Логотип Казан Утлары
Хикәя

УРМАН

Сулда иген кырлары. Әле яңа гына икенче буынга сикергән арыш басуы, уңда — ылыслы һәм яшел яфраклы урман. Без урман буйлап, землямер кисеп киткән туп-туры юлдан барабыз. Борынга Татарстанда мул булган барлык хуш исләр берьюлы керәләр. Уҗым исе дә, дымлы балчык исе дә, аллы-гөлле чәчәк исләре дә, нарат сагызы исләре белән аралашып юкә исләре дә бергә бөркеләләр. Көн матур, аяз, табигать җанлы һәм һава — язның үзенә генә хас җылылыгы, рәхәтлеге бепән чорналган.

 Дистәләрчә авыллардан алып чыккан тойгыларны, йөрәккә кереп утырган тәэсирләрне агач төбенә ятып, бераз тәртипкә саласы килде минем, һәм тагын бернәрсә мине туктарга мәҗбүр итте. Ибраһим Гази ерак фронттан язган хатында: „Минем өчен дә бер тапкыр Матбугат Йортын әйләнеп чык әле“ дип язган иде. Бу кырлар, бу урман Ибраһим дуска аеруча таныш булырга тиеш дип күңелгә беркеттем. Ул бит шушы яктан. Фронттагы иптәшнең теләген үтәргә кирәк, Матбугат Йортын гына түгел, дусларның аунап тәгәрәп үскән кырларында йөргәндә, кайчандыр яшьрәк вакытларында чыбыркы саплыгы кисеп алган урманнарын узып киткәндә, аларның күңелләрендә изге булып калган туган илнең күркәм табигатен, хуш исле һавасын шул дуслар өчен дә иснәп китәсе килде.

Тар гына урман авызыннан күренеп торган аланлыкны күрсәтеп, шоферга шунда туктарга куштым. Машина зонтлы чыршы төбенә туктады һәм мин каршыдагы юкә куаклыгы төбенә килеп ятып, дус-ишләрне искә төшерергә, Тукайча хәл җыеп, күккә карап хозурланырга керештем. Чыршы, нарат, ак чыршы, каен агачлары минем фикерне үзләренә тарталар, юкә ниндидер сер сөйли төсле тоела.

— Байлык, бу чаклы байлык кайсы илдә бар соң! дим мин күңелдән. Туган илебезнең бай табигате, иркен һавасы, мин яткан юкә төбендәге сары чәчәкнең битемә иелеп торуы, урман-кырларны тутырып гөрләшеп-сайрашып, очынып йөргән бөҗәкләре. Һәм куелык арасыннан моңлы гына ачык тавыш белән кычкырган кәккүге — барсы да мине горурландыра, рухымны сафландыра иде. Мин күккә карыйм: нәкъ шушы ачыклыктан гына адашып калган сыек болыт кисәге йөзеп бара. Ул ашыкмый гына көнбатыштан килә һәм бераздан ашъяулык хәтле күләгәсе белән нарат, чыршы очларын, алан чәчәкләрен сыйпап үтә. Кем белә, бәлки ул көнбатыштагы безнең туганнарыбызның сагышлы сәламнәрен сибеп киткәндер. Әнә, йөзгән саен ул сыеклана бара, тоныклана. Әйе, шулайдыр, мәхәтле безнең Татарстан егетләренең сәламен тапшырырга килгәндер ул болыт, юкса болай ялгыз гына йөрмәс иде.

Менә шушы мин сузылып яткан юкә төбендә, бәлки әле узган ел гына, бәлки аның элекке елны Минһаҗ яки Мифтах, үзенең сөйгән Фагыйләсенә яки Талигасенә йөрәк хисләрен сөйләп утыргандыр. Бәлки урман буендагы кырда сабан сөргәннән соң, Галләм абзый белән Вәли атларын шушы аланлыкка тышаулап, нәкъ шушы юкәнең киң яфраклары астына кереп, күләгәдә генә, катык ашаганнардыр. Бүген алар — фронтта йөриләр, ә күңелләре белән шушы кырларга кайталар; салкын катыкны искә төшерәләр һәм:

— Безнең кырлар ничек икән, безнең юкә куагының яфраклары һаман шундый микән, — дип уйланалар булыр. Ибраһим, минем шушы урманнан узачагымны белгән булса, фронттагы башка иптәшләр минем алар йөргән авылларда кунып китәсемне алдан ук белсәләр—әллә кемнәрне күрергә, әллә нәрсәләрнең нинди күренештә торуын белеп кайтырга кушкан булырлар иде бит. Туган- үскән илнең туфрагы да изге, ул да сагындыра, кешене матур уйларга чумдыра. Габдрахман әнә ике елдан бирле инде Карелия урманнарында фашистларны чүпләп йөри.

Урман, сазлык, таш-тау, аксыл мүк үләне, землянка, траншея, өн— менә безне чолгап алган цөнья. Их, хәзер канатларын җилпеп, дәртләнеп-дәрт- ләнеп кычкырган әтәч тавышын тыңлар өчен нәрсә генә бирмәс идем мин! дип яза ул. Менә, мин дә урман эчендә, ләкин Габдрахманның сүзләрен хәтерләтеп, әтәч кычкырган тавыш ишетелеп тора монда. Әтәч, чыннан да канатларын җилпеп, читән башына менеп кычкыра ахыры, тавышы еракка ук ишетелә. Бәлки минем шушы урманда ятып, фронттагы иптәшләремне искә төшерүемне сизенеп, сөзәклек астына утырган авыл эченнән, тавыщын миңа җиткерергә тырышадыр, шундый горурлык белән кычкыра ул! Илебезнең тынычлыгын сөюче авазларның берсе ич! Бәлки ул сһронттагы хуҗасын сагынып кычкыра булыр, бәлки сагышлы сәламнәрен җилләр аша фронтка озатадыр!...

Һәр хәлдә, туган-үскән кырлар, тереклек итүче барча кош-кортлар авазы белән ямьләнеп, хозурланып торалар. Элеккечә ямьле дә, күңелле дә монда, тик күңелне китә торган моңсулык бар. Батыр ирләребезне, гайрәтле егетләребезне бер генә секундка булса да күрергә теләүдән туган ярсулы сагыш зары бар. Сагынабыз, без, ямансылыйбыз! Бай, иркен табигать тә сезне сагынып көтә, иген кырлары дулкынланып сагыналар,, урман эчендәге ялгыз кәккүк —табигать моңсулыгын куәтләп, йөрәкне чеметтереп кычкыра:

— Кәк-күк, кәк-күк... Их, сез кадерле аталар, сөекле дуслар! Шушы җәннәт эчендә сеу дә безнең белән бергә булсагыз, быелгы кебек күпне ышандырган язда бергәләп ашлык чәчешсәгез, икән! Язы-яз гынамы соң, яңгыры да алдан бирелгән заказны үтәгәндәй, кирәк вакытта гына ява да китә, ява да китә бит...

Колхозчылар иген чәчәләр. Яшереп булмый, авыр! Бу авырлыкны Миңсылу җиңгиләр, Фатыйма апалар, Хәдичә әбиләр җилкәләренә күтәргәннәр. Картлыкның тәмен белеп яши башлаган могтәбәр Җиһанша бабайлар, ак сакаллы Афзалетдиннар — йокыларын ташлап, сызлаган билләрен оңытып эшкә ашыгалар. Мәтрүшкәле каен себеркесе белән мунча чабынганнан соң, изүләрне чишеп, җиләк кагы белән чәй эчәргә һәм әрем эчкәннән соң тун бөркәнеп, сәке түрендә бөкләнеп ятырга да чират тими аларга. Эш кызу, эш авыр. Ат та табарга кирәк, орлык та, кеше көчен дә җиткерергә кирәк. Ә яз матур, яз— югары уңыш ышандыра. Аның саен халыкның дошманга нәфрәте куәтләнә. Күпме генә колхозда булмадык без, күпме генә кеше белән очрашмадык, Гитлерга, аның ерткыч, бетле солдатларына ләгънәт укымаган кеше күрмәдек. Гомере беләнбөтен гасырны йөзеп чыккан карт-карчыклардан алып, теле ачыла башлаган балаларга хәтле:

— Ләгънәт төшсен ул ерткычка, муены астына килсен, бер тамчы суга тилмереп газапланып дөмексен!.. диләр алар. Һәм ниндидер бер куәт белән эшкә тотынып, авыр эшне җиңеләйтергә, ямансылап утырган киң кырларны гөрләтергә тырышалар. Фронт истән чыкмый. Фронттагы аталар, балалар, сөйгән ярлар күз алдында тора. Аларның мөлаем елмаюларын күрәсе килә, җил белән яргаланган, сугыш сөреме белән ысланган йөзләрен сыйпап сөясе һәм сөеләсе килә, үч һәм нәфрәт белән янган, өмет һәм мәхәббәт утлары белән балкыган таныш күзләрнең иркәләп каравын тоясы килә. Окоп тузаннары белән сыгынган сары шинельле таз гәүдәләрне кочаклыйсы килә! Ул бәхетле көн килер, өмет зур һәм нык! Һәм шул какшамас өмет белән изге теләк кара басуга чәчелгән бодайлар, арпалар, тарылар, бәрәңге һәм яшелчәләр белән бергә шытып, бергә тишелеп чыгалар һәм көн саен куерып үсә баралар. Өмете булмаган кеше шулай эшлимени?! Киләчәгенә ышанмаган кешенең кулы кыймылдыймени?! Юк!.. Изге теләк авырлыкны да оныттыра, кайнар өмет — эшкә дә җилкендерә. Без тырыш апаларны, гайрәтле җиңгиләрне, батыр бабайларны, эшчән әбиләрне, ялыгуны белми торган яшьүсмерләрне бик күп, бик күп күрдек. Ләкин аларның йөзе сагыш һәм кайгылы, күз карашларында өмет һәм нәфрәт уты чәчелә.

Мине аларның кайгы-хәсрәтләре исертте, сагышлы йөзләрнең, яшьле күзләрнең, яралы йөрәкләрнең зарлары— йөрәгемә төен булып утырды. Әнә, усак очындагы яфраклар тибрәнеп алдылар, алар миңа кичәге җиңгиләрнең алъяпкычлары белән әкрен генә, сиздерми генә күз яшьләрен сөртүләре кебек тоела. Мин фотодокументлар буенча фашистларның ерткычлыклары турында сөйли идем. Җиңгиләр мөлдерәтеп-мөлдерәтеп яшь агыздылар. Аларга карап, минем дә елыйсым килде. Мин халыкның күзенә карамаска тырыштым, ләкин булмый. Арадан берәү үзәк өзгеч тавыш белән:

— Ай, ай! Тотыгыз мине... тотыгыз!..— дип акырып җибәрде. Фашистларның ерткычлыгы — фоторәсемнәр аша гына да йөрәкне өшетә, бәгырьне телгәли. Ул рәсемнәргә карап тору өчен генә дә зур чыдамлык кирәк... Ә күпме халык аны үз җилкәсендә татый...

Әнә, киндер алъяпкыч бәйләгән бодай чәчеп кайтучы җиңги рәсемнәргә карап, шул кадәр тәэсирләнгәч, ул үзен үзе тота алмый, аның йөрәге пара-пара килә:

— Үтерегез дошманнарны,—ди ул. Ул үксеп елый... Без... Сталинград” кинокартинасын күрсәтәбез. Бөтен тирә-як авыллардан ишелеп-ишелеп халык җыела. Алар сугышны үз күзләре белән карап утыралар. Гүзәл шәһәрнең, батыр шәһәрнең бер кирпече җимерелгән саен, халык үз тәненең, үз йөрәгенең бер кисәге киселгән кебек хис итә. Күзләрдән яшь коела, йөрәкләрдән кан савыла. Сугыш дәһшәтле күренеш, кем аны тели?!

— Безнекеләр дә шундый ут астында йөриләр бит инде! Бу сүзләр гаҗәп тирән сыкрану белән кабатланалар, аны һәркем әйтә. Һәркем үзенең ут һәм ялкын эчендә йөрүче якынын, үзенекен күз алдында тота.

— Ләгънәт булсын ул Гитлерга! — диләр бөтенесе. Ире фронтта хәбәрсез югалган бер яшь кенә хатын, тирә-ягында тормыш барын да онытып, тирән — кайгылы уйлар диңгезендә катып калган, картина беткәч тә әле ул һаман урныннан кузгалмый. Күзләре дә тонган һәм мәрхәмәтсез караш белән катканнар, сыкранулы йөзеннән аккан яшьләрнең тасма-тасма юллары гына калган. Ниһаять ул уяна һәм тетрәнеп,

— Яшен суккыры!.. — дип куя. Бу сүзләрдә аның үч һәм нәфрәте дә, туган илен сөюе дә, ахыргача 68 Гази Кашшар түземле булырга биргән анты да яңгырый. Ни чаклы сыкрану, ни чаклы күз яше! Кем гаепле соң моңа? Кем алып килде соң моны безнең бәхет, шатлык бөркелеп торган җәннәттәй илебезгә?! Бу сорауларга җавап таба алмый йөрүчеләр юк бездә. Һәркемнең телендә һәр сәгать, һәр минут ләгънәтләнеп искә алына ул ерткыч! һәм һәркем ул мәлгуннең каты җәзага тартыласын, миллионнарның изге нәфрәтендә тончыгып һәлак буласын яхшы белә. Халык шул мөкатдәс көнгә ашкына, мөкатдәс теләккә омтыла! Менә мин, бархет кебек күпереп үсеп утырган үлән өстендә чалкан ятып, юкә яфраклары арасыннан күккә карыйм; фикерем шул авылларда күргән күз яшьләреннән аерыла алмый.

— Кайгысы зур халыкның, — дип куям мин. Кәккүк кычкыруы, кошлар сайравы астында тынга калган калын урман да шул ук кайгыны бүлешә, шулай ук сыкрана төсле тоела.

— Әйе, бай ил, матур ил, гүзәл ил! Кайгың зур синең, ләкин ул бетәр, коелыр бер вакыт! Менә шушы урман буенда бәрәңге пешереп, сабан сөрүләрен өзелеп-өзелеп сагынган гайрәтле егетләр яңадан кайтырлар, шушы аланлыкта урман яңгыратып чалгы яныган абзыйлар, туган-үскән авылларын яңадан шатлык, бәхет белән күмәрләр. Шул бәхетле көн өчен, яшәү өчен көрәшәбез ич!

— Әйдә, Шура, машинаңны көйлә! Әле мин тик фронттагы иптәшләрнең вәгъдәләрен үтәү йөзеннән һәм күңелемә тулган хисләрне бераз тәртипкә салу өчен генә туктаган идем бит...

Әйе, авыл — шул ук фронт. Урманы да шулай ук. Әнә, куелык эченнән яшь малайларның көр тавышлары ишетелә, әнә яшь кызлар: Кара да гынай урман, Караңгы төн — Яхшы атлар ки-и-рәк үтәргә-ә-ә... дип сузып-сузып җырлыйлар. Аларның тавышы да моңлы һәм хисле. Өмет һәм теләкләре кайгы аша, күз яше аша агыла. Алар күңел ачып йөрмиләр. Алар—фронт өчен, ил өчен, дошманны җиңү өчен, урманда үсә торган меңнәрчә төрле шифалы үләннәр, тамырлар җыялар.

— Дошманны җиңү өчен бу!.

Тәкәнеш урманнары. 19-13