңа күрә ул, матур бер эскиз урынын тотып тора. „Москва", „Канга кан, җанга җан“ әсәрләре дә нәсер формасында язылган, авторның эчке тойгыларының дошманга нәфрәт белдергән көчле язмалары булып торалар. Бу әсәрләр халыкның Москвага, Ватанга булган мәхәббәтен чагылдыралар һәм дошманнан үч алуга чакыралар. Болар аша авторның поэтик тойгыларын да ачык күрергә мөмкин. Тулаем алганда, җыентык бүгенге көндә укучыларга тиешле җан азыгы бирә ала торган булып чыккан.